Утыз ике көнгә сузылган батырлык
44 нче укчы полкның элеккеге командиры, Брест крепосте сакчысы һәм Хаммельбург, Регенсбург немец концлагерьларының элеккеге тоткыны Пётр Гаврилов илленче еллар башында Краснодарда яши. Шәһәр кырыенда үз куллары белән вак-төяктән салынган тыйнак кына йорт, кечкенә генә хәрби пенсия (аңлашыла ки, әсирлек стажга керми) һәм күршеләрнең кыек карашлары...
ИСӘН КАЛГАНГА, ГАФУ ИТЕГЕЗ
Ярар, болай да яшәргә була. Ни дисәң дә, бу туган авылы Әлбәдендә аны 1946 елның июлендә авылдашлары каршы алуыннан ях- шырак. Анда аны, немец тоткынлыгында булган кешене, халык дошманы кебек кабул итәләр. Урып‑җыюда эшче куллар бик кирәк, ләкин аның ярдәменнән баш тарталар. Толлар артыннан каргыш яудырып кала. Питрәчкә, чүлмәк фабрикасына эшче булып китә. Аннан – бирегә, Краснодарга.
Гавриловка бәхет елмая, дияргә була. 1945 елның 2 маеннан соң, аларны, Регенсбург әсирләрен, америкалылар азат итә, майорны урман аударырга түгел, Башкириягә укчы полкына запаска җибәрәләр. Тикшергәннән соң, хәтта званиесен дә кире кайтаралар һәм армиядә калдыралар. Иркутск өлкәсендә аны япон хәрби әсирләре тотылган лагерьга башлык итеп билгелиләр. Партиядән чыгарылган Гавриловның (тоткынлыкта булган, партбилет югалган) хәрби карьерасын дәвам итү мөмкинлеге, әлбәттә, булмый инде. Бер ел да тотмыйча демобилизациялиләр, хәтта хезмәтендәге рәхмәтләргә дә карамыйча...
Краснодарда Пётр Гавриловның ни дисәң дә эше бар – станоклар төзү заводында экспедитор, ләкин алар көчкә очын‑очка ялгап яши. Шулай килеп чыга: сугыштан соң ул хатыны Екатеринаны һәм уллыкка алган малаен эзләп таба алмый – алар вафат булгандыр дигән фикергә килә. Тагын бер тапкыр өйләнә, ә еллар үткәннән соң, Брестка баргач, улының исән икәнлеген, армиядә хезмәт итүен ишетә. Екатерина да исән булып чыга, тик нык авырый икән. Гаҗәп, Гавриловлар параличланган хатынны инвалидлар йортыннан үзләренә – Краснодарга алып кайтырга карар кылалар. Үлгәнчегә кадәр аны карыйлар-тәрбиялиләр.
ҮЛГӘННӘР АРАСЫНДА ИСӘПЛӘНӘ
Ул арада язучы Сергей Смирнов Брест крепостен геройларча саклаучылар турында документаль китап язарга ниятли. Аның кулында Брест крепостеның Көнчыгыш фортын каһарманнарча саклаган кызылармиячеләр турында немец донесениеләре була, ләкин оборонада катнашучылар арасында исән калганнарны тиз генә таба алмый. Ниһаять, Смирнов Брестта Көнчыгыш фортта сугышкан элеккеге лейтенант Яков Коломиец белән очраша. Коломиец Көнчыгыш форты оборонасын оештыручы кеше турында күп сөйли, ләкин аның фамилиясен исенә төшерә алмый. Смирнов аңа сугышчыларның истәлекләре буенча төзелгән командирлар исемлеген күрсәтә. «Мин 44 нче укчы полкның элеккеге командиры майор Гаврилов фамилиясенә җиткәч, Коломиец сискәнеп китте һәм, зур ышаныч белән, Көнчыгыш форт оборонасын майор Гаврилов оештыруы турында әйтте», – дип сөйли соңрак үзенең «Брест крепосте» повестенда Сергей Смирнов.
Смирновның исемлегендә Гаврилов үлгәннәр арасында исәпләнә. Коломиец киресен сөйли: «Гаврилов үлмәде!» Язучы Генштабка запрос юллый һәм ветеранның исән икәнлегенә инана. Гавриловның адресын алганнан соң, Смирнов аңа хат яза. «Мин хатта аны ничек эзләвем турында яздым, минемчә, аның Брест крепостенда, гаять зур каһарманлык күрсәтеп, батырлык кылуын да әйттем. Илнең бу турыда ишетәчәгенә һәм геройның кыюлыгын һәм фидакарьлеген лаеклы рәвештә билгеләячәгенә озак калмаганлыгына ышанам, дип тә өстәдем».
Ике атнадан соң Сергей Смирнов Пётр Гаврилов белән очрашачак. Аларның әңгәмәсе берничә көнгә сузыла. Геройның партия сафларына кире кайтырга тырышып та, уңышсызлыкка очравы турында ишеткәннән соң, язучы КПСС Үзәк комитетының партия контроле комиссиясенә мөрәҗәгать итә һәм анда майор Гавриловның нинди батырлык кылуы турында белгәннәрен сөйли. Бер үк вакытта Смирнов үз истәлекләрен сөйләгән барлык ветераннардан да Гавриловның крепость оборонасында катнашуы турындагы дәлилләрен, мөһер сугып, үзенә җибәрүләрен сорый.
БӘХЕТ БИЮЕ
Смирнов майор Гаврилов эше тикшерелә торган партия комиссиясе утырышында катнаша, ә аның Мәскәүдәге фатирында Пётр Михайлович карар көтеп утыра. Гаделлек тантана итүен ишеткәннән соң, язучы: «Мин 56 яшьлек олы кешенең кинәт кенә бала-чагадай, сөенечтән нишләргә белмичә, сикерә-сикерә биюен күрдем...», – дип яза.
Майор Гавриловның батырлыгы турында язучы Сергей Смирнов беренче тапкыр илгә радиодан «Брест крепосте геройлары турындагы хатлар арасында» дип аталган тапшыруда сөйли. «Брест крепосте» китабының берничә бүлеген майор Гавриловка багышлый. Бу Гавриловның Көнчыгыш фортны ничек саклаулары турындагы җентекле бәяне булачак. Өзек 1941 елның 23 июле – сугышның утыз икенче көнендә Гавриловның соңгы бәрелешкә күтәрелүенә кадәрге вакытны үз эченә ала.
Аның ничек әсирлеккә төшүе турында лагерь табибы хатирәләре китерелә: «Әсир майор командир формасында иде, ләкин бөтен киеме сәләмәгә әйләнгән, битен дары сөреме каплаган, сакал‑мыек баскан. Ул яраланган, аңсыз хәлдә һәм соңгы чиккә җитеп ябыккан иде. Тире белән тарттырылган коры сөяккә калган скелет кына…»
Пётр Гавриловка Советлар Союзы Герое исемен 1957 елның 30 гыйнварында бирәләр. 1941 елда Брест крепосте оборонасында хәрби бурычын үрнәк рәвештә башкарганы һәм шул вакытта күрсәтелгән искиткеч зур кыюлыгы һәм каһарманлыгы өчен.
Добавить комментарий