Хәсән Гобәйдуллин: Өзелгән кыл
Татарстан радиосы тарихына кагылышлы музей коллекцияләрен барлаганда, күзем Гобәйдуллин Хәсән Миңлевәли улы дип исемләнгән тематик папкага төште. Кеше барысын да белеп тумый: минем дә бу шәхес турында ишеткәнем юк иде. Әмма материаллар белән таныша башлагач, Хәсән әфәнде турында күбрәк беләсе һәм белгәннәрне түкми-чәчми сезгә дә Җиткерәсе килде. Яд итәргә, искә алырга лаеклы затларның берсе ул.
Кем соң ул Хәсән Миңлевәли улы Гобәйдуллин (татар театры тарихчысы, сәнгать белгече Хәсән Хәйрулла улы Гобәйдуллин белән бутамаска)? Бердән, скрипкачы, татар музыкасына 1920 нче елларда килгән иҗатчы. Икенчедән, Ленинград консерваториясен тәмамлап, югары һөнәри белемгә ия булган музыкант. Өченчедән, ул зур өметләр багланган фольклорчы галим дә. Дүртенчедән, талантлы рәссам, шаржлар остасы. Һәм фани дөньяда 37 ел гына яшәргә өлгергән егет…

СКРИПКАДАН – РАДИОГА
Хәсән Гобәйдуллин 1904 елда Петропавловск шәһәрендә туа. Аның әтисе Миңлевәли (документларда – Миндували) Гобәйдуллин Себер тимер юлында эшли. Хәсән ишле гаиләдә үсә, бала чагында еш авырый. Башта – мәдрәсәдә, аннары гади дәүләт мәктәбендә укый. Башлангыч музыкаль белемен Омскида музыка мәктәбендә ала.
1926 елда Казанга килә һәм ике ел Казанда Шәрык музыка техникумында Александр Литвинов Җитәкләгән скрипка сыйныфында укый. 1928–1929 уку елында Уфадагы Башкорт музыка-театр техникумында да белем ала. Шушы елларда ул скрипкачы һәм композитор Заһит Хәбибуллин белән дуслаша. Татарстан Милли музее фондында Хәсәннең – Заһитка, Заһитның Хәсәнгә бүләк иткән портретлары бар. Икесенә дә «Сагынган чакларда искә алырсың» дип язылган.
Шулай искә алган чакларның берсендә Заһит Хәбибуллин яшьлек дусты турында болай дип әйтә: «Хәсәнне мин бигрәк тә скрипкачы буларак оныта алмыйм. Ул чын артист иде. Аның уң кулы гаҗәп гүзәл иде. Ә сул кул бармакларының Җитезлеге күзләрне камаштырырлык иде. Ул матур һәм тигез аваз белән, халык иҗатының бөтен нечкәлекләрен белеп, татар һәм башкорт көйләрен башкара. Нәфис зәвыклы музыкант иде Хәсән, коллегалары аны хөрмәт итә, ярата иде».
Әмма Хәсән скрипка белән генә чикләнеп калмый. Аны белем эстәүгә хирыслыгы һаман алга атларга, яңа һөнәрләр үзләштерергә этәрә. Шуңа күрә дә Уфадан ул Ленинград дәүләт консерваториясенә юллама ала. Төньяк башкалада Гобәйдуллин 1933 елга кадәр консерваториядә «Музыкаль тапшырулар редакторы» белгечлеген үзләштерә.
Ленинградның мәдәни мохите, әлбәттә, Хәсәнгә көчле йогынты ясый. Илнең төрле төбәкләреннән килгән иптәшләре белән аралашу илһам һәм дәрт бирә, ә көчле профессорлар аны төпле белемле һөнәрмәндкә әйләндерә. Бу елларда пәйда булган дусларының берсе – грузин фольклорчысы, композитор Григорий Чхиквадзе. Алар консерваториядә дә, аспирантурада да бергә укый.
Укуын тәмамлагач, Хәсән Казанга кайта һәм Татарстан радиосына эшкә урнаша. Дөрес, Уфага да чакыралар, чөнки аны укырга Җибәргән оешмалар Башкортстанда була бит. Музыкаль тапшырулар мөхәррире вазыйфасында озак эшләмәсә дә, Хәсән Гобәйдуллинның бу хезмәтен сагынып искә алганнар. «Яшь белгеч эшкә бөтен барлыгы белән тотынды. Ул килгәч, музыкаль тапшырулар һәм эчтәлек, һәм форма ягыннан шактый баедылар», – дип яза музыка белгече Зәйнәп Хәйруллина. Радиода эшләү дәверендә ул үтә дә зәвыклы яңа тапшырулар әзерли, тыңлаучыларны сәнгать дөньясы белән таныштырырга омтыла.
1934 елда Татарстанның Мәгариф халык комиссариаты юлламасы белән Хәсән янә Ленинградка китә – СССР Фәннәр академиясенең Антропология һәм этнография институтының аспирантурасына укырга керә.
Гомумән, тормышының бу дәверендә аңа гел уңыш елмая кебек. «1926 елдан алып 1936 елга кадәр минем тормышым тоташ триумф һәм тантана иде. Мин югары музыкаль белем алдым һәм СССР Фәннәр академиясенең фәнни хезмәткәренә әйләндем, бу эшемдә халык җырларын – шат, бәхетле халыкның җырларын туплау белән шөгыльләндем», – дип яза ул СССР Югары суды рәисенә юлланган хатында.
ИНСТИТУТТА УКУ ЕЛЛАРЫ
Фәннәр академиясенең Антропология һәм этнография институты Ленинградта оеша һәм Советлар Союзында яшәгән халыкларның этник тарихын өйрәнә торган төп фәнни үзәкләрнең берсенә әверелә. Халык авыз иҗатын, аерым алганда, музыкасын туплау 1930 нчы елларда институтта төп темаларның берсе була. Шуңа да биредә аспирантурага булачак фольклорчылар да туплана.
Музейда сакланган документларның берсе – 1934 елның 20 июлендә Мари лингвистика экспедициясе Җитәкчесе В.А. Мухин белән СССР Фәннәр академиясенең Антропология һәм этнография институты аспиранты Хәсән Гобәйдуллин имзалаган килешү. Сүз мари халкының теле, музыкасы һәм фольклорына кагылышлы материалларны туплау турында бара. Әйе, аспирантурага керүгә үк, Хәсәнгә зур эш йөкләнә. Ул телне белмәгән килеш Тау ягы мариларның җырларын тупларга тиеш була.
Мари өлкәсенең (ул чакта шулай дип атала) Таулы Мари районына барып, унбишләп авылны йөреп чыга. Халык белән таныша, яхшы мөгамәлә кора, Җыр көйләрен дә, сүзләрен дә язып ала. Шулай итеп, 200 ләп мари җыры туплана. Тел белмәү дә комачау итми, чөнки аңа бу эштә беренче мари галимнәренең берсе Ксенофонт Четкарев (1910–1956) ярдәм итә. Бу фонографик язмалар әле дә институт фондларында саклана.
1935 елда композитор Николай Чаплыгин, шагыйрь Әхмәт Ерикәй һәм фольклорчы Хәсән Гобәйдуллин катнашында оешкан экспедиция Касыйм татарларының җырларын өйрәнә. Хәсән, материалны Җыеп, 62 битлек кулъязма әзерли. Бу хезмәткә Касыйм шәһәре мишәрләренә хас Җырларның көйләре һәм текстлары тупланган. Кулъязма Рус әдәбияты институтының (Пушкин йортында) кулъязмалар бүлегендә саклана. Бу хезмәткә фәнни яктан атаклы фольклорчы, сәнгать докторы Евгений Гиппиус Җитәкчелек итә.
1981 елда чыккан «Татар халык Җырлары» китабында Гобәйдуллин язып алган 11 татар көе урнаштырылган. Боларын ул күбесенчә Беренче Май һәм Шөгер районнарында (хәзерге – Чирмешән һәм Лениногорск районнары) туплый. Бу төбәктә экспедиция 1934 елның көзендә үткәрелә.
1936 елда Хәсән Гобәйдуллин татар халык Җырлары Җыентыгын әзерләүне тәмамлый. Кызганыч ки, бу китап басылмый кала. Аңлавымча, аның кулъязмалары да сакланмаган.
Гобәйдуллинның фольклорчы буларак башкарган хезмәте хәзерге чор галимнәре тарафыннан югары бәяләнә. Дөрес, аны кызыксындырган темаларның берсе – совет чоры халык Җырлары. Әмма аларны өйрәнгәндә ул, әлбәттә, борынгы халык авыз иҗаты үрнәкләре нигезендә барлыкка килгән яңа, «советча» Җырларны барлаган. Бу исә чыганак буларак үзенең әһәмиятен югалтмый торган байлык.
.jpeg)
«ВАТАН КАРШЫНДА ҮЗЕМНЕ АКЛАРМЫН»
Хәсән Гобәйдуллин кәгазьләре арасында шигырьләре тупланган дәфтәрләр дә бар. Ул русча да, татарча да язган:
Ил очырды Җырымны,
Белмим кемгәлеген.
Кемгә Җырым, шул аңлар,
Сизәр миннәнлеген.
Әйдә, Җырым, яңгыра,
Яңгыра, шаула син!
Совет хөкүмәтенә гомере буенча рәхмәтле булган Хәсән 1936 елның 9 сентябрендә Ленинград шәһәрендә кулга алына. Аның тоткынлыкта күргәннәре хакында 1940 елда СССР Югары суды рәисенә язган хатыннан беләбез.
«Тикшерүчеләр «протоколдан баш тартудан мәгънә юк, чөнки син судка кадәр безнеке һәм без синең гомереңә хуҗа, суд вакытында да син безнеке, һәм суд та безнеке, судтан соң да син безнеке, синең өчен бердәнбер юл – протоколларга кул кую» дип янадылар. Бар нәрсәмнән мәхрүм калган кеше буларак, акылдан шашар дәрәҗәгә Җиткәндә, мин соңгы протоколга кул куйдым, шуннан соң гына туганнарым белән язышырга рөхсәт бирелде».
Болары шул еллардагы стандарт практика. Биш ай ярым дәвамында Гобәйдуллинны «эшкәртәләр» һәм судка әзерлиләр. 1937 елның 15 февралендә беренче суд утырышы була. Анда Хәсән никтер дөресен әйтергә карар кыла һәм гаебен танымый. Дөрес, бик теләсә дә, суд сорауларына Җавап бирә алмас иде ул: беркетмәне укымыйча имзалаганга күрә, ул үзенең нәрсәдә гаепле икәнен тәгаен генә белми дә. Шуңа да тикшерүче шул көнне үк аңа шпаргалка ясата. Икенче утырышта ул инде шпаргалкадан карап Җавап бирә һәм, тикшерүченең басымына бирешеп, утырыш вакытында гаебен таный.
Шулай да, нәрсәдә гаеплиләр соң аны? Башта Ленинградта Кәримов Бари исемле кеше кулга алына. Озак кыйнаулардан соң ул танышы Хәсәнне контрреволюцион оешмага Җәлеп итүен хәбәр итә. Имеш, Хәсәнгә дә тагын бер кешене оешмага чакырырга кушыла. Консерваториядә укыган «Сагитов Х.» дигән студентны Хәсән эшкәртә дә башлаган, имеш.
Болар турында Гобәйдуллин хатында аңлатып китә:
«Кәримов Б. белән без ара-тирә аның туганнары янында очраша идек. Күрешүләрнең сәбәбе аның миңа алманчадан русчага тәрҗемәче буларак кирәклегендә, чөнки минем диссертация темасына кагылышлы әдәбиятның күбесе алман телендә. Башка барлык мәсьәләләрдә Кәримов Б. минем игътибарыма лаек түгел иде, чөнки ул мәдәни яктан түбәнрәк дәрәҗәдә иде, һәм аның миңа йогынты ясый алуы турында әйтү мантыйкка сыймый.
Мине контрреволюцион Җинаятьләр кылуда гаепләгән очракта, бу Җинаятьләрнең мотивын да беләсе иде. Матди яктан минем барысы да әйбәт, чөнки 300 сум стипендия алуымнан тыш, мәктәп һәм клубларда эшләдем, концертларда чыгыш ясадым (соңгы вакытта аена 2000 сум эшли идем). Матди яктан мине бу Җинаятькә кызыктырып булмый.
Идея, сыйнфый нәфрәт белән дә минем Җинаятьне аңлатып булмый, чөнки мин помещик та, кулак та, советлар рәнҗеткән аклар вәкиле дә түгелмен. Киресенчә, мин үзем дә, туганнарым да, барлык матди һәм мәдәни байлыкларыбыз өчен Бөек Октябрь революциясенә һәм татар халкын бәхет һәм шатлык юлыннан гына алып баручы бөек, даһи Сталинның акыллы милли сәясәтенә рәхмәтлебез».
Күргәнебезчә, Хәсән үзенең гаепсезлеген кат-кат аңлата, шул ук вакытта гаделлеккә ышанычын Җуймый. 1937 елның 22 февралендә Ленинград хәрби округының хәрби трибуналы аны өч елга лагерьга Җибәрә. Воркутаның авыр климатында ул туберкулёз эләктерә, Казанда яшәгән туганнары янына 1940 елның язында кайтып төшкәндә каты авыру була.
Бу авыр, хәсрәтле елларда ул гаиләсе белән хат алышуын дәвам итә. Гомумән, әнисе, абыйсы, сеңлесе турында еш яза, шигырь дәфтәрләрендә аларга багышланган махсус шигырьләр дә бар. Абыйсы Кәшифкә 1937 елның 30 мартында язган хатына күз салыйк.
«Кадерле Кәшиф абыем! Синең хатың мине бик дулкынландырды. Гомеремнең иң авыр минутларында булган изге теләкләрең, рухи һәм матди ярдәмең өчен рәхмәт сиңа. Мин лагерьларда көчемне кызганмый эшләячәкмен һәм Ватаным, халкым каршында үземне һичшиксез аклаячакмын. Энекәшең аркасында йөзеңне кызартырга туры килмәс. Мине мәдәниятле, югары белемле гражданин иткән Советлар Союзының намуслы, дисциплиналы гражданы булып калачакмын. Үзем өстендә эшләрмен, ә вакыт тиз үтәр. Без янә бергә булырбыз».
1940 елда Хәсән иреккә чыга. Шул ук елның 26 апреленнән Казанның туберкулёз диспансерында дәвалана башлый. Авыруы көннән-көн көчәя бара. Үлгәнче исемемне аклыйм дигән теләк белән ул Югары судка мөрәҗәгать итә. Әмма ул чакта реабилитация документлары әзерләнми.
Талантлы музыкант һәм фольклорчы галим Хәсән Миңневәли улы Гобәйдуллин 38 яшендә 1941 елның 19 июнендә туберкулёз авыруыннан вафат була. Ул гаилә корырга өлгерми, әмма аның бертуганнарының нәселләре әле дә ишле булырга тиеш, дип беләм.
Айдар Шәйхин
Добавить комментарий