Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Төньякта яшьнәгән бер нур»

«Төньякта яшьнәгән бер нур»

Россия башкаласы Санкт-Петербургта татарлардан беренче төпләнүчеләр отставкага чыккан хәрбиләр була. Акрынлап Рязань губернасы Касыйм өязе мөселманнары, Түбән Новгород төбәге татарлары күченә башлый. Санкт-Петербург–Мәскәү, Мәскәү–Түбән Новгород тимер юлы эшли башлагач, күченүчеләр саны күзгә күренеп арта. 1822 елда башкалада беренче мөселман мәхәлләсе теркәлә, 1870 елда икенче мөстәкыйль мәхәллә оештырыла. Мулла итеп Гатаулла хәзрәт Баязитов чакырыла.

24 апреля 2022

233

Гатаулла Баязитов – 1905 елның 2 сентябрендә дөнья күргән беренче татар газетасы «Нур»ның нәшире, мөхәррире һәм журналисты; башкала Җәмигъ мәчетен төзүне оештыручыларның берсе, рус телендә ислам дине турында китаплар һәм мәкаләләр язып, илдә түземле дини сәясәт булдыруга зур өлеш керткән мәгърифәтче; Санкт-Петербургта 2 нче мәхәллә имамы һәм Тышкы эшләр министрлыгының Азия департаментында төрки телләр тәрҗемәчесе. Татар дөньясында Гатаулла ахун җәдитчеләрнең уң, консерватив лагере тарафдары; татар рухание һәм зыялысы сыйфатында империя хакимияте белән уңышлы хезмәттәшлек итеп, хөкүмәт каршында казанган ышанычны милләт мәнфәгатьләрен хәл итү өчен уңышлы файдалана белгән күренекле шәхес.

Башкаланың 2 нче мәхәллә мулласы

Касыйм өязе Тәмгәнәй (Төмәнсу) авылында 1847 елда туган, әтисендә башлангыч белем алганнан соң, укуын Касыйм каласыннан ерак түгел урнашкан Чутай авылындагы Байморат хәзрәт мәдрәсәсендә, аннары берничә ел Казан губернасы Кышкар мәдрәсәсендә дәвам иткән Гатаулла Баязитов, Чутай мәдрәсәсендә мөгаллимлек эшен калдырып, Санкт-Петербургка күченә.
Гатаулла мулла яңа туган балага исем кушу, никах уку, мәет җирләүне оештыру, метрика кенәгәсенә дин кардәшләренең гражданлык актларын теркәп бару кебек эшләр белән шөгыльләнә башлый. Гомумән, зур шәһәр шартларында 2 нче мәхәллә Касыйм өязе татарларының дини оешмасы буларак яши. Мәхкамәи шәргыя Гатауллага 1880 елда «ахун» дини дәрәҗәсен бирә.
Касыйм өязе татарлары нигездә кафе-рестораннарда хезмәт итә, бүлмә-фатирларны да эш урыннарына якын булган шәһәр үзәгендә арендалый. Муллага торакны Кышкы сарайга якын гына, Мойка урамындагы 22 нче йортта (28 нче фатир) сайлыйлар. Санкт-Петербургта Гатаулланың гаиләсе ишәйгән, бер‑бер артлы балалар туа: Биби-Мәхфузә (1873), Мөхәммәтсафа (1877), Биби-Заһидә (1880) һәм Биби-Фатыйма (1884). Ике кызы, үсеп җиткәч, Сембер фабрикантлары бертуган Акчуриннарга кияүгә чыга, шул рәвешле Баязитов татар дөньясының мәшһүр байлары белән туганлаша.
Җәмәгать намазлары җомга көнне мулла фатирының бер бүлмәсендә оештырыла торган була. 1902 елны «Православный собеседник» болай дип яза: «Санкт-Петербургта яшәүче мөселманнар, мәчетләре булмау сәбәпле, бәйрәм (җомга) көннәрендә үзләренең руханиларында, аларның шәхси фатирларында җыела. Матди мөмкинлекләр чикле булганга, бу фатирлар кысан, барлык теләүчеләрне сыйдыра алмый. Шуңа күрә кайберәүләр алгы бүлмәләрдә генә түгел, ишек алдында намаз укый».
Гатаулла хәзрәт гаиләсе яшәгән фатир янәшәсендә башлангыч мәхәллә мәктәбе эшләп килгән. Хәзрәт биредә үзе даими укытмыйча, мөгаллим яллап белем бирүне оештырган. Улы Мөхәммәтсафа, 1901 елда Мәхкамәи шәргыядә имтиханны уңышлы тапшырып, «имам-хатыйб» дини дәрәҗәсенә ия булгач, шушы мәктәптә укыта башлый.
Башта Гатаулла сәдака акчасына көн күрсә, акрынлап мулланың өстәмә табыш чыганаклары пәйда була. Мөселманнар гаепләнүче яки шаһит буларак мәхкамәгә (судка) чакырылганда, хәзрәт исламча ант иттерүче буларак катнаша. Русча белүен исәпкә алып, хакимият аны берничә хәрби уку йортында белем алучы мөселманнарга ислам дине дәресләрен укытуга җәлеп итә. 1882 елда Гатаулла Баязитов Тышкы эшләр министрлыгының Азия департаментына төрки телләр тәрҗемәчесе булып эшли башлый.
1883 елда Баязитов җәдит мәктәпләре өчен «Дин вә мәгыйшәт (тормыш)» исемле уку дәреслеге әзерләп бастыра. Шулай ук татар теле һәм морфологиясе буенча, литва татарлары үтенече белән рус телендә «Иман һәм гыйбадәт» исемле китаплар яза.
Шулай итеп, Гатаулла Баязитов рухани, мөгаллим, хөкүмәт чиновнигы һәм хакимият ышанычын казанган башкала мөселманнары җәмгыяте лидеры булып таныла. Дөрес, 1905–1907 елгы инкыйлабтан соң бу образга үзгәрешләр керә. Яшьләр һәм демократия тарафдарлары аның белән идеологик каршылыкка килә. Ә хакимият консерваторлар белән хезмәттәшлек итүне өстен күрә. Бу өлкәдә Гатаулла ахун зур уңыш казана.
Ислам динен яклап язган хезмәтләре

Башкалада Баязитов күренекле галим Василий Бартольд, философ Владимир Соловьев һәм башка рус галим-зыялылары белән аралаша. 1880 нче еллар азагында Төркиядән Санкт-Петербургка мөселман дөньясын яңарышка һәм берләшергә өндәүче Җәмалетдин Әфгани килгәч, бу күренекле шәхес белән әңгәмәләр кора.
XIX гасырның соңгы чирегендә Гатаулла хәзрәт башкала вакытлы матбугатында мөселманнарны кимсеткән язмаларга каршы, исламны һәм дин кардәшләрен яклап, мөселман мәгърифәте, мәдәнияте турында рус укучысын «агарту» максатында мәкаләләр бастырган бик сирәк шәхесләрдән берсе була.
Күренекле француз галиме Эрнест Ренанның исламның фәнгә дошмани дин булганын раслауга корылган докладына тискәре бәя биреп, Гатаулла хәзрәт 1883 елда зур булмаган «Возражение на речь Эрнеста Ренана. Ислам и наука» исемле китап бастыра. Доклад текстындагы исламга каршы булган җөмләләрне аерып алып, һәрберсенә тәнкыйть сүзләре яза, аларның ялган булуын дәлилли.
Соңрак Гатаулла Баязитовның шушы ук юнәлештә язган тагын берничә китабы дөнья күрә. 1887 елда «Отношение Ислама к науке и иноверцам» исемле рус телендәге китабында ислам тәгълиматының нигезен башка диннәргә түземле караш тәшкил итә дигән фикер уздырыла. Автор исламның чит халыкларга карата миһербанлы һәм яңалыкка карата ачык булуын ассызыклый.
1898 елда дөнья күргән «Ислам и прогресс» исемле китабында автор, Коръән аятьләрен һәм Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисләрен мисалга китереп, мөселманнар өчен белемнең искиткеч мөһим булганлыгын аңлата. Өммиядләр һәм Габбасилар хәлифәтләре заманында фәнни белемнәр антик чор язма мирасы, шулай ук Иранда һәм Һиндстанда иҗат ителгән хезмәтләрне гарәп теленә тәрҗемә итү аша туплануын әйтә, төгәл, гуманитар һәм табигать фәннәре өлкәсендә мөселманнар язган иң мәшһүр хезмәтләрне һәм әсәрләрне атый.
Фанатизмның мөселманнарга хас күренеш булмавын раслау өчен, шулай ук күпсанлы Коръән аятьләрен мисалга китереп, Мөхәммәд пәйгамбәрнең яһүдиләргә һәм христианнарга карата уңай мөгамәләсен күрсәткән, аның исламны көчләп түгел, ә вәгазьләп таратуын раслаган күренешләргә туктала. «Изге сугыш» – Мөхәммәд пәйгамбәр өчен дини кагыйдә булмыйча, вакытлы дини һәм сәяси чара булган дип аңлата. Шәригать буенча христианнарга карата кертелгән чикләүләрне, ислам динендә коллар һәм хатын-кызларның җәмгыятьтә тоткан урыннарын, гаиләдәге хокукларын ачыклауга да беркадәр урын бирә. Ислам тәгълиматының дәүләт һәм хакимият турындагы фикерләрен китерә.
Россия мәгълүмат кырында Баязитов шушы китаплары, үзләре компилятив характерда булсалар да, рус телле укучыга ислам тәгълиматының асыл нигезләрен аңлату һәм ике конфессия вәкилләре арасында түземле мөнәсәбәт булдыру өчен хезмәт итә.
Җәмигъ мәчетен төзү юлында

Башкалада мәчет булмау руханиларга шәһәрнең төрле районнарында яшәгән мәхәллә кешеләре белән элемтәләр урнаштырырга комачаулый. Шулай да, авыру, карт һәм ярдәмгә мохтаҗ дин кардәшләре турында кайгырту гаиләләр арасындагы элемтәләргә таянып башкарылган. Санкт-Петербургта җәмигъ мәчете булмау бигрәк тә Корбан гаете һәм Ураза гаете бәйрәмнәре вакытында зур кыенлыклар тудыра. Татарлар ул вакытта төрле оешмаларның зур заллы биналарын арендага алып, намазны шунда җыелып укый.
1881 елда алар башкалада Җәмигъ мәчете төзү Комитеты уставын раслауны сорап хакимияткә гариза тапшыралар. 1884 елда ахуннар М. Юнысов, Г. Баязитов, сәүдәгәрләр Р. Халитов, Г. Таганаев, эшмәкәрләр Н. Бикбулатов һәм Ф. Карамышевка Санкт-Петербургта әлеге игелекле эшне башлау өчен иганә җыярга рөхсәт бирелә. Бу төркемнең җитәкчесе итеп Гатаулла ахун билгеләнә, һәм аның исеме ил күләмендә яңгырый башлый.
Сүлпән генә барган иганә кампаниясен төрле эшләр белән башкалага килгән татар, азәрбайҗан байларының, Бохара һәм Һива ханнарының зур суммалар бирүе җанландырып җибәрә. 1899 елга барлыгы 37 мең сум акча җыела, актив иҗтимагый эшчәнлек алып барып, Гатаулла Баязитов шушы сумманың яртысын берүзе туплый. 1905 елга җыелган иганә 53300 сумга җитә. Гатаулла ахун дин кардәшләре арасында гадел ил агасы буларак ихтирам казана. Мәчет нигезенә беренче таш салу тантанасында мөфти Мөхәммәдьяр Солтанов ахун Гатаулла Баязитовка рәхмәтен белдерә.
Империя башкаласы үзәгендә 1913 елда ачылган Җәмигъ мәчете бинасы җәмәгатьчелек тарафыннан Россия дәүләтендә исламның һәм мөселманнарның хөрмәткә лаеклы булуын, илдә дин иреге барлыгын раслый торган архитектура һәйкәле дип бәяләнә.
232
Санкт-Петербургның җәмигъ мәчете.
Беренче татар газетасы мөхәррире

Санкт-Петербургта инде исеме аталган сәүдәгәр улы Х.Бикбулатов һәм унтер-офицер А.Котлыяров 1872 елны хакимияткә «Дәфтәр мөҗдәвәр» («Хәбәрләр дәфтәре») исемле газета чыгарырга рөхсәт сорап мөрәҗәгать итә. Барып чыкмагач, Котлыяровның улы 1874 елда «Мөҗдәвәр» («Хәбәр») исемле газета чыгарырга рөхсәт сорап карый. Тик бер проект та тормышка ашмый.
Башкалада милли матбугат булдыру турында уйланып, Гатаулла Баязитов 1891 елда русчататарча «Хәфтә» («Атна») газетасы чыгарырга рөхсәт сорый. Тискәре җавап алгач, 1893 елда «Чишмә» исемле газета турында сүз кузгатып карый. 1895 елда «Нур» исемле русча-татарча газета нәшер итү мәсьәләсен күтәрә. Фәкать дүртенче талпынышта гына 1905 елның 7 июнендә аның «Нур» газетасын чыгару хакындагы үтенече канәгатьләндерелә. Һичшиксез, Гатаулла Баязитовның хакимият оешмаларында эшләве, башкала түрәләре белән танышлыгы аңа нык ярдәм итә.
«Нур»ның беренче саны 1905 елның 2 сентябрендә дөнья күрә. Шушы датадан башлап, төрле шәһәрләрдә татар телендә газета-журналлар нәшер ителә. «Нур» газетасы татар зыялылары тарафыннан шатланып каршы алына. 20 яшьлек Габдулла Тукай, җәмәгатьчелек фикерен белдереп, болай дип яза:
«Төньяктан, яшьнәп яшен, бер нур атылды, Яктысыннан халыкның күзе чагылды. «Нур» дип аталуы да бит бик урынлы, Шулай ук исеменә җисеме дә килә туры. Милләткә никадәр байлык, бәхет, якты (...) Киләчәк, чөнки бу көз төньяктан кояш чыкты... Бөек, зур шәһәр – аның басылу урны, Патшаның башкаласында чыккан ул нур. Һәр юлы төрле мәгънәгә ия «Нур»ның, Чөнки ул хикмәтле сүз-мәгънәдән гыйбарәт. Аның һәр хәбәре ялган түгел, туры, Дөрес; халык күңелен үзенә тартып тора. Бар якка нур чәчә, шуның белән мәшһүр ул, Сүзләре дә – энҗе кебек тезелгән. Алдырып, укучылар саны гел үссен, Милләт авыруына шифа булып төшсен!».
Шул рәвешле, миллион кеше яшәгән Россия империясе башкаласында 5‑6 мең татар исеменнән газета чыга башлый. «Нур»ны нәшер итү Гатаулла хәзрәттән зур чыгымнар сорый. Башка милләтләрдән ким булмасын дип, мөхәррир газетаны яхшы кәгазьгә бастыра, милләт өчен кирәкле проектка, кайбер мәгълүматларга караганда, 8 мең сум акчасын сарыф итә: бу планда аның хезмәте иганәче буларак та бәяләргә лаек.
Газетаның тәүге саннары Гатаулла хәзрәт компаньон булып торган Ильяс мирза Бораганский басмаханәсе ширкәтендә, 1908 елдан аталы‑уллы Баязитовларның «Нур» исемле шәхси типографиясендә басыла. Газета башта атнага бер, күпмедер вакыттан соң айга берничә санда дөнья күреп килә.
1906 елны Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында газета конституцион демократлар партиясе өчен тавыш бирергә чакыра, либераллар лагерена карый. 1907 елдан «Нур» газетасы сәяси планда консерватив, хөкүмәт яклы фикерләрне яктырта. Бу вакытка Санкт-Петербург зыялылары арасында ике лагерь яшәп килә, аларны прогрессистлар (алгарыш яклылар) һәм консерваторлар (тотрыклылык яклылар) дип атап булыр иде. Консерваторлар лагерен Гатаулла Баязитов җитәкли.
«Нур»да татар милләтенең киләчәге, милли мәгариф, әдәбият, дин, фәлсәфә, имамнарның һәм зыялыларның бурычлары кебек темалар үзәктә була. Материалга кытлык булганга, Гатаулла хәзрәт һәр санда шушы темаларга төрле исемнәр белән берничә мәкалә бастырып тора. Аерым алганда, «Нур» беренче булып әдәби татар теле проблемасына кагыла. Көн кадагына суккан милли иҗтимагыймәдәни мәсьәләләр буенча газета битләрендә шулай ук Дәүләт Думасы депутатлары Гайса Еникиев, Садри Максуди, Сәхибзадә Максудов, Шәрәфетдин Мәхмүтов, Котлымөхәммәд Тәфкилев, язучылар Галиәсгар Камал, Гаяз Исхакый, Фатыйх Кәрими, Риза Фәхретдин һ.б. чыгыш ясый. Мөхәррирлек эшендә улы Мөхәммәтсафа әтисенең аркадашы була, газетада мәкаләләр белән дә катнаша. Рус һәм татар газеталарыннан яңалык-хәбәрләр белән беррәттән, анда хикәяләр, фәнни-популяр һәм бәхәсле мәкаләләр дөнья күрә.
Гатаулла ахун 67 яшендә бакыйлыкка күчә, 1911 елның 23 апрелендә аны соңгы юлга озатырга 2 меңләп мөселман җыела. Әтисенең вафатыннан соң рухани, «Нур»ның нашире һәм мөхәррире буларак эшен улы Мөхәммәтсафа Баязитов, булачак Оренбург мөфтие (1915- 1917) дәвам итә.
1911 елда «Нур»да дөнья күргән соңгы язмасында Гатаулла Баязитов кавемдәшләрен үзара тарткалашуларны туктатырга, алгарыш һәм милли мәдәниятне үстерү мәсьәләсенә бергәләп игътибарны тупларга чакыра, татар милләтенең киләчәккә башка юлы юк, дип белдерә. Мәкаләнең соңгы сүзләре игътибарны аеруча җәлеп итә: «Без, Русия татарлары өчен, үзара улан ихтиляфларны (дау-ызгышларны) ташлап, тәрәккый вә тәмәдден (мәдәният) эшләре илә мәшгуль улырга кирәк. Безем кеби артта калмыш, тәрбиясез вә мәгарифсез татар милләте өчен шуннан башка юл тотарга ярамый».
Илдус Заһидуллин
Фотолар автордан алынды

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: