«Томырылып, зәңгәр яулык изәп, поезд чаба...»
-Хөрмәтле пассажирлар, очкычыбыз Татарстан башкаласы герой-шәһәр Казанга төшеп утырды! – дип тантаналы төстә игълан итә стюардесса. – Ничек герой-шәһәр, дөрес түгел бит?! Казанга – герой исеме, ни өчен? – дип аптырый пассажирлар. – Ничек нәрсә өчен? Ит юк, май юк, бәрәңге – талонга, ә КАМАЗны төзибез!..
Татарстанда җитмешенче еллар уртасында әнә шундый кызык та, кызганыч та мәзәк киң тарала. Безгә аны Нәзирә Бикмөхәммәтова сөйләде. Талонга яшәүне ул үз җилкәсендә татыган. Бервакыт хәтта Яңа елны да поездда каршы алырга туры килгән аларга...
– 1974 елның декабрь ахыры иде. Ул елны Казанда ит белән май гына түгел, бәрәңге дә талон буенча гына бүленде. Яшелчә кибетендә сатучылар ярымчерек бәрәңгене юеш пычрак арасыннан сөзеп алып үлчәүгә тондыра – анысы да бары тик лимит буенча гына. Уңыш түбән булганга, ул елны бәрәңгене Польшадан сатып алдылар, колорадо коңгызы да шул вакытта ияреп кайтты – элек ул безнең илдә юк иде…
Тик менә талонга бирелгән продуктлар бер айга җитми – ничек кенә бәрәкәтле итеп тотарга тырышсаң да. Ә минем 29 декабрьдә кайнатам үлеп китте. Мөселман кануннары буенча өчесен, җидесен һәм кырыгын үткәрергә кирәк. Суыткыч – буп-буш. Нишләргә? Билет алдык та, 31 декабрь кичендә «Татарстан» поездында ирем белән икәү Мәскәүгә, ашамлыклар алырга киттек. Анда май, тавык, бәрәңге, фил төшерелгән каптагы һинд чәе җыйдык һәм шул ук көнне кире ач Казанга кайтып киттек! Бу четерекле хәлдән әнә шулай чыктык: шөкер, ашларны җиренә җиткереп уздырдык.
Совет тәэминаты мохитендә яшәгән Мәскәү безнең өчен зур ярдәм иде. Ул заманнарда май, венгр тавыклары алып кайтырга Мәскәүгә ялкау гына йөрмәде. Бу турыда тагын бер анекдот бар. Татарстан өлкә комитеты беренче секретарен КПСС ҮКна чакыралар да:
– Фикрәт Әхмәтҗанович, сездә, Татарстанда, тагын бер Бөтенсоюз төзелешен башлап җибәрүгә ничек карыйсыз, булдырырсызмы? – диләр.
– Булдырырбыз, Леонид Ильич, шикләнмәгез!!!
– Ә азык‑төлек мәсьәләсен ничек хәл итәргә уйлыйсыз?
– Борчылмагыз, Леонид Ильич, барысы да исәпләнгән, уйланылган! Мәскәүгә тагын бер «Татарстан» поездын җибәрербез…
СССРда товарларны талон буенча бүлү дистә еллар дәвамында бер кертелә, бер юкка чыгарыла, яңадан кертелә. Соңгы талон «эпоха»сы Горбачев идарәсе вакытында, ил таркалыр һәм планлаштырылган совет икътисады җимерелер алдыннан кертелә. Ул чакта барлык төп продуктлар диярлек ирекле сатудан юкка чыга. Ит, май, колбаса, сыр, карабодай, чәй, аракы, шәраб... – бу очракта катгый граммнар буенча. Хәер, санап бетерү мөмкин түгел: җан башыннан талонга үлчәп сатыла торган продуктларга караганда, сатуда иркен булганнарын санап чыгу җиңелрәк булыр иде.
Соңгы кытлык заманы икътисадта барган кыенлыкларның нәтиҗәсе булдымы, әллә инде Горбачевның дошманнары тарафыннан ясалма китереп чыгарылдымы? Бу турыда сәясәтчеләр һәм икътисадчылар әлегә кадәр бәхәсләшә
Добавить комментарий