Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Ватан чикләрен йөрәгең генә белә...

Ватан чикләрен йөрәгең генә белә...

81 ел узганнан соң, Икенче бөтендөнья сугышы, Бөек Ватан сугышы һәм ул чактагы вакыйгалар турында ничек язарга мөмкин? Инде бу хакта никадәр язганнар, төшергәннәр, сөйләгәннәр ләбаса. Әмма теләсәң, була икән. Бу санда без ХХ йөз тарихында иң аяныч сәхифәләрнең берсе булган ул сугыш калдырган эзләр турында киң, масштаблы полотно тудырган әсәрләргә тукталырбыз. Болар сугышның үз эчендәге мәхшәргә генә тукталмый, аны киңрәк контекстта алып гәүдәләндерә. Шулай итеп, без тарихи яктан да, географик яктан да, хис-тойгылар ягыннан да зур эпик контекстка барып чыгабыз. Ватанның да, тарихның да чикләрен йөрәк чикләре белән тәңгәл куеп карыйбыз...

01 июнь 2026

Юлия Линде
«Улица Ручей. Накануне»,
«Улица Ручей. Отступление»

      

Өч томлык итеп уйланылган әлеге әсәрнең ике томын без инде китап кибетләренең киштәләрендә таба алабыз. Ул күләмле һәм күптавышлы симфонияне хәтерләтә торган эпик әсәр. Биредә сәнгати чынбарлык, миф белән тарихи фактлар, документалистика, реаль персонажлар – Гитлер, Геббельс, Сталин, Чкалов һ.б. реализм һәм мистика кушылып китә, безне бик мавыктыргыч уен кагыйдәләренә дәшеп ала.

«Роман өчен материалны 2013 елда ук туплый башладым. Беренче өч-дүрт елда бик күп укыдым, тулы картина күз алдыма килеп баскач кына язарга утырдым. Зур булмаган повесть яки кечкенә роман язармын дип уйлаган идем. CWSка, язучы Марина Степнова курсына әсәрнең каралама вариантын тотып килдем. Марина аны укып чыкты да: «Бу әле – әдәби бульон, текст та оригинальлек ягыннан яңа түгел, безнең инде мондыйны укыганыбыз бар», – диде. Авыр сулап, кулъязманы алып кайтып киттем дә берничә айда өр-яңадан язып чыктым. Нәтиҗәдә, ул ике тапкырга артты, мине инде туктатып булмый иде! Тагын бер зур дәресне язучы Елена Чижова бирде. Урыны-урыны белән текстны махсус гадиләттем – яшүсмерләргә җайлы булсын дигән максатны күздә тотып, билгеле. «Укучы белән андый уеннар уйнарга ярамый, – диде Елена Семеновна. – Балаларны җүләргә санарга кирәкми, алар чын-чынлап җитди, катлаулы әсәрләр укып тәрбияләнә генә». Һәм ул хаклы булып чыкты! Син балалар, үсмерләр һәм яшьләр белән мөмкин кадәр җитди һәм ихлас булырга омтылырга тиешсең икән».

Ә ВАТАН УЛ – СӘЯСИ СИСТЕМА ЙӘ СТРОЙ ГЫНА ДА, ТЕРРИТОРИЯ ГЕНӘ ДӘ ТҮГЕЛ, УЛ ХӘТТА ИЛ ТӨШЕНЧӘСЕННӘН ДӘ АЕРЫЛА. АНЫҢ ЧИКЛӘРЕН СИНЕҢ ЙӨРӘГЕҢ ГЕНӘ БЕЛӘ.

Хәзерге вакытта сугышка кадәрге еллар һәм сугышның беренче еллары язылган, өченче том Сталинград сугышы һәм Җиңү көне белән төгәлләнергә тиеш, ди автор. Каһарманнар, ягъни балалар белән үсмерләргә роман азагында 17 яшь булачак икән. Әмма моны гадәти янг эдалт әдәбияты тудыру гына дип кабул итәргә ярамый, Юлия Линде бу жанрны роман-эпопея форматы белән кушып, уникаль, киң катлам укучыга кызыклы әсәр итеп оештыра, бик шәп эксперимент ясап карый һәм нәтиҗәләргә дә ирешә. Үзе әйтүенчә, роман-реконструкциягә чыгарга омтылышы була аның. Эпоханы киң колач белән алдырып: шуңа әсәрдә Германия – Советлар Союзы чикләре юыла, без берсеннән икенчесенә чыга-керә йөрибез, чор белән дә шулай... Икенче Бөтендөнья сугышын монда Беренче Бөтендөнья сугышыннан башка аңлап булмый, Бөек Ватан сугышын – Гражданнар сугышыннан башка... Шуңа да әсәрдәге каһарманнар тарихын, әйтик, нигез персонажларның берсе Кобраның язмышын күзәтү, аның белән бергә тарихи барышны ваемлау кызыклы. Ул, асылда, Россия империясе, Советлар Союзы һәм ХХ йөз башыннан Рейхка кадәрге, сугыш башлангандагы Германия тарихын үз тормышы аша бер төенгә төенләп куйган зат. Өч илнең дә агониясен күрә, шуларның берсе аның өчен ватаны булып кала бирә.

Биредә без совет балалары һәм үсмерләренең коллектив героик пионер балачагы белән үсмерлеген дә күздән кичерәбез, немецлар ягыннан даһи пианист – яшь барон фон Лютцовның фашизм куәтен алып килгән илдә бәргәләнүләрен дә күрәбез, системаның гади кеше язмышлары белән ничек идарә итүен дә күп елларга сузылган перспективада ваемлыйбыз. Ахыр чиктә, автор биредә нәкъ менә «Нәрсә соң ул ватан?» дигән сорауга җавап эзли дә шикелле. Һәм ул җавапны үзенчә тәкъдим дә итә, без аны кабул итеп алырга телибезме, юкмы – анысы инде һәркенең шәхси эше.

«Минемчә, ватан ул – билгеле бер туфракта һәм вакыт агымы эчендә бергә кичергән уртак язмыш («доля», ди аны Юлия Линде. – Авт.). Һәм ул язмыш ил язмышы белән кушылып китә, аны читтән килеп, беркем дә тоеп кичерә, аңлый алмый. Ә коры фактлар сөйләп бирер көчкә ия булмый».



Илдус Диндаров
«Ак төннәрнең кара көннәре»

Әсәрнең үзәгендә – узган гасырның 40 нчы еллары башында махсус Карелия җирләренә күчереп урнаштыру программасы буенча туган якларыннан китәргә мәҗбүр булган бер татар гаиләсе язмышы. Аларга бу яңа җирләрдә тук, мул тормыш, бушлай йортлар, терлек вәгъдә итәләр, күпләр үз теләге белән дә кызыгып кузгала, кайберәүләр өстән «разнарядка» булгач, планны тутырырга кирәк инде, бармый ярамый дип, ничарадан-бичара юлга чыга. Совет системасына ярашлы булмаган, гаиләләрендә «милләтче», «халык дошманы» мөһере йөртүчеләр булып, яңа хакимияткә тугры икәнлеген дәлилләргә омтылучылар да табыла...

Поездда гармун уйнаганнарын тыңлап барганда, сугыштан соң Финляндиядә калган бер туганнары турында искә алып, 13 яшьлек Гафур да әтисе Рамазанга сораулар бирә. Әмма бу хакта артыгын сөйләшергә ярамый, билгеле, малайга сак булырга кирәклеген искәртә әти кеше. Менә алар әтисе һәм әнисе Өммегөлсем белән Выборг дигән гаҗәеп матур шәһәргә килеп җитәләр, мондагы ак төннәрне күреп, таң калалар. Яңа урында тәүлекнең 24 сәгате яп-якты көн булуын да яхшыга юрый халык, матур киләчәккә өмет итә. Һәм «бәрәкәтле туфрак»та яңа тормыш башлый. Татарлар белән бергә бу җирләргә мордва, мари, удмурт кебек халыклар да күченеп килә, барысы бергә бер йодрык булып оеша. Колхозга да, зур өметләр баглап, «Балкыш» дип исем кушалар.

Гафур бергә килгән халыклар арасында иптәшләр таба, карел малае Ваассила белән танышып, дуслашып китә. Алар бергә урманнарда йөриләр, балык тоталар, су керәләр, татар теле белән карел телен бер-берсенә өйрәтәләр. Шулай бервакыт Фин сугышыннан калган окоплар белән блиндажларда йөри торгач, «лимон» – граната табып, хуторга алып кайталар. Шуннан олылар балаларны сугыш эзләре калган урыннарга бик йөртми, саграк булырга боера. Әмма сугыш аларны барыбер куып тота...

Бирегә күченеп килгән ирләрне, Гитлер гаскәрләре басып кергәч, беренче көннәрдә үк җыеп алып китәләр, яңа җирләрдә хатыннар белән балалар гына аптырап тик торып кала. Аларны яңадан үз ватанына кайтарырга, дигән карар кабул ителә. Әмма күбесе Ленинград юлында утка тотылып кырыла, яралана. Гафур да әнисе белән яңа туган сеңлесе Шәфиканы кайту юлында югалта. Балалар йортларында каңгырап йөри, анда да аңа бәхет елмая, миһербанлы татар хатыны – Сания апасы булыша. Ахыр чиктә, әнкәсе белән дә табыша, Ленинград урамында югалган әнкәсен көтеп утырган, күләгәгә генә калган нәни, ач-ялангач Галяны да үзләренә сыендыра алар. «Үлгән кызыма алмаш булыр», – ди Өммегөлсем...

Шактый җәяү килгән Гафурның инде җылыга туенам дигән уй-нияте җилгә очты. Биредә тыштагыдан җылырак түгел иде. Солдат та, аның кәгазен мөдиргә тапшырып, шыксыз йорттан җәтрәк кыяклау ягын карады. Мөдир – җылы тун, итекләр кигән, бүрекле кемсә – тупас, калын тавыш белән: «Әнә, күрәсеңме ишекне? Кер дә ят шунда буш урынга!» – диде.

Гафур 5 нче бүлмәгә эләккән иде. Керүгә, тәрәзләре бозланып каткан, тыштан кар көртләре томалаган бүлмәдә беравык һични күрми торды. Күзләре ияләшкәч кенә, унга якын тимер караватны шәйләде. Аларда баштанаяк бер үк төсле соры одеял бөркәнеп яткан кечкентәй гәүдәләрне чамаларга мөмкин. Гафур буш урыннарның тәрәзәдән ерагына букчасын куеп ятуга, караваты иләмсез ыңгырашып, шыгырдап куйды.

Ул тавышка күрше ятактагы тузгак чәчле, ябыгудан күзләре генә утырып калган бер малай баш калкытты да:

– Кичә үлгән Максим урыны... – дип белдерде гамьсез генә карлыккан тавыш белән...

Әсәрнең темасы һәм ракурсы кызыклы, җиңел тел белән язылган, тиз укыла. Әмма автор тудырган сәнгати дөньяның аргы ягында архивлар белән документаль нигез-эчтәлек тә шәйләнсә, алар белән дә өретелсә, тирәнрәк һәм кызыклырак булыр иде. Югыйсә, сюжет корылышы бу тирәнлеккә омтылышны искәртә... Бу повестьта без яшүсмер малай йөрәгендә «ватан», «туфрак» төшенчәләренең ничек каршылыкка керүен дә, үзара ярашуын да тормышында очраган бик күп кешеләрнең роле аша күреп бәялибез. Бу ноктадан ул чыннан да аудиториясенә ярашлы.



Виола Ардоне
«Детский поезд»

Икенче Бөтендөнья сугышы афәте турында соңгы елларда басылып чыккан иң үзәк өзгеч китапларның берсе – Виола Ардоненың «Детский поезд» әсәре.

1946 ел. Сугыш яңа гына беткән, Италиянең көньягы коточкыч авыр икътисади хәлдә – кешеләр ачтан һәм авырулардан егылып үлә. Әсәрнең төп каһарманы Америго Сперанца әнисе Антониетта белән генә яши, әтисен бөтенләй белми. Малай, иртәдән кичкә кадәр чүп савытларында казынып, нәрсә тапса, шуны ашый, аннан чүпрәкләр алып кайтып әнисенә бирә – Антониетта шуларны тегеп, сатып көн күрә.

Италиядә нәкъ шул чакта «вакытлыча гаиләләр» дигән гуманитар проект игълан ителә. Программа буенча, фәкыйрь районнардагы балаларны Италиянең яшәү шартлары ярыйсы гына булган, әмма көньяк халкы күрәлмаган режим тамыр җәйгән төньягына күчереп урнаштыру күздә тотыла. Күпләр бу мөмкинлеккә чатырдатып ябыша: үзебез белән ни булса булыр, балалар гына исән калсын, диләр. Антониетта да кызыга мондый перспективага. Малаеннан аерылу үлемәле булса да, ул аңа яшәүнең икенче төрле дә була алуын күрсәтергә тели.

Балаларын җыендырган әти-әниләрне бик куркыталар: шикле, яман хәбәрләр йөри. Имеш, балаларны Америкага коллыкка сатарга мөмкиннәр икән, Россиядә коммунистларга лагерьларга озатачаклар, ди. Әмма программа тук, җитеш тормыш, мәктәптә укып, кеше булу мөмкинлеген тәкъдим итә, ә кем генә баласының киләчәге бәхетле булуын теләми...

Коридорның түреннән алъяпкыч һәм перчаткалар киеп алган ике кыз чыга. Алар безгә киемнәребезне салырга куша. Без еламсырап тик басып торабыз: Мариучча – оялудан, аның әле беркайчан да чит кешеләр алдында ялангач торганы юк, Томмазино – шикләнүдән, ул үзенең тишек ботинкаларыннан да мәхрүм калырмын дип курка, ә мин кинәт бер оекбашымның кат-кат ямалган икәнен искә төшерәм. Шуңа кызларның берсе янына барам да, юк, мин чишенә алмыйм, дип пышылдыйм. Туңам мин, дим. Иптәшләрем дә туңа, дип өстим.

Шулчак Маддалена килеп керә.

– Әйдәгез, бер кызык уен уйныйбыз, – ди ул. – Сез әле андый уенны белмисез, әмма мин сезне өйрәтәм. Әмма иң башта киемне салырга кирәк. Шуннан соң гына без сезгә яңа кием бирәчәкбез – матур да, җылы да.

– Ботинкалар дамы? – дип сорыйм мин.

– Билгеле! Ботинкалар да! – дип көлә Маддалена, чәч бөтеркәләрен колак артына яшереп.

Без тын гына чишенәбез. Маддалена безне күрше бүлмәгә алып керә. Ул бүлмәнең түшәмендә ниндидер торбалар бар, шулардан кинәт, җәйге яңгыр сыман, җылы су сиптерә башлый. Мин күзләремне йомам, тончыкмасам ярар иде, дип куркынам. Шулчак Маддалена килә дә мине хуш исле күбеккә коендыра, чәчләремне, кулларымны, тез башларымны, аякларымны, хәтта табаннарымны шул күбекле губка белән юа. Әйтерсең, сыйпый. Ә менә әниемнең мине беркайчан да сыйпаганы юк, дип уйлап торамын...

Маддалена Мариучча белән Томмазиноны да шулай юа. Аннары безне чиратлап чиста су белән коендыра һәм, ак җәймәгә төреп, агач сәкегә утырта. Бераздан күмәч тулы кәрҗин күтәреп тагын бер кыз килә, безгә берәр күмәч тоттыра. Аларны табиб бирде, ашарга кирәк, ди. Мин табиб дигән кешенең кем икәнен белми, гомеремдә дә күргәнем юк, әмма ул күмәч биргән бит... Күмәчне өчебез дә соңгы валчыгына кадәр ялт итеп ашап куябыз...

Балалар чыннан да менә дигән яхшы гаиләләргә эләгә, туйганчы ашый, яхшы киемнәр кия, мәктәпкә бара. Әмма иртәме-соңмы, аларга барыбер «вакытлыча гаилә»дән кире үз өйләренә кайтырга туры килә. Ә анда – һаман да шул ук ачлык, фәкыйрьлек, наданлык... Төп герой Америго исә, әле тагын бер зур мавыгуы белән хыялыннан баш тартып, кабат чүп савытларына кайтырга мәҗбүр ителә – музыкадан.

Әсәрнең соңгы өлешендә без 90 нчы елларга эләгәбез. Бары илле яшенә җиткәндә генә Америго әнисенең ул чакта ник шундый карарга килүен аңлый ала, ярату көченең нинди зур булуын тоя һәм аны, ниһаять, зур авырлык белән кичерә.

Бу әсәр сугышның эчендә булган мәхшәр турында сөйләми, аның азагыннан соң да, кеше язмышларының тагын ничә дистә елларга харап ителүен онытмаска өнди. 90 нчы елларга кадәр килеп җитеп тә, ярасы йомылып җитмәгән бер малай – Америго күз яшьләре аша. Бер бала күз яше генә бу. Ә андый язмышлар Җир шары буйлап – ничаклы.

 

 

Луиза Янсуар

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера