Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Туган илдә безнең язмышны белсеннәр иде...»

«Туган илдә безнең язмышны белсеннәр иде...»

Җәлилчеләр

10 сентября 2018

Август – җәлилчеләрне искә алу ае. Шул уңайдан, тарихка ретроспектива ясап, искә алырга булдык. Үзләрен генә түгел, ә аларны һәлакәткә китерүче вакыйгалар чылбырын да.
Җәлил һәм җәлилчеләргә ка­рата мөнәсәбәтнең шактый чете­рекле булуын, аларга кагылышлы бәхәсләрнең хәзерге көнгәчә тын­мавын исәпкә алып, фактларга һәм документларга өстенлек бирү дөресрәк булыр. Фактлардан көч­лерәк берни юк. Асылда, бу унбе- рәүне кем төркеме дип атау да – бары тик рәсми акт кына. Алар – бер бәйләмдә: кайсыбыз баш та, кем муен, дип тарткалашып ятарга мөмкинлекләре дә, вакытлары да, теләкләре дә булмагандыр. Көн дә үлем тырнагы астында йөргән кешеләрнең шундый ситуациядә оеша, берләшә һәм көчләрен ур­так бер максатка юнәлтә алулары – үзе зур батырлык.
Бәлки, шуңа (конспирация йө­зеннән) ул «Җәлил» исемен сугыш­та чакта да, тоткынлыкта вакытта да кулланмый диярлек. Чыганак­ларда, хәтта төрмә документла­рында да «Гомәрев» фамилиясе теркәлгән. «Гомәров»ның чынлык­та кем булуын, нигездә, көрәштәш дуслары һәм ышанычлы кешеләр генә белгән.
79 нчы укчы корпус солдатлары, Рейхстагны штурмлау алдыннан, Моабит төрмәсенә килеп чыга. Анда инде әсирләр дә, сакчылар да бул­мый. Ихатасында җил йөри, ниндидер папкалар янып бетеп килә. Сугышчыларның берсе таралып яткан төрмә китаплары арасыннан китаптан ертып алынган бер битне тартып чыгара. Анда рус телендә: «Я, известный поэт Муса Джалиль, заключен в Моабитскую тюрьму, как пленный, которому предъявлены политические обвинения и, наверное, буду скоро расстрелян. Если кому-нибудь из русских попадет эта запись, пусть передадут привет от меня товарищам писателям в Москве…»
Язуны кулдан-кулга йөртеп укыйлар. Арада Муса Җәлилне һәм аның шигырьләрен белгән татар солдатлары да була.

 
«ИДЕЛ-УРАЛ ШТАТЫ», ЯКИ ТАТАРЛАРДАН ЛЕГИОН
Муса Җәлил һәм аның көрәштә- шләренең дошман тылындагы патриотик эшчәнлеге «Идел-Урал» легионы белән бәйле. Нәрсә соң ул «Идел-Урал»?
Татар-башкорт халыклары тари­хында ХХ гасыр башында Россия эчендә Идел‑Урал штаты дигән мөстәкыйль дәүләт төзү омтылы­шы булган. Икенче Бөтендөнья су­гышы чорында Идел буе һәм Урал төбәкләре халыкларыннан аерым гаскәри частьлар оештыру баш­ланганда, Идел‑Урал штаты төзү проекты яңадан өскә калкып чыга. Теоретиклар мәсьәләне түбәндәгечә аңлата: 1918 елда большевиклар Идел‑Урал штаты дигән милли рес­публика төзүгә каршы төштеләр. Хәзер, Германия СССРны җиңү белән, һичшиксез, мондый респуб­лика төзеләчәк. Димәк, бу көнне якынайтыр өчен, Идел‑Урал буе ха­лыклары үзләре дә большевикларга каршы көрәш юлына басарга тиеш. Шул максаттан легион оешачак.
Әмма бу – теориядә. Асылда Гитлерның СССРны яулап алу һәм анда хакимлек итү планында та­тар-мөселман дәүләте төзү ту­рында бернинди дә сүз булмый. Киресенчә, «кыргый халык» – азиатларны мөмкин кадәр күбрәк юк итәргә, ә исән калганнарын эш колы, немец ялчысы ролендә файдаланырга ниятлиләр. Шулай да Идел‑Урал төбәгендә яшәүче милләтләрнең әсирләреннән торган легионга «Идел-Урал» исеме би­релә. Бу исемне немецларга шушы легионны төзүдә актив катнашу­чы татар эмигрантлары тәкъдим итә. Әлбәттә, Гитлер Германиясе сугыш башында СССР халыклары вәкиллегенә мохтаҗ булмый. Мон­дый вәкиллек тоту аларны сәяси партнер дип тану булыр, милли- социалистик стратегия кысалары­на сыймас иде. Әмма фронттагы хәлләр тора‑бара башкача уйларга мәҗбүр итә. Башта немецлар милли вәкиллекләрне «Милли комитет» дип атарга да рөхсәт итми. Бу оеш­малар немецларның көчле контроле астында эшли.
1944 елда Германиядә беренче тапкыр татар вәкиллеге оеша. Гади телдә аны «Идел-Урал комитеты» дип йөртәләр. Җитәкчесе булып Тышкы эшләр министрлыгының радиопропаганда бүлегендә эшләүчеӘхмәт Тимер билгеләнә. Әмма ул аны озак җитәкләми, Төр­киягә китеп бара. Татар комитеты җитәкчесе итеп Шәфи Алмасны куялар. 1944 елның 3–5 мартында Грейфсвальд шәһәрендә Идел‑Урал халыклары вәкилләренең корыл­тае уза. Шәфи Алмас «Идел-Урал» легионының эшчәнлеге турында сөйли, Идел‑Урал штаты төзеп, киләчәктә татар халкын мөстә­кыйль дәүләтле итү идеясен күтәрә. Ул съездда катнашырга килгән Унгляубе, фон Менде һәм башка немецлар алдында, куштанланып, «мораль, матди һәм башка күп кенә мәсьәләләрдә «Татар арадашчы­лыгына» ярдәм иткәннәре өчен» рәхмәт укый. Фюрерга да олы рәхмәтләр белдерә. Корылтайда «Идел-Урал төрки‑татар көрәш союзы»ның эш программасы ка­бул ителә, 11 кешедән гыйбарәт Президиум сайлана. Шәфи Алмас 1945 елның гыйнварына кадәр «Та­тар комитеты» президенты булып эшли. Гитлер Германиясе тар‑мар ителергә берничә ай кала, барлык акчасын Швейцария банкына күче­реп куя. Фашизм тар‑мар ителгән көннәрдә яки шуннан соң ук Гер­маниядәге күпчелек татар эмиг­рантлары Америкага китеп котыла.
Легионны төзү буенча практик эш 1942 елның 21 августында Ед­лино лагеренда башлана. 1942 ел­ның 6 сентябрендә «Идел-Урал» легионына байрак бирелә. Коман­дир итеп 67 яшьлек майор Оскар фон Зекендорф билгеләнә. Ле­гионда дүрт хәрби батальон була. Шуларның 825 нчесе 1943 елның 23 февральгә каршы төнендә Бело­руссия партизаннары ягына чыга. Батальоннарның башкалары да не­мецларга канәгатьсезлектән баш­ка берни китерми. Бер‑бер артлы партизаннар ягына чыга торалар. Күпләр совет гаскәрләренә әсир тө­шүдән курка. Союздаш гаскәрләргә бирелү ягын карый. Әмма андый­ларның инде язмышлары күптән хәл итеп куелган була: СССР белән союздаш державалар арасындагы килешү буенча, Англия, Америка гаскәрләре ягына чыккан безнең ил кешеләре кабат СССР га кайта­рыла. Ә туган җирендә, «ватанын­да», аларны Себер көтә.
РЕЙХ ИДЕОЛОГИЯСЕ, ЯКИ ТӨРКИ СС
1944 елның 2 маенда Гиммлер бер ел эчендә Көнчыгыш мөселман СС дивизиясе төзергә дигән боерык чыгара. Аны Һарун әр‑Рәшид дигән кеше җитәкли. 1886 елда туган бу кешенең чын исеме – Вильгелм Хинтерзац. Беренче империалистик сугыш вакытында ул төрек гене­раль штабына җибәрелеп, төрек армиясе полковнигы булып хезмәт итә. Сугыштан соң Әнвәр пашаның киңәшчесе һәм штаб җитәкчесе вазыйфасын башкара. Ислам дине кабул итә, исемен үзгәртә.
Татарча «Көнчыгыш төрки СС хәрби берләшмәсе» бик акрын төзелә. Әсирләрне лагерьлардан берәмтекләп җыялар. Татар коман­дирлары әзерләү максаты куела. 24 кешелек төркемне укытып чы­гаралар. Әмма СС частьларындагы әлеге командирлар арасында да, немецлар көткәнчә, тәртип булмый. Мисал өчен,1944 елның 25 декаб­рендә Төркестан полкы команди­ры Гулам Алимов үзенә буйсынган 458 СС чыны ияртеп, Словакия партизаннары ягына чыга. Хәрби сводкаларда татарларның качу­лары турында да даими хәбәрләр чагылып тора.
Фашист Германиясенең җитәк­челек структурасында Гиммлер җитәкләгән СС органнарының роле искиткеч зур булган. ССны еш кына «дәүләт эчендәге дәүләт» дип йөрткәннәр. «Идел-Урал» ле­гионында да яшерен СС агентлары бик күп була. Легион штабындагы, батальоннардагы хәлләрне күзә­теп торалар. Һәрбер батальонда шымчылар челтәре оештырыла. Германия империясенә каршы эш алып баручылар нигездә агент­лар тарафыннан фаш ителеп тора. Алар патриотларны җәзалап үте­рүдә актив катнаша – күпчелеген Бухенвальд, Освенцим, Майданек һ.б. үлем лагерьларына озаталар.
СС агентларыннан тыш, легион­нарда Гитлер армиясенең Абвер контразведка бүлеге дә хәрәкәт итә. «Идел-Урал» легионында булганнар­ның һәр адымын алар контрольдә тота. Гадәттә җәлилчеләрне саткан кеше буларак Мәхмүт Җамалетди­нов фигурасы күрсәтелә. Әмма моны тәгаен дәлилләнгән факт дип әй­теп булмый, чөнки «Эш»тә башка исемнәр дә теркәлгән. Аларга хәт­та «очный допрос» та уздыралар. Шуны аңларга кирәк: унберәүнең эшчәнлеге турында материал җыю­чы һәм рейхка тапшыручылар берәү, икәү генә дә булмаска мөмкин.
Ышанычсыз булган өчен, Идел буе татарларын коралсызлан­дырдык. Алар большевистик ышану белән йөриләр, урысча да сөйләшәләр, дингә дә артык бирелмиләр.
«Көнчыгыш төрки СС хәрби берләшмәсе» (КТХС)
командиры Һарун әр-Рәшид,
12 гыйнвар, 1945 ел
Минем тарафтан 187 Идел- Урал татары, коралсызланды­рылып, хәрби әсирләр лагерена озатылды. Алар арасында по­литруклар да булган.
16 гыйнвар, 1945 ел
 
МӘХМҮТ ҖАМАЛЕТДИНОВНЫҢ ТИКШЕРҮ ЭШЕННӘН:
Сорау: Гайнан Кормаш белән ничек таныш­тыгыз?
Җавап: «1-це» (контрразведка) бүлегендә эшләүче офицер Һелле аның артыннан аеруча игътибарлы күзәтергә боерды.
Сорау: Кормаш белән нәрсә турында сөйләш­тегез?
Җавап: Ул башта мине читтән шактый озак күзәтеп йөрде. Аннары, комсосмол сафларында булуымны белгәч, немецларны тозлап-борыч­лап сүгүемне ишеткәч (моны мин немецларның үзләренең кушуы буенча эшли идем), иркенрәк, үз итеп сөйләшә башлады... Легионда яшерен оешма барлыгы турында да киная белән генә, әмма аңларлык итеп әйтте.
Сорау: Бу турыда немецларга хәбәр иттегезме?
Җавап: Башка чарам юк иде. Алар һәр көнне миннән отчет алып тордылар.
Сорау: Ни өчен немецлар Кормашны һәм яше­рен оешманың башка әгъзаларын шунда ук кулга алмады?
Җавап: Аларга матди дәлил – листовка кирәк иде. Һелле миннән листовка табып бирүне оч­рашкан саен таләп итте.
 
Фашизм режимы башында тор­ган җитәкчелек, хәрби һәм сәяси планнарын тормышка ашырыр өчен, ислам факторын да ныклап файдаланырга ният кыла. Икенче Бөтендөнья сугышы башлангач, Палестинаның бөек мөфтие Әмин әл-Хөсәйни белән хезмәттәшлек итәргә керешәләр. 1941 елның 28 ноябрендә мөфтине Риббент­роп һәм Гитлер кабул итә. Мөфти чыгышында: «Без Германиянең дуслары, инглизләр, яһүдләр, большевиклар – безнең дошман­нар», – дип белдерә. Ул Германиядә кала, сәяси һәм дини тормышта актив катнаша башлый. Берлин мәчетендә, төрле җыеннарда вә­газь сөйли, брошюралар чыгарып тарату белән шөгыльләнә. Чират­тагы бер чыгышында: «Германия мөселман илләре белән бер вакытта да сугышмаган, ул 40 миллион мө­селманның тираны булган СССРга каршы көрәшә», – дигән сүзләр әйтә.
СССРның әсир төшкән мөсел­маннарыннан хәрби берләшмәләр төзү эшенә керешкәч, бу эштә ислам факторы мөһим роль уй­наячак, дип исәпли рейхтагылар. 1942 елның 12 декабрендә узган киңәшмәдә Гитлер да: «Мин бары тик мөселманнарны гына ышаныч­лы дип исәплим, башкаларга ышан­мыйм», – дип ычкындырган була. 1944 елның 26 ноябрендә Дрезден шәһәрендә муллалар мәктәбе эшли башлый. Ул, нигездә, СС берләшмә­се өчен дин әһелләре әзерли. Курс һәм мәктәп тәмамлаучыларны мулла яисә обер‑мулла чины би­реп, төрле хәрби һәм эшче рота­ларга, батальоннарга, бригадаларга җибәрәләр. 1917 елгы Октябрь рево­люциясеннән соң барлыккка килгән системада, ягъни СССР да дингә мөнәсәбәтнең ничек булуын ях­шылап өйрәнгән һәм белгән рейх башлыклары һәм фашист идеолог­лары татарларга зур өмет баглый.
 
«КОРМАШ ҺӘМ ТАГЫН УН КЕШЕ»
(Суд карарының кулдан язылган өземтәсе, Прага)
 
kuramsh
Гайнан Кормаш,
легиончы,
туган елы 1919.
12 сәгать 06 минутта
 
sayfelmulukov
Фоат Сәйфелмөлеков,
взвод командиры,
1919
12 сәгать 09 минутта
 
alish
Абдулла Алишев,
легиончы,
1908
12 сәгать 12 минутта
 
 
bulatov
Фоат Булатов,
инженер,
1913
12 сәгать 15 минутта
 
jalil
Муса Гомәров,
язучы,
1906
(сүз Муса Җәлил турында бара)
12 сәгать 18 минутта
 
shabaev
Гариф Шабаев,
сәүдә хезмәткәре,
1907
12 сәгать 21 минутта
 
simaev
Әхмәт Симаев,
журналист,
1915
12 сәгать 24 минутта
 
battalov
Абдулла Батталов,
легиончы,
1916
12 сәгать 27 минутта
 
hasanov
Зиннәт Хәсәнов,
легиончы,
1916
12 сәгать 30 минутта
 
adnashev
Әхәт Атнашев
(һөнәре аңлашылмый),
1918
12 сәгать 33 минутта
 
buharov
Сәлим Бохаров
(һөнәре аңлашылмый),
1918
12 сәгать 36 минутта үтерелә
 
 
Җитәкчеләр буларак, Кормашев белән Сәйфелмөлековка хөкем ка­рары да аерым язылган була: «дош­маннарга ярдәм итү», «немец ар­миясен таркату». Башкаларга хөкем карары бергә язылган: «дошманга ярдәм итү», «Германиянең хәрби көчләрен таркату». Соңгы өч кешегә карар болай теркәлгән: «фетнәчеләр турында хәбәр итмәү» һәм «хәрби хыянәт».
«УЛ КӨННЕ ҺИЧ ОНЫТА АЛМЫЙМ...»
Усман мулла сөйләгәннәрдән:
«1944 елның 20 августында Шәфи Алмас, чакырып: «25 августта Му­саларның үлем җәзасы җиренә җиткереләчәк икән, сиңа шунда барырга туры киләчәк, бу хакта Бөек мөфтидән хәбәр килде», – дип белдерде. Мин шул көнне иртән иртүк Плетцензее төрмә­сенә барып, иң башта төрмәдәге поп белән күрешеп сөйләштем. Ул минем килүемә бик шатлан­ды һәм татарларның сәгать 12 дә атылачаклары турында сөйләде. Попның сөйләвенә караганда, үлем җәзасына хөкем ителгән татарлар зур гына бер бүлмәдә яшәгәннәр һәм үзләренең атылачакларына һич тә ышанасылары килмәгән. Алар попны һәрвакыт яхшы кар­шы алганнар һәм шикаятьләрен белдереп торганнар.
Сәгать 11 тирәсендә поп белән бергә атылачак татарлар яны­на кердем. Үтереләчәк токыннар янына беренче мәртәбә баруым булганлыктан, каушап калдым, нәрсә әйтергә дә белмәдем, нәрсә әйтсәм дә килешмәс, дип уйладым. Ачык күренеп тора: барысының да күңелләре төшкән, барысы да ап­тырашта, шашып калган. Мин керү белән, башларын күтәреп миңа карадылар... Аларның соңгы ми­нутларын көтеп утырулары чиксез сагышлы бер күренеш иде.
Иң башта Коръәнне Алишка суз­дым. Ул, акрын гына торып, кулын Коръәнгә салды һәм елап җибәр­де. Барысы да җан җәрәхәтеннән михнәт чигәләр иде...
Гариф Шабаев янына барып, Коръәнне суздым һәм, ул кулын кую белән: «Җәберләмәделәр­ме?» – дип сорадым. «Юк, җәберләү булмады», – дип җавап бирде. Барысының янына барып, Коръәнне суздым, барысы да кулларын салып: «Бәхил, бәхил», – диделәр. Әхмәт Симай, кулын Коръәнгә салганнан соң: «Усман әфәнде, болай ук бу­лыр дип көтмәгән идек, көтмәгән идек», – диде. Иң соңыннан Муса янына барып, Коръәнне суздым. Муса, Коръәнгә кулын салып: «Бә­хил булыгыз, язмыш инде, язмыш, безне үтерерләр дип көтмәгән идек», – дип пышылдады».
АҢА КАДӘР – ПЛЕТЦЕНЗЕЕДА...
«Кулларына исемлек тотып, ике төрмә сакчысы килеп керде. Өч татарның исемен атап, аларга тиз генә киенергә куштылар. Те­геләр: «Кая барырга?» – дип сора­гач, сакчылар: «Без берни дә бел­мибез», – дип җавап бирде. Ләкин татарлар үзләренең соңгы сәгате килгәнен шунда ук аңлады. Татар­ларның берсе үзе белән кечкенә фоторәсем алды. Алар чыгып киткәндә, без, бүтән беркайчан да очрашмаячагыбызны белгән дус­лардай, кочаклашып хушлаштык. Татарларның башка камераларда­гылары инде коридорга чыккан, сөйләшеп торалар иде. Мин ишек төбенә килдем дә, гадәттәгечә: «Сә­лам!» – диешеп, без Җәлил белән хушлаштык. Аннары аларны кори­дордан алып киттеләр. Камерага та­гын сакчы кереп, аларның әйберлә­рен (хат яза торган кәгазь, трубка, юыну кирәк-яраклары) алып чыкты. Берәр сәгатьтән бүтән сакчылар кереп, тәлинкә, кашык, одеял һ.б. шуның ише нәрсәләрнең исемлеген төзеделәр, шул исемлеккә миннән кул куйдырттылар.
Шул ук көнне минем камерага падре Юрытко килде һәм сәгать 10 да татарларның барысын да асып үтерүләрен, аларның елмаеп үлүлә­рен хәбәр итте. Аларның каме­радан ничек итеп үлемгә китүен мин күреп тордым. Алар бик тыныч иделәр...»
Рениеро Ланфрендини
хатыннан
АҢА КАДӘР – БЕРЛИНДА...
«Идел-Урал» комитетын төзүдә катнашкан эмигрант Галимҗан Идрисинең улы, белеме буенча ме­дик Илдар Идрисинең Муса Җәлил янына килеп, кием-салым, ризык тапшырганы була. Муса Җәлил аңа төрмә шартларының авырлы­гын – ягылмавын, юеш һәм салкын булуын, йөткерү бик интектерүен, сорау алулар вакытында кыйнап бөерләрен эштән чыгаруларын, шуңа бите шешенүен сөйли. Бу оч­рашу Илдар Идрисигә гаять көчле тәэсир итә, ул шагыйрьгә һәм аның көрәштәшләренә ярдәм итү теләге белән яна. Ләкин ни Шәфи Алмас, ни Германиядәге башка эмигрант­лар Җәлил белән аның иптәшләрен бәладан йоларга атлыгып тормый. Ә Илдарга нибары 17 яшь. Шулай да Илдар әтисен баш мөфти белән сөйләшергә күндерә. Мөфти янына үзе дә барып, аңа Җәлилнең татар әдәбиятында һәм гомумән бөтен мөселман дөньясында атаклы ша­гыйрь булуы хакында сөйли. «Мин, – ди ул, – шагыйрьне бөтенләй азат иттерә алырсыз дип ышанмыйм. Шулай да аның җанын саклап ка­лырга көчегез җитәр дип уйлыйм».
Мөфти Илдарны игътибар белән тыңлый, кайбер нәрсәләрне язып та ала. Бу хакта Гиммлерның үзе белән сөйләшеп карарга вәгъдә бирә. Бераздан мөфти белән Илдар Идриси кабат очраша. Мөфти аның үтенечен җиренә җиткергәнен, тиз арада җәлилчеләрнең «Эше» яңадан каралачагын әйтә. (Бу хакта башка чыганаклардан да мәгълүм. – Ред.) Хәбәрне ишеткәч, егетнең кү­ңелендә өмет уяна. Ләкин берничә көннән Шпандау төрмәсенә бар­гач, аңа Җәлилнең инде бу төрмәдә булмавын, үлемгә хөкем ителгән тоткыннарны җәзалап үтерә торган Плетцензеега күчерелүен әйтәләр.
Илдар ул төрмә надзирателе белән дә очрашып сөйләшә. Над­зиратель аңа татарларның үлеме гаҗәеп дәрәҗәдә тыныч, үзләре сабыр булуы хакында сөйли. Алар үлемне эчке бер ныклык белән каршыладылар, «үлем йортына» (Плетцензее төрмәсендәге җәзалау бинасы шулай дип атала. – Ред.) барганда үз телләрендә ниндидер җыр җырладылар, ди.
Ул татар-башкорт җыры «Сибелә чәчәк» була.
АҢА КАДӘР – ПЛЕТЦЕНЗЕЕДА
«Шагыйрь белән Булатов үзлә­ренә рәхимлелек булыр дип ыша­налар иде. Чөнки хөкем карары чыгарылганга инде күп вакыт үткән... (Хөкем карары февральдә чыгарыла, августта тормышка ашырыла. – Ред.) Шагыйрь күп яза иде. Язуын күп язды, ләкин язган­нарын, вак кисәкләргә ертып, ка­мерадагы унитаз тишегенә ташлый иде. Атнага өчәр-дүртәр мәртәбә тентиләр бит... (Муса Җәлил нинди кәгазь кисәге таба, шуларга, падре Юрытко төрмә китапханәсеннән китергән китапларга яза торган була. Кызганыч, ул китаплар саклан­маган. – Ред.) Кайчакта бер ноктага текәлеп, бик озак уйга калып утыра. Ара-тирә: «Йә, Алла!» – дип көр­сенеп куя. Кайчак: «Немецларның да хәле мөшкел булачак», – ди.
«Рус хөкүмәте башлыклары безнең хәлдәге кешеләргә карата рәхим­лелек күрсәтерләр иде. Гаепле ке­шеләргә җәзасын бирүен бирерләр (Себергә эшкә җибәрерләр), әмма тормышларын саклап калырлар иде», – дип әйтә. Еш кына үзенең туган иле, гаиләсе, әнисе турында сөйли, үлә калса, аны илендә оныт­маслар, дип ышана...
Безгә көн саен җидешәр сигарет бирәләр (аларны тик үлемгә хө­кем ителгән тоткыннарга гына бирә торганнар иде). Һәр җомга көн ал­машка эчке киемнәр китерәләр. Камерага керәләр, сине анадан тума калдырып чишендерәләр, җентекләп тикшерәләр. Кайчакта тентергә СС солдатлары да килә...
Еш кына без, вакыт үткәрер өчен, үзебезгә кадәр үлемгә хөкем ителгән кешеләрнең стенага язып калдырган исемнәрен, үтерелгән вакытларын укып утыра торган идек... Падре Юрытко шагыйрь белән озаклап гәпләшеп утыра, яңалыклар сөйли. Ул шагыйрьнең запискаларын башка камераларга (татарларга) алып китә, икенче көн­не аларга җавап алып килә. Кәгазь, икмәк, теш щеткасы, теш пастасы кебек әйберләрне дә ул алып килә. Бар кешегә карата да ярдәмчел иде...
1944 елның 20 июлендә без төрмә сакчыларыннан Гитлерга һөҗүм булганын ишетеп белдек. Безнең күңелләрдә бик зур ышаныч туды. Әмма ул ышаныч тиз сүнде. Уңыш­сыз һөҗүмнән соң төрмәләрдә мас­салап үтерә башладылаар – берьюлы 17 шәр кешене...»
АҢА КАДӘР – ПЛЕТЦЕНЗЕЕДА...
Билгесез әсир авызыннан:
«Хәрбиләрне җәзалау тәртибе буенча, ату ысулы белән дә түгел, гражданнарны җәзалау тәртибе буенча, гильотина ысулы белән дә түгел, ә бөтенләй ерткычлар­ча һәлак итә башладылар. Халык суд палатасы рәисе Роланд Фрейс­лерга фюрер мондый инструкция биргән: «Гаеплеләрне суйган тер­лекне элгән кебек итеп элеп чыгы­гыз. Башкаларга гыйбрәт булсын».
Аларны Плетцензее төрмәсе түшәменә ит эләр өчен кулланыла торган ыргакларга рояль кылла­ры тарттырып асып чыгалар. Җә­заланучылар муены тартылудан һәм озакка сузылган буылудан берничә тәүлек газапланып үлде. Моннан тыш, җәзалау актын фотоаппаратка һәм софитлар яктысында кинопленкага төшереп бардылар. Сөйләүләре буенча, Гитлер бу кадр­ларны солдатларына хәрби рухла­рын күтәрү һәм ныгыту өчен күрсәтә торган булган...»
АҢА КАДӘР – БЕРЛИНДА...
1944 елның 20 июле.
«Бүген шартлаткыч кулланып, фюрерның гомерен өзмәкче булды­лар. Һөҗүм вакытында фюрер җи­ңелчә җәрәхәтләр алды, әмма исән калды. Ул кичекмәстән үз эшенә кереште...»
1944 елның 21 июле.
«Бүген мин, фюрерыгыз, сезгә үзем мөрәҗәгать итәргә булдым. Сез минем тавышымны ишетергә тиешсез. Миңа һөҗүм иткән акыл­сыз һәм намуссыз офицерларның хыянәте, һичшиксез, ачылачак. Алар үз җәзасын алачак...»
Берлин радиосы хәбәрләреннән.
 
АҢА КАДӘР – ДРЕЗДЕНДА...
«Германия һәм немец халкы алдында сез үзегез – җинаятьче»
Февраль, 1944 ел
Суд булыр алдыннан җәлилчеләр утырган камераларга адвокат – бер эмигрант татар кешесе кереп йөри. Симаевның әйтүенә кара­ганда, ул тоткыннарны: «Эшләгән эшләребез өчен үкенәбез, гаебе­безне таныйбыз һәм аны эшебез белән юарга әзербез», – дип, судтан миһербанлык кылуны сорарга үгет­ли. «Шулай иткән тәкъдирдә генә сезнең тормышыгызны саклап ка­лырга мөмкин булачак», – ди. Ләкин җәлилчеләрнең берсе дә моңа риза булмый, «агитатор»ны камерала­рыннан куып чыгара.
12 февраль, 1944 ел
Гаепләнүчеләр бер-берсен бары тик суд залында гына күрә. Баш ка­гып исәнләшәләр. Гаепләү нотыгын сөйләгәндә, прокурор көрәштәш дусларны Герман командованиесе­нең «зур ышанычыннан явызларча файдаланып, рейхка каршы корт­кычлык алып барган бандит-шпион­нар группасы» дип атый, аларга үлем җәзасы бирүне таләп итә. Судья­ның: «Гаебегезне таныйсызмы?» – дип соравына токыннар: «Безнең бернинди гаебебез дә юк. Без тик Туган ил алдындагы бурычыбызны гына үтәдек», – дип җавап бирәләр.
Хөкем ителгәннәр исеменнән соң­гы сүзне Муса Җәлил әйтә. «Гер­мания һәм немец халкы алдында без түгел, бәлки сез үзегез, Гитлер палачлары, җинаять эшләдегез», – ди ул. «Фашизмны җиңү өчен кулы­быздан килгән кадәр эшли алуыбыз өчен без горурланабыз, бары көрә­шебезне тагын да дәвам итә алма­ганга гына үкенәбез», – дип тә өсти.
Җәлил сөйләгән вакытта аңа ким­сетү сүзләре кычкыралар. Сораулар биреп, бүлдерәләр. Аннары, «болар барысы да большевиклар пропаган­дасы», дип, бөтенләй сөйләвеннән туктаталар. Ләкин аның әйтергә өлгергән сүзләре тоткыннарга рух күтәренкелеге, көч өсти. «Без барыбыз да ил алдындагы буры­чыбызны үтәвебез өчен горурлык хисе тойдык», – ди Әхмәт Симаев.
Судья алардан: «Соңгы үтене­чегез нинди булыр?» – дип сорый. Җәлилчеләр беравыздан: «Безнең исемнәребезне һәм язмышыбыз­ны Туган илдә белсеннәр иде...» – дигән теләк белдерә. Судья аларның бу үтенечен: «Сезне тик фюрерга хезмәт иткән хыянәтчеләр итеп кенә беләчәкләр», – дип, мыскыл­лап кире кага.
 
gilotina
Җәлилчеләрне җәзалап үтергән гильотина. Җәза 12 сәгать 00 минутта башланырга тиеш була, әмма, кайбер версияләргә караганда, «үлем машинасын» юарга, чистартырга кирәк булганлыктан, 6 минутка кичегә. Бу машинага кадәр Муса Җәлил белән аның көрәштәш дуслары 114 адым үткән.
 
АҢА КАДӘР – ЕДЛИНОДА...
1942–1943 еллар
«Легионда, әсирләрнең күңелен күтәрү өчен, музыка капелласы оештырылды. Муса Гомәров белән «талантлы кешеләр артыннан» Демблинга килдек. Кормаш белән киңәшеп, Ватанга бирелгән ыша­нычлы егетләрне капеллага алып китәргә булдык. Барлыгы 13 кеше җыелды. Абдулла Батталны немец­ларга шагыйрь дип тәкъдим иттек. Ул бик күп шигырьләрне яттан белә иде. Зиннәт Хәсәновны, җырлый белмәсә дә, хор солисты дип атадык. Ул Гайнанның якын дусты, тыйнак, тәвәккәл кеше, фашистларны бө­тенләй күралмый иде. Гарәф Фәх­ретдиновны Казан филармониясе җырчысы дип йөрттек. Аның кон­серваториядә уку түгел, үз гоме­рендә Казанны да күргәне булма­ган. Дим Алиш дигән псевдоним бирдек. Татар-башкорт әсирләре аның җырлавын аеруча ярата иде. Тора‑бара Гарәф җырлый да, бии дә, Муса белән Гайнан язган пьесаларда төп рольләрне дә уйный башлады. Фоат Сәйфелмөлековны, җырлый белмәсә дә, хор артисты дип йөрт­тек. Ул сәяси яктан нык тәҗрибәле кеше иде. Соңрак, яшерен оешма­га пропагандистлар кирәк булгач, аны һәм Гали Корбановны бу эшкә тәгаенләдек. Чыгышлары вакытын­да алар, немецларга сиздермичә, көлкеле сүзләр аша әсирләргә совет гаскәрләренең якынлашуын, гитлер­чыларның һичшиксез җиңеләчәген аңлата иделәр.
Шулай бервакыт музыкаль ко­манда Берлинга экскурсиягә барды. Бу эшне Муса Җәлил оештырды. Берлинның атаклы зоопаркына сәяхәт кылдык. Хайваннарны карап йөргәндә, Муса, минем белән Гайнан янына килеп, фашистларга каршы көрәшне ничек итеп киңрәк җәел­дерү буенча үз тәкъдимнәрен әйтте. Ике пачка листовка бирде. Гайнан белән без аларны тиз генә яшердек. Экскурсиядән канатланып кайттык. Капеллада эш тагын да җанланып китте. Концертлар куябыз, кайча­гында артистларга Муса да кушы­лып китә. Шул арада башка яшерен оешмалар белән элемтә урнаштыра, листовкалар тарата...
Эш уңай нәтиҗә бирде – 825 нче батальон, Белоруссия партизанна­рына каршы сугышка җибәрелгәч, безнекеләр ягына чыкты. 1943 ел­ның 8 августында яшерен киңәшмә булды. Муса поляк партизаннары белән бәйләнеш булдырылуын әйтте. Легионда баш күтәреп, бар­лык личный составны кораллары һәм атлы артиллерия белән пар­тизаннар ягына чыгару максаты куелды. Һәркемгә конкрет задание бирелде. 9 августта тагын бер җыел­дык. Абдулла Баттал белән Зиннәт Хәсәнов Берлиннан яшерен листов­калар алып кайтып өләште.
10 августта Муса Җәлил кинәт кенә лагерьдан юкка чыкты. 11 ав­густта барлык музыкант һәм артист­ларны репетициягә дип җыйдылар. Барак һәм ашханәләрне немец офи­церлары чолгап алды. Бер бүлмәгә кертеп яптылар да сорау ала башла­дылар. Баракны тентегәндә, листов­каларга юлыканнар икән. Барлыгы 40 тан артык кеше кулга алынды.
Безне Варшава төрмәсенә китереп яптылар. Ялгыз камерада утырдык. Күп мәртәбә кыйнадылар, бер-бе­ребезгә яла ягарга тырыштылар. Барлык кыйналу-җәберне сыкран­мыйча күтәрдем. Туктаусыз шушы җөмләне кабатладым: «Мин гади солдат, ветеринар, контузия ар­касында әсир төштем, бернинди яшерен оешма, листовка турында да белмим... Мин гади солдат, ве­теринар...
Материалны әзер­ләгәндә Рафаэль Мостафинның «Өзел­гән җыр эзеннән...», «Красная ромашка», «По следам поэта-ге­роя», Хәйдәр һәм Ай­дар Басыйровларның «Ватанга тугры калдылар», «Муса Җәлил. Муса Джа­лиль» фотоальбомы, архив материаллары, истәлекләр, хатлар кулланылды
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: