Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Уракчы: Күңелең киң булса...

Уракчы: Күңелең киң булса...

Без сәфәргә кузгалган көнне урамда егерме биш градус эссе иде. Югыйсә сентябрьнең икенче атнасы бара, ә табигатьтә әле һаман җәй хакимлек итә. Чистай районының Уракчы авылына барышыбыз. Мондый авылны сайлавыбыз юкка түгел, кырларда урак өсте бит. Уракчыда да урак өсте гөрлиме икән?

20 сентября 2025

«ГРАНТЛАР ОТАБЫЗ!»

Уракчы чагыштырмача яшь авыл, 1928 елда оешкан. Ул елларда Татар Талкышыннан берьюлы биш кечкенә авыл аерылып чыга. Аларның инде икесе юк та икән, ә менә өчесе матур гына яшәп килә, шул исәптән Уракчы авылы да. Бүген монда 135 кеше гомер итә, 50 хуҗалык бар. Социаль объектлардан ФАП, клуб эшли. Ә менә башлангыч мәктәп ябылган, кибет тә юк. Авылга ямь биреп торучы җир мәчет кебек тоелды, тирә‑юне чәчәккә күмелгән, һәр көн ир‑атлар биш вакыт намазга җыела монда...

1928 елда Уракчы ике урам булып оеша һәм ул бүген дә шулай. Йөз ел эчендә йортлар үзгәрсә дә, яшел хәтфә чирәм шул ук калган. (Бу чирәмгә бала чактагы кебек ятып ауныйсы килде, хәзер авылларда мондый яшеллек бик юк бит.) Урам башында күл җәелеп ята, әлегә ул каз-үрдәкләр өчен хезмәт итә. Тик киләсе елга инде бу урын ял үзәге булырга тиеш икән.

– Ел саен дәүләт грантларында катнашабыз, – диде Татар Сарсазы авыл җирлеге башлыгы Салих Мусин. – Һәм җиңәбез дә. Өч‑дүрт ел эчендә генә дә Уракчы авылында балалар өчен махсус бау паркы, футбол уйнар өчен заманча спорт мәйданы эшләдек. Беренчесе – «Шүрәле» паркы, икенчесе «Батыр» дип атала. Ә киләсе елга күлне төзекләндерергә исәп. Башта төбен чистартып, ишмә юлларын ачып җибәрергә кирәк. Аннары, балыклар үрчетеп, күлнең тирә‑ягында шашлык пешерү урыннары ясарга уйлыйбыз. Аны «Яшьлек паркы» дип атарга ниятлибез. Якынча 5 миллион сумга төшәчәк. Болар инде барысы да документлаштырылган, чөнки грантка биргәндә шактый күп кәгазь тутырырга туры килә. Авылдашыбыз икътисад фәннәре докторы Асия Галимовага рәхмәт, ул Чистайда яши, югары уку йортында белем бирә. Документларны бергәләп эшләдек, чөнки Асия Камилевна аның тәртибен яхшы белә. Әле күптән түгел генә билгеле булды: «Яшьлек паркы»н төзекләндерүгә грант отканбыз. Димәк, язга бик зурлап эшкә тотыначакбыз. Безнең монда барысы да комплекслы итеп уйланылган: спорт мәйданчыклары, ял итү урыны – бөтенесе бер җирдә. Грантка документлар тапшырганда болар бик мөһим, чөнки анда конкурс бик зур. Проектны яклаганда, аның үзенчәлеге булырга тиеш. Ничә еллар шул конкурсларда катнашканнан соң, тәртибен аңлап бетердек кебек.

Авыл башында тагын бер матур җир бар – ул да булса кое. «Торна сазы» дигән язу олы юлдан килгәндә үк күренеп тора. Уракчы кешеләре генә түгел, күрше авыллардан да киләләр икән: коеның суы шифалы, тикшерткәннәр. Суның составы турындагы рәсми мәгълүматны да шунда ук язып куйганнар.

– Ә ни өчен «Торна сазы», монда торналар бармы әллә? – дим Салих Сәйдәшевичка.

– Бабайлар сөйләве буенча, бу урынга элек гел торналар килә торган булган. Дөрес, соңгы елларда күренмиләр. Ләкин кем белгән, бәлки торналар янәдән кайтыр. Мондый матур урынны алар, һичшиксез, яратырга тиеш.

– Өч‑дүрт ел эчендә генә дә Уракчы авылында балалар өчен махсус бау паркы, футбол уйнар өчен заманча спорт мәйданы эшләдек, – диде Татар Сарсазы авыл җирлеге башлыгы Салих Мусин.

«ПАЙ ҖИРЕБЕЗ ЮК!»

Уракчы гомергә тырышлыгы белән аерылып торган. Әле колхозлар чорында ук районда иң зур уңышны биредә алганнар. Бөтен хикмәт – халыкның эш сөючәнлегендә. Һәм уракчылылар эчкерсез дә. Әнә шуның өчен пай җирләрсез калганнар да. Әйе, җирле халыкның пай җирләре юк. Сәбәбе бик гади – 1980 елда Уракчыны «Роман» совхозына кушалар. Дөрес, башта халык бик нык сөенә, чөнки эшләгән өчен яхшы гына хезмәт хакы алалар. Фермалар гөрләп тора, кырларда элиталы орлыклы ашлык үсә. Тик 90 нчы елларда совхозның көймәсе комга терәлә, нәтиҗәдә ул банкротка чыга. Ә җирләр шәхси кулларга күчә. Шулай итеп кайчандыр ата-бабаларына бүленеп биргән җирләр рәсми рәвештә юкка чыга. Башта халык моңа әллә ни игътибар да итми, янәсе, дәүләт ташламас. Җирсез калганнарын алар соңрак, күрше авыллар пай җирләрен рәсмиләштерә башлагач кына аңлыйлар. Тик инде бернәрсә дә үзгәртә алмыйлар. (Бу проблема бер Чистайда гына түгел, Балтач, Югары Ослан, республиканың башка районнарында да бар. Совхоз булган авылларда халыкка пай җире бирелмәгән. Әлеге проблема турында «Татарстан» журналы язган иде).

Уракчының иң эре фермеры – Бадыйгиннарның да җирләре юк. Дөрес, район администрациясе аларга, 49 елга дип, арендага 77 гектар җир биргән. Һәм фермер шуңа да бик канәгать.

– Безгә шул җир җитә, – диде Мөнир Бадыйгин. – Шунысын эшкәртергә сәламәтлек җитсен. Дөрес, җир булмаганга, үз вакытында дәүләттән грант ала алмадым. Шуның өчен дә ферманы фәкать үз акчабызга эшләдек. Гомер буе мал асрыйбыз, ә фермерлык эшендә 2015 елдан бирле. КФХ булып теркәлдек без. Аңа кадәр колхозда хезмәт куйдым, ферма мөдире дә булдым. Аннары инде, дөньялар үзгәргәч, үзебезгә эшли башладык. Төп ярдәмчем – олы улым, ул өйләнде, безнең янда калды.

– Иген уңышы ничек? – дим.

– Шөкер, әйбәт. Ашлыкны амбарга алып кайтып урнаштырдык инде. Солы гектарыннан – 27 центнер, арпа 30 центнер чыкты. Игеннең бер өлешен сатабыз да.

Мөнир абыйның хәләл җефете Әлфинур апа авылда фельдшер ярдәмчесе булып хезмәт куя. Ләкин төп эше, әлбәттә, өйдә. Егерме ике сыерны саварга, кортын, эремчеген ясарга кирәк, әле итне чыгартып, фарш итеп тә саталар икән.

– Мөнир белән күршеләр идек без, – диде Әлфинур апа. – Гаилә корганга утыз дүрт ел булды. Ике ул үстердек, икесе дә гаиләле. Дүрт оныгыбыз бар, алар да малайлар. Авылда нәрсә, кул хезмәте инде. Гомергә эштән курыкмадык, балалар да үзебезгә охшаган. Менә хәзер киленнәр дә кушылды, бөтен эшне бергә башкарабыз. Яз, көз өйдә ирләрне күрмибез дә, басуда алар. Кышын инде җайлырак. Тик барыбер ир‑атлар тик тормый: машина белән Чистайга барып сөт сатып кайталар.

Уракчының иң эре фермеры – Бадыйгиннарның да җирләре юк. Дөрес, район администрациясе аларга, 49 елга дип, арендага 77 гектар җир биргән. Һәм фермер шуңа да бик канәгать.

ГАРМУНЛЫ ЯШЬЛЕК

Авылның тагын бер матур гаиләсе белән таныштык – Гомәровлар. Йортта иң өлкән кеше Факия апа, күптән түгел 90 яшен тутырган. Әбекәй бик матур картлык кичерә: янәшәсендә улы Җәүдәт белән килене Мөнирә. Бу йортта көн саен биш вакыт намаз укыла, Җәүдәт абый – авылның мулласы. Хатын-кызлар да күптәннән диндә икән.

– Килен-каенана булып бер йортта 47 бергә яшибез, – дип сүз башлады Факия апа. – Мөнирә белән бер-беребезне аңлап көн итәбез. Сабыр булып, кайсын күрмәсәң, ишетмәсәң яшәп була ул. Ике яклап та шулай кирәк. Җәмәгатем бик иртә, кырык өч яшендә вафат булды. Балаларны ялгызым аякка бастырырга туры килде. Аллага шөкер, тәртипле булды балалар. Хәзер дә шулай, кайтып йөриләр, оныклар да өзелеп тора.

Факия апаның үсмер чагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. 1943 елны Уракчы башлангыч мәктәбенә укырга керә, урта мәктәпне исә Чистайга барып укый. Һәм шуннан соң фермага эшкә керә.

– Әти сугышта хәбәрсез югалды, өйдә миннән кечкенә сеңелкәш, энекәшләр бар иде, ничек тә аларга ярдәм итәсем килде, – диде Факия апа. – Ун ел фермада эшләгәч, авылда китапханә ачылды. Урта белемең бар дип, мине шунда эшкә чакырдылар. Әнә шулай итеп, лаеклы ялга чыкканчы, китапханәдә хезмәт куйдым. Кечкенәдән китап укырга ярата идем, анда кергәч рәхәтләндем инде. Ул чорда китапханәгә йөрүче күп иде, башлангыч мәктәп булса да, иллеләп бала укыды. Хәтерлим, 1960 нчы елларда бер йортта биш‑алты бала иде. Рәхәт чаклар дип, гел искә алам хәзер. 90 нчы елларда инде халык саны күзгә күренеп кими башлады. Факия апалар үзләре дә җиде бала үсә. Әниләре аларны кечкенәдән бәйләргә өйрәтә, шәл бәйләп саталар алар. Шуның белән йорт та салалар.

– Уракчыда тагын шәл бәйләүчеләр бар идеме? – дим.

– Үзе өчен генә бәйләүчеләр бар иде, әмма безнең кебек сатуга эшләмәде алар. Әни бик уңган, чиста иде, безне дә шуңа өйрәтте. Ирсез килеш җиде баланы аякка бастырырга кирәк булган, шуның өчен дә тырышкан инде.

Авылның акъәбисе белән истәлекләр барлап утырабыз. Гармун тавышлы яшьлеген бик сагына ул. Баксаң, сугыштан соң биредә бик күпләр гармунда уйнарга өйрәнгән. Йорт саен диярлек гармунчы булган.

– Хәзер авылда гармунчылар бармы? – дип сорыйм.

Әңгәмәгә Факия апаның улы Җәүдәт абый кушылды:

– Бик юк шул. Әле без үскәндә дә күпләр гармунда уйнады. Хәзер инде аның кешесе бик юк бит. Аннары, бүген кыйбла да башка, дин юлына бастык, Аллаһ кабул итсен.

– Мәчеткә йөрүчеләр күпме? – дим.

– Җомга намазында унбишләп кеше була, ә мондый вакытта җиде‑сигез ир‑ат йөри. 1 октябрьдән мәчеттә дин сабакларын укыта башлыйбыз, хатын-кызлар да, балалар да йөри. Мәчетебезне яңарттык, өстәп янкормалар салдык. Бик сөенәм инде.

Узган ел Җәүдәт абый җәмәгате белән хаҗга барып кайткан. Мөнирә апа авылда утыз ел почта ташучы булып эшләгән. Бүген бик яратып чәчәкләр үстерә. Мәчет бакчасын да шау чәчәккә күмгән.

Авылда иң беренче булып төпләнгән гаилә – Сәедовлар.

ТАҖИКЛАР ЫРУЫ

Уракчының дүрт йортында таҗиклар яши, барлыгы егерме кеше икән. Һәм авыл кешеләре аларны бары тик яхшы яктан гына телгә алды.

Авылда иң беренче булып төпләнгән гаилә – Сәедовлар. Монда яши башлаганнарына өч ел узып киткән. Әлеге гаиләләр күп итеп яшелчә үстерә, мал асрый. Башта кәҗә генә тотсалар, хәзер сыерлар алганнар. Нигездә, малларны хатын-кызлар карый, ир‑атлар эшкә йөри икән.

– Беренчедән, авыл халкына бик рәхмәтлебез, безне шундый җылы кабул иттеләр, – диде гаилә башлыгы Айситдин. – Уракчыда халык бик гади, балаларыбызны мәктәп автобусы килеп ала, кайтарып куя. Бу бит нинди олы хөрмәт! Татар Сарсазы мәктәбе коллективына да олы рәхмәтләремне җиткерәсем килә: балаларга яхшы белем бирәләр. Без монда үзебезне чит итеп тоймыйбыз.

Хуҗалар өйләренә чакырды. Монда күп нәрсә үзгә: идәнгә утырып ашыйлар, шунда ук йоклыйлар. Ул арада хатын-кызлар табын корды: сарык итеннән шулпа әзерләгәннәр һәм көлчә (лепешка) пешергәннәр.

– Бездә кунакны сыйламыйча җибәрсәң, хөрмәт итмәү санала, – диде хуҗабикә Михриниссо.

Баксаң, әлегә гаиләдә көн саен көлчә пешерәләр. Ишегалдында сарай ясап, шунда тандыр салып куйганнар. Хатын-кызлар учакны үзләре яга, көлчәне дә үзләр пешерә, ир‑атлар күбрәк күзәтүче ролендә генә.

– Сез монда шундый күп, барыгыз да бер йортта яшиме? – дидем хуҗабикәгә.

– Юк, балалар күрше йортларда яши. Айситдин белән дүрт ул, бер кыз үстердек. Дүрт балабыз да монда, бер улыбыз гына Кытайда яши. Ул анда дәрәҗәле уку йортында белем ала. Аллага шөкер, балалар укымышлы безнең. Бер улыбыз Таҗикстанда медицина университетында алты ел белем алды, аннары КДМУда ике ел укыды. Хәзер Чистай район хастаханәсендә кардиолог булып эшли. Ул инде гаиләсе белән Чистайда. Нәкъ менә шул улыбыз безне бирегә яшәргә чакырды да.

– Татарстанда тормыш шартлары яхшыракмы? – дим.

– И, чагыштыра торган да түгел. Таҗикстанда авылларга газ, су кермәгән, хәтта утны да вакытлап кына бирәләр. Ә монда барысы да бар, җәннәт бу!

Сәедовлар хуҗалыгында ун сыер, җитмешләп сарык бар. Ашлыкны, печәнне сатып алалар. Ике улы, бер кызының гаиләсе – барысы бергә маллар карыйлар. Кыскасы, аш та, эш тә уртак биредә.

Сәедовлар татарча сөйләшми, алай да кайбер сүзләрне аңлыйлар. Гаилә башлыгы көн саен Уракчы мәчетенә йөри, шуның өчен дә татарчаны ныграк өйрәнгән.

– Чистай районында таҗиклар шактый, – диде Айситдин Сәедов. – Безнең ыруның җитәкчесе Чистай мәчетләренең берсендә имам булып тора. Очрашкан саен ул безнең хәлләрне сораша. «Балаларыгызга да әйтегез: җирле халыкның телен, гореф-гадәтләрен өйрәнсеннәр. Без – килгән кешеләр, димәк, аларның законнарына буйсынырга тиешбез. Шул чакта гына татулык булачак», – дип киңәш бирә. Мин бу фикер белән тулысынча килешәм.

...Авыллар кечерәк булган саен халык татурак була, Уракчыга баргач, янә шуңа инанып кайттык. Хәтта авылдан чыгып киткән яшь буын да дуслык җепләрен өзми – туган нигезләренә кайткач, бергә җыелышалар, гаиләләре белән кунакка йөрешәләр икән. Ә бөтенләй белмәгән кешеләрне – таҗикларны үзләренеке итеп кабул итүләре янә бер гаҗәпләндерде. Эчкерсезлек, гадилек, изге күңелле булу – болар барысы да Уракчы авылы халкы турында.

ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН 
– Октябрь революциясенә кадәр Татар Талкышы авылында 500 дән артык хуҗалык, 5 мәхәллә була. 1927 елда зур авылдан поселоклар ясау сәясәте башлана. Иң элек Чаткы авылы аерылып чыга. 1928 елда Уракчы оеша башлый. Ул Татар Талкышыннан биш чакрым ераклыктагы «Торна сазы» дип йөртелгән урынга күчә. Ни өчен авылга Уракчы исеме бирелә соң? Элек-электән Талкыш халкы бу җирләргә килеп урак урган. Аларга карап халык: «Әнә, уракчылар кайта», – дип әйтә торган була. Нәтиҗәдә, шушы исем авылга бирелә дә.
«Талкыш тарихы» китабыннан
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера