Утыр әле яннарыма, ял булыр җаннарыма...
Башта биредә обком дачалары булган. Бу аңлашыла да – урыны бик күркәм бит – урман, күл, саф һава, шәһәргә якын... Әмма узган гасырның 50 нче елларында язучы Гомәр Бәширов, Мәскәү янындагы Переделкинода каләмдәшләре янында булып кайтканнан соң, татар әдипләре өчен дә Казан янында шундый иҗат итү урыны булдыру идеясе белән яна башлый. Һәм менә 1953 елда «Аккош күле» иҗат йорты төзү турында карар кабул ителә. Өлкә комитеты моның өчен ике гектар җир бүлә, СССР Әдәби фонды биргән 400 мең сум акчага Финляндиядән үк дүрт йорт кайтартылып җыела. Аннары йортлар тагын да ишәя. Иң беренче булып Сибгат Хәким, Хәсән Туфан, Гомәр Бәширов, Габдрахман Әпсәләмов әлеге ведомство дачаларын башта бер сезонга арендалый, аннары тагын бер сезонга, аннан соң янә бер елга... Тиздән арендачылар «Татар Переделкиносы»нда тамыр җибәрә. Бистә тарихында аларның һәркайсы хакында риваятьләр саклана, алар буыннан буынга тапшырылып килә. Бүгенге буын биредә музей булдыру турында хыяллана – анда бистәдәге татар язучыларының һәркайсы хакындагы уникаль тарих үз урынын табар иде. Әлегә андый музей юк, шунлыктан безгә бу кызыклы хәлләрне Татарстан Республикасының халык шагыйре Равил Фәйзуллин сөйли. Ул аларның барысын да әле кичә генә булгандай яхшы хәтерли...
12 октября 2021
РАФАЭЛЬ МОСТАФИН БАШЫ ТУРЫНДА ТАРИХ...
Мин май аеннан башлап һәр иртәдә күлдә коенам. Бу минем өчен физзарядканы алыштыра. Минем йорттан ерак түгел генә исә танылган язучы, бик акыллы һәм зыялы шәхес, талантлы журналист Рафаэль Мостафин яши. 90 нчы елларда ул «Татарстан» журналының баш мөхәррире дә булган кеше... Ул эчмитартмый, сәламәтлеген кайгырта, һәр иртәне зарядка ясый.
...Менә бервакыт күлдә коенам, карасам – Рафаэль абый башында тора. Шәм кебек төптөз, селкенми дә. Озак тора... Мин дә спорт белән дус, тик мин алай булдыра алмыйм, ә ул рәхәтләнеп басып тора, әйтерсең лә, башта тору кешенең нормаль физик халәте ул. Якынрак килдем дә сорыйм: «Рафаэль абый, нигә башыңда торасың?» – дим. «Нигә соң әле без җиргә гел аяк белән басарга тиеш? Баш та җирнең нәрсә икәнен тойсын әле бер!» – дип җавап бирде ул.
Шагыйрь Сибгат Хәким һәм язучы Рафаэль Мостафин. 1979 ел.
МОСТАЙ КӘРИМ АТЫ ТУРЫНДА ТАРИХ…
Мостай Кәрим – башкорт һәм татар язучысы, шагыйре, күпкырлы талантка ия шәхес! Ул Татарстан һәм Башкортостан арасын якынайтучы булгандыр. Казанга килгәч, беркайчан да безнең Аккош күленә кагылмый китми. Биредә дуслары күп булса да, гел Хәсән Туфанда туктала. Бервакыт иртән иртүк, сәгать алтыларда ук килеп җиткән. Туфан йоклый икән әле, ә ишеге ачык – теләгән һәркем керә ала! Ул чакта беркем дә ишек бикләми иде бит. Мостай шыпырт кына кергән дә утырып тора икән. Хәсән күзен ачса – кунак бар! Сикереп торган: «Болай иртүк нәрсә белән килеп җиттең?» – ди икән. «Мин, – дигән Мостай Кәрим, – атта килдем».
Хуҗа, атны эчертергә кирәк дип, шундук чиләккә су агызып җылытырга куя. Чиләген күтәреп чыкса – анда тимер ат тора! Мостай Кәрим Горькийдан (хәзерге Түбән Новгород ул чакта шулай атала иде) «Волга» машинасын алып кайтып бара икән, юлы Казан аша үткәнгә, дусты янына кереп, үзенең яңа «аты» белән мактанып чыгарга ниятләгән.
ӘХСӘН ФӘТХЕТДИНОВ ШЕШӘСЕ ТУРЫНДА ТАРИХ...
Кайвакыт мин үзебезнең Аккош күлендә санитар булып та эшлим. Урманда, күлдә кайбер ял итүчеләр калдырган чүп-чарны җыям. Шешәләр, консерв банкалары... Мин үзем әллә ничә тапкыр шуларга киселгәнем бар һәм, башкалар да җәрәхәтләнмәсен өчен, аларны җыеп алырга гадәтләндем.
Бервакыт минем яныма шагыйрь Мөдәррис Әгъләм белән рәссам Әхсән Фәтхетдинов кунакка килде. Бергәләп күл буена киттек. Мин, күл төбеннән төрле шешәләрне алып, ярга ыргытам, шагыйрь белән рәссам исә аларны капчыкка тутырып бара. Бер шешә башкаларына бер дә охшамаган иде. Ярдагылар да игътибар итте моңа. Әхсән әйтә, әтинең дә шундый шешәсе бар иде, ди. Ул аны кырыгынчы елларда сугыштан алып кайткан булган. Шешәне әйбәтләп юдык та, Әхсән алып китте. Аннары хатларында шешәнең һаман да киштәдә торуын, аңа бик кадерле булуын гел яза иде. Ул аңа балачагын, әтисен хәтерләтә, безнең дуслык хатирәсе дә булып тора. Кайчак чүп җыйганда да кызыклы тарихка юлыгырга мөмкин шул.
РАВИЛ ФӘЙЗУЛЛИН МӨГЕЗЕ ТУРЫНДА ТАРИХ…
Утыз еллап элек, Аккош күлебез әле урман уртасында утырганда, биредә хайваннар кешегә караганда күбрәк һәм якын килергә курыкмый иде. Тиеннәр янәшәдәге агачларда ук сикереп йөри, аю‑бүре дә күренгәли, пошилар бакчага кереп агач кайрысы белән сыйланырга ярата... Бервакыт миңа кунакка килгән дустым аларны куркыту өчен чиләк ыргытты. Һәм чиләк берсенең мөгезенә эләгеп калды бит! Поши, куркып, шул килеш урманга качты һәм ай буе чиләкне шалтыратып йөрде. Үзе дә бәреп төшерә алмады, без дә булыша алмадык. Әмма пошилар язын мөгезен сала. Безнеке дә салган – бервакыт урманда йөргәндә, мин аны янәшәсендә яткан чиләгеннән таныдым. Мөгезне өй кыегына кадаклап куйдым. Ул һаман шунда тора әле.
Татьяна Вафина
фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий