Хәтер боҗралары, яки үзебезгә кайту траекториясе
Хәтер темасына мөрәҗәгать итмәгән язучы юктыр ул. Кайсы гына чорда, гасырда, системада һәм координаталарда яшәсә дә. Рус теленә тәрҗемәдә дөнья күргән ике үзенчәлекле романга игътибар итеп узасы килә. Икесендә дә вакыйгалар дөньядан аерып алынган утрауда, йомык пространствода бара. Икесендә дә кешенең эчке дөньяларына сәяхәте белән очрашабыз. Һәм аларда күтәрелгән темаларның яшәешебезгә бик тә аваздаш булуын аңлыйбыз.
20 апреля 2023
СИСКӘНЕРГӘМЕ, ЮКМЫ?
Ёко Огава, «Полиция памяти»
«Поляндрия» нәшрияты, 2020
Тәрҗемәче: Дмитрий Коваленин
Роман япон телендә беренче тапкыр 1994 елда басылып чыга, әмма аның танылуга кадәр үткән юлы шактый озын була. Яңа гына ул Халыкара Букер премиясе исемлегенә керде, димәк ки, инглиз, рус телләрендә укучылар өчен дә тәкъдим ителде. Аны нигездә роман-притча, ягъни «кыйсса» буларак билгелиләр, Герман Гессеның «Игра в бисер», Франц Кафканың «Процесс»ы белән янәшә куялар. Әлбәттә, бу исемлеккә Джордж Оруэлл, Рэй Брэдбери, Жозе Сарамаго, Кобо Абэ, Кадзуо Исигуро белән Харуки Муракамины да өстәргә булыр иде.
Инглиз теленә тәрҗемәдә, әйтергә кирәк, роман шактый зур үзгәреш кичерә, исеме белән үк «ялганлый». Оригиналда ул «Заветный кристалл» дип аталса, инглиз һәм рус телендә укучыны бу исем белән җәлеп итеп булмас, дип карар кылалар. Шул рәвешле, әсәр фэнтези рухындагы китаплар белән бер киштәгә эләкмичә, детективлар тирәсенәрәк кереп оялый. Әмма эчтәлеге һәм өслүбе буенча ул бөтенләе белән аларга туры килми. Асылда, бу заманча проза үрнәгенең иң матур вәкилләре белән янәшә йөрергә хокуклы, искиткеч поэтик теле, зәвыгы белән аерылып тора торган китап.
«ҮЗ ХӘТЕРЕБЕЗ ЭЧЕНДӘ БЕЗ БАРЫБЫЗ ДА ТУЛАЕМ ИРЕКЛЕ»
Төп героиня – язучы, ул дөньядан аерып алынган бер утрауда яши. Бу гадәти генә утрау дип тәкъдим ителсә дә, андагы хәлләр киресен уйларга мәҗбүр итә. Биредә көн дә ни дә булса югала: кошлар, тасмалар, чәчәкләр, фотографияләр, ислемайлар... Беркем дә нәрсәнең югаласын алдан белми, әмма, югалгач, тоемлыйлар – башка бу нәрсә белән бернинди дә бәйләнеш калмаячак, исеме дә хәтердән сөртеләчәк.
Дөрес, бу югалулар тикторганнан гына килеп чыкмый. Киресенчә, кешеләр күпчелек предметлардан үзләре үк котыла. Кинәт кенә уяналар да нәрсәнең җуелачагын беләләр. Әйтик, бер иртәдә җыйнаулашып ислемайлардан котылырга кирәк икәнлеген тоялар – утрауда булган барлык ислемайларны да янәшәдә агып яткан елгага китереп түгәләр. Аннан – оныталар. Әмма алар арасында хәтерен җуймаучылар да барлыгы ачыклана...
Хәтерен җуймаучылар предметларны яшереп саклый. Ирексездән, «Эквилибриум» фильмындагы «Джоконда» картинасын утка яккан мизгелләр искә килеп төшә... Әмма бу «хәтерләүче»ләрне Яшерен полиция эзәрлекли, төннәрен алып китә, һәм җәза алымнары коточкыч дип сөйлиләр. Тора‑бара полиция инде, яшеренеп тормыйча, кешеләрне көпә-көндез үк кулга алырга керешә.
Героиня үзе «хәтерләүче»ләрдән түгел. Аның әнисе – шулардан. Көннәрдән бер көнне аларның өйләренә бәреп кереп, инде күптән кулга алынган һәм вафат булган әти-әнисенең әйберләрен актарып чыгалар. Ә ул үзе алмашка калган бушлык белән ничек эш итәргә икәнлеге турында уйлана. Ул дүртенче китабын яза. Бу китап – тавышын югалткан машинистка турында. Кинәт героинябыз аңлап ала – бу китап ул уйлап чыгарган каһарман турында гына түгел, һәм андагы вакыйгалар белән тормыштагы хәлләр хәвефле булырга мөмкин.
Әсәр турыдан-туры антиутопия жанрына карамый, биредә Яшерен полициянең роле дә сер булып кала бирә. Бу – җансыз бюрократик машина, әмма без аның иттарткычы аша ничек узганнары белән турыдан-туры очрашмыйбыз. Ёко Огава игътибарны, киресенчә, башка детальләргә юнәлтә – минуты-секунды белән җуелырга мөмкин нәрсәләргә. Мин моны, чынлап та, күбрәк фәлсәфи-шигъри кыйсса дияр идем. Иҗтимагый-сәяси яссылык монда – икенче планда. Романнан экзистенциаль ялгызлык рухы бөркелеп тора.
2018 ЕЛДА «ЗАВЕТНЫЙ КРИСТАЛЛ» РОМАНЫ БУЕНЧА МЮЗИКЛ КУЕЛА. Ул Токионың иң яхшы театр сәхнәләрендә аншлаг белән уза. Әсәрләре экраннар өчен сайлап алына башлагач та, Ёко Огава бу популярлыкка әллә ни игътибар итми. Ул телетапшыруларга йөрүне дә, интервьюлар бирүне дә, блог алып баруны да кирәк тапмый. Киресенчә, йомык тормышны кулайрак күрә. Моннан тыш, Огава, рухани тәрбия алып үскән кеше буларак, гаиләсе гасырлар буе саклап килгән дини традицияләргә һәм гыйбадәтханәгә дә тугры кала.
Детальләргә карата булган сак һәм җентекле мөнәсәбәт – болар язучының визит карточкасы. Шулай ук психологизм да. Көнчыгыш стилендәге «тартмалы композиция» бик тә урынлы – машинистка турындагы тарих аша без героиня язмышын параллель яссылыкта чагыштырып кабул итә алабыз.
Менә язучы романындагы язучы тудырган машинистка кыз үзенең кешелек сыйфатларын һәм асылын җуя бара. Әйтерсең, күз алдыбызда кеше гомере, чәчәктәй, сула, үлемгә таба бара. Ә Огава героинясы үзе тудырган каһарманның халәтен теркәп, үз-үзен, әйтерсең, саклап кала. Әверелешләр – япон прозасы өчен чит нәрсә түгел, кирсенчә, Юкио Мисима, Харуки Мураками романнары аша без моның магиясен һәм көчен яхшы хәтерлибез. Битлекләр белән уен да – шушы традициянең бер өлеше.
90 нчы еллар уртасында язылган романның пандемия дәверендә яңа сулыш алуы һәм Япониядән читтә дә популярлык казануы – бу, әлбәттә, күпмедер дәрәҗәдә ирония дисәң дә була. Без бу героиняда үзебезне күрә, таный һәм шул танудан сискәнә дә алабыз. Сискәнмәскә дә мөмкин. Онытулар дөньясында – монысы, бәлки, кулайрак та булыр.
ЧЫН ИКӘНЕҢНЕ ОНЫТСАҢ...
Бенджамин Вуд, «Эклиптика»
«Фантом Пресс» нәшрияты, 2022
Тәрҗемәче: Светлана Арестова
42 яшьлек Бенджамин Вуд бүгенге яшь прозаиклар арасында уңышлары белән дә, темалары, тел-өслүбе белән дә аерылып тора. Аны тәнкыйтьчеләр дә ярата, укучылар да һәр яңа әсәрен көтеп ала. «Эклиптика» романы сәнгать дөньясына һәм бу дөньяда кайнаучы затларга багышланган. Бу, асылда, интеллектуаль роман, әмма язучы аны триллер һәм детектив кәгазенә төреп бирә.
«Эклиптика» – катлаулы, мавыктыргыч әсәр, ул буталчык сюжет линиясенә һәм мәдәни аллюзияләргә корылган. Биредә без үзебезне грек мифологиясенә килеп эләккәндәй дә хис итәбез, Томас Манн тудырган «Волшебная гора» коридорларын да урыйбыз, буйлыйбыз, Джон Фаулзның «Волхв» романына да ишарә тоеп алабыз. Әмма бу – контекст белән күләгәләр генә. Әдәби, мәдәни өрәкләр дияргә дә буладыр.
МИН РӘССАМ ТҮГЕЛ, ӘММА АВТОРНЫҢ ҮЗ‑ҮЗЕ БЕЛӘН ГАРМОНИЯДӘМЕ, ТҮГЕЛМЕ ИКӘНЕН КҮРӘ БЕЛӘМ. КАЙЧАКТА ГАРМОНИЯ БАРЫ ТИК КҮРГӘЗМӘ ӨЧЕН ГЕНӘ УЙЛАП ЧЫГАРЫЛА. ЗАМАН СӘНГАТЕНДӘ КҮП НӘРСӘЛӘРНЕ ЯСАЛМА РӘВЕШТӘ КҮРСӘТЕРГӘ МӨМКИН, ӘММА ЭМОЦИЯГӘ ГЕНӘ ИМИТАЦИЯ ЯСАП БУЛМЫЙ.
Без Төркиягә, Истанбулдан ерак түгел генә урнашкан Принц утраулары чылбырындагы берсенә – Хейбелиадуга килеп эләгәбез. Биредә иҗат кешеләре өчен махсус резиденция урнашкан. Тәгаен генә аңлап булмый: бу кризис чорын кичерә торган сәнгатькәрләр өчен махсус санаториймы, психиатрия учреждениесеме, әллә лепрозориймы? Һәм менә көннәрдән бер көнне мондагы инде җайга салынган тормышның астын‑өскә китереп, яшерен резиденциядә яңа бер зат – Фуллертон исемле япь‑яшь егет пәйда була. Безнең героинябыз аны нигәдер үткән тормыштан белгәндәй хис итә...
Шул рәвешле, без сәнгатьне тудыручы затларның, ягъни даһиларның эчке дөньяларына юл алабыз. Әйе, бу – «супергеройлар» мохите, аларның барысы да, кризисмы-түгелме, рухи көйләнешләре белән көндәлек мәшәкатьләр белән яшәүчеләрдән аерылып тора. Ә Вуд әйткәнчә, «супергеройлар мохитенә килеп эләксәң, чынбарлык һәрчак күңелсез һәм эчпошыргыч булып тоелачак».
Әсәрне без нигездә яшь шотланд рәссамы Элспет Конрой күзлегеннән кабул итәбез. Кайчандыр искиткеч шәп, сискәндергеч итеп карьерасын башлаган бу рәссам ханым сәнгать дөньясында «яңа исем» буларак кабул ителә, – аны күкләргә чөеп мактыйлар, үстерәләр, үсендерәләр... Ләкин ул, дан белән сынауны уза алмыйча, утрауга килеп эләгә. Әйтергә кирәк, бу урамнан гына кергән иҗатчылар түгел, аларның һәрберсенең үз бай серле меценаты, учреждение директоры белән махсус килешүе бар. Утраудан кире кешелек дөньясына, чын тормышка кайтып китүнең шарты бер генә – иҗатчының үзен дә, аның меценатларын да канәгатьләндерә алырдай әсәр тудыру, ягъни кризисны җиңү. Әмма бу мөмкин түгел диярлек. Биредә без иҗат дөньясының чире дә, фаҗигасе дә, югары үлчәме дә – перфекционизм белән күзгә‑күз очрашабыз.
Әсәрнең тагын бер уникаль тикшеренү яссылыгы – рәссам тудырган дөнья, аның үз‑үзен ваемлавы белән чынбарлык арасындагы тәңгәллек яки аерма. Тора‑бара без «утрау тоткыннары»ның бөтенләй дә чынбарлыкта түгел, ә үз уйдырма галәмнәрендә яшәвен аңлап алабыз. Тормыш белән иҗат арасындагы гына түгел, ә кешенең иллюзияләре белән яшәү рәвеше арасындагы чикләр дә юыла, җуела.
Әсәрнең исеменә үк чыгарылган төшенчә – эклиптика. Героиня нәкъ менә шуның белән эш итә, баш вата, ниндидер бик гади хакыйкатькә ирешергә омтыла.
Ә үз күзлегебездән генә караганда, без ялгышмыйбызмы? Әнә шул сорау романның буеннан-буена бораулап тора. Геройларны да, безне, укучыларны да. Чынлап та, үз күзлегеннән объектив карый аламы иҗатчы үзенә? Ә кеше буларак? Буталып һәм адашып бетмиме ул үзе тудырган иҗади пространстволарда? Тормыштан бөтенләй аерылмыймы?
Хейбелиаду утравын үзенә күрә Переделкино дип тә атап булыр иде – көнгә өч мәртәбә ашап-эчеп, калган вакытларын бары тик иҗатка гына багышлаган рәссамнар, язучылар, архитекторлар чынбарлыктан шулкадәр ерак ки, кайсыдыр бер мизгелдә аларның язучы ирониясе генә түгелме икәнлегенә дә шикләнә башлыйсың. Бенджамин Вуд күтәргән бу проблема искиткеч актуаль һәм таныш: кайсыдыр бер мизгелдә, фәлсәфи категорияләргә бирелеп, без чынлап та тормыштан ваз кичәбез түгелме? Ә аннан тупикка барып төртеләбез. Үзебезне югалтабыз. Тапмыйча тилмерәбез...
Тик Вуд моның белән генә дә канәгатьләнми. Ул безгә вакыт буенча күчешләр тәкъдим итә, алар белән виртуозларча уйный. Һәм безне тагын бер темага – курку темасына алып чыга. Бу – талантыңны югалтудан курку да, башка кешеләр белән якынаюдан курку да, ялгызлыктан курку да... Ә иң аянычы – яшәүдән курку. Шул куркуны танымас өчен, уйдырма яссылыкларга китеп адашу...
ГАДИ ГЕНӘ ИТЕП ӘЙТКӘНДӘ, ЭКЛИПТИКА УЛ – ҖИР ОРБИТАСЫ ЯССЫЛЫГЫ. ӘММА БЕЗ ҖИРНЕҢ ҮЗЕНДӘ ЯШӘГӘНГӘ КҮРӘ, АНЫҢ БУЕНЧА КОЯШ ЙӨРИ ИТЕП ТОЯБЫЗ. НИ ӨЧЕН ШУЛАЙМЫ? Ә ҖАВАП БИК ГАДИ. ЧӨНКИ БЕЗ КОЯШ КҮЗЛЕГЕННӘН КАРЫЙ АЛМЫЙБЫЗ. АНЫҢ МӘГЪНӘСЕ ДӘ БУЛМАС ИДЕ.
Без омтылган һәм сусап эзләгән ирекнең чынбарлыкта оҗмах кына түгел, ә төрмә булып әверелү ихтималы да бар, ди автор.
Ахыр чиктә, эклиптика ул – астрономик һәм иҗади яссылык, төшенчә генә түгел икән, ә үз‑үзеңә һәм чынбарлыкка кайту траекториясе дә.
Луиза Янсуар
Рәсемнәр: labirint.ru, snob.ru
Добавить комментарий