Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Тормыш юлы

Хәзерге яшь буын Бөек Ватан сугышы турында күп нәрсә белә, Чечня вакыйгалары турында да ишеткәне бар, ә менә Әфган турында – бик аз...

За спиною и горы, и горе,
За спиною военный Афган.
И строкой автоматною вторит
Эхо долгое, прячась в туман.
За спиною погибшие души
И пропавшие души ребят.
И мы с болью ещё будем слушать
Эхо долгое, глядя назад…
Алексей Гудович
 
Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел үтте. Хәзерге яшь буын Бөек Ватан сугышы турында күп нәрсә белә, Чечня вакыйгалары турында да ишеткәне бар, ә менә Әфган турында – бик аз... Ә бит анда катнашучылар һәм ул вакыйгаларның тере шаһитлары – армиядә хезмәт итүче бүгенге малайларның әтиләре, җаваплы җитештерү хезмәткәрләре бит. Алар үзләренең хәрби бүләкләрен дә махсус даталарда гына чыгара торган безнең арада яшәүче чып‑чын һәм аз сүзле геройлар. Шундыйларның берсе – Әлмәттә яшәүче Рамил Мифтахов.
 
ИСКЕ АЛЬБОМДАГЫ БЕР ФОТО
Әфганстан сугышы аша үткән һәр кеше йөрәгенә гомерлеккә эз салып калдырган тетрәндер­геч хәлләрне онытмый, хәтерендә яшереп саклый. Беренче тәэсирләр, ияләшмәгән мохит, кызыклы оч­рашулар яки гаҗәеп пейзажлармы ул – барыбер. Рамилгә, мәсәлән, Әф­ганстандагы чәчәкләр бик ошаган була. Журналист килер алдыннан гына альбомыннан табып алган, инде төсе уңа төшкән иске фотола­рының берсендә хәрби формалы егет купшы бер куак янында кулларына чәчәк тотып басып тора.
Гаҗәеп җир анда... Урыны-урыны белән тереклекнең әсәре дә юк, урыны-урыны белән шундый яшеллек утравы ки, хәтта таяк кадасаң, ул да үсеп китәр кебек. Елга өчәр тапкыр чәчәк ата, карап күзләр сөенә иде андагы үсемлекләргә.
Икенче фотода Рамил инде үзенең легендар ГАЗ‑66сы фонында. Өлкән машина йөртүче-гранатомётчик Мифтахов хезмәтенең соңгы 9 аен шушы машинада Десхабс өязендә үткәргән. Башта ул Кабул шәһәре­нең Балла-Хиссар ныгытмасында укчы булган, анда 103 нче Витебск һава-десант дивизиясенең 357 нче парашют-десант полкы урнашкан. Ә хезмәтенең ахырында, Кабулдан сугышчыларга кыйммәтле йөкләр ташып, Кабул провинциясе кышлак­ларындагы заставаларны продук­ция, кием-салым, сугыш припаслары белән тәэмин иткән. Заставаларның бурычы 1982–1983 елларда кыш­лакларда инде болай да аз калган тыныч халыкны саклаудан һәм шу­лай ук таулардан корал, азык‑төлек алырга төшүче дошман кәрваннарын чикләүдән гыйбарәт булган.
Сез батырлык һәм геройлыклар турында язмагыз, – дип кисәтә мине әңгәмәдәшем. – Миндә алар булма­ды. Командир миңа гадәти көндәлек эшем өчен ике тапкыр бүләкләү кәгазе яза иде. Бездә һәр икенче кешене шулай бүләкли иделәр.
«Гадәти эш» – бу көн саен «дух­лар» миналап торган юллар буй­лап йөк ташу. Машина йөртүченең хезмәте тулысынча сапёрның на­муслы хезмәтенә бәйле, ә ул, бил­геле булганча, бер генә тапкыр ял­гыша. Мифтаховның күз алдында күп тапкырлар рульләрендә үзе ке­бек үк яшь егетләр утырган машина­лар шартлый, бронетранспортёрлар һәм БМДлар яна.
1-2
1-1
«Духлар» гадәттә иртән‑иртүк чыга. Кайдадыр алар, тыныч ха­лыкны талап, азык-төлеккә ия була, ә кайдадыр «хәлләренә керүче» ярдәмчеләр табыла, һәм алар та­рафына беркайчан да арт белән басарга ярамый. Бу турыда Ра­милнең бик исенә төшерәсе кил­ми. Әле истәлеккә әфган икмәген уручы шундый ук яшь, тыныч әфган егетләре белән бергә ком­байн фонында төшкән фоторәсем дә сакланган. Әмма йөрәк түренә гомерлеккә кышлак яныннан узучы бер чакрым озынлыктагы, шулай да мәңгелек булып тоелган юл да уелып калган.
Таң беленгәч засадага чыккан де­сантчылар подразделениесе үзе үк аларны көтеп торган дошманнар чолганышына эләгә. Соңгы патрон­га кадәр атышалар. Шул чакта алар­га ярдәмгә боеприпаслар төягән Мифтахов килә. Аның машинасына атулар бер генә минутка да туктап тормый. Кайсыдыр бер мизгелдә ул үзен үлем юлында дип хис итә һәм инде беркайчан да өемә әйләнеп кайта алмам дип уйлап куя... Ләкин боеприпаслар вакы­тында илтеп җиткерелә һәм под­разделение чолганыштан котыла. 1983 елның 15 ноябрендә приказ буенча Рамил Мифтахов «Батырлык өчен» медаленә лаек дип табыла. Ә бүләкне инде аңа өенә кайткач, ил Совет Армиясе көнен бәйрәм иткәндә, 1984 елның февралендә хәрби комиссариатта тапшыралар.
 
ТЫНЫЧ КҮК АСТЫНДА
Солдат беркайчан да өенә, туган шәһәре Әлмәткә кайткан көнен онытмаячак.
Бернәрсә белән дә чагыштырып булмый торган халәт: бөтен кеше сиңа туганнарыңдай якын тоела, барысын да кочаклыйсы килә, бөтен җан ияләрен яратасың. Бу хис мине бик озак вакыт калдырмады.
Шулай булмый соң! 60 нчы елларда нефтьчеләр шәһәрен торгызган төзү­челәр гаиләсендә туып‑үскән малай һәрвакыт һава-десант гаскәрләренә эләгү турында хыялланган. Урта мәктәпне һәм машина йөртүче-автослесарь һөнәрен үзләштергән 65 нче училищены тәмамлаган егеткә чакыру кәгазе килә: 1981 елның 23 октябрендә чакырылыш пунктына килергә. Аның хыялына чынга ашу насыйп булган икән. Әмма үзен чынлыкта ни көткәнен аңлаган­мы соң ул? Хәрби антка һәм укыту үзәкләренә озатылганчы ук булачак десантчылар алдына шундый со­рау куелган: «Кемнең Әфганстанда хезмәт итәсе килми – сафтан чы­гарга!» 170 кешедән нибары дүрте­се генә чыга. Бәлки, бүгенге буын моны акыллы гамәл дип санар. Әмма ул заман егетләре башка камырдан әвәләнгән була шул.
Без Советлар Союзында үскәнбез һәм тәрбияләнгәнбез, интернацио­наль бурычны үтәү безнең өчен намус эше иде, – дип аңлата үз позициясен Рамил Нурлыгаян улы.
Беларусьтагы «Лосвидо» укы­ту үзәгендә хәрби җитәкчелекнең бер егетне, начар ишетүе сәбәпле, Әфганда хезмәт итү өчен яраксыз дип тапкач, аның ничек өзгәләнеп елавын да хәтерли ул. Аның бик тә башкалар белән бергә самолётта Кабулга китәсе килгән. Шул чакы­рылыштагы 12 якташы, 12 Әлмәт десантчысы белән дембельдән соң туган шәһәрләрендә очрашу һәм аны үзенчәлекле итеп белгеләп үтү турында вәгъдә бирешкәннәрен дә яхшы хәтерли. Аларны язмыш төрле полкларга һәм Әфганстанның төрле нокталарына тарата. Шулай да алар тыныч күк астында очраша­лар. Әмма инде бер-берсенә бөтенләй башка күз белән карыйлар, авырту­лар, үлем, коточкыч курку һәм чын өметсезлек күргән күзләр белән. Аларның очрашулары әле дә дәвам итә. Теләгән кадәр еш түгел, әлбәттә. Һәркемнең язмышы үзенчә язылган. Бер уйласаң, Әфганстаннан соң хәр­би интернационалистларга юллар ачык булган. Алар илнең теләсә кай­сы шәһәрендә кабул ителгән, Рамил дәрәҗәле башкала вузына керә яисә Союзның масштаблы төзелешләренә һәм җитештерүләренә китә алыр иде. Әмма әлегәчә улын югалтудан курыккан әнисенең сүзенә колак са­лып, аның янында калырга булган. Бары хәзер, 30 ел узгач, үз улын Хәрби көчләр составына озаткан чакта гына, аның борчылуларын аңлаган. Кызы өчен дә борчыла ул. Тик ир бала гына армиянең чынлыкта ир‑ат холкын ничек чыныктырганын аңлый ала.
БӘЙЛӘП ТОРУЧЫ ҖЕПЛӘР
1985 нче елда Мифтахов очраклы рәвештә җирле газетадагы белде­рүгә тап була: Әлмәттә төзелә тор­ган оек-оекбаш фабрикасы эшчеләр җыя һәм аларга яшәү урыны да бирә. Шуннан бирле аның тормышы шушы «Алсу» фабрикасы белән бәйле. Бү­ген ул бәйләү цехында технологик җиһазларны көйләүче булып эшлә­вен дәвам итә. Ә баштарак, Пермь краендагы Лысьва шәһәрендә укып кайтканда, шул ук вазыйфа «мастер ярдәмчесе» дип атала торган була. Рамил Нурлыгаян улы яшерми, эшләүчеләргә хезмәт хакын үзләре үк җи­тештергән продукция белән түләгән хәтәр 90 нчы елларда кыю сугышчы-интернационалист үз гаиләсен ничек туйдырырга белмичә, төшенкелеккә бирелә һәм фабрика белән бәйләп то­ручы җепләрне өзәргә омтылып ка­рый. Ул вакыттагы күпчелек кешеләр кебек үк, бизнес белән шөгыльлә­нергә омтылыш ясый. Тик аның ты­рышлыклары уңыш китерми, 3 ел­дан соң, 1999 елда, кабат фабрикага әйләнеп кайта.
– Мин кечкенәдән техника яра­там, – дип елмая әңгәмәдәшем. – Әти миннән бөтен өй приборларын, будильникларны, хәтта күкеле сә­гатьне дә һәрчак яшерде – мин аларны гел сүтеп карый идем, эчләрендә нәрсә булуы, ничек эшләвен белү кызык иде. Ә хәзер, эшем электрониканы һәм яңа компьютер программаларын өйрә­нүгә нигезләнгән булгач, эшләү тагын да кызыклырак булып китте.
«Алсу» фабрикасы «СПМ-Нефтегаз» компанияләре группасына кергәч һәм яңа җитәкчелек җитештерү про­цессын җитди рәвештә камилләш­терергә керешкәннән соң, техноло­гик җиһазларны көйләүче эшнең яңа әйләнешенә чыгуны үз тәҗрибә­сенә күчерә башлавын таный. Шулай итеп, Мифтахов башта Кытайда, ан­нан Кореяда булып кайта, анда укып, үз фабрикалары өчен сатып алына торган заманча бәйләү аппаратла­рына хезмәт күрсәтү практикасын үтә. Цехта Италия җиһазлары өчен җаваплы белгечләр дә бар, Рамил исә, үзе шаяртып әйткәнчә, «кореецлар буенча баш». Ул, билгеләнгән прог­рамманы үтәгәндә, станокларның бирелгән бизәкләрне, күзләр санын саклап, һәм төсләр буенча күпме җеп тотып, ничек эшләве турында бирелеп сөйли. Җиһазларның туктау­сыз эшләвен тәэмин итү – Мифтахов намусында. Ә дисциплина һәм җа­ваплылыкка килгәндә, безнең герой­га тиңнәр юк. Аның фикеренчә, хәрби хезмәт барлык ир-атларда нәкъ шун­дый сыйфатларны тәрбияли дә инде.
Бу Әлмәт кешесе үз эшендәге тот­рыклылыкны һәм иртәгәге көнгә ышанычны да югары бәяли, югыйсә Әфганда бу аңа шулкадәр җитмәгән. Бүгенге көндә, ул «игълан ителмәгән» сугыш турында күп төрле поляр ка­рашлар яшәп килгән вакытта, сугыш­чы-интернационалистларга игътибар һәм хөрмәт аеруча кыйммәт. Менә Рамил Мифтахов та аерым хис-той­гылар дулкынында коллегалары белән очрашуга җыена, ул очрашуны «СПМ-Нефтегаз» компаниясе җитәк­челеге предприятиедә эшләүче бар­лык хәрби хәрәкәт ветераннары өчен ел саен бәйрәм табыны янында оеш­тыра. Аларның искә алыр нәрсәләре күп, бер-берсенең әрнүләрен аңлаучы дуслары да бар.
 
%d1%81%d0%b0%d0%b9%d1%821
Реклама
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: