Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Үлемнән соң – үлемсезлеккә

Яруллиннар – татар музыка сәнгатендәге иң мәшһүр династияләрдән. Аларның һәркайсын үз чорының символы дип атарга була. Гомере яшьли фаҗигале өзелгән, әмма исеме татар музыкасы тарихына мәңгегә кереп калган Фәрит Яруллинның атаклы «Шүрәле» балеты премьерасына 12 мартта 80 ел тула. Ул беренче милли балетны туган халкына 27 яшендә бүләк итә.

ЧЫТЫРМАННАР АША ЮЛ САЛЫП…

Габдулла Тукай поэмасына һәм татар фольклорына нигезләнеп иҗат ителгән «Шүрәле» – 3 актлы балет. Либретто авторлары – Әхмәт Фәйзи һәм Леонид Якобсон, композиторы – Фәрит Яруллин.

1940 елның 30 августында бер елдан соң Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы уздырылачагы турындагы указга кул куела. Мондый масштаблы вакыйга өчен һичшиксез милли балет кирәклеге турында сүз күтәрелә. Татар милли опера театры 1939 елның 17 июнендә ачылган була, декадага әзерлек эшенә белгечләрне җәлеп итәләр. Декада өчен җаваплы төп балет- мейстер итеп Пётр Гусев сайлана, ул исә, үз чиратында, беренче татар балетының либреттосын эшләргә Леонид Якобсонны җәлеп итә.

Бәхеткә, театр портфелендә инде әзер либретто белән балет партитурасы ята булып чыга. Аларны 1940 елда театрга язучы Әхмәт Фәйзи белән яшь композитор Фәрит Яруллин китерә. Декада өчен җаваплы төп балетмейстер Петр Гусев балетның музыкасын шунда ук югары бәяли, ә менә либреттоны, персонажлар артык күп булып, әсәр җәелеп киткәнгә, яңадан эшләп чыгарга кирәк дип таба. Либреттоның икенче вариантын Леонид Якобсон эшли. 

1941 елның 3 июлендә Казанда милли балетның генераль репетициясе уза. Татар опера һәм балет театры труппасы «Остров танца» труппасы биючеләре һәм С.М. Киров исемендәге Ленинград опера һәм балет театры солистлары белән көчәйтелә. Сөембикә партиясен – Найма Балтачеева, Гали-батырны – Габдрахман Кумысников, Шүрәлене Габделбари Әхтәмов башкара.

Тулы канлы премьера турында да, Мәскәү декадасы хакында да сүз дә була алмый – илгә сугыш афәте килә. Татар опера һәм балет театры «Шүрәле»гә 1945 елда гына әйләнеп кайта. Бу вакытта композитор Фәрит Яруллин инде хәбәрсез югалган санала, яңа либреттоны Гай Таһиров эшләп чыга, куючы балетмейстерлар – Гай Таһиров белән Леонид Жуков була, дирижёр пультында – Ильяс Әүхәдиев.

Сугыштан соңгы елларда Ленинград опера һәм балет театры заказы буенча композиторлар Валентин Власов һәм Владимир Фере балетның яңа оркестровкасын ясый: техник эшкәртүләрдән тыш, музыкага да өстәмәләр кертелә, ул хәзер героик чалымнар белән баетыла. Балет хәзер инде «Али-батыр» исемен ала, нәкъ шушы исемдә ул Сталин премиясенә ия була. 1958 елда исә, үлеменнән соң, үлемсез балеты өчен Фәрит Яруллинга Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.

«25562»

«Үлеменнән соң» диелсә дә, асылда, Фәрит Яруллинның язмышы әле сугыш тәмамлангач, дистә еллар буена анык билгеле булмый. Хәбәрсез югалган исәпләнә. Хатыны Галина Сачек белән кызы Наилә, аның хакында белергә теләп, бик күп инстанцияләргә мөрәҗәгать итә. Фәрит Яруллинның аларга язган соңгы хаты 1943 елның 31 июле белән тамгаланган:

Сөеклеләрем!

8,15 июльдә язган хатларың килеп җитте. Ярый әле теге хәбәргә ышанмагансың. Андый-мондый хәл була калса, мин бит сиңа теге дөньядан да хәбәр итәчәкмен. Хәзерге көндә, шундый мәхшәр вакытында, госпитальдә-фәләндә ята торган чак түгел. Сводкаларга карап, минем кай җирдәрәк икәнемне чамалыйсың булыр. Әлегә без ут эченнән чыккан идек, шулай да безнең егетләр дошманны ныгытып дөмбәслиләр. Төрле хәлләр булуы ихтимал… Сугыш бит… Ләкин рухи яктан без көннән-көн ныгый барабыз. Кыенлыклар булыр әле: ерткыч, үзенең холкын куып, һаман каршылык күрсәтмәкче, эттән яралган нәрсә. Тик инде безнең кеше һәммә ерткычтан да көчлерәк. Әлегә дусларыма хат язарга вакыт тимәгәнлектән, син инде аларга минем сәламнәремне тапшыр.

Кәгазь бетә, адресны язам: Полевая почта, 25562 Г. Кайчагында ачулы булса да, сезне һәрвакыт яратучы Әтиегез.

Әнисенең әтисенә һәм аның исеменә тугрылыгын күреп үскән Наилә Фәрит Яруллинны эзләүдән туктамый. Татарстан Композиторлар берлеге дә кушыла. Бу елларда инде аны җитәкләү эше Мирсәет Яруллинга күчкән була: төрле җирләргә хатлар языла, ветераннарга мөрәҗәгать итәләр, фронтта аның белән бергә иңгә‑иң куеп көрәшкән кешеләрнең хатирәләренә өметләнәләр. Эзләү эшен 19 нчы танк корпусының ветераннар советы рәисе, отставкадагы подполковник М.Н. Тихненко җитәкли. Нәтиҗәдә, Смоленск һәм Витебск өлкәләрен азат итү сугышларында катнашучылар, 82 нче дивизия 250 нче полкның 1942‑1943 елларда һәлак булган офицерлары исемлегендә Фәрит Яруллинны табып алалар. Анда болай дип язылган була: «Укчы взвод командиры Яруллин Фәрит Заһидулла улы 1943 елның 17 октябрендә һәлак булды. Белоруссия ССРның Витебск өлкәсе Дубровно районы Яңа Тухиня авылы зиратында күмелгән».

Фәрит Яруллин, 1941 ел.

ФӘРИТ ЯРУЛЛИН ТУГАН, ЯШӘГӘН, УКЫГАН, ҺӘЛАК БУЛГАН УРЫННАР

Күмелгән урынны белгәч, инде барлык архивларны торгызып, тагын мондый мәгълүмат табыла: 1943 елның 17 октябре алдыннан Орша шәһәренә зур һөҗүм башлау турында фәрман алына. Фәрит Яруллин үзенең сугышчылары белән Яңа Тухиня авылының көньягына, дөресрәге, зират буена килеп урнаша. Артиллерист Н.Цейтлин: «Ул көнне дошман авиациясе 82 нче дивизия урнашкан районга бомба ударларын шулкадәр көчәйтте ки, су һәм балчык фонтаны арасында күпләрнең исән калуы икеле иде», – дип яза.

Яруллиннар – татар музыкасында иң мәшһүр династияләрдән. Тулы бер гасыр дәвамында бу гаиләнең күренекле вәкилләре татар сәнгатенең алгы сафында атлый. Әгәр дә без ХХ гасыр татар музыкасы тарихына күз ташласак, Яруллиннарның һәркайсын үз чорының символы дип атарга мөмкин.
Вадим Дулат-Алеев, Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры, музыка белгече

Сулдан уңга: Фәрит Яруллин һәм Заһид Хәбибуллин. 1930 нчы еллар.

ӨЧ ДӘВЕР. ӨЧ ШӘХЕС. ӨЧ ЯЗМЫШ

Заһидулла Яруллин – ХХ гасыр башындагы иң беренче татар профессиональ музыкантларыннан. Мамадыш өязенең Кече Сөн авылында туган егет бик иртә ятим кала, күп тормыш авырлыклары кичерә, аңа музыка училищесында да, консерваториядә дә уку насыйп булмый. Әмма музыка аның гомерлек һөнәренә әверелә.

Әйтергә кирәк, ХХ гасыр башы өчен музыкант һөнәрен сайлау – әле татар мохите өчен яңалык, шактый кыю адым. Татар композиторлары да, татар концертлары, музыкаль сәнгате дә юк. Әмма милли-мәдәни күтәрелеш барыбер үзенекен итә, акрынлап музыкага җитди карый башлыйлар, татар театры да нигезеннән музыкаль башлангыч белән туа. 1908 елда Идел буе шәһәрләрен гизеп кайткан Заһидулла Яруллин милли сәхнәгә күтәрелә – беренче татар пианисты сыйфатында чыгыш ясый башлый, тәүге татар музыка әсәрләренең авторы буларак таныла.

Ул Казанда ХХ йөз башы яңа сәнгатенә нигез салучылар белән тыгыз аралашып, фикер алышып яши. «Болгар» номерларында Тукай белән еш очраша. Аңа чын танылуны да бөек шагыйрьнең вафатыннан соң язылган «Тукай маршы» китерә.

Тукай Заһидулла Яруллинның фортепианодагы импровизацияләрен тыңларга ярата торган була. «Болгар» номерларында яшәгәндә, ул кичләрен пианист Яруллин уйнаган моңнарны тыңлар өчен еш кына ресторанга төшеп, кара төнгә кадәр утыра. «Әллүки», «Тәфтиләү», «Ашказар»ны уйнавын үтенә, аларны онытылып тыңлый.

Заһидулла Яруллин скрипкада, мандолинада, курайда, гармунда да өздереп уйный. Беренче милли ансамбль оештыра.

Бала чактан ук Заһидулла улы Фәрит Яруллинны музыка дөньясына алып керә, аның музыка училищесында белем алуын, чын профессиональ музыкант булып җитешүен тели. Казан музыка училищесында егет берьюлы ике белгечлек буенча укый – виолончель һәм фортепианоны үзләштерә. 1933 елда, Татарстанның перспективалы яшь музыкантлары исәбендә, Мәскәүгә укырга җибәрелә. Анда композиция буенча да дәресләр ала башлый.

Укуын тәмамлаганда, яшь композитор гаҗәеп нәтиҗәләр күрсәтә: виолончель һәм фортепиано өчен Соната, Кыллы квартет һәм Симфония иҗат итә. Аңа киң катлам тыңлаучыларга юнәлтелгән жанрлар – җырлар, романслар, инструменталь миниатюралар бик җиңел бирелә. Фәрит Яруллинның скрипка һәм фортепиано өчен «Таң җыры», «Бию көе», фортепиано өчен «Бишек җыры», халык тарафыннан бик яратып кабул ителә. Ул, оригиналь җырлар белән беррәттән, татар халык җырларын – «Кара урман», «Сибай», «Сандугач»ларны эшкәртеп, халыкка яңадан бүләк итә, киң катлам тыңлаучылар арасында хөрмәт казана.

Казанга әйләнеп кайткач, Фәрит Яруллин бөтен көчен һәм сәләтен «Шүрәле» балетын иҗат итүгә юнәлтә. Балетны төгәлләүгә, Фәрит Яруллин шунда ук «Зөлхәбирә» операсын иҗат итүгә керешә. Бөек Ватан сугышы башлануга ук, яшь композитор армия сафларына алына. Аның кебек зур киләчәге күренеп торган талантны, әлбәттә, ил эчендә, тылда да саклап калырга мөмкин булыр иде, ләкин Фәритне фронттан алып калыр өчен җитди адымнар ясаучы булмый.

Фронтка китәр алдыннан Фәрит Яруллин Муса Җәлил сүзләренә «Соңгы көрәшкә» дигән җырын яза. Алар икесе дә яу кырыннан әйләнеп кайтмый.

Фәрит Яруллин – кабатланмас шәхес. Шундый кыска вакыт эчендә композиторлык таланты шулчаклы нык ачылып өлгергән очраклар бөтендөнья музыка культурасында да гаять сирәк очрый.
Чулпан Бәхтиярова, музыка белгече, сәнгать фәннәре кандидаты

Мирсәет Яруллин – данлыклы династиянең тагын бер вәкиле. Аның да беренче остазы – әтисе. Олы абыйсы кебек үк, Мир­ сә­ етнең музыкага сәләте кечкенәдән күренә – 9 яшендә ул җыр яза. Заһидулла Яруллинның уртанчы улы Альфред бала ча- гында ук авырып үлеп китә. Заһидулла үзе балалары арасыннан «музыкага иң сизгере, табигый сулышлы, талантлысы Альфред иде» дия торган була.

Мирсәет Яруллин музыкага бөтен гомерен багышлый. Ул, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлап, Татарстанда иң актив һәм күп яза торган композиторларның берсенә әйләнә. Музыканың барлык жанрларында да иҗат итә, беренче татар ораториясен яза. Мирсәет Яруллин милли музыка сәнгате үсешенә композитор буларак кына түгел, ә педагог, музыканы танытучы һәм пропагандалаучы рәвешендә дә зур өлеш кертә.

1977-1989 елларда ул Татарстан Композиторлар берлеге рәисе, Казан дәүләт консерваториясенең татар музыка сәнгате факультетының беренче деканы, профессор була.

«ШҮРӘЛЕ» БАЛЕТЫНЫҢ ЯЗМЫШЫ

Балетның дөньякүләм премьерасы, инде әйткәнебезчә, 1945 елның 12 мартында Казанда, Татар дәүләт опера һәм балет театрында уза. «Али-Батыр» исеме белән икенче редакция премьерасы 1950 елның 28 маенда Ленинградның С.М. Киров исемендәге опера һәм балет театрында була.

Ленинград премьерасыннан соң, балет дөнья бию сәхнәсендә таныла. Ул Советлар Союзының һәр шәһәрендә диярлек уйнала: Алма-Ата, Вильнюс, Горький, Киев, Львов, Новосибирск, Одесса, Рига, Саратов, Тарту, Ташкент, Улан-Удэ, Ульяновск, Уфа, Чиләбе... Һәркайсында да бик җылы кабул ителә, триумфаль төстә алга атлый. Европага алып чыккач та, аны көчле алкышларга күмеп каршы алалар.

2002 елда «Шүрәле» Ренат Ибәтуллин тарафыннан Мексикада күрсәтелә. Татар дәүләт опера һәм балет театрының балет репертуа- рындагы энҗесе булып балкый.

1971 елда Ленинградта «Шүрәле»не кабат сәхнәгә менгерәләр. 1980 елда ул «Урман әкияте» исеме белән совет экраннарына чыга, татар сәнгатенә зур соклану һәм ихтирам уята.

2009 елда Мариин театры, Леонид Якобсон куелышына Валерий Гергиевның музыкаль җитәкчелегендә «капиталь реконструкция» ясап, Татарстан Республикасы ярдәме белән аны кабат тамашачыга тәкъдим итә.

Фәрит Яруллин иҗат иткән беренче татар балеты бүген дә татар профессиональ музыкасының визит карточкасы булып санала. Аның турында күпсанлы рецензияләр, мәкаләләр, театраль күзәтүләр, фәнни-тикшеренү эшләре бар.

БОЛГАРИЯ, ГДР, ПОЛЬША, РУМЫНИЯ, ЧЕХОСЛОВАКИЯ, МЕКСИКА – «ШҮРӘЛЕ» БАЛЕТЫ ЗУР УҢЫШ БЕЛӘН БУ ИЛЛӘРДӘ ДӘ КҮРСӘТЕЛӘ.

«ШҮРӘЛЕ» БАЛЕТЫ КАЙЛАРДА КУЕЛГАН ҺӘМ КҮРСӘТЕЛГӘН...

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера