Хәлил Әбелхан: Меңнәрчә милләт баласының мөгаллиме
Әдәбият, матбугат һәм мәгариф дөньясындагы исеме аз билгеле тагын бер затка беренче мәртәбә Яңа Татар зиратында игътибар иттем. Үзәк аллея буйлап барганда, аның кабер ташы юл кырыенда ук кала һәм шунда ук күзгә ташлана. Сәбәбе – үзенчәлекле формасында. Дорик колонна рәвешендә эшләнгән таш хәзер кенотаф вазыйфасын үти: гүр иясенең кабере күптән югалган, әмма исеме язылган ташы сакланган һәм хәзер зират мигъмарияты тарихының бер һәйкәле булып юл читендә басып тора. Үткән һәр кешедән җәсәде бу зиратның кайсыдыр почмагында яткан Хәлил Әбелханга дога кылуны сорый шикелле ул.

МИЛЛИ МАТБАГАНЫ КАЙГЫРТЫП...
Ул кыска гына гомерендә – җир йөзендә 32 ел яшәргә өлгерә – укытучы, публицист һәм балалар язучысы буларак тарихыбызда тирән эз калдыра. Хәлиулла Габделвәли улы Әбелханов 1887 елда Сембер губернасының Буа өязенә кергән Шыгырдан авылында туа. Әйе, даны күп якларга таралган легендар Шыгырдан бу. Хәлиуллага шушы авылда башлангыч белемне алырга, аннары Казанга килеп, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә һәм Татар укытучылар мәктәбендә укырга насыйп була. Соңгысын ул 1909 елда тәмамлый һәм шул рәвешле XX гасыр башы татар мөгаллимнәре өчен классик дип саналырлык белемне үзләштерә: укыту программасының тирәнлеге белән аерылып торган җәдиди «Мөхәммәдия» дә, дәүләт каршында абруе булган укытучылар мәктәбе дә ул елларда байтак татар педагогларын әзерләп чыгара.
Мәдрәсәдә укыган елларында ул Фатих Әмирхан җитәкчелегендә эшләп алган «Мәркәз әл-ислах комитеты»на, ягъни реформа өчен көрәшүче шәкертләр оешмасына керә. 1905 елда бу комитеттан яшерен чыга торган «Әл-Ислах» газетасы оеша. Шәкертләр хәрәкәте бу елларда иң көчле ноктасына җитә, алар инкыйлаб вакыйгаларында да катнашалар, үзләренең съездларын да оештыралар. 1907 елда исә алар газетаны рәсми рәвештә чыгарырга карар кылалар. Журналист Вафа Бәхтияров, бу вакыйганы искә алып, болай дип яза:
«Әле һаман дәвам иткән шәкертләр хәрәкәтен, мәдрәсәләргә реформа кертү мәсьәләләрен яктырту өчен, татар телендә легаль газета чыгарырга рөхсәт сорап, Казан губернаторы исеменә гариза яздыру өчен, Хәлил Әбелханов белән берлектә, без хәзерге Тукай урамы 79 йорттагы балалар приютында рус теле укытучы Мөхетдин абый Корбангалиевка бардык. Ул безгә гариза язып бирде һәм шуннан соң губернатор тарафыннан рөхсәт бирелгәч, газетаны чыгарырга керештек».
Димәк, татар демократларының эшчәнлеген яктырткан, Әмирхан, Тукайларның иҗатын һәм идеяләрен үзендә чагылдырган атаклы «Әл-Ислах»ның барлыкка килүендә шәкерт Хәлил Әбелханның да өлеше бар.
ШӘКЕРТЛЕКТӘН – МӨГАЛЛИМЛЕККӘ
Мәдрәсә һәм укытучылар мәктәбен тәмамлап, тиешле дипломнарны алгач, эшле булу мәсьәләсе калкып чыга. Хәлил тиз арада укытучылык вазыйфасын намусы кушканча үти дә башлый. 1910–1912 елларда, мөгаллимлек хезмәтенә тугрылык саклап, ул туган авылыннан да, гыйлем эстәгән Казаныннан да шактый еракта урнашкан якларга килеп эләгә: хәзерге Башкортстанның Кыйгы районына караган Идрис авылының рус-татар мәктәбендә ике ел укытучылык итә. Аннан соң янә ике ел Казан губернасының Тәтеш өязе Ындырчы авылында (хәзерге Апас районы) укыта. Вазыйфасын яратып, чын күңелдән башкара. Мәктәп тормышын тасвирлаган юлларына игътибар итегез:
«Җылы кояшның ялтыраган якты нурларына күз сала-сала, калтыранып, төрлечәгә боргалап сайраган сыерчыкларның колакны ярып керә торган үткен тавышларын тыңлап, Аксу урамы буйлап, балалар мәктәпкә җыелалар. Алар шатлана-шатлана мәктәпкә керәләр. Яшелгә буяган, тимер түбәле зур яңа мәктәп балаларны ачык йөз белән каршы ала... Тышта якты булса, минем эчемә дә якты; тышта хәзер генә яз булса да, минем эчемдә берөзлексез яз дигән кебек балаларны җыя иде. Менә сәгать 8 булганда, мәктәп эче гөж итә; уйный, сөйләшә, укый, җырлый торган балалар белән кайный, мәктәп кырмыска оясына яки умартага охшый. Мәктәпкә пакь җанлы, пакь тәнле, ак йөзле «фәрештә валчыкларының» тормышы кайный.
Мөгаен, Хәлил Әбелхан мәктәп-мәдрәсәләрдә укытуын инкыйлабка кадәр дә, аннан соң да дәвам иткән булыр иде. Әмма 1914 ел җитә. Европа илләренең дистә ел буена барган импералистик көндәшлеге аркасында, дөнья сугышы ялкыны кабына. 1915 елда 28 яшьлек Хәлиулла да гомуми мобилизациягә эләгә. Рус телен мәктәптә балаларга өйрәтерлек дәрәҗәдә яхшы белгәнгә күрә, аны гади солдат кына итеп алмыйлар, прапорщиклар мәктәбендә әзерлек үткәрәләр. Сугыш елларында ул «Кояш» газетасының фронттагы хәбәрчесе дә булып тора.
Шулай итеп, Хәлил Әбелханның яшьлек елларына укытучы һөнәрен башкару да, хәрби хезмәттә булу да, ил тарихында иң хәсрәтле сугышларның берсендә катнашу да туры килә. 30 яшен тутырган чагында исә илдә моңарчы тиңе булмаган үзгәрешләр башлана. 1917 елның августында яраланган Хәлил Әбелхан фронттан кайта. Февраль һәм Октябрь инкыйлабларыннан соң, ул Казанда өяз күләмендәге мөселман мәгарифе бүлеге рәисе булып эшли, яңа хөкүмәт шартларында мөгаллимнәр әзерләү һәм мәктәпләр оештыру эшләренә җитәкчелек итә.
1917 елның 29 маенда чыга башлаган «Безнең тавыш» исемле хәрби газетаның редколлегиясенә керүчеләр арасында Хәлил Әбелхан да була.
ҖӘДИТЛӘРНЕ МАКТАВЫ ҺӘМ ТӘНКЫЙТЬЛӘВЕ
Хәлил Әбелхан, белем бирү тәҗрибәсен яхшы белгән кеше буларак, шул чор татар мәктәпләренең методикасын камилләштерүгә үз өлешен кертергә омтыла. Чыннан да, мөгаллим мәктәпләрдә җәдит ысулларын гамәлгә кертүне яклый, заманча методиканы популярлаштыра, шул ук вакытта көндәлек тәҗрибәдә очраган кайбер хаталарны да тәнкыйтьли. Җәдитчелек хәрәкәтенең аерым җитешсез якларына багышланган «Ысулы җәдиткә каршы беренче адым» исемле китабы 1911 елда ук басылып чыга.
«Мәктәп» һәм «Мөгаллим» журналларында бастырылган мәкаләләрендә аның бу мәсьәләгә карашы тагын да яхшырак ачыклана. Мәсәлән, ул башлангыч сыйныфларда укырга-язарга өйрәтү белән беррәттән, балаларны табигать белән таныштырырга кирәклеген искәртә. Хәзерге вакытта мәктәп укучылары өйрәнә торган әйләнә-тирә дөнья дәресе турында яза инде ул:
«Безнеңчә, дәрес мөгаллимнең балалар берлә кара-каршы әңгәмәсеннән һәм аларга һәрнәрсәне аңлатып бирүеннән гыйбарәтдер. Башта, әлбәттә, бик кечкенә нәрсәләрдән башларга мөмкин. Берникадәр физически тәҗрибәләр бөтен сыйфныфта җәдит рухын кертергә, балаларда һәрнәрсәне беләсе килү теләген уятырга ярдәм итәчәк».
Әдәбият белән бәйле шәхес буларак, ул мәктәптәге татар теле дәресләренең бер өлешен әдәбиятка багышларга кирәклеген дә әйтә. «Әлбәттә, һәр милләт баласы үз әдәбиятының таралуын яратырга тиеш», – дип әйтә ул 1912 елгы мәкаләсендә. Әмма мәктәптә әдәбият белән танышу эшен дөрес итеп корырга кирәклегенә дә басым ясый, чөнки, аның карашынча, дәрестә укучыга «акыл вә фикер» бирергә кирәк. Димәк, әдәбият уку да теоретик гыйлем бирү генә түгел, әсәрне анализлау, авторның идеяләрен төшенергә омтылудан гыйбарәт булырга тиеш.
Дөрес, Әбелханның тел һәм әдәбият мәсьәләсендә үзенчәлеклерәк карашлары да булган. Галимҗан Ибраһимов, әдәби тел турында барган дискуссияләр турында язган чагында, матбугатта мәкаләләре еш күренгән Хәлилнең бердәм кагыйдәләргә буйсынырга тиешле гомуми татар теле турындагы фикерләрен тәнкыйть итә. Аныңча, Әбелхан бу бердәмлек һәм грамматика төзеклеге турында кайгыртмый.
1913 елда «Мәктәп» журналында басылган «Америкада тәрбия вә тәгълим» исемле мәкаләсендә Хәлил Әбелхан Төньяк Америкада таралган тәрбия системасын анализлый. Соңрак шушы ук темага «Америка мәктәпләрендә хезмәт дәресләре», «Башлангыч белем бирүдә Америка ысулы», «Америка ысулы буенча укырга өйрәтү» исемле мәкаләләре басылып чыга. Моның алдыннан ул берничә ел дәвамында Америка системасын җентекләп өйрәнә. «Мәсьәләне ике ел кадәр һәр җәһәттән бик нык тикшереп вә өйрәнеп язылган хезмәт – баш ватуның нәтиҗәсе», – дип әйтә ул кереш сүзендә. Шунысы кызык: мәкаләнең башында ул эзләнүләрендә кулланган чыганакларның җентекле исемлеген китерә. Болардан без Әбелханның үз эшенә ничек җаваплы караганын һәм фәнни анализ ысулларыннан файдаланганын аңлыйбыз. Аның игътибарын Америка мәктәпләрендә кабул ителгән укырга өйрәтү методы җәлеп итә, ул аны җәдитләрнең ысулыннан яхшырак дип таба. Шулай ук аңа ул ил мәктәпләрендәге физик тәрбия һәм хезмәт дәресләре тәҗрибәсе отышлы булып күренә.
Әмма Әбелхан чит ил белән сокланып кына утырмый, ә бәлки татар мәдрәсәләренең хәлен яхшырту өчен бу методиканы куллану юлларын да эзли. Ул америкалыларның мәгарифтә уңышын тәрбия системасының өч өлештән торуы белән бәйли: өй тәрбиясе, мәктәп тәрбиясе һәм җәмәгать тәрбиясе. Өч тармак, үзара нык бәйләнешеп, берсе икенчесен дәвам иткәнгә күрә, балалар белән эшләү күркәм нәтиҗәләрен дә бирә. Чыннан да, XX гасыр башы татар педагоглары белем һәм тәрбиянең мәктәп белән генә чикләнмичә, бу эшкә гаиләнең дә, бөтен җәмәгатьчелекнең дә тиешле игътибары кирәклеген кат-кат әйткәннәр. Әбелхан моның мөһимлеген АКШ мисалында күрсәтә алган.

БАЛАЛАР ӨЧЕН ӘДӘБИЯТ ТУДЫРУЫ
1912 елдан Хәлил Әбелхан атаклы «Шура» журналында, мәгариф-тәрбия эшләрене багышланган «Мәктәп» һәм «Мөгаллим» журналларында, «Йолдыз», «Кояш», «Корылтай» газеталарында актив языша. Фәхрелислам Агиев җитәкчелегендә 1913–1916 елларда дөнья күргән балалар өчен «Ак юл» журналының да актив авторы буларак билгеле. Биредә Хәлил Әбелханның балалар өчен җәнлекләр турындагы хикәяләре басыла. Мәсәлән, аның «Туйдыручы ак сакал», «Карт үрмәкүч», «Ак борын», «Киез каз бәбкәсе», «Коткаручылар», «Дуслык бетте», «Яшь бабай» дигән хикәяләре нәкъ менә «Ак юл»да басыла. Журналның гомуми концепциясенә тугры булган бу хикәяләрендә язучы балаларда шәфкатьлелек хисен тәрбияләргә тырыша. Әсәр геройлары булган балалар үзләреннән кечерәк, ярдәмгә мохтаҗ җан ияләренә мәрхәмәт күрсәтә. Шушы мисаллар аша ул журнал укучыларына дөрес үрнәк бирергә тели.
Бу хикәяләр «Ак юл» журналы бастырган әдәби хрестоматияләрдә кабаттан дөнья күрә. 1921 елда исә «Балалар күңеле» сериясендә «Ак борын» хикәясе яңадан бастырыла.
1918 ел ахырында Хәлил Әбелхан каты авырый башлый. Озак та үтми, 1919 елның 6 гыйнварында ул Казанның Шамов хастаханәсендә вафат була. Аның турында некролог «Эш» газетасында 8 гыйнвар санында чыга, башка матбугат чаралары да аның вафаты хакында хәбәр итә.
Замандашларының аңа булган мөнәсәбәте кабер ташындагя язудан күренә. Әле бүген дә иске имляны таныган кеше Хәлил Әбелхан хакында менә бу юлларны укый ала:
«Бөтен гомерен татар милләтен агарту юлында сарыф иткән Хәлил Габделвәли угылы Әбүлхан 1919 елның гыйнвар 6 сында 32 яшьтә вафат. Мәрхүмнең кыскача хәятенең мөндәриҗәсе милләт балаларына тәрбия вә тәгълим һәм алардан тормыш өчен көрәшчеләр җиткерү. Мәрхүмнең калдырган мирасы – гыйлем юлына керткән меңнәрчә милләт балалары».
Добавить комментарий