Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Тынлыкка сусау, яки Чынбарлыкның җайсыз кешеләре

Тынлыкка сусау, яки Чынбарлыкның җайсыз кешеләре

Китап киштәсе

20 марта 2018

Бу юлы бераз гына сәер китапларга тукталырга булдык. Һәм сәер, бездә бик үк билгеле булмаган язучыларга. Аларның әсәрләрендә сүз система колы булырга теләмичә, аның кагыйдәләре, кануннары белән килешмичә, үз дөньяларына китеп яшәүче затлар турында бара. Бу язучылар безгә тормышның өстән агып яткан агымнарын түгел, ә тирәнрәк чоңгылларын ачып күрсәтә. Чынбарлыкның җайсыз кешеләрен. Аларның чоңгылларында без кайчак үзебездән дә яшереп яшәгән чын үзебезне таба алабыз.
АРЪЯККА БЕР КАРАШ, ЯКИ КИТАПЛАР БЕЗНЕ НИК ТАШЛАП КИТӘ?
Хуан Хосе Мильяс, «В алфавитном порядке», «У тебя иное имя»
Хуан Хосе Мильяс турын­да рус телендә мәгълүмат табу шактый читен. Русчага да аның ике генә китабы тәрҗемә ител­де, алар мәртәбәле «Иностранка» нәшриятында басылып чыкты, ә менә Испаниядә ул шактый киң танылган язучы һәм журна­лист. Берничә басмада колумнист, Гуманитар фәннәр Югары мәктә­бендә мөгаллим. Аның «Эль Паис» газетасында чыга торган җомга колонкаларын көтеп алалар, яра­тып укыйлар. Журналистика белән проза чигендә торучы яңа жанр­га нигез салучы булып исәпләнә Мильяс. Ул аны «шәхси жанрым» дип атый, жанр таләпләре буен­ча, фантазияңне эшкә җигеп, көн­дәлек хәлләрне тәнкыйди бәяләр­гә мөмкин, дигән карашта тора. Ә әдәбиятка ничек килүе турында сорасалар, җавабы тагын да сер­лерәк: «Кайчандыр, балачакта, Ис­пан энциклопедиясендәге «үлем» төшенчәсе турындагы статьяга юлыккан идем, мине әдәбиятка әнә шул статья китерде».
1-3
Әлеге сүзләр Мильяс иҗаты­на чын мәгънәсендә ачкыч бу­лып тора. Роман герое, Хулио (аны Мильясның альтер-эгосы дип шикләнмичә атый алабыз), югары температура белән авырып ята. Әсәр әлеге яшүсмернең биз­гәк эчендәге тәэсирләрен сурәт­ләү белән башланып китә. Язучы безне, әйтерсең, бик борынгы чагыбызга – әле мәгарәләрдән джунглилар чатырманына килеп чыккан мәлебезгә кайтара. Ми­льяс фабулага әллә ни игътибар бирми, аның төп игътибары – тә­эсирләр аша логикага китереп чыгару, эчке катаклизмнарны иң төбенә төшеп анализлаганнан соң, хәрабәләрдән чын тормыш картинасының бөтенлеген кайта­ру. Билгеле бер моментта син ге­ройның бизгәге эчендә адашып йөрисең шикелле тоела башлый. Әлеге авыру тудырган фантасмо­горияләрдән чәчләр үрә тора. Юк, алар без ияләшкән хоррор жанры­на тартым булганлыктан, шкафлар­дан скелетлар очып чыгып, па­ласларга кан таплары җәелүдән түгел. Мондагы шом, куркыныч башка – ул тышкы тәртип артында яшеренеп яткан, богаулап куел­ган хисләр өермәсенең бәргәләнүе. Ул бер-берсенә якын булган ке­шеләрнең – бер гаилә эчендә – сүзләр, кул көче кулланып түгел, ә ярымтоннар, ярымкарашлар, эндәшмәүләр аша бер-берсен җә­берләве. Кеше кешегә салган сук­макларның ни дәрәҗәдә иллюзор булуын күрсәтә Мильяс. Әниегезне беләсезме сез? Ә балагызны? Ире­гезне? Әтиегезне? Беләм, дип авыз тутырып әйтергә кыясызмы? Юк, дип ачыргаланып кычкырасы килә, Хулионың сүзләрдән мәхрүм кал­ган параллель дөньясына тирәнрәк күмелгән саен. Уку барышын­да син тулаем роман героеның күзәнәкләренә сеңеп бетәсең.
«Время от времени над нами пролетали книги – поодиночке или целой стайкой, – и мы весело смотрели им вслед... Я торо­пливо шагал домой, но, проходя мимо газетного киоска заметил на тротуаре огромную тень – ее отбрасывала газета, тоже раскинувшая крыльяи пустив­шаяся в полет. Киоскер был в от­чаянии: журналы, подергавшись немного на своих прищепках, высвобождались и улетали. Га­зеты, плавно и величаво взма­хивавшие огромными волноо­бразными крыльями, напоминали орлов, а журналы – соколов...
Энциклопедия и прочие от­цовские книги пока стояли на своих местах, но, если при­слушаться, можно было уло­ваить негромкий беспокойный рокот, так что казалось, будто там, в глубине этой безжизнен­ной, неодушевленной материи, совершается какая‑то скры­тая от глаз таинственная работа. Между тем на экране министр культуры призывал граждан не пытаться удержи­вать книги на полках, поскольку уже наблюдались случаи, когда в подобных ситуациях книги вели себя буйно».
Китаплар артыннан кешелек дөньясы берәм‑берәм сүзләрдән дә мәхрүм кала бара. Ә югалган сүзләрне искә төшерә алмагач, кешеләр, кыенсыныпмы шунда, аларны хәтерләтеп торучы пред­метларны да чыгарып ташлый башлый. Иң беренче булып өстәл сүзе юкка чыга, һәм кешеләр, өстәлдән ваз кичеп, идәнгә уты­рып ашарга керешә. «Хәлләр бо­лайга барса, без тиздән хайван хәленә калачакбыз», – дип по­шаманга төшә Хулионың әтисе. Һәм ул хаклы булып чыга. Күз ияр­мәс тизлек белән кешеләр мең ел­лар буена тупланган культураны югалта, тиздән алар, бер күчкә җыелып, учаклар ягып, кыргый рәвештә ризык бүлешергә керешә. Хулио, бу хәлләрне ярымтөш пәрдәсе аша чынбарлыкның «аргы ягына» чыгып күзәтеп тора. Һәм ул берзаман ваемлап ала: дөнья чынлап та ике яклы. Ул бер чынбарлыктан икенчесенә генә күчеп йөреп калмый, ә әти­сенең иң кадерле, күз карасыдай саклый торган бердәнбер исән калган китабы – энциклопедиягә дә сәяхәтләр ясый. Әйтик, якты дөньяга килә алмыйча кал­ган сеңлесен эзләп, «аборт»лар мәкаләсе эчендә адашып йөри. Озак еллар авырып яткан, әтисе белән мөнәсәбәтләре начар булган бабасы дөнья куйгач, аны җирлә­гәннәрен күрер өчен урынында яткан килеш «зират»лар дигән сәхифәгә күчә. Тора‑бара әлеге энциклопедия аны кыргыйлашып барган өлкәннәр дөньясыннан саклаучы да, әле үзе аңлап та өл­гермәгән олы тормышка әйдәп баручы да булып әверелә.
Мильясның герое үсеп җитеп, балигъ булгач та, тормышның чынбарлыктагысына парал­лель «аръяктагысы» юкка чыкмый, ул Хулионың көндәлек тормышын биләп, яшерен генә яши бирә. Без аны офисларда, кафеларда, урамнарда күрәбез, әмма янәшәдән атлап узган бу ке­шенең эчендәге чатырманнарны гына шәйләмибез. Хәер, без үзе­без дә шундый түгелмени? «У тебя иное имя» исемле икенче китабында Мильяс ул чатыр­маннарның тагын да эченәрәк чакыра. Мондагы Хулио героенда һәммәбез дә үзен таный ала – тор­мышның иң четерекле, кризислы мизгелләрендә безнең әнә шул «аръягыбыз» калкып чыга һәм еш кына чынбарлыктагы тәртипкә салынган дөньябыз белән идарә итә башлый.
КОРЕЯНЫҢ КИТАП АРТ-ХАУСЫ, ЯКИ ЧЫН АСЫЛЫБЫЗ КАЙДА?
Хан Ган, «Вегетарианка»
Хан Ган исеме 2017 елда рей­тинглардан төшмәде. 2016 елда, Халыкара Букерны алганнан соң, язучы күз ачып йомган арада гаять популяр һәм укыла торган авторга әверелде. Букер тарихта беренче тапкыр Корея язучысына бирелгәч, Хан Ган шәхесенә булган кызыксы­ну бермә‑бер артты. Үзе тирәсен­дәге шау‑шуны өнәмәүче Хан Ган тыйнак кына шәхси тормышына кагылмауларын үтенә, һәм язучы белән гадәти кеше арасында тигез­лек билгесе куймаска өнди. Инглиз укучысына Хан Ган шактыйдан таныш. Букер уңае белән мәртәбәле премиягә ия булган «Вегетарианка» романын, ниһаять, рус укучысына да ирештерделәр.
Хан Ган Кореянең Кванджу шәһәрендә күренекле язучы Хун Сунвонь гаиләсендә туып үсә, дәрәҗәле Сеул университе­тында укый һәм үзе дә язучылык һөнәрен сайлый. Ике абыйсы шулай ук Кореядә әйбәт билгеле язучылар. Хан Ганның «Любовь каторжника», «Монгольский след», «Твои холодные руки» романна­ры кешеләр арасындагы катлау­лы мөнәсәбәтләрне чагылдыруга багышланган, авторны заманча яссылык кына түгел, ә тарихи үткән һәм аның бүгенге көнгә тәэсире дә гаять кызыксындыра. Әдәбият­тан тыш, Хан Ган музыка һәм рәсем сәнгате белән мавыга, ул музыкаль диск авторы буларак та мәгълүм.
1-2
«Вегетарианка» турындагы фикерләр бик тә каршылыклы. Күпләр аны ачыктан-ачык кабул итми. «Корея дөньясы минем өчен бөтен ямен югалтты» диючеләр бар. Сабыр, тыенкы холыклы Хан Ган үзе мондый каршылыклы мөнәсәбәткә әзер булмавын әйтсә дә, әсәре аша кемнәрнедер сискәндерә, проблеманың күзенә туры карата, кешеләрнең үзаңына тәэсир итә алуына сөенүен белдерә. Авырту, әрнү, яшерен газаплар ту­рында шактый беләм, дип исәпли үзен Хан Ган. Ул күп еллар дәва­мында мигреньнан интегә, туга­нын югалтканнан соң бу хакта тулы бер әсәр яза, китабының үзенә күрә терапия булуын ассызыклый. Го­мумән, язу эшенең асылы турын­дагы фикере искиткеч дәрәҗәдә актуаль аның:
«Раньше я писала лихорадоч­но, как безумная. Мне кажет­ся, я просто писала… чтобы выжить. Может быть, и сей­час я продолжаю писать ради этого. Я думаю, что писать – это как зажечь спичку, а потом смотреть, как она горит, пока пламя не потухнет. Возможно, все, что может сделать лите­ратура, – это задать вопро­сы о человеке и жизни в тот момент, пока мы смотрим на пламя. В некотором смысле я как будто толкаю свою жизнь вперед, переходя от одного ро­мана к другому».
«Вегетарианка» романына гаепләүләр белән ташланганчы, аның язылу тарихына, дөресрәге, аңа ил­түче яшерен җепләргә игътибар итүләрен дә теләр идем романны укырга алынучыларның. Хан Ганга 10 яшь булганда, ягъни 1980 елда әти-әниләре ашыгыч рәвештә Се­улга күченә. Бу хәл «ит чабучы» ку­шаматлы генерал Чон Ду Хван илдә түнтәрелеш ясап, хәрби режим игъ­лан иткәннән соң була. Кванджу­дагы студент демонстрацияләре кан кою белән төгәлләнә, «гади кешеләр, әйтерсең, иттарткыч аша чыгарылды» дип искә ала бу хәлләргә шаһит булучылар. Хан Ган үзе бу вакыйгага артык тукталмый, әсәренә илһам бирүче чыганак буларак Корея шагыйре Ли Сан шигырен китерә. Кореяне Япония үз колониясенә әверелдергән чор­дагы үтереш-суешлар дәверендә яшәгән әлеге шагыйрь «кешеләргә килгән җәбер-золымны күрмәс өчен үсемлек булып әверелергә генә кала» дип яза. Бу шигырьнең төп лейтмотивы «Вегетарианка»­ның буеннан-буена сузыла.
Әсәрдә бер генә тапкыр да төп героиня үзенең вегетарианлыкка күчүе турында сүз алып бармый, бу терминны кулланмый, го­мумән, ит ашаудан баш тарткан көннән башлап, ул сөйләшүдән, нинди дә булса физик контакт­лардан да баш тарта. Шунда гына ире аңарга чын-чынлап игъти­барын юнәлтә: моңарчы мин ха­тынымның нинди дә булса күзгә ташланган үзенчәлеге бар, дип са­намый идем, әмма ул ит ашамый башлагач, мин аңарга игътибарым­ны юнәлттем, дип башланып китә әсәр икенче пландагы геройның сүзләре белән. Һәм шулай – азак­кача. Хан Ган безне героинясы Ёнхенең уйларын, кичерешләрен белү шикелле бүләк белән сөен­дерми, аның эчке агымнарын әйләнә-тирәдәгеләрнең Ёнхе хакында чыгарган нәтиҗәләренә, белдергән фикерләренә генә төреп бирә. Һәм, аңлыйбыз, аларның бер­се дә чын дөреслеккә туры кил­ми. «Аръяк», чатырман бу очракта аръяк һәм чатырман булып кала да бирә. Ахыр чиктә, хастаханә, психиатрия клиникасы, биктә тотулар аша тәмам хәлсезләнгән Ёнхенең аң төпкеленә апасы бераз үтеп керә. Ул аның ит ашаудан гына түгел, гомумән, ашаудан баш тар­тып, үсемлек булып әверелергә теләвен аңлагандай була. Кешелек кыйммәтләреннән ваз кичеп, системаны җимереп, үз дөньясына киткән, әти-әниләре тарафыннан да кабул ителми башлаган сеңле­сенә, ниһаять, бөтенләе белән бе­ренче асылына кайтырга ярдәм итә: ул аны, табиблардан яшереп, урманга җитәкләп алып китә. Шул­чак аның аңында беренче тапкыр «ә бәлки, минем сеңлем җүләр тү­гелдер, бәлки барысын да үтә нечкә тоючыларга чыннан да бу тормыш шаукымыннан ераккарак китәргә кирәктер» дигән уй кереп урнаша.
«Вдруг пришло ощущение, что она не жила на этом свете, и ей стало страшно. Да, на са­мом деле. Она не жила. Лишь терпела, сколько себя помнит, с самого детства. Она считала себя добрым человеком и жила, веря в свою доброту, не причи­няя никому вреда. Искренняя, довольно успешная в своем деле, она надеялась всегда оставаться такой. Однако случилось стран­ное. Перед этим развалившими­ся строениями и высокой травой она почувствовала себя просто ребенком, не более того, просто ребенком, никогда не жившим на этом свете».
Әсәр ябышкак тынчу клаустро­фобик уемтысы эчендә әйлән­дерә-әйләндерә дә, кинәт ничек башланса, шулай тәмамланып та куя. Ул калдырган авыр тойгы­дан арына алмый йөрисең. Эчке катламнарыңда ваемлау процессы әле дәвам итә. Әнә шуның белән көчле Хан Ган – ул структурасы буенча әкияткә, риваятькә тартым яңа платформа тудыра да, сиңа күзәтүче ролен бирә. Әмма син, әсәр буена «ни өчен шулай соң?!» дигән соравыңа җавап таба алма­ганлыктан, күзәтүче генә булып кала алмыйсың, сиңа тирәнгәрәк үтәргә кирәк була башлый – героиняның логикасына. Нәрсә тота кешене бу гаиләдә, бу җәмгы­ятьтә, җир шарында? Кешене нәрсә кеше итә, ә нәрсә кеше булудан туктата ала? Дөресрәге, нәрсә ке­шеләр арасындагы кеше булудан аек акыл белән баш тартуга китерә ала?! Бу сорауга җавапны киләсе әсәрдә дә эзлибез.
ТЫНЛЫККА СУСАУ, ЯКИ 27 ЕЛГА СУЗЫЛГАН ЯЛГЫЗЛЫК
Майкл Финкель, «Я ем тишину ложками»
Алдагыларыннан аермалы бу­ларак, бу романдагы герой инде – реаль кеше. Һәм аның тарихы да реаль тарих. Кристофер Найт 20 яшендә өйдән китә һәм урман­да яши башлый. Моның өчен күз­гә ташланып торган әллә нинди сәбәпләр дә булмый, гаиләләре, ярлы булса да, үз көнен күреп, тыныч кына көн күрә. Балаларга белем дә бирәләр. Найтны кулга алганнан соң, аның балачак трав­масы бардыр, дип, төрле психоло­гик тайпылышлар эзлиләр. Әмма юк, ул гадәти бала һәм үсмер була. Гаиләдә аны кыйнамыйлар да, җәберләмиләр дә. Әмма билгеле бер мизгелдә Найт бу кулланучы­лык җәмгыятендәге кануннардан арый һәм тынлыкны, системадан тыш яшәүне сайлый.
1-4
«Она хочет понять, за­чем было уходить жить в лес, но Найт говорит, что не может назвать определенных причин. Она указывает на заживающие шрамы у него на запястье.
– Как вы лечились?
– Я не принимал никаких лекарств и никогда не ходил к врачу. С возрастом порезы и шрамы заживают медленнее, но мне повезло – у меня не было серьезных травм.
– Вам случалось заболеть?
– Нет. Чтобы заболеть, нуж­но контактировать с другими людьми.
– Когда в последний раз вы контактировали с другим че­ловеком?
После ухода в лес он ни разу ни с кем не имел физического контакта. Но однажды, в 1990-х,он встретил туриста, идуще­го по лесу.
– Что вы ему сказали?
– Я сказал ему «Привет!»
Кроме этого случая он не сталкивался и не говорил с дру­гим человеком на протяжении двадцати семи лет».
27 ел эчендә ул үзенең урманда­гы тормышын җайга сала. Яшерен бер ышык урында лагерь булдыра, шул еллар эчендә бер генә тапкыр да учак якмый (ут яктысын күреп, кешеләр аны эзләп табарга мөмкин дип шикләнә). Әмма цивилизаци­ядән баш тартып яшәүнең бәрабәре нәрсә соң? Беренче арада ул урман­дагы ризык-нигъмәтләр белән туе­на, әмма учак ягудан баш тарткан­нан соң, аулап алган җәнлекләрне хәстәрләп ашау мөмкинлеге булма­гач, ризыкны башка юл белән табар­га кирәк булуына төшенә. Тирә-як­тагы җәйге йортлардан азык‑төлек юнәтә башлый. Найт теләсә нинди катлаулылыктагы йозакларны ачып керергә өйрәнә. Үзенә җитәрлек кенә ризык һәм кирәк-яраклар алып чыга, ничек ачып керсә, шулай бикләп тә чыгып китә бу өйләрне. Битлз, классик музыка яздырылган пластинкалар белән китаплар да ур­лый. «Мин урмандагы тормышымда кешеләрнең булуын теләмәсәм дә, кешелекнең иң шәп затлары ту­дырган сәнгатьне үзләштерергә теләдем», – ди үзе Найт.
Артыннан эз калдырмый, берәү­нең дә күзенә чалынмый торган Дәрвиш барлыгын тирә-юньдәгеләр яхшы белә. Аңа башта ачулары ка­бара, кемнәрдер, киресенчә, Дәр­вишнең яшәү рәвешен романтик дип таба, аны яңа заман каһарма­ны итеп күрә. Найт Мэн штаты­ның легендасына әверелә. Тотыл­гач һәм урлашулар өчен җинаятьтә гаепләнеп, төрмәгә утыргач, ул үзе­нең тарихын бердәнбер журналист­ка сөйли – бу журналист Майкл Финкель була.
Үзе дә ара‑тирә урмандагы йор­тына китеп, атна‑ун көн ялгызы яшәп алырга ярата торган Фин­кель Найтка «мин сезне аңлыйм шикелле» дип хат яза, хатка үзенең берничә мәкаләсен дә беркетә. Һәм, ни гаҗәп, кулга алынганнан соң, ике‑өч җөмләдән артыгын сөйләшмәгән Найт аның хатына җавап бирә һәм очрашырга да ри­залаша. Финкель аның янына төр­мәгә килеп йөри башлый. Алар арасында сәер әңгәмә башлана һәм тора‑бара ул үзенә күрә дус­лыкка да әверелә. «Минем берка­йчан да кызыксыну объекты була­сым килмәде, һәм хәзер дә кил­ми, мин үземне аңламауларын күрәм, әмма, бәлки, сез хаклыдыр, аңлатырга кирәктер кешеләргә ник минем болай яшәгәнлегем­не», – ди аңа бер очрашу вакы­тында Найт. Һәм үзе үлгәннән соң аның турында китап язуына каршы килми.
Финкель «Я ем тишину ложками» китабын иртәрәк яза. Ул бу басма­ны әзерләгәндә, система Найтны инде төрмәдән чыгара һәм ул, урма­ныннан баш тартырга мәҗбүр була. Төрмәдә чакта әнисеннән оялып, аның белән очрашудан баш тарта Найт. Ул мине урлашырга өйрәтеп үстермәде, ничек итеп аның күзенә карыйм, ди. Ләкин кайткач, аның янында, үзенең балачагы, үсмер еллары узган бүлмәдә яшәргә кала, туганына машиналар ремонтларга булыша башлый. «Иллегә җиткән ир болай яшәргә тиеш түгел, аңа ур­маннан кечкенә генә бер участок алып биреп буладыр бит», – дип, органнарга да, опека хезмәтенә дә мөрәҗәгать итеп карый Финкель. Әмма системаның җавабы катгый: урман Дәрвише социальләшергә, яңадан кешеләр арасына, җәмгы­ятькә әйләнеп кайтырга тиеш.
Инде бар да яхшы, дип җиңел суларга гына калганда, Финкельга сәер дустыннан хат килеп төшә. Аңарчы бер очрашуда күзләре яшь белән томаланган һәм чит­лектәге җәнлекне хәтерләткән Найт Финкельга төшен сөйли: ул төштә Дәрвиш Урман Хатынын күрә, кайчандыр коточкыч салкын бер кышта әлеге Хатын аның янын­да утырып тора, Дәрвишне алырга килүен әйтә, әмма Найт аның белән китүдән баш тарта. «Хәзер аңлыйм: ул Үлем булган, – ди Найт дустына. – Хәзер килсә, мин аның белән кире урман эченә китәр идем...» Ә хатта ул Финкельгә беркайчан да баш­ка хәлен белергә килмәскә куша һәм ул вакытын гаиләсенә бүләк итәргә өнди. Найтның лагерен ту­лаем чистарталар һәм аңардан эз дә калмый. Әйтерсең, ул беркайчан булмаган да...
«Временами я спрашиваю себя: а что если? Что, если бы сержант Хьюз не оказался столь проворен, и Найта бы не поймали? Крис говорил мне, что остался бы в лесу навсег­да. Он мечтал умереть в своей палатке, там, где был по-на­стоящему счастлив. Его бы охва­тили ветки, сквозь него пророс­ли бы корни… Он не собирался оставлять после себя ни единой записи, ни фото, ни мысли. Ни­кто бы не узнал о его опыте. Крис просто исчез бы, и никто на этой бешеной планете не за­метил бы этого. Даже легкая рябь не пробежала бы в его честь по поверхности Северного пруда. Это была бы абсолютно безу­пречно прожитая жизнь».
 
 
 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: