Харис Якупов: «Вакыт күп яраларны төзәтә, әмма сугыш калдырганнары бик тирән җөй калдырды...»
Солдат сугыштан алып кайткан трофейның бәһасе юк: сугыш тынып торган арада окопларда һәм землянкаларда ясалган 250 рәсем турында бара сүз...
Харис Габдрахман улы Якупов, рәссам. 1919 елның 23 декабрендә Казанда туган. Өченче дәрәҗә Сталин премиясе (1951), РСФСРның И. Репин исемендәге Дәүләт премиясе (1976), Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе (1958) лауреаты. 1951–1975 елларда – ТАССР Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе. Тарихи, шулай ук портрет, пейзаж һәм башка жанрларда эшләнгән картиналар авторы («Хөкем алдыннан», «Татарстан АССР төзелү турындагы декретны имзалау» (Лотфулла Фәттахов белән берлектә), «Көчле кешеләр», «Пролог», «Чаллы гүзәлләре» һ.б.). Рәссамның әсәрләре Мәскәүдә Третьяков галереясында, Шәрык халыклары сәнгате музеенда, Дәүләт тарихи музеенда, Пхеньянның Сынлы сәнгать музеенда һ.б. саклана. Казанның «Хәзинә» Милли сәнгать галереясында рәссамның даими экспозициясе эшли.
Рядовой Харис Якупов фронттагы беренче рәсемен 1941 елда – беренче алыштан соң биш ай узгач ясый. Елец шәһәрен немецлардан азат итә башлагач, кыска гына вакытка тын алырга бушаган арада кулына карандашын ала. Аңа кадәр каләм-кәгазь кайгысы булмый әле: чигенү, бомбага тотулар, каты алышлар... Пехота, балчык-җиргә күмелеп, кан эчендә булса да, җиңәчәкләренә тәмам ышанган немецларны тоткарларга тырыша...
Беренче җиңү канатлар куя, сугышчылар шатлыкка күмелә. Тынлык дәвам иткән арада Якупов, Казан сәнгать училищесының элекке студенты, күргәннәрен кәгазьгә төшереп калырга ашыга: азат ителгән шәһәрне, сугышның кызган вакытындагы солдатларны, безнең батареяларның ут ачуын, дошманның җимерелгән техникасын... Тагын әсирлеккә төшкән немецларны, аларның кызганыч, мескен кыяфәтен – әле бер ай элек кенә оятсыз рәвештә безнең позицияләргә үрмәләгән дошманнар димәссең дә.
Аның фронтта язылган беренче портретларында – нәкъ менә әсирләр. Һәм кыска гына язулар: «Әсир ефрейтор», «Әсир немецлар»... Еллар узгач, рәссам болай ди: башта полкташларымны сурәтләргә ояла идем, көләрләр дип курыктым. Әмма тегеләре аның чын рәссам икәнен шунда ук күреп ала. Озакламый ул үзенең иптәшләрен – кызылармиячеләрне дә кәгазьгә төшерә башлый. «Снайпер» (1941), «Дустым старшина Коппа» (1942) әнә шулай туа... Якуповның поход галереясында сакланып калган рәсемнәре арасында портретлар алай ук күп түгел. Хикмәт шунда: рәссам аларны сугышчыларның үзләренә бүләк итә торган була, ә тегеләре аларны хат белән өйләренә сала. Сугыш кырыс: кайбер гаиләләрдә Якупов ясаган рәсемнәр сугышта һәлак булган әти, ул, ир кешенең бердәнбер сурәте буларак сакланып кала…
Бер тапкыр кулына карандаш алгач, Харис Якупов Җиңүгә кадәр сугышның графикадагы хроникасын алып барудан туктамый. Шул ук вакытта солдат-рәссам күргәннәрен сурәткә төшереп кенә калмый, ә моны мөмкин кадәр төгәллек белән башкарырга тырыша, янына өстәмә язулар да теркәп бара. Фронтта ясалган рәсемнәрнең читләрендә кирәкле мәгълүматлар да бар: кайда ясалуы, торак пунктның исеме, кыска гына аңлатма язуы, хәтта командованиеның боерыклары, искән җилнең юнәлешенә кадәр…
Шулай итеп, фронтовик рәссамның эшләре гадәти рәсемнәрдән сугышның документаль шаһитларына әйләнә. Аларның соңгысында – Чехиянең башкаласы һәм автор кулы белән язылган язу: «Безнең гаскәрләр Прагага керә. 1945». Харис Якупов Җиңүне шунда каршы ала.
...2005 елда Харис Якупов, картиналары Третьяковкада һәм башка бик күп галереяларда урын алган автор, үзенең сугыш чоры рәсемнәре куелган күргәзмәне ачканда, болай ди: «Минем өчен, рәссам буларак, сугышта күргәннәрем бөек академия булды. Мин сугыш темасына багышланган шәхси күргәзмәмне оештыру теләге белән яшәдем. Бөек Ватан сугышы ерак үткәндә калды. Аның турында күп нәрсә онытыла, хәтердән җуела. Әмма ул елларның каты бәрелешләре онытылмый. Безнең алгы сызыктагы көрәш траншеялар, окоплар, мина кырлары буйлап кына үтмәде, ул безнең йөрәкләр аша да узды. Вакыт күп яраларны төзәтә, әмма сугыш калдырган җәрәхәтләр бик тирән җөй калдырды. Сугыш – безнең белән, ул һаман да төшләремә керә. Куркыныч булып, котны алып...»
Әхмәт Шакиров
Добавить комментарий