Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Тыйнак зәйнәпнең бәһасез китапханәсе

Тыйнак зәйнәпнең бәһасез китапханәсе

Классик татар мәдәнияте тарихының өч күренекле Зәйнәбе бар дип саныйм мин. Зәйнәп Хәсәния XX гасыр башында ире Әхмәтгәрәй белән татар матбугаты һәм нәшрият эшчәнлеге тарихында тирән эз калдыра, Зәйнәп Байгильдиева әтисе Шәриф Камалның һәм башка татар язучыларының мирасын музейлаштыруга гаять зур өлеш кертә, ә Зәйнәп Максудова гомерен татар халкының кулъязма һәм басма китап мәдәниятен өзмичә саклауга багышлый.

03 апрель 2026

ИКЕ ЯКТАН ДА – ДАНЛЫКЛЫ ШӘҖӘРӘ

Атаклы археограф һәм мөгаллимә Зәйнәп Габделҗәмил кызы Максудова (1897–1980) гомерен мөселман китап мирасын туплауга, саклауга һәм тасвирлауга багышлаган. Рәсми фәнни институтта эшләмәсә дә, ул берүзе тулы бер оешма башкарырдай хезмәтне үтәп чыга, кулъязмалар туплау буенча оештырылган экспедицияләрнең алыштыргысыз киңәшчесенә, «рәсми исемле» галимнәр өчен абруйлы шәхескә әверелә. Аның искиткеч бай китапханәсе һәм архивының шактый өлеше 1980 елдан соң хәзерге Татарстан Милли музеена тапшырыла. 2020 елда Әлфрид Бостанов тарафыннан төзелгән «Зәйнәп Максудова китапханәсе» исемле каталог дөнья күрде. Анда Зәйнәп ханым үзе туплаган һәм тасвирлаган китап хәзинәсенең тәфсилле исемлеге китерелгән.

Зәйнәп Габделҗәмил кызы 1897 елның 28 мартында Вятка губернасы Алабуга өязенең Уразай авылында дөньяга килгән. Хәзерге вакытта бу авыл Татарстанның Әгерҗе районына карый. Бу тирәдәге татар авылларының тарихы тирән һәм гаять кызыклы: Салагыш, Кече Салагыш, Уразай, Тирсә, Иж‑Бубый авыллары борынгылыктан килгән сәүдә итү, гыйлем алу һәм тарату, үзеңне төрле телләр һәм социаль катламнар катнашкан даирәдә саклау тәртипләрен билгеләгән һәм камилләштергән җирләр ул.

Бу урында Максудовлар гаиләсе һәм нәселе турында аерым искәртергә кирәк. Бердән, Зәйнәп ханым кулъязмаларда үзен «Зәйнәп бине Габделҗәмил бине Габделмәннан бине Максуд бине Ибраһим бине Миңлебай бине Тукач әл-Болгари әл-Максуди» дип атый. Ул – үзенең ике яклап шәҗәрәсен ныклап белгән, бу хакта бәһасез мәгълүматны үзенең язмаларында теркәп калдырган кеше.

Аның әтисе Габделҗәмил хәзрәт (1838–1925 яки 1832–1924) Тирсә авылында Ягъкуб бине Нигъмәтулла Мансуров мәдрәсәсендә укый һәм шул елларда ук кулъязмалар туплый башлый, үзе дә шактый гына китапны кулдан күчереп яза. Сүз уңаеннан: Габделҗәмилнең остазы Ягъкуб Мансуров – атаклы Мансуровлар династиясенә нигез салучы, бу нәселгә Гасыйм Мансуров, Гөлчирә Мансурова-Такташ, Тәкиулла Алиев кебек шәхесләр карый.

Габделҗәмил хәзрәт үзе туган авылы Уразайда, аннан Шаршады авылында имам булып хезмәт итә. 1920 нче елларда төзелгән китапханә тасвирламасыннан аның коллекциясендә 165 китап барлыгы күренә. Зәйнәп ханым әтисенең 17ләп тел белүе турында да яза. Зәйнәпнең әнисе Бибисылушәрифә (Шәрифә Нигъмәтулла кызы) шулай ук атаклы имамнар нәселеннән була, аларның шәҗәрә агачы XVI гасыр ахырыннан билгеле.

Максудовлар гаиләсеннән булган тагын бер атаклы хатын‑кыз – Габделҗәмил хәзрәтнең өлкән улы Габдерахман мулланың кызы Шаһидә Максудова. Аны күпләр тәрҗемәче буларак та, язучы Гариф Ахуновның хатыны һәм гомерлек илһамчысы буларак та белә.

МӨГАЛЛИМЛЕК МИССИЯСЕ

Шушы гыйлемле һәм иманлы гаиләдә туган Зәйнәпне җиде яшендә үк данлыклы Иж‑Бубый мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Сәләтле кыз баланы шунда ук өченче сыйныфка алалар. Мәдрәсәне ул, яхшы билгеләр генә алып, 1911 елда тәмамлый. Шуннан соң бер ел тирәсе мәдрәсәдә (автобиографиясендә ул аны «Ижбобинская женская учительская семинария» дип атый) үзе дә укытучылык итә, педагогика курсларын тәмамлый.

1912 елдан төрле шәһәр-авылларда укытучы булып эшли башлый: Мордовиянең Юнә һәм Тәтешнең Түбән Тархан авылларында, аннан Казахстанның Атбасар шәһәрендәге татар мәктәбендә мөгаллимә була. Атбасарда ул югары педагогика училищесы имтиханнарын экстерн тәртиптә тапшыра һәм рус теле укытучысы булып эшләү хокукына ия була.

Атбасарда эшләгәндә дә, аңа кадәр Иж-Бубыйда белем алганда да Зәйнәп сәнгать белән дә мавыга: драма түгәрәкләрен оештыруда катнаша, спектакльләр куя.

Инкыйлаб вакытында Габделҗәмил хәзрәтнең уллары советлар ягын сайлый, ә бер кызы хәтта партизаннар арасында була. Зәйнәп тә коммунистлар хакимиятенә тискәре мөнәсәбәт белдерми. «1919 ел июнь аенда эвакуациядән авылыбызга кайткач, нәрсәләр күрдем, ниләр ишеттем» дигән язмасында ул болай дип теркәп калдырган:

«Колчак ерткычлары безнең тирә‑як авылларыбызда бигрәк тә авыр‑каты җинаятьләр эшләгәннәр. Туган авылыбыз Уразайдан 2‑3 чакрым ераклыкта Салагыш авылында (хәзерге Әгәрҗе районы) яралы крестьян – коммунист Вәҗи аганы һәм аның 70 яшьлек карчык анасын канга батырып, газаплап, кыйнап үтергәннәр».

1918 елда ул туган якларына кайта һәм ике ел Алабугада эшләп китә. Аннары янә юлга кузгала: югары белем алыр өчен Ташкент шәһәрендә Урта Азия коммунистлар университетына керә, шул ук вакытта Үзбәк хатын‑кыз мәгариф институтында укыта. Өченче курста белем алган чагында укуын ташларга мәҗбүр була һәм, үпкә авыруы аркасында, Казанга күчеп китә.

Ташкентта укыган ике елын Зәйнәп бушка уздырмый. Нәкъ менә шушы университет даирәсендә Зәйнәп үзенең киләчәк гомерлек хезмәте өчен әһәмиятле булган күнекмәләрне үзләштерә: Шәрекъ кулъязмалары белән эшләү тәртибен өйрәнә, күренекле галимнәр белән аралаша.

1922 елдан башлап Зәйнәп Максудова Казанда яши һәм эшли. Башта балалар йортында эшли, аннан – ликбез курсларында, совет сәүдә техникумында, төрле мәктәпләрдә, шул исәптән хәзер К. Насыйри исемен йөрткән 80 санлы татар мәктәбендә укыта. 1957–1967 елларда Казан педагогика институтында һәм Казан университетында гарәп теле дәресләрен укыта. Мәктәптә укыту тәҗрибәсеннән чыгып, Зәйнәп ханым укытучылар өчен методик әсбаплар әзерли.

КУЛЪЯЗМАЛАРГА МӘХӘББӘТ

Шулай да Зәйнәп Максудованың гомерлек проекты мәктәп яки университет диварларында башкарылмый. Барысы да аның «ярымподвалда урнашкан юеш, салкын квартирасында» туплана. Китапханә, кулъязма һәм басма китаплар, татар-мөселман галимнәре һәм аларның хезмәтләре турында картотека карточкалары, грандиоз каталог… 1960 нчы еллардан башлап Казан галимнәре даими рәвештә Зәйнәп ханымнан консультацияләр ала башлый. Ул, археография экспедицияләренә үзе йөрмәсә дә, аннан кайткан кулъязмаларны танырга, дөрес атрибуция ясарга булыша. Шул вакытта үзе дә әтисеннән калган китапханәсен баета башлый: таныш-белешләре аша төрле шәхесләрнең шәхси китапханәләреннән калган кулъязмаларны туплауга керешә.

Аның бу мәсьәләдә ни дәрәҗәдә игътибарлы булуы, төрле шәхси тупланмалар белән кызыксынып торуы турында көндәлек язмасы шаһитлек итә:

«Казанда Яңа бистәдә Мансуров Госман кулында байтак кулъязма китаплар булган. Казанда Кызыл мәчет янында Бетховен (?) урамында үз йортында торучы Мөхәммәд Гарифулла углы Салихов кулында кырыклап кулъязма китап саклана. Казанда Кабан буенда 87 нче йортта Хәмит мелла Салих углы Монасыйповның подвалында 80 ләп кулъязма китап череп ята».

Әйе, ул барысын да белә, мәгълүматны барлый, китап язмышы хакында борчыла. Китап сүзе халыкка барып ирешсен өчен дә көч түгә. Казан дәүләт университеты галиме Хатип Госман белән берлектә Зәйнәп Максудова Сәиф Сараиның «Гөлестан биттөрки» поэмасын басмага әзерли. Бу тирән мәгънәгә ия зур вакыйга була, чөнки Сараиның иҗаты гасырлар һәм континентлар аша Идел буена нәкъ шул тәрҗемә аша кайта. Шулай ук бу елларда Зәйнәп ханым атаклы тарихчы һәм археограф Сәед Вахидиның архивына фәнни тасвирлама төзи – бу эшнең дә әһәмияте чиксез зур, чөнки соңрак репрессия корбаны булган Вахиди халкыбыз тарихының тиңсез байлыгы булган кулъязма мирасны беренчеләрдән булып җыя һәм фәнни оешмаларга тапшыра башлый. Габденнасыйр Курсавиның «Әл-Иршад лил-гыйбад» әсәрен дә Зәйнәп Максудова татарчага аудара.

Аның өчен китап шәхси коллекциядәге берәмлек кенә булмый. Ул алар белән нәкъ «искечә» тәртиптә эш итә: китапларны укый, тасвирлый, кырыйларында үз язмаларын да калдыра. Мәсәлән, Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» дигән күренекле хезмәтенең Максудовада сакланган нөсхәсендә галимәнең комментарийлары бик күп. Әйе, ул Мәрҗани белән дә, башка заман галимнәре белән дә «диалог»та яши. Чыганаклар белән «җанлы» шәкелдә эшләве нәтиҗәсендә аның дистәләгән мәкаләсе языла, кайберләре үз вакытында дөнья күрә, әмма шактые һаман да үз сәгатен көтеп ята.

ЗӘЙНӘП ХАНЫМ КАТАЛОГЫ ҺӘМ АНЫҢ КИТАПХАНӘСЕ XVIII–XX ГАСЫРЛАРДА МӨСЕЛМАННАРДА ГЫЙЛЕМНЕҢ НИЧЕК ТАПШЫРЫЛГАН АҢЛАРГА, БУ ПРОЦЕССНЫ ӨЗЛЕКСЕЗ ЧЫЛБЫР БУЛАРАК КҮЗ АЛДЫНА КИТЕРЕРГӘ ДӘ МӨМКИНЛЕК БИРӘ.

ҮЗ ВАКЫТЫН КӨТКӘН МИРАС

Максудова туплаган китапханәнең үзенчәлеге – ул чагыштырмача бөтен килеш музей фондында сакланган. Димәк, безнең алдыбызда – Милли музейда саклана торган 191 кулъязма китап һәм 64 битлек кулъязма каталог. Каталогта китаплар һәм әсәрләр саны күбрәк, әлбәттә. Профессор Әлфрид Бостанов 314 кулъязмага сыйдырылган 435 әсәр турында хәбәр итә. Бу китапларның күбесе турында мәгълүмат бар: исем, автор, күчереп язучы, күчереп язу урыны. Менә бу фактлардан гына да Идел‑Урал буйларында кулъязма китап географиясе, китапчылык мәдәнияте үзәкләре, китапларның тема, дисциплина, жанр ягыннан төрлелеге турында нәтиҗә ясарга мөмкин.

Зәйнәп ханымның тагын бер бәһасез хезмәте шул: ул хезмәтләре татар-мөселманнарның рухи мәдәниятенә зур йогынты ясаган күренекле галимнәр турында биобиблиографик каталог төзегән. Бу каталогта 7 меңнән артык автор һәм 30 меңгә якын әсәр исеме теркәлгән. Тасвирланган әсәрләр төрки, гарәп яки фарсы телләрендә. Каталогның әлифба тәртибендә төзелгән бүлегендә авторларның исемнәре, шәҗәрәләре, туган һәм үлгән урыннары, вакытлары, язган хезмәтләренең исемлеге, язылу урыны, кулъязмалар сакланган урын һ.б. төрле мәгълүмат китерелгән. Бу хезмәт әлегәчә басылып чыкмаган.

Зәйнәп 1920 елда, Ташкентта яшәгән чакта, Ризаэтдин Газизов дигән егеткә кияүгә чыга. Аның белән ул Алабугада ук сүз куешкан була. Аларның гаиләсендә 11 бала туа. Зәйнәп Максудова 1980 елның 3 февралендә вафат була һәм Яңа татар зиратында җирләнә. Соңгы елларында ул кызы Гөлнара Газизова тәрбиясендә була. Ул әнисенең кулъязмаларын һәм китапханәсен Татарстан Республикасы Милли музеена һәм Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына тапшыра.

Озак еллар дәвамында Зәйнәп Максудова исеме аның белән тыгыз аралашкан галимнәргә һәм игътибарлы укучыларга гына билгеле иде. Соңгы елларда, бигрәк тә Әлфрид Бостановның «Библиотека Зайнап Максудовой» китабы дөнья күргәч, аның исеме таныла башлады. Тыйнак Зәйнәп ханымның интеллектуаль мирасы халыкка тагын да якыная барыр, шәхесләр күрсәткече һәм фәнни мәкаләләре дә басылып чыгар, дип өметләнәбез.

 

 

Айдар Шәйхин

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера