Тынычлыкка өндәүче тынгысыз йорт
Зур Кызыл урам 29 А адресы буенча урнашкан, без Ирек мәйданының бер символы буларак күзалларга ияләшкән йорт казанлыларның һәммәсенә дә яхшы таныш. Иң беренче чиратта, түбәсендә балкып торган язуы белән: «Миру – мир». Хәзер бу язу бигрәк тә битараф калдыра алмый.

CТАЛИН АМПИРЫ
Зур Кызыл урам һәм Театр урамы чатында урнашкан күпфатирлы йорт 1952 елда «Радиоприбор» заводы һәм 22 нче авиация заводы эшчеләре, хезмәткәрләре өчен төзелә. Сталин чоры йортларына хас булганча, сыйфатлы материаллардан, нык итеп эшләнгән. Үзенең мәһабәтлеге ягыннан да, монументальлеге буенча да ул «Сталин ампиры» эстетикасына якын. Архитектурасы ягыннан бу төр биналар биек, артык бизәкләрсез, кырыс һәм җитди. Монда чуар, бизәкле лепнина да, модерн яки милли элементлар да юк.
Бинаның индивидуаль проекты авторы – РСФСРның атказанган архитекторы Әхмәт Бикчәнтәев. Төзелешнең башлап йөрүчесе «Радиоприбор» заводы директоры Иван Шпаков була. Соңыннан ул үзе дә хезмәткәрләре белән бергә шушы йортка күченә.

АКЧА, УТЫН ҺӘМ ТҮРӘЛӘР ТУРЫНДА МӘЗӘКЛӘР
Баштагы проект буенча «Миру – мир» Театр урамы ягына тагын ике тапкыр озынрак булып сузылырга тиеш дип исәпләнә. Аркасы да өч катлы биеклектә булырга тиеш дип ниятлиләр. Тик проектта каралган 12 тәрәзәдән 7 се генә төзелә – арка булырга тиешле урынга кадәр. 1960 елларда «Миру – мир» янына хрущевка корып куела – анда хәзер Казан башкарма комитетының бер бүлеге урнашкан.
Күрәмсең, тулаем бар колачында эшләп чыгарга акча Җитми. Шуны да онытмаска кирәк: 1956 елда СССРда артык нык акча тотуга каршы хәрәкәт – көрәш башлана. Масштаблы төзелеш эшләре зур акчалар да таләп итә, тик бу масштаб чынлап та акланамы? Түрәләр шүрли төшкән булырга да мөмкин...
Төзелеш вакытында йортны агач утын белән якканнар, һәр йортта мич, һава юлы булган. Соңрак инде газ уздырылган. Ә менә кухнялар шулай ук – күппочмаклы булып калган. Кайбер фатирларда икешәр балкон – Ирек мәйданына да, Театр урамына да чыга. Балконнар 4 нче каттан гына башлана, бу хакта халыкта мәзәк тә йөри. Имештер, бер түрәнең хатыны бу йортта инде төзелә башлаганчы ук фатиры булачагын белә, ничек төзегәннәрен карарга килә. Балконнарны күреп алгач, йөрәгенә тотынып, кычкырып Җибәрә: – Балаларымны егып харап итәсем юк! Шуннан астагы катлардагы балконнарны алалар.

ЮГАЛЫП-ТАБЫЛЫП ТОРГАН СЕРЛЕ ЯЗУ
Йортның иң өске өлешендәге тынычлыкка өндәп торучы «Миру – мир» лозунгы беренче проектта булмый. Аның урынына почмакта аттик белән архитектура детальләре күздә тотыла. Әмма Бөек Ватан сугышы елларыннан соң бик актуаль дә яңгырый, күз карашын да ямьләндереп тора торган язу барыбер пәйда була. Тора-бара әлеге лозунг казанлылар теленә йортның аскы катында урнашкан азык-төлек кибете атамасы булып та «ябышып» кала.
Сугыштан соңгы елларда язуның ике ягында Ленин һәм Сталин портретлары да торган. Ә менә Сталинның тоталитар культы тәнкыйть утына тотыла башлагач, портретлар югала. 50 нче елларда куелган совет лозунгы да берара серле рәвештә югалып тора. Аның ник югалуын аңлый алмыйлар. Әмма халыкта йортны элеккечә «Миру – мир» дип йөртүдән туктамыйлар. Ул хәтта телефон белешмәләрендә дә шулай теркәлгән.
2013 елда конструкция-язу Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау Җәмгыяте инициативасы белән кабат кайтарыла. Ул да объектның аерылгысыз бер өлеше буларак тәгаенләнә һәм сакланырга тиеш, дип исәпләнә. Бүгенге көндә йортның кыяфәте нәкъ менә шулай – тарихи асылында кала бирә, ул шул оригиналь исеме белән йөртелүен дә дәвам итә.
Казанда «сталинка» архитектурасы һәм эстетикасына караган йортлар төрле районнарында – Җитәрлек. Алар чагыштырмача яңа йортлар, совет хакимиятенең масштаблы колач алган елларына туры килә һәм безнең тарихыбызның бер өлеше булып тора. Чор тарихы – бу йортларда.
Луиза Янсуар, Фәнзилә Җәүһәрова
Добавить комментарий