Тоткынлыктан соңгы тормыш
Гомерлек мөһер
ҮЛЕМ ЛАГЕРЕННАН КАЧА АЛГАН БАТЫР
Атаклы Покрышкин дивизиясенең элеккеге очучысы һәм Заксенхаузен үлем лагереның элеккеге хәрби тоткыны Михаил Девятаев илленче еллар башында – Казанда кечкенә генә катерның капитаны. Моны да зур бәхет дияргә була: сугыштан соңгы елларда эшкә урнашырга дип кая гына бармасын, кире боралар. Мордовиядәге үзенең туган авылы Торбеевода балачак дусты, райком секретаре да яңагына суккандай була: «Сиңа монда эш бар дип беләсеңме?! Монда Идел юк, әйдә, бар, үзеңнең Иделеңә кит»...
ГОМЕРЛЕК МӨҺЕРМЕ?
Казанда да элеккеге әсирләрне кочак җәеп каршы алмыйлар. Девятаев баштарак кайда туры килсә, шунда эшләп азаплана, баржаларга утын төйи. Аннан соң елга портында, кызганып, вокзал буенча кизү торырга алалар үзен. Аннан соң менә – катер капитаны. Ләкин ул төп гаделсезлек белән һич кенә дә килешә алмый: аны, фашистлар әсирлегеннән дошман самолётында кача алган хәрби очучыны, хыянәтче дип саныйлар. Һәм һәрвакыт бу хакта искә төшереп торалар: берьюлы берничә вазыйфа башкарганнарга – өстәмә түләү, ә аңа – юк. Затон башлыгы тынычландырырга тырышмак була: «Син әсирлектә булган кеше, эшкә алганга рәхмәт әйт». Хатыны Фәүзияне әледән-әле органнарга чакырып торалар: «Ирең нәрсәләр сөйли?» Девятаев Мәкәүгә хатлар юллый, тикшерүләрен, хыянәтче мөһерен алып атуларын сорый – җавапка тавыш‑тын юк.
1956 нчы ел. ХХ партия съездында Сталинның шәхес культы фаш ителә, ил репрессияләр һәм бер гаепсезгә хөкем ителгән миллионлаган кешеләр турындагы дөреслекне белә. Берничә айдан соң маршал Георгий Жуков ҮК Пленумында чыгыш ясарга әзерләнә: фашистлар белән хезмәттәшлек итмәгән әсирләрнең бернинди дә гаепләре юк, алар хыянәтче түгел... Пленум булмый кала, ләкин шулай да СССРда партия дәрәҗәсендә үк шуны аңлый башлыйлар: тоткынлыкта да үзләрен батырларча тотканнар бар, алар Ватанга хыянәт итмәгән.
ИСТРЕБИТЕЛЬ АВИАЦИЯСЕ «АРТИЛЛЕРИСТЫ»
1956 нчы елның октябрендә «Советская Татария» газетасында бүлек мөдире, журналист Ян Винецкий, язмаларына геройлар эзләп, Казандагы хәрби комиссаритларның бусагаларын таптый. Шуларның берсендә аңа ниндидер башка сыймаслык хәл турында сөйлиләр. Янәсе, фашист самолетында качкан артиллерист бар, җитмәсә, үзе белән бергә тугыз иптәшен дә коткара. Винецкий, үзе дә элеккеге очучы буларак, бернинди артиллеристның да (ә Девятаев фильтрация лагерендагы писарьның ялгышы аркасында «артиллерист» булып китә) самолётны урлап кача алмаганын аңлый. Шулай да бу кешенең адресын ала.
«Артиллеристка» кунакка Винецкий, «Литературная газета»сының үзхәбәрчесе Булат Гыйззәтуллин белән бергә, кичке җидедә килә һәм иртәнге җидегә кадәр сүзләре бетми. Соңрак, Девятаев үзе искә алганча, бу кичтә каенанасына самавырны биш мәртәбә яңартырга туры килә...
Ишеттем һәм яздым гына – бу илленче еллар турында түгел. Очрашудан соң ай‑ай ярым вакыт үтә. Шул вакытта гына Винецкий үзе турында искә төшерә – шалтыратып болай ди: «Михаил Петровичка әйтегез, мин органнарга барырга һәм бөтенесен дә тикшерергә рөхсәт алдым». Соңрак ачыкланганча, әлеге эш белән КПССның Татар өлкә комитетының беренче секретаре дә кызыксынган икән...
БӘЙРӘМ ТАБЫНЫ
Ниһаять, очерк языла. Аны турыдан-туры «Литературная газета»га юлларга уйлыйлар. «Бөтен дөнья белсен өчен», – дип дәлилли үз ниятен Гыйззәтуллин. Яңа ел алдыннан бастырырга вәгъдә бирәләр. Аннан соң, 23 февральдә чыгачак, дип хәбәр итәләр… Моның урынына Девятаевка «Патриот» журналыннан полковник килә: «Михаил Петрович, әйдә, берәрне тотып куйыйк әле! Мине монда Винецкий материалын тикшерергә җибәрделәр…»
Ян Винецкийның очеркы «Литературка» да 1957 нче елның 23 маенда басыла. Куанычыннан нишләргә белмәгән Девятаев тимер юл вокзалына йөгерә һәм газеталар сатып ала – ун сумга! Эштә затон башлыгын да алыштырып куйганнармыни... Җитмәсә, тагын Мәскәүдән, СССР елга флоты министры Зосима Шашковтан шалтыраталар: тиз арада – Мәскәүгә!
Мәскәүгә Михаил Петрович «Советская авиация» журналында эшләүче Георгий Евстигнеев белән бергә оча – спиртлы эчемлекләр төялгән Ил‑14 транспорт самолётында. Пассажирларының каһарман очучы икәнен белеп алган летчиклар аны коньяк белән сыйлыйлар. Шулкадәр юмартланалар ки, самолет Мәскәүгә төшеп утыргач, Девятаев мондый кыяфәттә зур түрәләр янына барырга ярамаганлыгын аңлап ала. Министрга герой икенче көннең иртәсенә генә барып җитә, әмма соңга калганга ачулану түгел, йөзләренә дә чыгармыйлар. Киресенчә, министр барысын да чакырып, очучының батырлыгы, әсирлектә булганы өчен эшеннән чыгарылулары турында сөйли. Ә сүзен төгәлләп, болай ди: «Михаил Петрович хәзер кайсыгыз янына керсә дә, ишекне аягы белән тибеп ача ала».
1957 нче елның августында Михаил Девятаевка Советлар Союзы Герое исеме биреләчәк. Бүләк тапшырылганнан соң, ул ай буе Константин Симоновның дачасында кунак була. Язучы аның хөрмәтенә банкет оештыра, шунда Герой беренче тапкыр устрицаларны авыз итеп карый.
Михаил Петрович Девятаев
Гвардия өлкән лейтенанты, очучы-истребитель, Советлар Союзы Герое. 1941 нче елның 22 июненнән – хәрәкәттәге армиядә. Һава сугышларында 9 дошман самолетын бәреп төшерә. Соңгы «фоккер»ны 1944 нче елның 13 июлендә юк итә, шул ук көнне үзен дә бәреп төшерәләр, аңсыз килеш әсир төшә. Лодзь хәрби әсирләр лагереннан качу омтылышы өчен аны Заксенхаузен үлем лагерена күчерәләр. Шундагы яшерен оешма кешеләре үлем көткән Девятаевның номерын башка, үлгән тоткынныкына алыштыралар, бу Девятаевның гомерен саклап кала. Степан Нитенко исеме астында Девятаев Узедом утравына җибәрелә, анда, Пенемюнде ракета үзәгендә, рейхның яшерен коралы – «Фау» ракеталары эшләнә. 1945 нче елның февралендә Девятаев һәм аның әсирлектәге тугыз иптәше немецларның «Хейнкель» самолетын кулга төшерәләр һәм шуңа утырып качалар. Самолетны һавага күтәргән Михаил аны фронт линиясенә кадәр алып барып җиткерә – совет зениткалары белән утка тотылган «Хейнкель» 61 нче армиянең артиллерия часте карамагына төшеп утыра. «Фау» җайланмалары һәм яшерен завод турында Девятаев тапшырган төгәл мәгълүматларга таянып, полигон бомбага тотыла. 1945 нче елның сентябреннән соң, Девятаевны Сергей Королёв эзләп таба, Узедомда элеккеге әсир совет космик техникасының булачак баш конструкторына немец «Фау»лары ясалган урыннарны күрсәтә.
Илленче еллар ахырында ул су асты канатлары булган беренче суднолар – «Ракета» капитаны була, соңрак «Метеор»да шулай ук капитан булып эшли. Башкалабызның мактаулы гражданины Михаил Девятаев Казанның Арча зиратында күмелгән.
МОАБИТ ТӨРМӘСЕ ТОТКЫНЫ
1950 нче еллар башы. Хәрби әсир Муса Җәлил күптән исән түгел. Шагыйрьне һәм аның «Идел-Урал» легионына кергән яшерен оешмадагы иптәшләрен немецлар 1944 нче елың августында ук Берлиндагы Плётцензее төрмәсендә җәзалап үтерә. Ләкин СССР Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгы тарафыннан Муса Җәлил исеменә 1946 елда ук ачылган эзләү эшен беркем дә архивка озатырга җыенмый. Кемнәрнеңдер ялган күрсәтмәләренә нигезләнеп ясалган нәтиҗәләр буенча ул исән һәм яшеренеп ята. Кайдадыр Көнбатышта, бәлки, безнең илдәдер дә. Җәлилне Ватанга хыянәт итүдә һәм дошманнарга эшләүдә гаеплиләр.
ШИКЛӘР ПӘРӘВЕЗЕНДӘ
Вафат булган шагыйрьгә әлеге ялган шикләр авырлык китерә алмый. Ләкин туганнары – Әминә ханым һәм Чулпан «хыянәтче»нең хатыны һәм кызы исәпләнә, аларга бик кыенга туры килә. Шагыйрьнең башкаладагы Столешников тыкрыгындагы фатирына тәүлек әйләнәсе күзәтү оештырыла, хатынын Лубянкага даими чакырып торалар. Җентекләп сөйләвен таләп итәләр: кем килгән, нәрсә турында сөйләшкәннәр. Фашист тоткынлыгында, гаять авыр шартларда язылган шигырьләре әрәм: аларны бастырырга рөхсәт бирелми.
Шунысы да кызык: бу вакытка әсирләрнең тоткынлыкта килеш яшерен оешма төзүләре, үлем көткәндә дә баш имәүләре турында күп нәрсә инде мәгълүм була. Элеккеге хәрби әсир Нигъмәт Терегулов Татария Язучылар союзына Җәлилнең тоткынлыкта язылган дистәләрчә шигыре теркәлгән блокнотны алып килгән була. Шагыйрь белән бер камерада утырган, Каршылык хәрәкәтендә катнашкан бельгияле Андре Тиммерманс та шагыйрьнең соңгы үтенечен инде үтәгән – Брюссельдәге совет илчелегенә Моабит төрмәсеннән алып чыккан шигырьләр дәфтәрен тапшырган.
Ә ЦЕНЗУРА КАРШЫ…
Шагыйрьнең шигырьләре, аларның самимилеге һәм сафлыгы – аның гаепсез булуына, какшамас рухына иң шәп дәлил кебек. Моның шулай булуына 1948–1949 нчы еллар тирәсендә «Моабит дәфтәре» белән беренче мәртәбә танышкан Константин Симонов ихлас ышана – әлеге шигырьләрне аңа бер татар язучысы күрсәткән, дип сөйлиләр. Имеш-мимешләргә, уйдырмаларга игътибар итмичә, ул шигырьләрне «Новый мир» журналында бастырырга карар кыла. Лев Френкель сүзгә‑сүз тәрҗемәсен ясый, Симонов кыска гына кереш сүз яза, шигырьләрне җыярга җибәрәләр, тик цензура тик ятмый – рөхсәт юк. Симонов Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгына мөрәҗәгать итә, әмма рөхсәтне барыбер ала алмый...
Кискен борылыш – 1952 нче ел. Июльдә Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгы Татар комитетының дүртенче бүлеге башлыгы подполковник Качалов партия өлкә комитеты үтенече буенча «М.М.Җәлиловнең үлеме фактын аныклау» максатында Мәскәүгә мөрәҗәгать итә. Якынча бер айдан соң СССР ДКМның Дүртенче бүлегеннән җавап алына. «Эзләнүченең 1944 нче елда вафат булуы сәбәпле, аңа карата ачылган оператив эзләү эше ябыла», дип хәбәр ителә анда.
ҖӘЛИЛ ҖЫРЛАРЫ ЭЗЕННӘН
1953 нче елның апрелендә, Сталинның үлеменнән соң, инде «Литературная газета»ның баш мөхәррире Константин Симонов тагын бер мәртәбә Җәлил шигырьләрен бастырып чыгарырга омтылыш ясый. Бу юлы инде главлит (ягъни цензура), тиешле органнар белән киңәшләшкәннән соң, хәбәр итә: каршы килмибез…
Соңрак «Литературка»да Җәлил шигырьләре һәм илгә аның батырлыгы турында сөйләүче мәкаләләр тагын бер тапкыр дөнья күрәчәк. 1956 нчы елның 3 мартында басма Юрий Корольковның «Җәлил җырлары эзләре буйлап» дигән мәкаләсен бирә. Берничә айдан соң, 1956 нчы елның сентябре башында, Константин Симонов үзе Бельгиядәге Кнокке дип аталган курорт шәһәрендә оештырылган Халыкара поэзия фестивалендә трибунадан Муса Җәлилнең тол калган хатынының хатын укуы турында сөйли. Анда «күренекле татар шагыйренең төрмәдә язган шигырьләренең кулъязмаларын коткарып кала алган, Муса Җәлил белән бергә фашистлар төрмәсендә тоткынлыкта булган Бельгия патриоты Андре Тиммермансның күркәм гамәле турында» язылган була. «Камерадагы күрше» дип аталган мәкаләдә Константин Симонов әңгәмәнең әдәби чигенешләрсез һәм төзәтмәләрсез бирелгән стенограммасы белән таныштыра. Әңгәмәдәш – Андре Тиммерманс – Муса Җәлилнең соңгы көннәренең шаһиты, шагыйрь турында бәяләп бетергесез мәгълүмат бирә алган кеше, язучы аны Бельгиядә эзләп таба.
…Советлар Союзы Герое (вафатыннан соң) Муса Мостафа улы Җәлиловка (Муса Җәлилгә) 1956 нчы елның февралендә бирелә. Немец-фашист басып алучылары белән көрәштә күрсәткән гаять зур батырлыгы һәм ныклыгы өчен.
Муса Җәлил
Муса Мостафа улы Җәлилов. Татар совет шагыйре, хәрби корреспондент. Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты (вафатыннан соң). Армиягә 1941 нче елның июнендә чакырыла. Өлкән политрук буларак, Ленинград һәм Волхов фронтларында көрәшә, «Отвага» газетасының хәбәрчесе була. 1942 нче елның 26 июнендә Мясной Бор авылы янында бәрелештә каты яралана һәм әсирлеккә төшә. Немецлар төзегән «Идел-Урал» легионында яшерен оешма эшендә катнаша. Яшерен оешма әгъзалары легионерларның Кызыл Армия һәм партизаннар ягына чыгуын, хәрби әсирләрнең күтәрелешен оештыра.1943 нче елның августында, күтәрелеш булырга тиешле датага берничә көн кала, Җәлил һәм аның көрәштәшләре гестапо тарафыннан кулга алына. 1944 нче елның 25 августында Берлиндагы Плётцензее төрмәсендә гильотинада җәзалап үтерелә. Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме (вафатыннан соң) 1956 нчы елның февралендә бирелә. 1957 нче елда шагыйрьнең «Моабит дәфтәрләре» циклы Ленин премиясенә лаек була (вафатыннан соң). Җәлил исеме кече планетага бирелә,Татарстандагы бистә, илдәге күп кенә шәһәрләрнең урамнары һәм проспектлары аның исем белән атала. Татарстанда иң яхшы яшь авторларга Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе тапшырыла.
КӨНЧЫГЫШ ФОРТ САКЧЫСЫ
44 нче укчы полкның элеккеге командиры, Брест крепосте сакчысы һәм Хаммельбург, Регенсбург немец концлагерьларының элекккеге тоткыны Пётр Гаврилов илленче еллар башында Краснодарда яши. Шәһәр кырыенда үз куллары белән вак-төяктән салынган тыйнак кына йорт, кечкенә генә хәрби пенсия (аңлашыла ки, әсирлек стажга керми) һәм күршеләрнең кыек карашлары...
ИСӘН КАЛГАНГА, ГАФУ ИТЕГЕЗ
Ярар, болай да яшәргә була. Ни дисәң дә, бу туган авылы Әлбәдәндә аны 1946 нчы елның июлендә авылдашлары каршы алуыннан яхшырак. Анда аны, немец тоткынлыгында булган кешене, халык дошманы кебек кабул итәләр. Урып‑җыюда эшче куллар бик кирәк, ләкин аның ярдәменнән баш тарталар. Толлар артыннан каргыш яудыра. Питрәчкә, чүлмәк фабрикасына эшче булып китә. Аннан – бирегә, Краснодарга.
Гавриловка бәхет елмая, дияргә була. 1945 нче елның 2 маеннан соң, аларны, Регенсбург әсирләрен, америкалылар азат итә, майорны урман аударырга түгел, Башкириягә укчы полкына запаска җибәрәләр. Тикшергәннән соң, хәтта званиесен дә кире кайтаралар һәм армиядә калдыралар. Иркутск өлкәсендә аны япон хәрби әсирләре тотылган лагерьга башлык итеп билгелиләр. Партиядән чыгарылган Гавриловның (тоткынлыкта булган, партбилет югалган) хәрби карьерасын дәвам итү шансы, әлбәттә, булмый инде. Бер ел да тотмыйча демобилизациялиләр, хәтта хезмәтендәге рәхмәтләргә дә карамыйча...
Краснодарда Петр Гавриловның ни дисәң дә эше бар – станоклар төзү заводында экспедитор, ләкин алар көчкә очын‑очка ялгап яши. Шулай килеп чыга: сугыштан соң ул хатыны Екатеринаны һәм уллыкка алган малаен эзләп таба алмый – алар вафат булгандыр дигән фикергә килә. Тагын бер тапкыр өйләнә, ә еллар үткәннән соң, Брестка баргач, улының исән икәнлеген, армиядә хезмәт итүен ишетә. Екатерина да исән булып чыга, тик нык авырый икән. Гаҗәп, Гавриловлар параличланган хатынны инвалидлар йортыннан үзләренә, Краснодарга, алып кайтырга карар кылалар. Үлгәнчегә кадәр аны карыйлар-тәрбиялиләр.
ҮЛГӘННӘР АРАСЫНДА ИСӘПЛӘНӘ
Ул арада язучы Сергей Смирнов Брест крепостен геройларча саклаучылар турында документаль китап язарга ниятли. Аның кулында Брест крепостеның Көнчыгыш фортын каһарманнарча саклаган кызылармиячеләр турында немец донесениеләре була, ләкин оборонада катнашучылар арасында исән калганнарны тиз генә таба алмый. Ниһаять, Смирнов Брестта Көнчыгыш фортта сугышкан элеккеге лейтенант Яков Коломиец белән очраша. Коломиец Көнчыгыш форты оборонасын оештыручы кеше турында күп сөйли, ләкин аның фамилиясен исенә төшерә алмый. Смирнов аңа сугышчыларның истәлекләре буенча төзелгән командирлар исемлеген күрсәтә. «Мин 44 нче укчы полкның элеккеге командиры майор Гаврилов фамилиясенә җиткәч, Коломиец сискәнеп китте һәм, зур ышаныч белән, Көнчыгыш форт оборонасын майор Гаврилов оештыруы турында әйтте», – дип сөйли соңрак үзенең «Брест крепосте» повестенда Сергей Смирнов.
Смирновның исемлегендә Гаврилов үлгәннәр арасында исәпләнә. Коломиец киресен сөйли: «Гаврилов үлмәде!» Язучы Генштабка запрос юллый һәм ветеранның исән икәнлегенә инана. Гавриловның адресын алганнан соң, Смирнов аңа хат яза. «Мин хатта аны ничек эзләвем турында яздым, минемчә, аның Брест крепостенда, гаять зур каһарманлык күрсәтеп, батырлык кылуын да әйттем. Илнең бу турыда ишетәчәгенә һәм геройның кыюлыгын һәм фидакарьлеген лаеклы рәвештә билгеләячәгенә озак калмаганлыгына ышанам, дип тә өстәдем».
Ике атнадан соң Петр Гаврилов һәм Сергей Смирнов очрашачаклар. Аларның әңгәмәсе берничә көнгә сузыла. Геройның партия сафларына кире кайтырга тырышып та, уңышсызлыкка очравы турында ишеткәннән соң, язучы КПСС ҮКның партия контроле комитетына мөрәҗәгать итә һәм анда майор Гавриловның нинди батырлык кылуы турында белгәннәрен сөйли. Бер үк вакытта Смирнов Петр Михайлович турында үз истәлекләрен сөйләгән барлык ветераннардан да, Гавриловның крепость оборонасында катнашуы турындагы дәлилләрен мөһер сугып үзенә җибәрүләрен сорый.
БӘХЕТ БИЮЕ
Смирнов майор Гаврилов эше тикшерелә торган партия комиссиясе утырышында катнаша, ә аның Мәскәүдәге фатирында Петр Михайлович комиссия карарын көтә.
Гаделлек тантана итүен ишеткәннән соң, Смирнов болай дип яза: «Мин 56 яшьлек олы кешенең кинәт кенә бала-чагадай, сөенечтән нишләргә белмичә, сикер-сикерә биюен күрдем...».
Майор Гавриловның батырлыгы турында язучы Сергей Смирнов беренче тапкыр илгә радиодан сөйли – «Брест крепосте геройларын эзләгәндә» дип аталган тапшырулар циклында. Соңрак Смирнов «Брест крепосте» китабының берничә бүлеген майор Гавриловка багышлый. Бу Гавриловның Көнчыгыш фортны ничек саклаулары турындагы җентекле бәяне булачак. Өзек 1941 нче елның 23 июле – сугышның утыз икенче көнендә Гавриловның соңгы бәрелешкә күтәрелүенә кадәрге вакытны үз эченә ала.
Көнчыгыш фортның соңгы саклаучысының ничек әсирлеккә төшүе турында лагерь табибы хатирәләре китерелә: «Әсир майор командир формасында иде, ләкин бөтен киеме сәләмәгә әйләнгән, битен дары сөреме каплаган, сакал‑мыек баскан. Ул яраланган, аңсыз хәлдә һәм соңгы чиккә җитеп ябыккан иде. Тире белән тарттырылган коры сөяккә калган скелет кына…».
Петр Гавриловка Советлар Союзы Герое исемен 1957 нче елның 30 гыйнварында бирәләр. 1941 нче елда Брест крепосте оборонасында хәрби бурычын үрнәк рәвештә башкарганы һәм шул вакытта күрсәтелгән искиткеч зур кыюлыгы һәм каһарманлыгы өчен.
Пётр Михайлович Гаврилов
Майор, Советлар Союзы Герое, Брест крепосте оборонасында катнашучы.Казан губернасы Лаеш өязе Әлбәдән авылында (хәзер Татарстанның Питрәч районы) туган. Кызыл Армия сафларында – 1918 нче елдан. Бөек Ватан сыгышы алдыннан – Брестта урнашкан 44 нче укчы полк командиры. Немецлар Брест крепостена һөҗүм иткәннән соң, берничә подразделениедән җыелган сугышчылар төркемен җитәкли, төркем Кобрин ныгытмасының Төньяк капкалары янында сугыша. 24 июньнән Көнчыгыш форт оборонасын җитәкли. 1941 нче елның 29 июне кичендә Көнчыгыш форт бомбага тотылганнан соң, Гаврилов, төркемендә калган сугышчылар белән бергә, казематларга яшеренә һәм каршылык күрсәтүне дәвам итә. Төркем берничә көн чыгарга омтылыш ясый. 23 июльдә берүзе кала һәм авыр яраланган килеш әсир төшә. Суыштан соң Краснодарда яши һәм эшли. Васыять итеп калдырганча, Бресттагы мемориаль зыяратта күмелә. Казандагы, Бресттагы, Краснодардагы, Иркутскидагы һәм Питрәчтәге урамнар Петр Гаврилов исеме белән атала.
Добавить комментарий