Хакимиятне тәнкыйтьләгән галим
Беренче рус инкыйлабыннан соң яңа татар әдәбияты белән янәшә формалашкан әдәби тәнкыйть фәне нигезләрен энциклопедик белемгә ия булган фәлсәфәче, әдәбиятчы, тел белгече, тарихчы һәм журналист Җамал Вәлиди эшләп чыга. Галим санап үтелгән һәр өлкәдә үзенең җуелмас эзен калдыра.
21 декабря 2022
Җамал (Җамалетдин) Вәлиди 1887 елның 12 октябрендә Казан губернасының Тәтеш өязендә урнашкан Апас авылында Җәләлетдин мулла гаиләсендә дөньяга килә.
Бер яшь чагында әтисе үлеп китә, малайны әнисе тәрбияли. Ун яшькәчә Җамал туган авылында укый. Кечкенәдән кызыксынучан, китап укырга һәвәс булып үсә. Соңрак 8‑9 яшьлек чагында Фатыйх Халидинең «Рәдде бичара кыз» пьесасын кат‑кат укыганын искә ала. Аннары Иж‑Бубый авылы мәдрәсәсендә укый. Ул Иж-Бубыйга баруының сәбәбен, Бәйрут университетының фәлсәфә факультетын тәмамлап, туган авылында ирләр һәм кызлар мәдрәсәләренә нигез салган мәшһүр мөгаллим Габдулла Бубыйның «Хакыйкать» исемле хезмәтен укып, андагы фикерләрне иясенең үз авызыннан ишетергә теләве белән аңлата. Вәлиди татар зыялылары әзерләү максатында төзелгән укыту программасын үзләштерә, илнең төрле почмакларыннан Иж-Бубыйга килгән яшүсмерләр һәм мәсләктәшләре белән аралаша.
Мәдрәсә тәртибе буенча, укып бетергән гыйлемле егетләр өч елга биредә укытырга калдырылган. Җамал да, укуын тәмамлагач, мәдрәсәдә укытучы һәм эчке эшләр мөдире вазифаларын башкара. Ул бу уку йортының башка җәдид мәдрәсәләрдән үзенең хөрлеге, дөньявилыгы, мөстәкыйльлеге белән аерылуын, хәтта башкаларда мөдәррисләр белән шәкертләр арасында аңлашылмаучылыклар килеп чыгып, забастовкалар ясалып торганда да мәдрәсәнең тыныч кына тәрәкъкый итүен дә искә ала.
1909 елдан кадимчеләр язган шикаятьләр аркасында мәдрәсәгә полициянең игътибары арта. Җамал Вәлиди үзе эшләгән елларда, полиция бәреп кереп мөгаллимнәрне кулга алмасын өчен, сакта торганы турында искә ала.
Иж-Бубый мәдрәсәсендә укыганда үзе төзегән тормыш программасы хакында Вәлиди остазы вафаты уңаеннан язган мәкаләсендә болай дип шәрехли: «Вятка губернасының караңгы бер почмагында чирмешләр вә арлар арасында утырган уртача гына бер авылны бервакыт Русия мөселманнарының мөһим бер гыйлем мәркәзе хәленә китергән, саф вә пакь булган хәлдә дөньядан үткән Габдулла Бубыйның рухы алдында, аның бер шәкерте булу сыйфаты белән түгел, бәлки татар дөньясын каплап алган калын караңгылык эчендә беренче шәмне күтәреп чыккан Бубыйларның артыннан баручы бер кеше булуым сыйфаты белән баш иям».
ЖУРНАЛИСТ ҺӘМ ПУБЛИЦИСТ КАЛӘМЕ
Вәлиди тиздән туган авылы кызы Ләйләҗиһанга өйләнеп башлы‑күзле була һәм Оренбургка күченә. Биредә «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыта. Татар фикри мәркәзенә әверелгән шәһәрдәге татар җәмгыятендә сөргән күтәренке рухи атмосфера яшь егетнең иҗтимагый активлыгына уңай йогынты ясый. Биредә «Хөсәения»гә укытырга килгән татар җәмәгать эшлеклеләре, иҗат әһелләре белән таныша. Шулай ук шәһәрдә нәшер ителә торган «Вакыт» газетасы һәм «Шура» журналы мөхәррирләре Фатыйх Кәрими һәм Риза Фәхретдин, редакцияләрдә эшләүчеләр белән якыннан аралаша. Татар вакытлы матбугаты битләрендә йөзләрчә мәкалә бастыра. Кызганычка, Җамалның журналистлык мирасы әлегәчә өйрәнелмәгән диярлек, шул сәбәпле аның бу өлкәдәге эшчәнлеген тулысынча күзаллап бетереп булмый. Шулай да билгеле булганнары буенча берничә юнәлеш анык күренеп тора.
Ул яңа басылган әдәби әсәрләр, шул исәптән Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев һ.б. иҗат әһелләре турында күләмле мәкаләләр язып, татар профессиональ тәнкыйтенә нигез сала. Вәлидинең интеллектуаль потенциалын күргән җитәкчеләр егетне 1915 елда «Вакыт» һәм «Шура» редакцияләренә хезмәткәр итеп чакыра. Соңрак ул «Вакыт» газетасында мөхәррир вазифасын да башкара. Өлкән каләмдәшләре Вәлидигә киләчәктә дә тәнкыйть мәкаләләрен язарга тәкъдим итә. Аның каләменә әсәрнең яңалыгын билгеләү, башка хезмәтләр белән чагыштыру, гомумиләштерүләр, шулай ук авторларга карата уңай мөгамәлә хас. Журналист шулай ук татар матбугаты турында күзәтүләр дә бастыра. Вәлидинең тагын еш мөрәҗәгать иткән темалары – татар теле, иҗтимагый фикер, милли мәгарифнең һәм милләтнең киләчәге.
ТАТАР МИЛЛӘТЕНЕҢ КИЛӘЧӘГЕ
Татар вакытлы матбугатында милләтенең алгарышын тәэмин итү һәм аның киләчәге турындагы фикер алышуда Җамал Вәлиди махсус хезмәтләр язып та катнаша.
«Татар әдәбиятының барышы» исемле 1912 елда язылган китабында автор туган халкының киләчәген тәэмин итү өчен дини схоластикадан котылып, фән һәм әдәбият дөньясына йөз белән борылырга кирәклек, шулай ук иҗтимагый һәм мәдәни тормышны европалаштыру турында сүз алып бара.
Вәлиди 1914 елда, моңарчы матбугатта бастырган мәкаләләрен гомумиләштереп һәм фикерен тагын да тирәнәйтеп, «Милләт һәм миллият» исемле китап нәшер итә, бу гыйльми хезмәтендә теоретик буларак та, фәлсәфәче буларак та ачыла.
Вәлиди милләт оешуны закончалыклы күренеш дип бәяли. Милләтнең бердәмлеген тәэмин итә торган мөһим сыйфатлар дип тел һәм дин берлеген, кардәшлек һәм уртак традицияләрне (гадәт, милли риваять, хорафатлар, тарихи хатирәләр) һәм уртак Ватан булуны атый. Аларның милли бердәмлеккә төрле дәрәҗәдә тәэсир иткәнлекләрен дә әйтергә онытмый. Аныңча, милли берләшү өчен кардәшлек, тел факторы белән чагыштырганда, ул кадәр мөһим түгел, шулай ук дини институтлар да милли оешмаларны алыштыра алмый. Милләтнең мөһим сыйфатлары буларак галим туган тел һәм бигрәк тә милли әдәбиятны билгеләп үтә. Чөнки нәкъ менә әдәбият халыкның фәлсәфи, иҗтимагый, фәнни һәм әдәби фикерен үзендә туплый.
Галим беренче рус инкыйлабы һәм аннан соңгы елларда татар җәмгыятендә иҗтимагый барышны күзәтүне «Нур» газетасында куелган «Нинди телдә язарга?» дигән бәхәстән башлый. Исмәгыйль Гаспралы тарафдарлары булган бер төркем җәдидчеләр, барлык Россия мөселманнары өчен уртак язма тел кирәк, ди. Ә Вәлиди һәм аның яклылар, басмалар Казан шивәсендә, гади халык аңлый торган телдә нәшер ителергә тиеш, дигән фикерне алга сөрә. «Казан шивәсе» дигәндә, Казан арты төбәгендә яшәгән халыкның сөйләм теле түгел, Урта Иделнең уң һәм сул ярларында яшәгән татарларның туган теле күздә тотылган.
Тел бәхәсенең милли мәсьәләләргә күчүен һәм фикерләрнең төрлелеген автор Риза Фәхретдин һәм Фатыйх Кәриминең туган телне «төрки тел» дип атау ягында булалары, Әхмәтһади Максудиның, татар телен мөстәкыйль тел дип таныган хәлдә, «татар» этнонимын кулланмавы мисалында сурәтли.
ХХ гасыр башында башкортларның татар әдәби теленнән файдалануын һәм грамматикалары булмавын күздә тотып, Вәлиди татар милләте составына Идел буенда яшәгән татарлар, мишәрләр һәм башкортлар керәчәк, дип яза. Алар шәһәргә килгәч, ягъни мәдәниләшкәч, телдәге вак аерымлыклар тәмам бетәчәк, дип фаразлый.
Милләт булып оешу юлында татарлар алдында торган мөһим бурычларга тукталып, галим ике юнәлештә тырышырга кирәклеген искәртә. Беренчесе – милләтне саклау өчен заманга ярашлы милли мәктәп, әдәбият һәм сәнгатьне үстерергә кирәк. Икенчесе – Русия мәмләкәтенең чын гражданы булу өчен рус мәктәбе, аның әдәбияты белән азыкланырга кирәк.
Сүзен дәвам итеп, хөкүмәтнең, безнекеннән аермалы буларак, бер генә максаты бар, ди: илнең бөтенлеген, куәтен тәэмин итү. Хакимият рус булмаган халыкларның милли теләкләрен санга сукмаган шартларда гамәлдәге кануннар мөмкинлек биргән кадәр милли, иҗтимагый һәм мәдәни хәрәкәтләр оештырырга, инициатива күрсәтеп, үзебез өчен эшләргә һәм үз-үзебезне алдынгы итәргә кирәк, дигән фикерне җиткерә.
Вәлиди милли үсеш юнәлешендә диннән киңрәк файдалану кирәклегенә басым ясый. Дин вөҗдан эше булганлыктан, хөкүмәт һәм хаким милләтләр аңа ул кадәр зур киртәләр куя алмый. Мәхкүм милләтләр, бу мөмкинлектән файдаланып, дин күләгәсендә мәктәпләр, әдәбиятлар, һәртөрле җәмгыятьләр торгыза, шул рәвешле динне милли үсеш юлына хезмәт иттерә ала, дигән фикерне әйтә. Татарлар әлегә кадәр диннең иҗтимагый халәтеннән аз файдаланды, дип тә искәртә.
Вәлиди үзенең 1916 елда язылган «Шәрыктан Гаребкә» исемле күләмле мәкаләсендә татар мәдәниятенең төп үсеш юнәлеше дип Көнчыгыш цивилизациясе белән хезмәттәшлекне атый. Биредә сүз алдынгы фән казанышларын, җитештерү һәм хуҗалык итү алымнарын үзләштерү юлы белән алдынгы мәдәниятле милләт төзү турында бара.
Җамал Вәлиди хатыны Ләйләҗиһан ханым белән.
СОВЕТ ИЛЕНДӘ ГЫЙЛЬМИ ЭШЧӘНЛЕГЕ
Вәлиди 1918 елның 15 гыйнварына кадәр Оренбургта мөгаллимлек һәм редакторлык эше белән шөгыльләнә. Аннан соң Казанга килә һәм «Корылтай» газетасы редакциясендә эшли.
Казан каласы Гражданнар сугышы аренасына әверелгәч, 1918 елның декабреннән Арча кантонының Кышкар мәктәбендә укыта, киләсе уку елында Тәтеш шәһәрендә мәктәптә эшли. 1921 елның сентябреннән Казанда ачылган Шәрык академиясендә (1922 елдан – Көнчыгыш педагогика институты) – мөгаллим һәм аның каршында эшләгән рабфакта укыту бүлеге мөдире булып тора. 1923–1924 елларда Җамал Вәлиди ТАССР Җир эшләре халык комиссариатында нәшрият бүлеге мөдире ярдәмчесе һәм Терминология комиссиясе рәисе дә була, биредә китап-белешмәлекләр тәрҗемә итә.
Бу елларда да Вәлиди әдәби тәнкыйть белән шөгыльләнүен дәвам итә, әмма саллы фәнни хезмәтләрен татар иҗтимагый тарихы һәм тел гыйлеме буенча яза.
1923 елда Мәскәүдә дөнья күргән «Очерки по истории образованности и литературы поволжских татар (до революции 1917 года)» исемле хезмәтендә татар иҗтимагый фикере үсешенең төп этапларын билгели. XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында аның үсешенә зур өлеш керткән шәхесләргә кыскача бәяләмәләр бирә.
Оренбургта яшәгәндә тел буенча башлаган эзләнүләрен дәвам итеп, галим яңа фәнни үрләр яулый. 1919 елда «Татар теле грамматикасы» китабын бастыра. Үзенең Нократ, Глазов, Карин татарлары диалектларына багышланган хезмәтләре белән татар диалектологиясенә нигез сала. Аның лингвистик эзләнүләре үзәгендә әдәби тел мәсьәләсе, аны эшләү, үстерү турында кайгырту тора. Шушы мөһим проблемага багышлап, ул «Татар телен эшләү мәсьәләсе», «Телебезнең үсү тарихыннан», «Төрек-татар телләренең язмышлары», «Галимҗан Ибраһимовның тел мәйданындагы хезмәтләре» кебек махсус теоретик хезмәтләр яза.
Җамал Вәлиди «Татар теленең тулы сүзлеген» эшләп чыга. Аның сүз башында әдәби телнең үсеше, формалашуы мәсьәләсен яктырта.
1927 елны ТАССРның ВКП(б) Өлкә комитетының III пленумына адресланган татар зыялыларының мөрәҗәгатенә кул куя. 82 кеше имзалаган бу күмәк протест хатында латин шрифтын кертүне административ юл белән түгел, ә милли интеллигенция фикерен исәпкә алып эш итү хакында язылган була.
«СОВЕТ ХАКИМИЯТЕНЕҢ СӘЯСӘТЕ... БЕЛӘН КАРШЫЛЫКЛАРЫМ БАР»
Җамал Вәлиди, 17 татар язучысы, галиме, журналисты һәм мөхәррире белән бергә, 1931 елның 6 маенда кулга алына. Алар революциягә каршы фикер тудыру максатыннан солтангалиевчеләр белән элемтә урнаштырган төркем оештыруда гаепләнә.
Төрмәдә вакытта тикшерүчеләр Вәлидигә үзенең сәяси карашларын кәгазьгә төшерергә һәм кайбер коллегаларына характеристика язарга тәкъдим итә. Күрәсең, баштарак аңа карата җәза кулланылмаган. Әйтергә кирәк, Вәлидинең Газиз Гобәйдуллин, Гали Рәхим, Габделбари Баттал, Ибраһим Биккулов, Галимҗан Шәрәф турында язган бәяләмәләре «Очерки по истории образованности...» китабының дәвамы сыман кабул ителә. Вәлиди аларның берсе турында да совет хакимияте бәйләнерлек сүзләр язмый. Шул ук вакытта бу текстлар бүгенге галимнәргә ХХ йөз башы татар мәдәни тормышы барышын өйрәнүдә искиткеч кыйммәтле чыганак булып тора.
Җамал Вәлиди төрмәдә язылган «Минем совет хакимиятенең хуҗалык-сәяси мәсьәләләр буенча сәясәте белән аңлашылмаучылыгым һәм каршылыкларым бар» дигән язмасында большевиклар хакимиятен тәнкыйтьли.
Галим кайбер катлам гражданнарга шикләнеп карау, кирәкмәгән кулга алулар, артык репрессияләргә үзенең тискәре мөнәсәбәтен белдерә. Шушы уңайдан, хакимияткә лояль булган интеллигенцияне илгә зыян китерүчеләрдән аера белергә кирәк, дип басым ясый.
Галим колхозлар оештыру кампаниясенә, кулакларны сыйныф буларак юкка чыгару сәясәтенә дә тәнкыйди карашын җиткерә. Күмәкләшүне аерым төбәкләрдә үткәрергә, кулакларны читкә сөрүдән бигрәк, колхозга җәлеп итәргә кирәклеге, дошмани мөнәсәбәттә булганнарын гына сөрү хакында искәртә.
Шулай ук дингә каршы кысулар булырга тиеш түгел, солтангалиевчелек – утопия, төрки халыкларны бер дәүләткә берләштерү мөмкин эш түгел, дип белдерә.
Әдәби яктан яхшы эшләнгән һәм элекке тормыш турында язылган әсәрләрнең нәшер ителергә тиешлеген әйтеп, махсус оешмаларның фәнни хезмәт һәм әдәби әсәрләрдә артык күп контрреволюция табуына һәм иҗат әһелләрен җәберләүләренә каршы чыга.
Җамал Вәлидинең тезислар рәвешендәрәк язылган бу җөмләләре гражданлык батырлыгы буларак кабул ителә.
Әйтергә кирәк, кулга алынган кешеләрнең берсе дә гаебен танымый, ләкин һәрберсенә карата 1932 елның 11 маенда хөкем карары чыгарыла. Вәлиди 5 елга хөкем ителә. Ул туктаусыз сорау алулар, кыйнауларга, мыскыл итүләргә чик кую өчен, төрмәнең өченче катындагы тәрәзәдән сикерә. Каты имгәнә, кулаякларын сындыра, ләкин исән кала. Тоткын төрмә хастаханәсенә күчерелә. 1932 елның 30 ноябрендә 45 яшендә Җамал Вәлидинең гомере өзелә. Җирләнгән урыны билгесез.
Илдус Заһидуллин
Фотолар автордан алынды
Добавить комментарий