Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Торналар, торналар!

Торналар, торналар!

Авыл кешесе теленә эләкмә... Эләктеңме – беттең! Синнән герой, каһарман ясыйлар. Ничек атлавыңа, нәрсә сөйләвеңә, ниләр кылуыңа карап, гомерлек кушамат та чәпәп куялар.

16 января 2016

Рустам Галиуллин_автор
Авыл кешесе теленә эләкмә... Эләктеңме – беттең! Синнән герой, каһарман ясыйлар. Ничек атлавыңа, нәрсә сөйләвеңә, ниләр кылуыңа карап, гомерлек кушамат та чәпәп куялар. И баста! Балаларыңа, оныкларыңа синнән иң зур «бүләк» бу.
Авыл кешесенең теле баллы, тәмле дә, шул ук вакытта үтеңне сытарлык ачы да. Син теләсә кайсы шәһәргә бар, кап-кара кәчтүм-чалбар, ак күлмәк киеп, муенчак тагып, иң югары дәрәҗәле кешеләр янында йөр, үзең турында «мин тегеләй, мин болай» дип мактанып сөйлә. Сиңа ышанырга мөмкиннәр. Тик авылга кайтып кына бу сүзләреңне сөйләмә! Юк инде, булмаганны! Иң шәп машиналарда йөр, ялтыравыклы портфель тотып кайт, әмма авыл агае өчен син барыбер кайчандыр борыныңнан сагызлар агызып, ертык чалбарыңның төбенә хәтле пычракка буялып, урамда уйнап йөргән Госманмы, Гомәрме малае. Кайчандыр, бакча баскандамы, әллә башка берәр этлек кылгандамы, ул агайларга эләгеп, каешының тәмен татыганың, кычыткан өтәләвен кичергән булуың бар. Юк инде, агайне! Синең кәкре аякларыңны көч-хәл белән чалыштырып атлап, әнкәңнең кулына чатырдап ябышып беренче тапкыр урамга чыккан көннәреңне, тавыкмы-әтәчме күргәч, куркудан чалбар төбен юешләтеп, шар ярып кычкырып елап җибәргәнеңне дә хәтерлиләр авылда.
...Авылда төрле кеше яши. Картлар яки яшьләргә генә бүленми ул. Бар эшчәне, бар ялкавы, бар шаяны, бар үз эченә бикләнеп йөргәне... Шул ук вакытта дөньяга нигә килгәнен белмәгәннәрне дә сыендыра авыл. Бигрәк тә бүгенгесе – яшьләре – бер-бер артлы читкә таралышкан, ятим калып барган авыл.
Декабрьнең чатнама суыгында «Торналар килгән!» дигән хәбәр таралды. Әллә дистәгә якын килгән диме шунда? Җыйнаулашып, сыерлар фермасы янында тезелешеп торалар, ди.
Нәрсә уйладыгыз? Озын томшыклы, озын муенлы, нечкә, озын аяклы саз кошлары турындамы? Ялгышасыз. Каяндыр авылга качакмы, йортсызмы гаилә килеп төшкән – алга таба анысына авылның «яңалык белешмәсе» ачыклык кертер – колхозга эшкә кермәкчеләр икән. Сәгать уздымы-юкмы, «торналар» дигән хәбәр һәр йортны йөреп чыкты. Кем беренче күргән аларны, кем беренче «торналар» дип әйткән – билгесез. Авыл өчен ул мөһим түгел. Шулай, агайне... авыл кешесе теленә эләкмә син.
Кызык гаилә иде бу. Өтек кенә сакал-мыеклы, озын чәчле ир, аннан нәп-нәкъ ике башка озынрак хатын һәм... бер оя бала... Хикмәт анда түгел, хикмәт авыл кешесенең тапкырлыгында. Һәммәсе ярты йөзне каплаган озын, нечкә борынлы, һәммәсе озын сыйраклы – чынлап та,  болар торналарны хәтерләтә иде. Көлке түгел бу!
Торна тек торна, аптырыйсы юк. «Аю», «бүре», «күсе» һәм башкалар белән шыплап тулган авылга «торналар» өстәлү – катлаулы мәшәкать түгел.
Тик бу санап чыгарып булмастай гаиләнең яшәү рәвеше сәер иде. Фермада тирес түгеп кенә шуның хәтле гаиләне асрап булмаслыгы балалар бакчасындагы иң тыңлаусыз ташбашка да мәгълүм ләбаса.
Ярар, агайне, синең белән минем тамак түгел, болар да яшәп китте. Ара-тирә авылда «торналар»ның куллары «кыеграк» икән дигән хәбәрләр йөрсә дә, аларны караклык юлында тотучы, күрүче булмады.
Берзаман авылда «ана торна» кияүгә чыга икән» дигән хәбәр таралды. Кояшның урамдагы кар көртләрен эретеп, инде боз кантарлары белән «көрәшә» башлаган мәле – апрель ае иде бу. Яшь-җилкенчәк урынында тыныч кына басып тора алмаган вакытлар «ана торна»га да тәэсир иткән – күрше авылга «кияүгә» китеп барган.
– Кит инде, юкны сөйләмә, ничек алай булсын?
– Ире, балалары ни әйтә?
– Бөтенләйгә аерылып китте микәнни?
– Абау, абау, гомердә ишетмәгән-күрмәгән хәл...
Авыл аптырашта калды. Яңалыкны иң беренче ишетүче гайбәтчеләрнең бу билгесезлектән тел очлары янды, көйде. Озак түзә алмадылар, күрше авыл белән «элемтәгә» кереп, мәсьәләне ачыкладылар. Чын икән – бер ир белән яшәп ята икән! Авылга һәр яңа көн яңа хәбәр алып килде.
– Үләм, Алла сакласын, Ходай каргышыннан да курыкмый микәнни, оятсыз? – диеште әби-чәби.
– Булса булыр икән Җир йөзендә ирләргә туялмаган берәү! – дип шаулады хатын-кыз.
– Теге ир нәрсәсенә кызыкты икән аның? – дип аптырашты ир-ат.
Кыскасы, «ана торна» авылда юк – ул кияүгә чыкты. Аңа карап гаиләдә үзгәреш сизелмәде. Ире һаман да сакал-мыеклы, озын чәчле, һәркөн иртән туры атлап эшкә бара, аякларын чабулап-сөртенгәләп кичен өенә кайта.
Беркөнне авыл шау-гөр килде. Җиләкләр пешеп, яшелчәләр дә берсен берсе узып өлгерә башлаган чаклар иде бу – «ана торна» кияүдән кайтып төште. Кайтты да, берни булмагандай, көн саен фермага эшкә йөри башлады. Аптырарлык берни юк. Ләкин авылга бер атна сөйләрлек яңалык «бүләк» итте.
Җәй көне күл буйларына барасызмы? Тыныч вакытта, кеше югында килеп чыксагыз, анда су, саз кошы – торналарны очратырсыз. Тыныч кына су янында йөргән бу кошлар җәйгә үзенә бер ямь өсти... Матур торналары белән күңелле җәй айлары узып бара, инде алмаларның иртә өлгерә торганнарына тәм керә башлаган иде – «ана торна» янә кияүгә китте. Монысында шактый еракка – район үзәгенә үк китеп барган. Бу хәбәр авылның һәр капкасына кагылып узды. Узды гынамы соң?! Һәр йортта аңа бер бизәк өстәлде.
...Сентябрь аеруча моңсу була. Кич җитеп, караңгы төшкәч, җәйнең соңгы җылы җиле белән көзнең хәрәкәтчән, астыртын җиле бергә кушылып, саргая башлаган бәрәңге сабакларының үзенчә бер хуш исен авыл урамнарына, басу-кырларга таратып йөргәндә, бигрәк тә күңелгә бушлык тула. Нәрсәдән бу? Аны кем белсен?!
Авыл моңсулыгын тагын да арттырып, бер-бер артлы кошлар җылы якларга китә. Кинәт тынлыкны бүлеп:
– Торрыйк! Торр-рыйк! – дигән тавышлар ишетелә. Чү, торналар түгелме соң бу? Шулар шул, икенче елга әйләнеп кайтырга дип авыл белән, төн үткәргән урманлыклары, көн уздырган күл буйлары белән саубуллашулары икән.
Шулвакыт авылга керүче юлдан ниндидер таныш гәүдәнең якынлашканы күренде. Кем беренче күргән аны, кем беренче таныган – анысы билгесез. Мөһим дә түгел. Тик төсен аерып булмаган зур чүпрәк сумкасын җилкәсенә салып, ашыгып атлап, авылга кайтып килүче «ана торна» иде...
– Теге азгын кайткан. Ничек Ходай бу якты дөньяларда яшәтә шуны?! – диеште әби-чәби.
– Төрләндереп кайткан, – дип шаулады хатын-кыз.
– Кайсы ахмагында «кияүдә» булды икән, – дип кызыксынды ир-ат.
Кеше күңелен аңламассың...
* * *
– Торрыйк, Торр-рыйк! – соңгы торналарның да тавышы ерагайды... «Торналар да китте...» – дип куйды кайсыдыр, уфтанып. «Ялгышасың, агайне, кайтты бит «торна», кайтты!» – дип төзәтте кемдер.
Авыл кешесе теленә эләкмә...
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: