ТУ-144 интерактив музее
Стратосферага күтәрелү. Тавыш тизлегеннән тизрәк Ту-144 очкычында ничек очарга
20 декабря 2019
…«Двигательне җирдә кабызу» төймәсенә басуга, пилот кабинасында бөтен мизгел эчендә үзгәрә башлый. Двигательләрнең шавы көчәя бара, менә ул иң чик ноктага җитә, һәм син үзеңне старт алдыннан ракетада утырган космонавт кебек хис итә башлыйсың. Гадәти «аэрбасларның» гүләве Ту-144нең дөбердәве белән чагыштырганда – черки бызылдавы кебек кенә.
СТАРТКА!
Аннан соң – тизлек алу, шулкадәр тиз ки, син очучы кәнәфиенә сеңгәннән-сеңә барасың. Штурвалны үзеңә тартасың, машина җирдән аерыла һәм, кисәк кенә болытларны энәдәй тишеп, югарыга омтыла. «Туполев» очкычының күтәрелгәндә яхшырак күрү өчен төшерелгән «торна борынын» урынына кайтарырга вакыт! Тумблерда чирткән тавыш – хәзер инде самолет ракетаны хәтерләтә. Берничә минут‑һәм «ракета» тавыш тизлегенә кадәр тизләнеш ала. Сәгатенә мең ике йөз километр, мең өч йөз, мең биш йөз, ике мең…
Коточкыч тизлек! Ә монда, пилот кабинасында, приборлардагы күрсәткечләргә карап һәм корпусның вибрациясен тоеп кына, тизлекнең гаять зур икәнлеген аңлыйсың. Һәм тагын тыштагы тавыш – фюзеляж буенча каты кысылган һава ташкыны ысылдап үткәндәй тоела…
– Сез ишеткән тавыш, тойган йөкләнеш – Ту‑144 экипажына чын очыш вакытында төшкән кебек үк, – дип безне күктән җиргә кайтара экскурсоводыбыз – очучы- инструктор тавышы...
СТРАТОСФЕРАДА ҖИР НИЧЕК ШАУЛЫЙ
Юк, сез чыннан да совет «конкордының» пилот кабинасында, тик җирдә – Казанда. Илдә, юк, мөгаен, дөньяда да беренче Ту‑144 очкычы интерактив музеенда. Ул КМТТУ‑КАИ тырышлыгы белән ачылды. Ә инде командир кәнәфиендә, чын штурвал артында утырып, «чып-чынлап» очу мөмкинлеге, әлбәттә, лайнер-музейның төп «фишкасы».
– Самолёт, экипаж кабинасы, приборлар – барысы да чын. Алай гына да түгел безнең кабинада тулы интерактив, аэродинамик платформага кадәр, – дип сөйли Алинә Хәбибуллина, КМТТУ-КАИның җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсе башлыгы урынбасары. – Гади генә әйткәндә, пилот кәнәфиенә утырган кешедә тавыштан тизрәк тизлеккә ия самолет белән идарә итү иллюзиясе туа: һавага күтәрелү, шәһәр өстеннән очып үтү, төшеп утыру...
Чыннан да, тулы иллюзия. Ә алган тәэсирләр – бернәрсә белән дә чагыштырырлык түгел. Заманча берәр «боингтан» тавыш тизлегеннән дә тизрәк очучы Ту‑144 пассажир самолётына күчеп утыру – балалар каруселеннән соң «американ тавында» атынуга тиң. Һәм бу музей тудырган тойгылар гына түгел. Әйтик, мәсәлән, ерак 1977 елда совет «суперсонигында» Мәскәү – Алма‑Ата рейсы буенча ничек очуы турында бер пассажир болай дип сөйли: «Иң кызыгы – очкычны уратып алган зур тизлекле һава ташкыны. Төгәлрәге, Ту‑144 сыдырып үтүче кысылган һава. Двигательләрнең тигез гүләвеннән тыш, шактый көчле ысылдау, ул двигательләр тавышына өстәлә һәм кайвакыт хәтта тавышны ничектер «кысрыклап та чыгара»: «Ш-ш-ш-ш...». Аның конкрет чыганагы юк, ул бөтен җирдән ишетелә: очкычның бортларыннан, өстеннән, астыннан. Моны нәрсә белән чагыштырып була? Зур булмаган басым нәтиҗәсендә баллоннан кысылган һаваның чыгуы белән. Кемнең, әйтик, авиазаводта, пневмоинструмент кулланылган цехта эшләгәне бар, алар әлеге ысылдау авазын беләләр…».
БЕЛЕШМӘ
Борт номеры 77107 (завод номеры 05-1) булган Казан Ту‑144 очкычы– Советлар Союзында Туполев ТКБнда эшләнгән беренче тавыштан тизрәк очучы пассажир самолётлары семьялыгы вәкиле. Беренче мәртәбә һавага 1975 елда күтәрелә.Сынау очышларында кулланыла. Очыш массасы 195 тонна (һәм коммерция йөкләнеше 15 тонна) булган очкычның очыш ераклыгы 3080 км ны тәшкил итә. 77107 номерлы борт Ту‑144 самолётлары паркында иң зур очу сәгатенә ия: 830 сәгать һәм 455 күтәрелү-төшү.
ВАКЫТ ҺӘМ КОНКУРЕНТЛАР БЕЛӘН УЗЫШТА
СССРда эшләнгән тавыш тизлегеннән тизрәк Ту‑144 – инглиз һәм французларны (аларның пассажир «Конкорд»лары һавага соңрак күтәрелә) һәм үз вакытын узган самолёт. Шул ук вакыт аның өчен рәхимсез дә була. Дөньяда барлыгы җиде Ту‑144 сакланып калган. Шуларның берсе Германиядә, Зинсхаймда, җирле музейга куелган. Анда совет белгечләренең заманны уза алган проекты иң кыйммәтле экспонатлардан санала.
Казандагы Ту-144, парадокс, 30 елдан артык шәһәр читендәге бетон койма артында боегып утырды. Бары тик берничә ел элек лайнерны яңа урынга күчерергә һәм халык каршына куярга карар кылынды. Күчерергә, дип әйтүе генә җиңел – гаять зур колачлы күп тонналы машина шәһәр урамнарына берничек тә сыя алмый.
Һәм шул вакытта КММТУ‑КАИда шактый акчалар таләп иткән махсус операция эшлиләр… Аннан соң, Ту‑144 тиешле районга «төшеп утыргач», аңа совет чорына хас традицион аэрофлот формасын «кидерәләр». Ә инде очкыч бөтен матурлыгы белән шәһәр урамын ямьли башлагач, аның казанлыларны һәм кунакларны магниттай үзенә тартуы ачыкланды.
Бөек илнең горурлыгы булган лайнер фонында төшерелгән селфи челтәр буенча мизгел эчендә таралды.Шуңа күрә авиация вузының лайнерны Ту‑144 интерактив музеена әйләндерү карары әлеге вакыйганың мантыйкый дәвамы булды. Тик менә КММТУ‑КАИга әлеге ниятне тулысынча үз акчасына гына башкару мөмкин түгеллеге дә ачыкланды. Нишләргә?
Владимир Путинның Казанда җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуы вакытында вуз ректоры Альберт Гыйльметдинов аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Президент: «Яхшы идея, әлбәттә, ярдәм итәргә кирәк», – дип белдерде. Дөрес, шунда ук СССР Министрлар Советы рәисе Алексей Косыгинның Ту‑144 очкычының күпме торуы турындагы сорауга җавабын кабатлады: «Моны мин генә беләм, әмма беркемгә дә әйтмим…».
«Мин моны шуңа әйтәм: проектыгызны гамәлгә ашыру акылга сыярлык кысаларда булырга тиеш», – дип аңлатып китте Владимир Путин.
ТАВЫШ ҺӘМ АКЧАЛАР БАРЬЕРЫ
Акылга сыярлык кысаларда интерактив музей, дөресен генә әйткәндә, җәй көнне үк эшләп китә алыр иде. Май аенда РФ Президенты Владимир Путин имзалаган документта болай диелгән: «Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгына А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ базасында илебез авиасәнәгатенә багышланган интерактив техника музеен оештырырга ярдәм итәргә һәм аның эшли башлавын 2019 елда Казанда узачак «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионаты ачылышына туры китерергә…».
Күрәсең, ярдәм белән министрлыкта ниндидер аңлашылмаучанлыклар килеп чыккан, шуңа күрә әлегә хәбәрчегез – Президент грантлары фонды булышлыгы белән яңартылган һәм виртуаль дөнья технологияләре белән җиһазландырылган пилот кабинасында «очкан» сирәкләрнең берсе. Хәер, махсус симуляторда Казаннан Россия башкаласына «очкан» кешеләр арасында РФ фән һәм югары белем министры Михаил Котюков та бар. Күргәннәрдән тәэсирләнеп, ул проектны гамәлгә ашыру дәвам иттереләчәк, дип вәгъдә бирде.
Самолёт-музейда аның рәсми ачылышына тагын нәрсәләр барлыкка киләчәк соң? Ту‑144 салонының бер өлешен вак детальләренә кадәр элеккегечә итеп ясаячаклар, пассажирлар кәнәфиләрен дә үз урыннарына кайтарачаклар. Икенче өлешендә интерактив зона оештырылачак, анда теләге булганнарның барысы да физика законнарын өйрәнә алачак. Дәреслекләр буенча түгел – гамәли рәвештә. Биредә, мәсәлән, кечерәк кенә аэродинамик торба урнаштыру карала. Ә самолет янәшәсендә музей бинасы булырга тиеш. Эчтә – «суперсоник»ның уникаль двигателе, самолёт макетлары, панорамалы кинотеатр… Монда 1969 елның 5 июнендә – инглиз һәм французлардан иртәрәк – тавыш каршылыгын беренче тапкыр җиңгән Ту‑144 самолёты тарихы турында барысын да белергә мөмкин булачак.
КАНАТЛАРДА – ЙОМЫРКА ТӘБӘСЕ
Ә хәзер чынлыкта барысы да ничек булырга мөмкинлеген күз алдына китерик. Менә сез трап буенча өскә күтәреләсез, кулыгыз белән фюзеляжга кагыласыз – ул төшке кояш нурларыннан җылынган. Экскурсовод ролен башкаручы бортпроводник аңлата:
– Очыштан соң «суперсоник»ның канатында йомырка тәбәсе ясарга була иде, диләр, ул, янәсе, шулкадәр кыза. Бу, әлбәттә, шаярту, ләкин чынбарлыкка бик якын. 20 мең метр биеклеккә күтәрелеп, тизлекне сәгатенә 2500 км га кадәр арттырганда очкычның тышкы ягы 150 градуска кадәр кыза!
Лайнерның корпусы галәмдәгедәй диярлек температура алмашуларына чыдый.
Алга таба меник – Ту‑144 салонына рәхим итегез! Биш рәт кәнәфи, баш тия торган урында ап‑ак тышлар, проводникларны (алар эшли!) чакыру төймәсе һәм узган гасырдагы совет газеталары – алары ачыла торган өстәлләрдә. Мондагы шартлар – нәкъ менә атаклы аэрофлот флагманындагы кебек үк.
Ту-144 пассажир лайнерлары арасында беренче булып тавыш тизлеге каршылыгын уза алды, тик СССРда даими рейслар башлауда артта калды. Бары тик генсек Леонид Брежнев чит илгә сәфәре вакытында «Конкорд»ның ничек эшләгәнен күргәч кенә, «үзебезнең» пассажир очышларын башларга команда бирелә. Өстәвенә, совет самолёты һәм аэродром хезмәтләре, дөресен генә әйткәндә, моңа әле бик әзер булмый. Внуководан беренче мәртәбә реклама сыйфатында һавага күтәрелгәннән соң, самолётны башка аэродромда утыртырга туры килә, чөнки двигательләрдәге кызган газлар очып китү полосасына зыян китергән була, дип сөйлиләр. Ә башкаладан Алма‑Атага оештырылган даими рейсны очучылар «поцелуй тигра» дип атыйлар, эш шунда ки: Ту-144нең резервта запас ягулыгы булмый диярлек. Казахстан башкаласында һава торышы уңайлы булмаган очракта самолёт башка аэродромга барып та җитә алмаска мөмкин була...
Экскурсовод гаҗәеп самолёт турында сөйләгән арада без, «пассажирлар», кәнәфиләргә чумып, очкычта бирелә торган сыйларны тәмләп карыйбыз – Мәскәү – Алма‑Ата рейсында 40 ел элек тә шундый ук бокалларга салынган каберне яисә рислинг тәкъдим ителгән. Ул, сүз уңаеннан, 1977 елда (бары тик бер генә ел) Ту‑144 башкарган бердәнбер даими пассажир рейсы була. Казахстан башкаласына кадәр араны самолёт ике сәгатьтә үтә, билет бәясе‑80 сум, СССРдагы уртача хезмәт хакыннан күпкә кимрәк.
Шундый легенда да бар: имеш, әлеге рейска утырган һәр кешенең паспортына: «Летал на Ту-144!» мөһерен сукканнар. Сүз уңаеннан, ни өчен әле әлеге салонда булып чыккан һәр кешегә махсус мөһер сугылган открытка бүләк итмәскә, ди? Анда кайчандыр инглиз-француз «Конкордына» көндәш булып торган совет очкычының сурәте ясалган булсын – истәлеккә.
Махсус симуляторда Казаннан Россия башкаласына «очкан» кешеләр арасында РФ фән һәм югары белем министры Михаил Котюков та бар.
Пилот кабинасы. Монда сезгә тавыш тизлегеннән тизрәк очучы пассажир лайнерларында беренче экипажлар махсус костюмнарда очканнар, дип сөйләячәкләр – кинәт кенә герметизация бозылу очрагына…
ИРЕКЛЕ ОЧЫШ ЭФФЕКТЫ
Иң кызыгы – десертка. Пилот кабинасы. Монда сезгә тавыш тизлегеннән тизрәк очучы пассажир лайнерларында беренче экипажлар махсус костюмнарда очканнар, дип сөйләячәкләр – кинәт кенә герметизация бозылу очрагына…
Сезгә самолётның очында зур булмаган канатлар (бу Ту‑144 конструкциясенең үзенчәлеге, ул машинага күтәрелгәндә һәм төшеп утырганда тотрыклылык өсти) белән «идарә итәргә» рөхсәт итәчәкләр. Ә аннан соң очышка «рөхсәт» бирәчәкләр...
Очыш тәмамланганда сезгә буйсынган лайнер, үзенең «торна борынын» аскарак төшереп, җай белән генә бетонга тиячәк. Двигательләр гүләве әкренләп тыначак, әмма сез әле чын очышта алгандагыдай тәэсирләрегездән озак вакытлар арына алмаячаксыз!
СҮЗ УҢАЕННАН
Беренче тапкыр Ту‑144 интерактив музеен ачу идеясен «Татарстан» журналы әйтте. «Полеты в мечтах и наяву» («Татарстан»,2016 елның июле, рус версиясе) мәкаләсендә Казанда Ту‑144 музее нинди була алуы турында җентекләп сөйләнде. Шунысы гаҗәп: безнең репортажда язылган күп нәрсәләр өч елдан соң тормышка ашты.
Берничә ел элек лайнерны яңа урынга күчерергә һәм халык каршына куярга карар кылынды.
Күчерергә, дип әйтүе генә җиңел – гаять зур колачлы күп тонналы машина шәһәр урамнарына берничек тә сыя алмый.
Ту-144 тиешле районга «төшеп утыргач», аңа совет чорына хас традицион аэрофлот формасын «кидерәләр».
КАЙДА:
Казан, Четаев урамы, 18а
КАЙЧАН:
Музей рәсми рәвештә әле ачылмаган, ләкин постаментка урнаштырылган лайнерны теләге булган һәркем карый ала. Иң матур манзара – Фатих Әмирхан проспектыннан.
НӘРСӘ:
Ту-144 самолёты базасында интерактив техника музее
Добавить комментарий