Тоткын киемендә югары пилотаж үрнәге
Атаклы Покрышкин дивизиясенең элеккеге очучысы һәм Заксенхаузен үлем лагереның элеккеге хәрби тоткыны Михаил Девятаев 1950 нче еллар башында – Казанда кечкенә генә катерның капитаны. Моны да зур бәхет дияргә була: сугыштан соңгы елларда эшкә урнашырга дип кая гына бармасын, кире боралар.
Мордовиядәге үзенең туган авылы Торбеевода балачак дусты, райком секретаре да яңгыратып яңагына суккандай итә аны: «Сиңа монда эш бар дип беләсеңме?! Монда Идел юк, әйдә, бар, үзеңнең Иделеңә кит»…
ГОМЕРЛЕК МӨҺЕРМЕ?
Казанда да элеккеге әсирләрне кочак җәеп каршы алмыйлар. Девятаев баштарак кайда туры килсә, шунда эшләп азаплана, баржаларга утын төйи. Аннан соң елга портында, кызганып, вокзал буенча кизү торырга алалар үзен. Аннан соң менә – катер капитаны. Ләкин ул төп гаделсезлек белән һич кенә дә килешә алмый: аны, фашистлар әсирлегеннән дошман самолётында кача алган хәрби очучыны, хыянәтче дип саныйлар. Һәм һәрвакыт бу хакта искә төшереп торалар: берьюлы берничә вазыйфа башкарганнарга – өстәмә түләү, ә аңа – юк. Затон башлыгы тынычландырырга тырышмак була: «Син әсирлектә булган кеше, эшкә алганга рәхмәт әйт». Хатыны Фәүзияне әледән-әле органнарга чакырып торалар: «Ирең нәрсәләр сөйли?» Девятаев Мәскәүгә хатлар юллый, тикшерүләрен, хыянәтче мөһерен алып атуларын сорый – җавапка тынлык.
1956 ел. ХХ партия съездында Сталинның шәхес культы фаш ителә, ил респрессияләр һәм бер гаепсезгә хөкем ителгән миллионлаган кешеләр турындагы дөреслекне белә. Берничә айдан соң маршал Георгий Жуков ҮК Плену- мында чыгыш ясарга әзерләнә: фашистлар белән хезмәттәшлек итмәгән әсирләрнең бернинди дә гаепләре юк, алар хыянәтче түгел... Пленум булмый кала, ләкин шулай да СССРда партия дәрәҗәсендә үк шуны аңлый башлыйлар: тоткынлыкта да үзләрен батырларча тотканнар бар, алар Ватанга хыянәт итмәгән.
ИСТРЕБИТЕЛЬ АВИАЦИЯСЕ «АРТИЛЛЕРИСТЫ»
1956 елның октябрендә «Советская Татария» газетасында бүлек мөдире, журналист Ян Винецкий, геройлар эзләп, Казандагы хәрби комиссариатларның бусагаларын таптый. Шуларның берсендә аңа ниндидер башка сыймаслык хәл турында сөйлиләр. Янәсе, фашист самолётында качкан артиллерист бар, җитмәсә, үзе белән бергә тугыз иптәшен дә коткарган. Винецкий, үзе дә элеккеге очучы буларак, бернинди артиллеристның да (ә Девятаев фильтрация лагерендагы писарьның ялгышы аркасында «артиллерист» булып китә) самолётны урлап кача алмаганын аңлый. Шулай да бу кешенең адресын ала.
«Артиллеристка» кунакка Винецкий, «Литературная газета»ның үз хәбәрчесе Булат Гыйззәтуллин белән бергә, кичке җидедә килә һәм иртәнге җидегә кадәр алалрның сүзләре бетми. Девятаев үзе искә алганча, бу кичтә каенанасына самавырны биш мәртәбә яңартырга туры килә…
Очрашудан соң ай‑ай ярым вакыт үтә. Шул вакытта гына Винецкий үзе турында искә төшерә – шалтыратып болай ди: «Михаил Петровичка әйтегез, мин органнарга барырга һәм бөтенесен дә тикшерергә рөхсәт алдым». Соңрак ачыкланганча, әлеге эш белән КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре дә кызыксынган икән…
БӘЙРӘМ Т АБЫНЫ
Ниһаять, очерк языла. Аны турыдан-туры «Литературная газета»га юлларга уйлыйлар. «Бөтен дөнья белсен өчен», – дип дәлилли үз ниятен Гыйззәтуллин. Яңа ел алдыннан бастырырга вәгъдә бирәләр. Аннан соң, 23 февральдә чыгачак, дип хәбәр итәләр… Ләкин Девятаевка «Патриот» журналыннан полковник килә: «Михаил Петрович, әйдә, берәрне тотып куйыйк әле! Мине монда Винецкий материалын тикшерергә җибәрделәр…»
Ян Винецкийның язмасы «Литературка»да 1957 елның 23 маенда басыла. Куанычыннан нишләргә белмәгән Девятаев тимер юл вокзалына йөгерә һәм газеталар сатып ала – ун сумга! Эштә затон башлыгын да алыштырып куйганнармыни. Җитмәсә, тагын Мәскәүдән, СССР елга флоты министры Зосима Шашковтан шалтыраталар: тиз арада – Мәскәүгә!
Мәскәүгә Михаил Петрович «Советская авиация» журналында эшләүче Георгий Евстигнеев белән бергә оча – спиртлы эчемлекләр төялгән Ил‑14 транспорт самолётында. Пассажирларының каһарман очучы икәнен белеп алган лётчиклар аны коньяк белән сыйлыйлар. Шулкадәр юмартланалар ки, самолёт Мәскәүгә төшеп утыргач, Девятаев мондый кыяфәттә зур түрәләр янына барырга ярамаганлыгын аңлап ала. Министрга герой икенче көннең иртәсенә генә барып җитә, әмма соңга калганга ачулану түгел, йөзләренә дә чыгармыйлар. Киресенчә, министр барысын да чакырып, очучының батырлыгы, әсирлектә булганы өчен эшеннән чыгарылулары һ.б. турында сөйли. Ә сүзен төгәлләп, болай ди: «Михаил Петрович хәзер кайсыгыз янына керсә дә, ишекне аягы белән тибеп ачсын».
1957 елның августында Михаил Девятаевка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бүләк тапшырылганнан соң, ул ай буе Константин Симоновның дачасында кунак була. Язучы аның хөрмәтенә банкет оештыра, шунда Герой беренче тапкыр устрицаларны авыз итеп карый.
Актёр Павел Прилучный «Девятаев» фильмында төп каһарман ролендә, 2021 ел.
Добавить комментарий