Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Тозлыйм кыяр, каклыйм каз...»*

Роза Хөснетдинова, бүген АКШ гражданкасы: – Балачактан исемдә калган: өстәлдә – бер литрлы банка белән кара уылдык. Өйдәгеләр аны аш кашыгы белән алып, май сыланган ипи телеменә калын итеп ягып ашый...

Уылдыкны башта дәү әни белән дәү әти, соңрак әни белән әти Әстерханнан, Идел буенча сәяхәттән алып кайталар. Әстерхан базарында ул тулып ята, сату итүне тыючы юк. Без ашаган уылдык өйдә ясалган һәм, әлбәттә, заводта чыгарылганына караганда күпкә арзанрак, ләкин уртак фикеребез буенча күпкә тәмлерәк тә. Уылдыкны Казанда да сатып алып була – аны «заказ» буенча, навигация чоры дәвамында алып кайтып торалар.
Ә менә алтмышынчы елларда заводта ясалган кара уылдыкка ихтыяҗ зур булмый. Аның килограммы 400 сумнан алып (алтмышынчы еллар башында) уналты сумга кадәр (алтмышынчы еллар ахырына) тора. 60‑100 сум хезмәт хакы алганнар өчен кыйммәтрәк. Әмма берәр чәркә коньяк астына утыз тиенлек кара уылдыклы бутербродны һәркем тәмләп карый ала, чөнки ул теләсә кайсы театр буфетында стандарт, гадәти кабымлык санала. Кайнар ысул белән ысланган мәрсин балыгы кабымлыгы белән дә шул ук хәл.
Мәрсин балыгын балык кибетләрендә һәм базарларда иркен саталар. Мәрсин балыгыннан уханы һәрвакыт Казан рестораннарында бирәләр. Ул көндәлек ризык саналмаса да, хакы сатып ала алырлык. Ә менә чөгә балыгын һәрвакыт Свияжскидан Кама Тамагына һәм Лаештан Красный Ключка кадәр – Идел яисә Чулман яры буенда урнашкан теләсә кайсы авыл балыкчысыннан арзан бәягә генә сатып алып була. Судак, корбан яисә чуртан балыгы турында әйтеп тә торасы юк – алар һәрвакыт мулдан.
Шулай да СССРда 60‑70 нче елларда иң арзаны, минемчә, диңгез продуктлары һәм диңгез балыгы булгандыр. Камбала, кальмарларны аена 20‑30 сум пенсия алып яшәгән авыл әби-бабайларының да, үз акчаларын тулысы белән диярлек хәмергә сарыф итәргә күнеккән сәрхүшләрнең дә сатып алырга мөмкинлеге бар. Тиен генә торган диңгез кысласын һәрвакыт ярлы студентлар яратып ала – сыра белән яхшы бара. Минтай һәм вак балыкларны хуҗабикәләр песиләренә сатып ала. Һәм алар барысы да кибетләрдә иркен сатыла.
Алтмышынчы еллар азагында кибет киштәләрен моңарчы күрелмәгән «простипома» дигән диңгез балыгы белән тутыралар. Халыкта шунда ук: «Яхшы балыкны простипома дип атамаслар», – дигән мәзәк тә йөри башлый. Әмма балык бөтен кешегә ошый. Сусыл, майлы, бәясе дә кыйбат түгел. Аны бик яратып ашыйлар. Ә бүген ул балык кайда? Кайнар ысул белән ыслана торган «нототения» балыгы да юкка чыкты. Шулай ук халык яратып ашый торган балык иде.
Бездә тагын дөньяның бер генә илендә дә сатылмаган арзанлы ризыклар күп иде. Бала чакта вак-төяккә дип бирелгән унбишегерме тиенгә үзебезнең тәм-томнарны рәхәтләнеп сатып алып була. Катырылган какао шакмаклары бик ошый – рәхәтләнеп кимерә идек. Даруханәләрдә гел сатыла торган өч тиенлек гематоген, ул кыйммәтле конфетлардан бер дә ким түгел. Шикәр комыннан ясалган «помадка» – шикәр конфет – аны кибеттән дә сатып алып була, әниләр, керосинкага куеп, үзләре дә кайната.
Совет үткәнен хәтерләткән иң шәп продуктлар арасында бүген, мөгаен, куас кына калгандыр. Хәер, анысының дә тәме үзгә инде. Ә тегесе – безнең бала чактагысыннан чыннан да хуш ис, икмәк исе килеп тора иде. Стаканын – өч тиенгә, кружкасын алты тиенгә алып, туйганчы эчәргә була иде.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: