Үз биеклегеңдә калу
«Күңелсез түгелме, Разил, иҗатыңны корытмыймы бу эш?» – дип сорыйлар. Мине коткара торган нәрсә – һәр нәрсәгә иҗат дип карау.
12 января 2017
Разил абый белән сөйләшүләр, гадәттә, озакка тынгысызлый – мин әле аның кабинетыннан чыгып киткәч тә, гәпләшеп, хәтта бәхәсләшеп тә йөрим. Шуларның өземтәсе бу. Сүзне үзенә бирәм.
«Мич башында китап укый идем...»
– Әдәбиятка алып керүчеләрнең иң беренчесе әнкәй булды. Мин мич башында утырам, әнкәй безгә – сигез балага ашарга пешерә. Миңа кычкырып китаплар укыта. Чөнки үзенең укып утырырга вакыты юк.
Такташны бик яратты ул. Дүрт яшемдә «Мокамай»ны урындыкка басып яттан сөйли идем. Апаларым мәктәпкә баргач сөйләр өчен ятлагандыр инде, алардан ишетеп, мин дә ятлаганмын, күрәсең. Шул ук дүрт яшемдә укырга, язарга өйрәндем. Эштән арып кайткач, ял иткәндә, «Совет Татарстаны» газетасын кычкырып укыта иде әткәй. Аңа, колхоз рәисе булгач, җәмгыятьтәге хәлләр, илдәге сәясәт, вазгыять турындагы хәбәрләр кирәк булган, билгеле, мин моны үсә төшкәч аңладым. Бәлки, үземнең дә сәясәткә кереп китүем шуның белән бәйледер.
Разил Вәлиев әнисе белән.
Югары очның Мөслах Таҗие
– Авылда безнең оч Югары оч дип атала иде. Биредә Мөслах Таҗи дигән шигырьләр яза торган бик кызыклы бер җегет бар. Авыл халкы, билгеле, көлебрәк, мыскыллабрак карый иде аңарга – шигырь язуы бер хәл, ул бит әле Таҗиев урынына Мөслах Таҗи дип тәхәллүс тә куя. Аның белән дуслашып киттем. Ул миңа язучылар, әдәбият турында шулкадәр илһамланып, сокланып сөйли иде. Үзенең югары белеме дә юк, һөнәре буенча – төзүче, прораб булып та алды, аннары күп еллар журналист булып эшләде. Район газетасында даими басылып тора иде, әдәби түгәрәкләр эшендә катнаша. Авырып китеп, иртә вафат булды. Җаны‑тәне белән әдәбият-сәнгатькә гашыйк кеше булып хәтердә калган.
Разилә апа һәм әнигә бүләк
– Разилә апам бар иде минем. Бик матур итеп рәсемнәр ясый, гармунда уйный. Шундый шаян-шук, хыялый холыклы... Мин дүртенче сыйныфта укыганда, әнкәйне 8 март белән котларга уйладык. Авыл кибетендә открытка да юк ул чакта. Разилә апа ак кәгазьгә матур итеп рәсем ясаган, миңа әйтә: «Монда шигырь кирәк, әйдә, рәсем астына шигырь язып куй әле», – ди. Мин инде шунда дүрт кенә юллык бер шигырь әмәлләдем.
Әткәй алдында бөтен балалар җыелышып бүләк иттек без кулдан ясалган бу открытканы. Әнкәйнең сөенүен күреп шаккаттым шулчакта. Рәсеменә сөендеме икән, шигыренәме – белмим. Мин инде үземчә шигыренәдер, дип уйладым. Югыйсә инде ул шигырь дә түгел, ә такмак, хәтерләмим дә хәзер үзен. Шигырь белән кешене сөендереп булганын шунда аңладым.
Мине бала чактан бөтен нәрсәне дә белергә тиешсең, дип тәрбияләделәр. Бабай мине балта тотарга, пыяла кисәргә, тимерчелек һөнәренә, мотоцикл, велосипед төзәтергә, тәгәрмәч бөгәргә, чаңгы ясарга, кулга чалгы тотып, печән чабарга өйрәтте. Әткәйдән, ул колхоз рәисе иде, кешеләр белән аралашырга, әйткән сүздә торырга, тәртипкә өйрәндем.
Язган өчен беренче кыйналу
– Безнең күршедә бер абзый бар иде. Яшь вакытында аны бик азып‑тузып йөргән, дип сөйләгәннәрен хәтерлим. Мин үскәндә, ул инде тәүфыйкка утырып, мулла булып, аштан‑ашка йөри иде. Алтынчы класста укыганда, шул абзый турында «Хәтерлә, изге» исемле мәкалә язып, район газетасына җибәрдем. Моны тиз арада бастырып та чыгарганнар. Газета килә бит инде авылга, халык укыган. Икенче көнне, кич клубтан кайтканда, бу абзыйның малайлары мине, сагалап торып, тотып кыйнадылар. Үз гомеремдә шигырь өчен беренче кыйналуым булды. Мин аны, шаяртып, «беренче гонорарым» дип тә атыйм.
Гармунлы яшьлекне искә алып... Язучы Рабит Батулла белән.
«Мин ничек музыкант булмый калдым...»
– Миңа 10–12 яшьләр булгандыр, авылыбызга концерт куярга мәшһүр җырчы Рәшит Ваһапов килде. Аның белән Оркыя Ибраһимова һәм Мөхтәр Әхмәдиев исемле баянчылар да бар иде. Алар безнең өйдә кундылар. Шулчакта шаккаттым аларга. Рәшит Ваһаповның тавышы – буй җитмәслек биеклек. Алай мәңге җырлый алмаячагымны аңлыйм.
Ялына торгач, әткәй миңа «Украина» дигән хромка алып бирде. Гармунда уйнарга өйрәтә торган китап та алдык. Гармун телләренә ноталарны язып куйдым, өйрәндем. Авыл клубында кызларны биетә-җырлата башладым. Мин шулай итеп музыкант булырга тиеш идем, әмма булмый калдым...
«Хыялым – әнкәйгә ак төенчек ташлау иде»
– Бу хыялдан мине күрше авылдагы бер абзый тайпылдырды. Ул очучы иде. Атнага бер‑ике мәртәбә безнең авыл өстеннән кукурузникта очып уза. Ап‑ак төенчеккә төйнәп, әнисенә самолеттан күчтәнәч ташлый. Без, авыл малайлары, самолет килгән вакытны чамалап, күз текәп көтеп торабыз – 15–20 малай дәррәү басу уртасына атылабыз да, теге төенчекне табып алып, әнисенә илтеп бирәбез. Үскәч, дип хыяллана башладым, авылыбыз өстеннән мин дә шулай очып узачакмын, әнкәйгә күчтәнәчләр ташлаячакмын.
Әмма мин тугызынчыда укыганда, мәктәпкә бер төркем язучылар килде. Мәктәп директорыбыз Николай Максимов әйтә миңа: «Разил, – ди, – Актлар залында язучылар белән очрашу булачак, мин аларны укытучылар исеменнән котлармын, ә син шигырь яз, укучылар исеменнән котларсың».
Төн утырып яздым, чыгып укыдым. Шигырьләремне сайлап алып киттеләр дә республика газетасында бастырып чыгардылар. Шуннан язучы булырга ниятләдем һәм бүтән уңга‑сулга тайпылып йөрмәдем.
Тукай һәйкәле каршында - шигъри митингта.
«Чаллы бандитлары», яки 30 сум акча
– Мөдәррис Әгъләм белән Чаллыдагы «Коммунизм байрагы» газетасы каршындагы әдәби берләшмәгә бергә йөри идек. Казанга укырга керергә дә бергәләп чыгып киттек. Пароходка утырып бардык. Берәр килограмм помидор, берәр буханка ипи алдык үзебез белән. Таң беленгәндә пристаньга килеп төштек. Трамвай-троллейбуска утырырга шүрләтә. Матбугат йортының Бауман урамында урнашканын беләбез. Киттек сораша-сораша җәяү шунда.
Килеп җиттек тә басып торабыз. Берәр таныш язучы очрамасмы, дип, көтеп. Чаллыдагы әдәби берләшмәгә килеп йөргән язучыларны азмы‑күпме беләбез бит инде. Берзаман Зәки абый Нури күренде горизонтта. Килә-килешкә: «О, Чаллы бандитлары, нишләп йөрисез Казанда», – дип, безне җылы итеп сәламләде. «Укырга керергә килдек», – дибез. Алып керде Зәки абый безне Язучылар союзына, кулга каләм тоттырды, кәгазь сузды: «Язучылар союзының җаваплы секретаре Зәки Нури исеменә яшь шагыйрьләр Мөдәррис Әгъләмов һәм Разил Вәлиевтән гариза языгыз...» – диде. Шунда ул кулыбызга утызар сум акча тоттырып чыгарып җибәрде. Безнең мондый зур акчаны күргәнебез дә юк иде.
«Без анда тиешле вакытта барып эләктек»
– Гөрләп торган студент тормышы башланды. Зөлфәт, Фәрит Гыйльми белән аралаша башладык. Рәдиф Гаташ белән таныштык. Әйбәт кенә дуслашып киттек. Икенче курста укыганда, Илдар Юзеев мине Язучылар берлегенә чакырып китерде. «Әдәбият институтына конкурс игълан иткәннәр, барырга теләмисеңме?» – ди. 12 яшь язучыны чакырып алган иде. Шул уникебезнең дә әсәрләрен – подстрочникларын Мәскәүгә җибәрдек. Бәхетемә, мин ул конкурстан уздым.
Әдәбият институтында ул чакта Рәсүл Гамзатовлар, Чыңгыз Айтматовлар тулай торакка килеп, кичләр буе безнең ишеләр белән аралашып утыралар. Һәр шимбәне диярлек тулай торакның Кызыл почмагында Евтушенко, Окуджава, Вознесенский, Рождественский, Ахмадуллиналар чыгыш ясый. Монысы – үзе бер мәктәп. Без анда нәкъ менә тиешле вакытта – әдәбиятның абруе югары булган һәм иҗат кайнап торган чорда барып эләккәнбез икән, дип уйлыйм хәзер.
Мәскәүдә Литинститутта укыган еллар.
Пушкин – шагыйрьме, түгелме?
– Хәзер без БДИ белән мавыгып, күрсәткечләр артыннан куып, мәгариф системасында укыту сыйфаты шактый түбәнәйде. Укыту мөгаллимнең үз фәненә булган яратуына корылган булудан туктады.
Мин үзем укыту осталыгының нинди булырга тиешлеген Әдәбият институтында аңладым. Анда безне Еремин дигән бер профессор укытты, ул Пушкин иҗаты буенча махсус семинар алып бара иде. Менә, ишекне әкрен генә ачып, аудиториягә килеп керә. Сөмсере коелган, кәефе юк. Сүзен болай башлый: «Дорогие мои молодые друзья, перед тем, как идти к вам, я всю ночь читал Пушкина…» Без, хәзер нәрсәдер була бугай, дип, тып‑тын калып, колакларыбызны торгызып утырабыз. Еремин дәвам итә: «Пушкин, оказывается, дряннейший поэт, зря я его изучал, зря пропагандировал, сколько лет на это потратил...» Аннан китә укып аның бик билгеле булмаганрак шигырьләрен, Вересаевның «Пушкин в жизни» китабыннан цитаталар сибә... Шулай итеп, безне Пушкинның бозык, яман кеше булуына, шигъриятенең пүчтәк икәнлегенә тәмам ышандыра.
Институттан гаять дулкынланып кайтабыз да тулай торакта ду килеп бәхәсләр оештырабыз, Пушкинның томнарын өр-яңадан актарып чыгабыз. Күңел тынгы тапмый... Ничек инде шулай?! Бөтен рус әдәбият фәнен өйрәнүчеләр ялгыша алайса?!
Икенче көнне ул безне балкып каршы ала. «Дорогие мои молодые друзья, я опять сегодня всю ночь читал Пушкина, Пушкин оказывается прекраснейший, гениальнейший поэт…» – ди һәм шагыйрьнең иң шәп шигырьләрен укый башлый. Менә шулай ул безне гомерен багышлаган шәхес дөньясына – Пушкин иҗатына гашыйк булырга өйрәтте, гап‑гади студентларны фикердәшләре югарылыгына күтәрде.
Әле илгә кайтып өлгермәгән, машинкада гына басылган тыелган әдәбиятны, кулъязма рәвешендә, кулдан-кулга йөртеп укый идек. Фикер хөрлегенә шунда өйрәндек без. Юкка гына мин, монда кайтып, листовкалар ыргытып йөрмәдем бит инде аннары...
Мәскәүнең Горький исемендәге Әдәбият институты шәкерте Разил Вәлиев Казанга кайткач, безнең бүлмәгә кереп, КДУның татар теле һәм әдәбияты бүлеге шәкертләрен җыеп, милләт язмышы турында «коткы» таратмыйча калмый иде. Заманында, Г.Камал театры бинасында Татарстан язучылары корылтае барганда, татар яшьләренә үз журналларын (сүз «Идел» журналы хакында бара. – Л.Я.) булдыруны таләп итеп язган листовкалар таратуны оештыручы да шул Разил Вәлиев булды. Гомер буе үз кыйбласына тугрылыклы булып яши Разил. Аның бу сыйфатын үземә дә сеңдердем кебек.
Риман Гыйлемханов истәлекләреннән.
«Монда политика белән түгел, поэтика белән шөгыльләнергә кирәк»
– Мәскәүдә мине семинар җитәкчесе Лев Ошанин, ректорыбыз Владимир Пименов үз күрделәр. Бик күп ярдәмнәре тиде. Ректорга билгеле бер оешмадан листовка мәсьәләсе турында хат язып җибәргәннәр иде, әмма алар мине институттан кудырмадылар. «Это Литературный институт, здесь не политикой надо заниматься, а поэтикой» – шул иде аларның төп шигаре, үгет-нәсихәте. Казанда булсам, бәлки, ул чакта минем башым Себер киткән булыр иде.
Без, төрки халыклар, Кавказ республикалары, Алтай-Бурятиядән килгән егетләр-кызлар белән нык аралаша идек. Шулай бервакыт СССР тарихыннан лекция тыңлыйбыз. Аны безгә Сталинград шәһәре партия комитетының сугышка кадәр идеология буенча өлкә комитеты секретаре булган профессор Водолагин укыды. Ватан сугышы чорына килеп җиткәч, кырым татарлары турында сөйли башлады. «Крымские татары – предатели», – дигән җөмлә әйтте бу. Гомумән, татарларга тел‑теш тидерә башлады. Минем йөрәгем дөп‑дөп тибәргә кереште, җаным түзмәде: «Сез татарлар турында нахак сүз сөйлисез, моннан ары мин сезнең лекцияләрегезне тыңлый алмыйм», – дидем дә торып чыгып киттем. Аудитория артымда тып‑тын калды. Ул чакта бит, бездә хөрлек уянып килсә дә, сәяси мәсьәләләр бик кискен тора иде. Эчемнән генә уйлый башладым: бетте, институттан куачаклар. Шулчак аудитория ишеге ачылып китте дә, Намжил Нимбуев исемле бурят егете килеп чыкты. Минем белән бер бүлмәдә яши иде ул, бурятларның искиткеч шәп шагыйрьләре. Калмык егете Олег Манджиев чыкты, монголлар, поляклар, эстон егете, хәтта берничә афроамерикалы студент та. Кыскасы, группадагы 25 кешенең яртысы диярлек... Эшне зурга җибәрмәделәр. Бу миңа бердәмлекнең нинди зур көч икәнлеген күрсәтте.
Милли китапханәдә эшләгән еллар.
Без кайсы шинельдән?
– Миңа әле шул вакытларда ук үзебезнең төрки әдәбият вәкилләре кызыклы, якын иде. Кумыкларны, карачайларны, ногайларны, казахларны, үзбәкләрне оригиналда укыйм, әлбәттә. Без бит без бер-беребезне тылмачсыз аңлыйбыз.
Кайберләрен тәрҗемә дә иттем. Кадрия исемле бик әйбәт шагыйрә укыды безнең белән. Гаҗәеп чибәр иде үзе, аңа гашыйк булмаган егет юк иде. Аны соңыннан Дагыстанда өстенә бензин сибеп, яндырып үтерделәр. Безгә хәбәре килеп иреште, бик үкенечле булды...
Алтай шагыйрьләре бик үзенчәлекле иде – үзләрендә сакланып калган борынгы дала рухы, табигый мәкаме белән.
Балачактан Такташ бик зур мәктәп булды. Такташ күңелгә тиз юл таба торган шагыйрь. Чөнки Такташ – халыкның үзеннән, аның теле – безнең яшәешебез теле. Безгә тагын зур тәэсир ясаган шагыйрьләр – Хәсән Туфан белән Сибгат Хәким. Шәхесләре, язмышлары аша да зур тәрбия бирделәр.
Замандашларыма килгәндә, ике кешене аерып куясым килә – Роберт Әхмәтҗанов һәм Мөдәррис Әгъләм. Мөдәрристәге фикер агышы гына түгел, сүз куәсе, гармониясе дә искиткеч. Ул каян килгәндер аңа, минем өчен – һаман да сер. Татар шигъриятенә ул чорда өр‑яңа дөньяны, өр‑яңа яңгырашны беренчеләрдән булып Роберт Әхмәтҗанов алып килде, дип саныйм.
Прозага урау юллар, яки Кара мөһер
– Язмыйча түзеп булмаганда гына язарга кирәк. Яшьтәшләремә дә әйтәм: «Язмагыз, зинһар, уртакул шигырьләр, калыгыз шул яшь чактагы биеклегегездә», – дим. Яшьләр килә бит мәйданга: алар кызыклырак, заман теле белән сөйлиләр, үз чорының манифестларын яңгыраталар. Шагыйрь белән космонавтны чагыштырып карыйк әле: космонавт, гомер буе күккә менми бит, бер менеп төшкәч, ни генә булмасын, барыбер гомере буена космонавт булып санала. Шагыйрь дә шулай. Иң яхшысы – вакыты җиткәч, шигырьдән китеп, прозага күчү. Әмма моны бик сирәкләр генә булдыра ала.
Шулай берчак Мәскәүдә беренче курста укыган чакта Аяз Гыйләҗев килеп керде безгә, иҗат йортына барышлый сугылышы икән. Рәдиф белән икебез аңа шигырьләребезне укыдык. «Языгыз, сезнең әле шашып язар чагыгыз, әмма әйтәсе сүзне шигырьгә генә сыйдырып бетереп булмый, бөекләрнең пакусы киң була ул, проза да язып карагыз...», – диде. Мин шунда, тәэсирләнеп китеп: «Яза башлаган, тәмамланмаган повестем бар инде», – дип әйтеп ташладым. «Бер 10 көннән кайтам, укытырсың», – диде Аяз абый.
Гомеремдә бер тапкыр да мондый ахмак хәлдә калганым юк иде. Өстәл янына кадакланып утырдым. Ярый әле институтта каникул вакыты -укырга йөрисе юк. Мин көнне дә, төнне дә онытып яздым... Тәүлегенә егерме-егерме бишәр бит яза торгач, Аяз агай киләсе көннең таңында «Эт кояшы» дигән повестемне тәмамладым.
Хатыным Алиянең аннан-моннан юнәтеп пешергән пылавын мактый-мактый ашаганнан соң, Аяз ага: «Әйдә, күрсәт инде шедеврыңны!» - дип, диванга утырды... Повестьнең соңгы җөмләсен кычкырып укып бетергәч, мин, ниһаять, Аяз агайга күтәрелеп карадым. Ул торып басты да: «Булган бу, парин, - диде. – Әмма күңелеңә авыр алма, повестеңне Казанда басулары икеле, Казан – бик тар күңелле, тынчу һавалы шәһәр ул... Тик син язуыңны туктатма, бүген басмасалар, иртәгә басарлар, иртәгә басмасалар – берсөкенгә. Дөнья гел болай гына бара алмый ул, дустым».
Аяз абыйның кулъязма астына «Шәп! Лихо!» дип язып куйган сүзләре дә бар. Батулла миңа машинкасын биреп торды, мин моны бастырып алдым. Язучылар берлегенә тапшырдым. Идарәдә зур аксакал язучылар – Мирсәй Әмир, Сибгат Хәким, Ибраһим Газилар тикшерде аны. Рафаэль Мостафин бик җылы сүзләр әйтте. «Татарстан китап нәшрияты»ның ул чактагы баш мөхәррире Марс Шабаев шулчак болай диде: «Совет чынбарлыгын каралтып күрсәткән Разил бу әсәрдә». Аяз агай инде мине яклап чыкты: «Ул бит талантлы язылган». Марс Шабаев: «Шул шул, талантлы язылган, талантлы булмаса, аны бастырып та булыр иде», – дип, тешләрен шыкылдатып киная белән «фәлсәфи» җавап кайтарды һәм әсәргә кара мөһер сукты. Шуннан соң ул 21 ел буе басылмыйча, үз сәгатен көтеп ятты.
Күп елларга сузылган иҗатташ дуслык. Композитор Резеда Әхиярова белән.
«Кайтчы, зинһар, Сөембикә...»
– Безнең буынга җыр мәсьәләсендә бәхет елмайды. Рәдиф Гаташ, Равил Фәйзуллин, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов, Роберт Әхмәтҗанов, Марсель Галиев, Роберт Миңнуллин, Фәннур Сафин һ.б. – барысының да сүзләренә көйләр иҗат ителде, аларны халкыбызның затлы композиторлары язды, затлы җырчылары сәхнәдән башкарды. Бу җырлар радио, телевидениедән даими яңгырап торды.
Халыкта шактый популяр «Зинһар өчен, кермә төшләремә» дигән җырны тормышымдагы бик каршылыклы вакытта, җиде ай буе хастаханәдә ятып, күп җәфалар күргәннән соң язган идем. Бер иҗат кичәсендә сәхнәдән укыдым. Венера Ганиева ишеткән булып чыкты аны. «Бу җыр бит көй сорап тора», – диде. Шигырьне Резеда Әхияровага күрсәткән. Төн уртасында икәүләшеп шалтыраталар: «Җыр яздык», – диләр.
«Сөембикә» җырын бик озак яздым. Бу тема минем өчен генә кадерле түгел, ә халыкның бәгырендәге яра да бит. Кызыма да мең җәфа белән кушкан идем заманында ул исемне.
Хәзерге эстрададагы җыр текстларына карата сорауларым күп минем. Акрынлап затлы телебезне очсызга әйләндерә барабыз. Профессиональлекне югалтабыз. Мин үзем дә югары музыкаль тәрбия алып үскән кеше түгелмен. Әмма безнең күңелгә әнкәйләр, апалар халык җырларын, гасыр башындагы югары зәвыкле көйләрне сеңдереп үстерделәр. Сәйдәшне, Яхинны... Җырга карата булган югары, катгый таләпләребез шуннан киләдер, дип уйлыйм.
Яңарак кына шаулап узган «Үзгәреш җиле» концертында колагыма ятмаган, күңелем кабул итмәгән чыгышлар булды. Әйе, профессиональ югарылыктыр бу, бәлки, әмма берничек тә үзгәреш җиле түгел. Бер концерт белән генә татар эстрада сәнгатендәге торгынлыкны үзгәртеп булмый. Һәм – читтән кемнәрнедер чакырып та. Моң ул халыкның үз бәгыреннән үтеп чыгып, дөнья сәнгатендәге казанышларны үзләштереп, органик яңгырашка ирешсә генә, халык йөрәгенә үтеп керә ала. Җырчылар да үзләренә кадәр булган сәнгатьне йөрәге аша кичереп, шуңа нигезләнеп башкарса гына, милли сәнгать әсәрен тудыра ала.
Илһам Шакировлар, Әлфия Авзаловалар да төрле стильләрдә башкарды җырларны. Үз заманы өчен яңалык иде бу. Әмма алар халыктан, милли җирлектән аерылмаган иделәр.
Татар җыр сәнгатенең легендасы Илһам Шакиров белән.
Илһам абыйның җыр сүзенә, җыр шигыренә таләбе зур иде, бу миңа иң беренче зур мәктәп булды. «Бер алманы бишкә бүләек»тә «кар аклыгы гөлгә күчкән, алмагачлар кояш эчкән» дип язган идем. Илһам абый әйтте: «Алай булмый, шигырь өчен матур ул – «кар аклыгы», ә җырлаганда бит «караклыгы» булып ишетеләчәк. Җырда сүзләрнең мондый тезмәсе булырга тиеш түгел», - диде. Бу минем күңелемә мәңгегә кереп калды. Мин аны «кыш аклыгы гөлгә күчкән» дип үзгәрттем.
«Без бер йодрык идек»
– Дәүләт эшендәге кеше сәгать кебек эшли белергә тиеш. «Күңелсез түгелме, Разил, иҗатыңны корытмыймы бу эш?» – дип сораучылар да күп булды. Мине коткара торган нәрсә – һәр нәрсәгә иҗат дип карау.
Фәрит Мөхәммәтшинның шелтәләгәне бар: «Ник һәр фикереңә шулкадәр ябышып ятасың соң син, Разил, барыбер түгелмени инде – сөйләгәндә син бит аны җиренә җиткереп сөйлисең, аңлаганы аңлар, аңламаганы – юк». Әмма мин өстән‑өстән «вакыт узсын, чабата тузсын»га гына эшли алмыйм. Чөнки, беләм: ул бит – минем чыгышым, минем кулым белән язылган, минем авыздан чыккан, мин аның өчен җаваплы. Ничек әдәби әсәр, җыр тексты язам, тәрҗемә итәм, монда да үземә шул ук принципны куям. Казна эшендә дә югары биеклектә калырга кирәк.
Монда шигырь, әдәбият – ят нәрсәләр. 90нчы елларда шушы обком бинасында – Югары Совет мөнбәреннән «Тотса мәскәүләр якаң» шигырен укыдым. Тукайның йөз ел элек язылган бу шигыре ул көннәрдә бик актуаль яңгырады. Шуннан соң, безгә – каләм әһелләренә парламентта булган мөнәсәбәт үзгәрә башлады. Әдәби әсәрнең, шигырьнең күңел ачу өчен генә язылмаганына, ә зур милли-иҗтимагый, хәтта ки сәяси мәсьәләләрне хәл итүдә дә зур роль уйнарга мөмкин булуына төшенделәр.
90нчы елларда без парламентта бер йодрык идек – Туфан Миңнуллин, Равил Фәйзуллин, Фәүзия Бәйрәмова, Ренат Харис, Роберт Миңнуллин депутат булган вакытлар бу. Тел мәсьәләләрен күтәреп кенә калмый, ә хәл дә итә ала идек. Вазгыять үзгәрде. Туфан абый – соңгы могикан – ул да китеп барды. Мин ул вакытларны еш сагынып искә алам...
Җәйге бер мизгел. Туфан Миңнуллин белән.
«Телне үзебез саклый белмибез»
– Дәүләт Советында телләр өчен җаваплы вазыйфада утырабыз икән, әлбәттә, аларның сакланып калуы, дәүләт дәрәҗәсендә кулланылышы өчен безгә хисап тотасы. Бу эш елдан‑ел бик катлаулырак мәсьәләгә әйләнеп бара. Татарстан эчендә татар телен саклау турында сүз алып барабыз – уйлап кына карагыз әле! Россия белән мөнәсәбәтләр мәсьәләсенә килгәндә, хәлләр тагын да катлаулырак. Чөнки андагы хакимият безнең асылыбызны белми, аңламый. Җыенмый да. Ул безгә начар булсын дип тә эш йөртмидер, бәлки, татар мәнфәгатьләре – алар өчен үзәктә түгел, шул гына.
Элек туган телебезне авыл саклый иде. Авыл мәктәпләрендә чытырдатып үз телебездә укып килдек. Без – татарча, марилар – марича, чувашлар – чувашча... Шөкер, югалмадык. Бүгенге көндә Казанда 40тан артык милли мәктәп бар, дибез. Асылда, ул бүген дә – берәү генә.
Узган ел Дәүләт Советына бер документ килеп төште. «Россия мәктәпләрендә рус телен һәм әдәбиятын укыту» турындагы концепция иде ул. Исеме бик матур яңгырый, шик‑фәлән тудырмый. Болай дип язылган: «Россиядә бүгенге көндә 4 меңнән артык милли мәктәп бар, һәм бу Россиянең куркынычсызлыгына яный». Ягъни безнең татар телендә укыта торган мәктәпләребез Россия дәүләтенә каршы зыянлы эш алып бара булып чыга. Тагын бер маддәсендә шундый сүзләр бар: «Россиянең бөтен мәктәпләрендә дә укыту рус телендә генә алып барылырга тиеш». Бу концепцияне әзерләү һәм гамәлгә ашыруның башында Россия Дәүләт Думасы җитәкчесе Сергей Нарышкин тора иде.
Мин әйтәм, бу гамәлгә ашса, бетәбез бит, Россиядә бер милли мәктәп тә калмаячак. 21 милли республика парламентлары белән бәйләнешкә кердем. Комитет рәисләренең кайсыберләре моны инде тиз генә хуплап кире Мәскәүгә җибәргән дә, артык уйлап та тормаганнар. Кердем Фәрит Мөхәммәтшинга. «Без моны хуплый алмыйбыз», – дидем. Очраштык мәгариф министры белән.
Концепцияне төзегән эшче төркемне Казанга Дәүләт Советына чакырып, түгәрәк өстәл уздырырга булдык. Россиянең Тел һәм әдәбият институты җитәкчелеген, галимнәрен чакырдык. Үзебезнекеләрне җыйдык. Укытучылар да килде, журналистлар да, депутатлар һәм республика җитәкчеләре дә. Безнең мәктәпләрдәге ситуацияне аңлаттык, галимнәребез сөйләде. Һәм элеге эшче төркем вәкилләренең карашлары бөтенләй үзгәрде. «Без бит ситуациягә бу яктан карамаган идек», – диделәр.
Бүген милли мәсьәләдә, Татарстаннан кала, бердәнбер активлык күрсәтүчеләр – якутлар. Ә 90нчы елларда без – 21 милли республика – бөтенебез дә бер фикердә идек.
Фотолар: Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Мәдинә Мөгътәсимова; Разил Вәлиевнең шәхси архивыннан.
Добавить комментарий