Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Үзгәрү (үзем турында үзем)

Үзгәрү (үзем турында үзем)

“Татарстан” журналы, юбилей уңае белән, Туфан Миңнуллинның “Үзгәрү” дип аталган эссесыннан өзекләр тәкъдим итә.

24 октября 2016

Ватан
"Ватан" сүзе татарга гарәптән кергән бугай. Төркиләрдә ул "ил" дип йөртелә. Бала чакта безгә ватаны да, иле дә авыл иде. Мәктәпкә йөри башлагач, "туган ил" дип атала торган сүз барлыгын белдек. Аның СССР дип аталганын да аңлаттылар. Соңрак "ватан" дигәне телебезгә керде. Ул хәтта "туган ил" дигәнне дә алыштырды шикелле. Чөнки ул ничектер серле ишетелә, китапча яңгырый. Ә китапта язылган һәр сүз - акыллы сүз, кирәкле сүз. "Китап сүзе" дигән төшенчә безгә укырга кергәнче үк инде сеңдерелгән. Әбиләр телендә ул бөтен бәхәсләргә дә чик куя торган дәлил.
Туган ил турында безгә бик күп җырлар өйрәттеләр:
Нинди иркен минем туган илем,
Елгалар күп анда, кырлар күп.
Кеше болай иркен сулый торган
Башка илләр әле җирдә юк.
Без бу җырны класста да, сәхнәләрдә дә җырладык. Соңрак беленде: ул җыр русчадан тәрҗемә икән. Русчасы болай икән. Анысын да җырлаттылар:
Широка страна моя родная,
Много в ней лесов, полей и рек.
Я другой такой страны не знаю,
Где так вольно дышит человек.
Әйе, мәгънәсен аңлап бетермәсәк тә җырладык.
Урман, кырлар, суларның күплеге аңлашыла иде безгә, ә "Где так вольно дышит человек" дигәне аңлашылып бетми иде. "Бүтән илләрдә кешеләрнең сулышы кысыла микәнни?" диебрәк уйлый идек. Укытучылар аңлаткандыр инде анысы. Ләкин тотып карамагач, кабып карамагач, безгә ул барыбер аңлаешлы булмагандыр. Икмәк менә аңлашыла иде. Аның изге нәрсә икәнлегенә дә тиз төшендек. Чөнки без ачлар идек. Бер сынык ипидән дә кадерле ни-нәрсә бар? Ә туган ил безгә булды ни дә булмады ни. Авыл булгач, бик җиткән. Хәтта район үзәге "Камски Устие" дә безгә ят. Олыларга ияреп Камскига бар кызык үзе. Анда Идел, пароходлар. Пристаньда базар. Салам башлы марҗа кызлары, көрәк сакаллы руслар русча гына сиптерәләр. Русча сөйләшкән кеше безнең өчен бөек кеше инде ул. Камскига баргач, берәр сүз өйрәнеп кайтабыз да мактанышып йөрибез. Мәктәптә дә укыталар рус телен. Тик мәктәптә укыткан тел кызык түгел. Базарда өйрәнгәне кызыграк та, кирәгрәк тә. Бәрәңге сатканда безгә киләләр дә: "Почем картошка?" - дип сорыйлар. Син чартлатып: "Один ведра тристы рублей", - дисең. "Дорого" - дисә, "Дурыгы булса, не бери", - дип кистереп куясың.
Авыл күңелгә якын булса да, без авылда тууыбыз белән түгел, СССРда тууыбыз белән горурланып үстек. Әтиләребез сугышка киткәч, аларны зарыгып көттек. Фашистларга ләгънәт укыдык. Әтиләр җиңеп кайткач, ватаныбызның көче белән чын күңелдән мактандык. Әтиләре кайтмаганнарга "Ватан өчен барган изге сугышта батырларча һәлак булды" дигән язу килде. Бу сүзләр кордаш малайларның кайгысын бераз киметә төшкәндер, ахры. Авылыбызга Германиядә әсирлектә булганнар да кайтты. Аларны без кешегә санамадык. Чөнки аларга ватанны сатучылар дигән дигән тамга ябыштырылган иде. Андыйларның малайларын, "плинни малае" дип атап, арабызга кертмәдек.
СССР ватаныбыз булгач, авыл безгә тарайды, аннан тизрәк чыгып китеп, ватанны урап кайтасы килә башлады. Өстәвенә, авылда тормыш авыр, әниләрнең безне тизрәк авылдан чыгарып җибәрәселәре, кеше итәселәре килә. Ләкин авылдан җибәрмиләр шул, документ бирмиләр. Бүгенгечә әйтсәк, крепостное право инде. Аннан качуның ике юлы бар: берсе - армиягә китү, икенчесе - укырга керү. Армиягә китү авылдан качуга саналмый, ватанга хезмәт итү дип атала. Шуңа күрә яше җиткәннәр, шатланып, горурланып китәләр. Минем дә бик хезмәт итәсем килде. Күзең начар күрә, дип алмадылар. Ничек кимсенгәнемне үзем генә беләм. Җитмәсә, кызлары да "кәҗә билеты" дип мыскыл итәләр. Авылдан китү минем төп максатыма әйләнде. Шулай итеп, авыл миңа туган ил булудан да. ватан булудан да туктады. Университетка керергә имтиханнар биреп карадым. Немец теленнән "икеле" куйдылар.
Мәктәптә укыганда, әти янында бухгалтерия һөнәренә өйрәнгән идем, сельпода хисапчы булып эшләдем. Шуннан мине Казанга сельпо бухгалтерлары әзерли торган курсларга җибәрделәр. Аны тәмамлагач, чирәм җиргә озаттылар. Поездларга төялеп, Казаннан чыгып киткәндә, миннән дә бәхетле кеше юк иде. Алма-Атага, аннан Кустанай дигән шәһәргә поезд белән ватаныбыз буйлап ничәшәр тәүлек барганда, мин чыннан да СССР дигән ватанымның зурлыгына шаккаттым.
Мәскәүдә театр училищесында укыганда да СССР баласы идем. Биш ел ватанымның башкаласында укып кайткач, анда-монда буталып йөргәннән соң, кулга язучы каләме алгач, каләмдәшләр белән сөйләшеп утырганда, съездларга делегат итеп сайланып, бүтәннәрне тыңлаганда нәрсәнең нәрсә икәнен аңлый башладым. "Ватан" дигән төшенчә бик үк изге түгел икән. СССР дигән ватанда бөтенебез дә тигез түгел икәнбез ләбаса. Беренче сортлы, икенче сортлы, хәтта өченче сортлы халыкларга бүленгәнбез икән. Кемнәргәдер нәрсәдер рөхсәт ителә, кемгәдер - юк. Нигә алай? Ни өчен, әйтик, союздаш республикаларга әллә ничә журнал чыгарырга рөхсәт ителә, безгә - юк.? Ни өчен аларда киностудияләр бар, бездә - юк? Югыйсә халык саны буенча без СССРда алтынчымы, җиденчеме урынны билибез. Яшәгән саен сораулар кимемәде, арта гына торды.
Милләт
Сабый чакта милләт дигәнең шул әти белән әниең, абый-энеләрең, апа-сеңелләрең инде. Үсә төшкән саен, дөнья киңәя бара; туганнарыңның күп икәнен аңлаталар. Нәсел дигән сүз барлыгын беләсең. Хәтерлим әле, балачакта бүрәнә өстендә утырган агайлар кемнең кемгә кайсы яктан туган икәнлекләрен тикшерәләр иде. Нәтиҗәдә, авылыбызның бөтен кешеләре бер-берсенә туган булып чыкты.
Милләтнең ни икәнлеген аңларга миңа гомерем буена тормыш өйрәтте. Мин туган районда рус авыллары күп иде, районның үзәге - Кама Тамагында - гел руслар гына яши иде. Беренче булып, әлбәттә, русның без түгеллеген аңладым. Чөнки безнеңчә сөйләшмиләр, киемнәре дә, ашаган ризыклары да үзгә. Тора-бара безнеңчә сөйләшмәүнең сәбәбе аңлашылды - алар башка халык, рус дип аталган милләт икән. Мәктәптә ул халыкның бөек икәнлеген укыттылар. Укытучы әйткәч, аның дөреслегенә без шикләнмәдек. Тик менә ул бөек халыкның телен өйрәнү генә ачуны китерде. Алар сүзен дөрес әйтмәсәң дә, дөрес язмасаң да, "икеле" куялар. Шул чактадыр, күрәсең, рус булу теләге күңелгә кереп оялагандыр. Бераз вакыт үткәч, дөньяда руслардан башка да кешеләр яшәгәнен белдек.
Дөнья киңәйгән саен, анда төрле телдә сөйләшүче күп халыклар, милләтләр барлыгы ачыкланды. Алар дус яшиләр икәнлеген укыттылар. Бик үк дус булмаганнарын тормыш күрсәтте.
Бүген инде минем беркем буласым килми. Байбайлардан күчә-күчә килгән кан ныграк уйный. Күп тапкырлар әйттем, яздым, тагын да кабатлыйм: бу татарлыгым бүтән халыкларны кешегә санамаудан түгел, менә шул халыклар арасында татарым да барлыгын һәм аның беркемнән дә ким түгеллеген аңлауда һәм аны озаграк яшәтергә теләүдә, яшәвемнең мәгънәсе кемдер булып түгел, татар булып яшәвемдә һәм туганлык канын бездән соң килгәннәрнең тамырына аз булса да салып калдыруда.
Иҗат
Язучыларны бергә җыеп эшкәртү өчен, Язучылар берлеге оештырылды. Без аның әгъзалары идек. Язучыдан зур бер агрегатның винтигы ясау идеологиясе мин әдәбият бусагасын атлап кергәндә көчле иде әле. Ул идеологиягә буйсынмый яшәү бик кыен иде. Чыгымчылаучыларны тәртә арасына кертүнең күптөрле ысуллары бар иде. Чыбыркы белән бергә прәннеге эләгә иде, билгеле. Мин инде аларны санап тормыйм. Һәрхәлдә, әдәбиятка килүче яшьләргә игътибар хәзергедән күпкә яхшырак иде. Без ташландык хәлдә түгел идек. Безгә күрсәтелгән игътибар өчен без иҗат иреге белән түләргә мәҗбүр идек. Шулай да, таш араларында үсәргә омтылган, хәтта өстенә җәелгән асфальтны да тишеп чыккан үлән, агачлар кебек, җан иреккә омтыла иде. Җәмгыятьтә кемнеңдер әйткәнен кабатлау белән канәгатьләнмичә, үз сүзеңне әйтергә тырышу инстинкты күңелләрдә яшәп килде. Без ул турыда аерым-аерым да, кайчакларда берничә язучы бергә мәҗлесләрдә җыелганда да уйлана, сөйләшә, фикер алыша идек. Бәхетемә күрә, мин инде иҗат тәҗрибәләре булган талантлы кешеләр арасына килеп эләктем. Илдар Юзеев, Аяз Гыйләҗев, Шәүкәт Галиев, Альберт Яхиннар белән мәҗлестәш булып, күп нәрсәгә өйрәндем.
Язарга берәүне дә өйрәтеп булмый. Хәреф танырга, җөмлә төзергә, нокта-өтерне кая куярга өйрәтеп була, ә әдәби әсәр язарга - юк. Хәер, бәлки, анысына өйрәтеп буладыр, ләкин ул өйрәтелгән язучы өйрәнчеклектән үлгәнче чыга алмыйдыр. Ул гомере буе остазын кабатлый гына торгандыр. Әдәбиятта үз йөзең, үз сүзең булмаса, исемең дә булмый.
Яза-яза мин бер нәрсәгә төшендем: акыллы фикер әйтәм дип көчәнергә кирәкми икән язучыга. Үзеңнән дә акыллырак булып булмый. Акыллырак булып маташсаң, укучы синең дурак икәнеңне тиз сизә. Гомумән, көчәнү - адәм баласы өчен зарарлы нәрсә.
Язу өчен көннең кай вакытын сайлау да әһәмиятледер. Кемнәрдер төнлә, кеше-кара йоклагач, тынычлап яза, мин исә организмның эшкә иң әзер чагын сайладым. Иртән утырып язам. Йокы туйган, баш ял иткән.
Иҗат өстәл янына утырганчы башлана. Баш шәрифләренә ниндидер бер тема дип әйтикме, идея диикме, шул килеп керә дә тынычлыгыңны ала. Йөртәсең шуны күңелеңдә, уеңда төрлечә әвәлисең, пьеса формасынамы, хикәяләү калыбынамы утыртасың. Иң рәхәте, иң кызыгы шул чакта. Берәр чибәргә бер күрүдә гашыйк булып, шуны тагын очрату бәхетенә ирешү өчен планнар корган кебек. Кайвакыт корган планнарың язарга утыргач кына үзгәрә... Кайчак җитешсезлегеңне сәхнәдә күрәсең. Бервакыт карап утырам язганымны. Спектакльнең бер күренеше ошамый. Күрәм: гаеп режиссерда да, артистларда да түгел, үземдә. Шунда мин: "Болай язалармыни?!" - дип кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым.
Холык, гадәт  
Кеше холкы туганда ничек булса, үлгәндә дә шулай кала, диләр. Шулайдыр. "Туганда ук чүпрәккә төргәнне яратмадың, елый идең, үсә төшкәч, өстеңдә юрган тотмадың", - ди торган иде әни. "Бөтен бала да биләгәнне яратмый инде", - дигәч, "Мин беләмме, син беләсеңме, ничә бала үстердем", - дип, авызымны томалады.
Үзсүзле идем, кире идем. Үзем теләмәсәм, кушылган эшне эшләми идем. Әти сүз дәшмәде, әнидән эләгә иде. Такташ әйтмешли, "шактый тал чыбыгы ашадым".
Кычкырып сөйләшә торган гадәтем бар. Югыйсә саңгырау да түгел. Күрәсең, безнең гаилә гадәте миңа сеңгән. Бездә әтидән кала барыбыз да кычкырып сөйләшә идек. Өебез яныннан үтеп китүчеләр "болар ызгыша икән" дигәннәре хәтердә. Көлгәндә дә кычкырып көләбез. Барыбыз бергә кычкырып көлгәндә, өй селкенә иде. Бу гадәтемне үзгәртергә күпме тырыштым - булмады. Кешеләр еш кына: "Нигә кычкырасың?" - дияләр иде. Бигрәк тә нәчәлство янына кергәндә уңайсыз иде. Чөнки түрәләр үзләре каршында койрыгын кысып, шыпан гына утырып, гаепле кеше сыман курка-курка, әкрен генә сөйләгәнне хуп күрәләр. Бигрәк тә әлеге гадәт гаиләдә җайсыз, әкрен генә, сабыр гына нәрсәдер аңлатырга тырышасың. "Нигә кычкырасың?" - диләр. Юк, үзгәртеп булмас, ахры. Чөнки кычкырып сөйләшүнең кайбер яхшы яклары да бар. "Туфан абыйның яшерен эше, яшерен сүзе, мәкере юк аның", - диләр. Юктыр, мин өрми торган эттән куркам, дәшми утырган мыштым кешеләрне өнәмим. Оятсызларны яратмыйм.
Шәхес
Кайчакларда башка әллә Язучылар союзыннан чыгыйммы икән дигән уйлар да килгәләде. Ләкин тирәннәнрәк фикер йөрткәч, бу уйдан кире кайттым. Милләтне бергәләп яклар өчен, бергәләп саклар өчен, безнең берләшебрәк яшәвебез кирәк. Чөнки без, төрле-төрле булсак та, милләт мәсьәләсендә бер фикеребез уртак. Ләкин бер фикеремнән кире кайтмыйм: әгәр Язучылар союзы шәхесне кыса икән, ул кирәкми. Язучы шәхес булырга тиеш. Ягъни Союз шәхесләр Союзы булырга тиеш.
Үз кадереңне үзең белү инстинкты нәселебез, каннан күчсә дә, аны гомер буе саклап килеп, бүген аңлы рәвештә аны яклау дәрәҗәсенә ирештем. Мин Дәүләт советы мөнбәреннән: "Үз кадерен үзе белмәгән кеше - чүп ул, үз кадерен үзе белмәгән халык - чүп өеме", - дип әйткәнмен икән, кемнәр өчендер кисәтү дә иде. Мине кемнәрдер кимсетергә тели икән, ниятләре барып чыкмастыр. Мин кайчакларда буйсынган булып уйный алам, әмма җаным ирекле.
***
Үзгәрү процессы дәвам итә. Ул соңгы сулышкача дәвам итәчәк. Ничаклы гына үзгәртсә дә дөнья, мәңгелеккә кешеләрнең рәнҗеп һәм котылдык дигән уйларын сизмичә китәргә язсын иде.
Дөньяда бердәнбер абсолют гадел нәрсә - үлем. Бөтенебезне тигезли. Олигарх та байлыгына күмелеп үлә, бомж да сәләмәсенә уралып үлә. Җир астында урын күп, анда ипотека юк. Кайчакта мин "Ни хәлләрдә яшисең?" дигән сорауга "Үләргә әзерләнәм" дип җавап бирәм. Җавабымны ишетүчеләр сәерсенеп калалар, юатырга тотыналар. Ә кеше үлемгә әзерләнергә тиеш. Исән-сау җир җимертеп йөргәндә дә, мин калганнарга ни калдырып, үзем белән ни алып китәм, дип уйланырга тиеш. Мин дә Ходай каршына ни күтәреп барачагым турында еш уйланам. Буш чумадан белән Бөек Зат каршына бару оят.
Кыскартып бирелде. 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: