Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Ул безне кабат эзләп тапты...

Ул безне кабат эзләп тапты...

Җәйге яллар – вакытны үзеңә күбрәк билгеләр өчен кулай чак. Ел дәвамында «карармын» дип тамгалап куйган фильм, сериалларны карап, «укырмын» дигән китапларны укырга мөмкинлек табып, мәсәлән. Ә яңаларына килгәндә, алар арасында да кинәнеп карарлык, йә укырлыклары җитәрлек.

16 июня 2022

БЕР ЯЗМЫШКА – ИКЕ КАРАШ
«НВО Мах» платформасында тәкъдим ителгән әлеге ике сериал нәрсәсе белән үзнчәлекле соң? Беренчедән, бу нуленче елларда зур кызыксыну уяткан һәм популяр булган реаль вакыйгаларга багышланган кейс буенча төшерелгән картиналар. Икенчедән, бер язмышка ике – караш, реаль шәхеснең үзе катнашындагы документаль тасма белән уен картинасы. Өченчедән, «Каратель», «Грешница», «Дьявол всегда здесь» кебек соңгы елларда шактый зур игътибар уяткан фильмнары белән билгеле яшь режиссёр Антонио Кампосның бу шау‑шулы тарихка ерактанрак күз ташлап, яңа укылыш бирергә омтылышы.
2001 елда АКШ ның затлы һәм күренекле гражданины – сәясәтче, язучы, Вьетнам су‑ гышы турындагы популяр романнар авторы, Төньяк Каролина штатының иҗтимагый-сәя‑ си һәм мәдәни тормышында зур активлык күрсәткән зат, хәтта Дарем шәһәре мэры бу‑ лырга ниятләгән Майкл Петерсон 911 хезмә‑ тенә шалтырата да хатынының баскычтан егылып төшүен, хәле бик авыр булуын хәбәр итә. Табиблар белән полиция килеп җиткәндә, Кейтлин Петерсон инде исән бул‑ мый, ә Майкл үзе аларны өйдә каршы ала. Иң шаккаткычы – Кейтлин Петерсонның тә‑ нендә күпсанлы җәрәхәтләр табыла, бәхетсез очрак буларак каралырга тиешле хәл шунда ук үтерү булырга мөмкин дип табыла. Майкл Петерсон төп шик астындагы кеше буларак карала, җитмәсә, полиция тиз арада мотив‑ ларны да актарып чыгара.
Петерсон, үз чиратында, моны шәхесенә һәм гаиләләренә һөҗүм буларак кабул итә, гаять тәҗрибәле һәм кыйммәтле адвокатлар яллый. Әлеге суд эшенә, адвокатлар белән бергә, француз документалистлары да килеп кушыла. Шулай итеп, Майкл Петерсон эше, әле Интернет, социаль челтәрләр пәйда булганчыга кадәр үк, онлайн-режимда диярлек барган бик зур шау‑шу кубарган вакыйгага әверелә. Ә бит ул тиз генә хәл ителгән эш булмый, 15 елга кадәр сузыла. Документаль проект та, шулай итеп, озын язмышлы булып чыга.
подозрение(1)
ПОДОЗРЕНИЯ, 2004 (1 СЕЗОН) Иле: Франция Жанры: документаль сериал, драма, криминал Режиссеры: Жан-Ксавье де Листрад Дөньякүләм премьерасы: 7 октябрь, 2004 ел Төп рольләрдә: Майкл Петерсон, Дэвид Рудольф, Том Мехер, Билл Петерсон, Фреда Блэк, Джим Хардин, Артур Холлэнд, Тодд Петерсон, Маргарет Рэтклифф һ.б. лар.
Лестница_5
ЛЕСТНИЦА, 2022 (1 НЧЕ СЕЗОН) Платформасы: НВО, Мах Иле: АКШ  Жанры: драма, криминал, детектив, биография, триллер Режиссеры: Антонио Кампос Дөньякүләм премьерасы: 5 май, 2022 ел Төп рольләрдә: Колин Фёрт, Тони Коллетт, Майкл Стулбарг, Патрик Шварценеггер, Софи Тёрнер, Одесса Янг һ.б.
Бүген тамашачылар «Подозрения» дип исемләнгән 10 сәгатьлек документаль сериал белән Интернет челтәренә кереп, теләсә кайсы стриминг каналында таныша ала. Бу – 2001 елда башланып, еллар буена сузылган бер язмышның гына түгел, ә аның тирәсендәге кешеләрнең, тулы бер чор, социаль катламның хроникасы. Бу шулай ук моңарчы криминаль эшләр тарихында булмаган уникаль хроника да – биредә документалистлар тулы бер буын адвокатларның яклау сызыгын ничек оештыруы, суд эшчәнлегенең эчке кухнясы, присяжныйларның мөнәсәбәтләре, аларны туплау ысуллары, фокус-төркемнәр һ.б. детальләрне тулы тарихи җирлектә теркәп бара.
Баштарак без үз‑үзенә чиксез ышанган һавалы, байлыгы ташып торган ир уртасы белән очрашсак, азакта Майкл Петерсонны сынган, дәрәҗәсен дә, исемен дә, затлылыгын да җуйган йончыган бер картлач хәлендә күрәбез. Нәрсә хакына көрәшә ул еллар дәвамында?!
Һәм ни өчен Антонио Кампос бу тарихка өр-яңадан тотынырга булган, дигән сорау да туа. Ул бу проект, ягъни уен картинасы буларак әзерләнгән «Лестница» сериалы турында әллә ни иркенәеп сөйләми. Бары тик кыска фактлар, детальләр белән генә җавап бирүне кулай күрә:


«МИН БУ ПРОЕКТНЫ ТОРМЫШКА АШЫРЫР ӨЧЕН 2008 ЕЛДАН БИРЛЕ ЭШЛИМ. БУ – БИК ОЗАК ҺӘМ КАТЛАУЛЫ ЮЛ БУЛДЫ, ӘММА ТҮККӘН КӨЧНЕ АКЛАРЛЫК ЮЛ. НӘТИҖӘДӘ, МИН ТЕЛӘСӘ КЕМ БАРЫ ТИК ХЫЯЛЛАНА ГЫНА АЛЫРДАЙ ПАРТНЕРЛАРНЫ ТАПТЫМ – «НВО МАХ» КОМПАНИЯСЕ, ШОУРАННЕР МЭГГИ КОН ҺӘМ, ӘЛБӘТТӘ ИНДЕ, КАБАТЛАНМАС, ИСКИТКЕЧ АКТЁР КОЛИН ФЁРТ».


Документаль сериалның адаптациясе рәвешендә эшләнгән уен вариантында Колин Фёртның катнашуы – төп факторларның берсе. Әлеге роль, әйтерсең, еллар буе аны гына көткән. Репутациясе ягыннан Голливудның иң затлы британ актерларыннан исәпләнгән Фёрт, гадәттә, рольләр сайлау мәсьәләсендә шактый четерекле зат буларак билгеле. Без аның каһарманнарының эчке аксөяклегенә шул дәрәҗәдә ышанырга күнеккәнбез ки, бу очракта да беренче серияләрдән без аңа берсүзсез мөкиббән. Режиссер бу эффектны үтә дә уңышлы һәм нечкә итеп куллана.
«Кинопоиск» тәнкыйтьчесе Станислав Зельвенский болай ди: «Лестница» – күп еллар дәвамында бер чылбырга тезелеп килгән ялган һәм иллюзияләр тарихы. Монда бер генә нәрсә дә, беренче карашка күренгәнчә, гади һәм турыдан-туры, җиңел генә чишелешле түгел».
Лестница_1
Лестница_2
Документаль сериалдан аермалы буларак, Кампос һәр борылышны, детальләрне тамашачыны киеренкелектә тотар өчен файдалана. Шундый итеп файдалана ки, хәтта «Подозрения»не энәсеннән җебенә кадәр караучылар да режиссерның бу кагыйдәләрен кабул итеп, аның кануннарына буйсына. Һәм, әйтергә кирәк, Фёрт – чыннан да, искиткеч! Ул үзенең күз явын алырдай сөйкемле сөяге белән, әйтерсең, экран аша да мистик рәвештә тәэсир итә белә, аның бу көченә бер эләксәң, теләсә нинди ялганга да ышанырга әзерсең. Иң мөһиме – ул гына гаепле булмасын... Без бу геройның караңгы якларын үз күзләребез белән күреп, карап, тоябыз, әрнибез, бәргәләнәбез, әмма аклар өчен һаман да сәбәпләр эзләүне дәвам итәбез. Ә ялганнар бер‑бер артлы домино эффекты белән тәгәрәвен дәвам итә, киеренкелектән ми чатный башлый. Һәм без Фёрт образында тулы бер системаны, үзләрен «югары катлам» дип игълан иткән һәм тирәлегенең колына әверелгән затларны абайлый башлыйбыз. Һәм бу баскычтан кешеләрнең бары тик затлы читлеккә генә күтәрелә алуын, ә көннәрдән бер көн аска тәгәрәсә, шулай ук түбәндә читлек көтеп торганын анык күрсәтә режиссер.
Лестница_3
Сериал шулкадәр гадәти, тормышчан һәм ясалма экшн-эффектларсыз, аның көндәлек фактурасына кереп күмеләсең дә вакыт узганын сизми дә каласың. Монда – гадәти кеше фаҗигасе дә, гаилә фаҗигасе дә, иҗтимагый-сәяси торышыбыз, җәмгыять фаҗигасе дә. Кампос безгә җаваплар бирми, ә сораулар, ахыр чиктә, канлы чәрдәкләр булып, бушлыкка оча.
Луиза Янсуар
Фотолар kinopoisk.ru/сайтыннан алынды

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: