Хезмәт батырлыгы каласында
1 август – РФ Кораллы көчләренең тыл көне. Казан иң катлаулы сугыш елларында тылның нинди әһәмиятле роль башкаруын исбатлады – Бөек Ватан сугышы чорында ул күпмилләтле халкыбыз бердәмлегенең, аның оешканлыгы һәм батырлыгының үрнәгенә әверелде. Казан чын мәгънәсендә хезмәт батырлыгы шәһәре булды.
СУГЫШКА БЕР ЕЛ КАЛА
1940 елның язы. Шомыртлар ап‑ак чәчәктә. Вокзал яны мәйданында шәһәр халкы чәчәк бәйләмнәре тотып йөри. Оркестр уйный. Атлы милиция сафлары аша противогазлы кешеләр атлый – оборона активистларының Казан– Мәскәү маршруты буенча беренче җәяүле походына старт бирелә. Походны Казан тимер юлының оборонага, авиация һәм химия төзелешенә ярдәм итү җәмгыяте рәисе, тренер, Ворошилов укчысы, осоавиахимовчы, Мәскәү физкультура һәм спорт институтын тәмамлаган Алексей Васильевич Алексеев озата бара.
Поход 21 көн дәвам итә. Пехотачылар рельслар тоташкан урыннарның, противогазларның «Спартак» комбинаты аяк киемнәренең сыйфатын тикшерергә тиеш була. Юл уңаендагы станцияләрдә халыктан ГТО нормаларын кабул итәләр, беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтәләр.
Журналистлар төркемне «Кыюлар җиделеге» дип атый, чөнки алар, һава торышының нинди булуына карамастан, алга баруларын дәвам итәләр.
Походны Казанда гына күзәтмиләр, аларны Мәскәүдә дә түземсезлек белән көтәләр. Платформадан күпкә югарырак күтәреп, транспарантка зур хәрефләр белән: «Казан пехотачыларына сәлам!» – дип язып та куелган була.
Төркем Осоавиахим бүләкләре белән Казанга кайта. «Локомотив» газетасы редакциясендә узган тантаналы очрашуда осоавиахимовчылар хисап тота.
Шуннан соң шәһәрдә ГТО, ПВХО, БГСО нормаларын тапшыру эше бик тиз җанланып китә.
Һәм менә инде чаңгычылар командасы «Обсерватория» шифаханәсеннән Казанга кадәр 18 км юлны бер сәгать эчендә үтә! Киләсе кышта яңа поход уздыруга әзерлек башлана – Ленинградка кадәр чаңгыда барырга ниятлиләр!
Ләкин сугыш планнарны чәлпәрәмә китерә.
41 НЕҢ ИЮНЬ АЕ
1941 елның 22 июне. Шомлы хәбәр бөтен шәһәрне тетрәндерә һәм тормышның астын‑өскә китерә. Газета киоскларына чиратлар җыела. Репродукторлар гел кушылган хәлдә тора. Йорт идарәләре подвалларны тәртипкә китерә, бомбадан саклану урыннары булдырыла.
Ирек мәйданында яндыргыч бомбаларны сүндерергә өйрәтәләр, тәрәзәләрне ничек ябарга-капларга кирәклеге турында күрсәтмәләр бирәләр. Өйрәнү-тикшерү өчен тревога сынаулары уздырыла.
Партиянең район комитетлары каршында хәрби эшкә өйрәнү түгәрәкләре оештырыла, агымдагы чаралар планлаштырыла. Осоавиахимовчылар хәрби хәрәкәтләргә әзерлекләрен күрсәтә.
СССР Фәннәр академиясе «Ашарга яраклы кыргый үсемлекләр» дигән брошюра чыгара, аны илнең барлык төбәкләренә тараталар. Казанда аны шунда ук файдалана башлыйлар – алабута, әрекмән, какы, җикәнбаш һәм сәрдә бик күпләрне ачлыктан коткарып кала...
«Мине башта партиянең Молотов райкомы хәрби бүлеге инструкторы, аннары мөдире итеп билгеләделәр, – дип искә ала Алексей Васильевич Алексеев. – Булачак сугышчыларны – укчыларны, снайперларны фронтка әзерләү, төрле кирәк-яракларны куллана белергә өйрәтү, физик әзерлекләрен ныгыту йөкләнде. Бер үк вакытта атлылар, санитарлар, химиклар, хәрби этләр өйрәтү төркемнәре оештырылды. Нәселсез акыллы этләрне җыеп, төрле манёврларга өйрәттеләр. Алар арасында минем Трезор кушаматлы маэмаем да бар иде. (Мин аны сугыштан соң эзләп карадым, ләкин, ни кызганыч, ул һәлак булган. Хәрби комиссариатта миңа аның «Биремнәрне төгәл үтәгән һәм батырлык өчен!» дигән грамотасын гына тапшырдылар.)»
Яңа күрсәтмәләр алгач, шәһәрнең барлык предприятиеләре эш тәртибен үзгәртеп кора.
Икмәк комбинаты тәүлек әйләнәсе эшли, сохари киптерәләр, аны кәгазь капчыкларга тутыра башлыйлар. «Динамо» фабрикасы, «Швеймехкрой» артеле, «Спартак» комбинаты фронтка кирәкле яңа әйберләр чыгаруны җайга сала.
Сугышның беренче көннәреннән үк башка шәһәрләрдән төрле предприятиеләр эвакуацияләнә башлый.
Мәскәүдән 22 нче авиация заводы (Горбунов исемендәге КАҖБ) күчерелә. Казан илнең хәрби самолетлар, бомбардировщиклар җыела торган яңа авиатөзелеш үзәгенә әверелә.
Воронеж һәм Мәскәүдән моторлар төзү заводлары эвакуацияләнә, берләшкәннән соң, аларга уртак – 16 нчы номер (КМҖБ) бирелә.
Бу көннәрне завод эшчеләре менә болай искә ала: «Мин ГТО нормаларын тапшырдым да, гальваник ванналарны анализлау буенча инженер‑химик белемем нәкъ менә 16 нчы хәрби заводта файдалы булачак, дигән карарга килдем, – дип сөйли Валентина Николаев‑ на Февралёва. – Постау бистәсеннән Караваевога җәяү йөрдем. Ә ул елларда салкыны да зәһәр була иде, термометр еш кына 50 градуска кадәр төшә. Тәүлек әйләнәсе диярлек эшләдем, башкаларны өйрәтә идем. Фидакарь хезмәт өчен медаль белән бүләкләндем».
«Сугышка кадәр дә, сугыш елларында да Ленин исемендәге Дары заводының иң катлаулы участогы – дары җитештерү цехында эшләдем, – дип искә ала Антонина Степа‑ новна Александрова. – Сугыш елларында өч Ленин ордены белән бүләкләндем. Дары заводы – хезмәт кенәгәмдәге бердәнбер язма. 40 нчы завод фронтка төп дары җитештерүче булды, шул исәптән атаклы «Катюша»лар өчен дә».
Бу брошюрага кергән үсемлекләр күпләрне ачлыктан коткара.
ОКОП КАЗЫРГА
Яңгырлы салкын көз. Фронтта хәлләр катлаулы, һәм моны һәркем аңлый.
Казанны саклау өчен Оборона комитеты төзелә. Гражданнарны оборона корылмаларына мобилизацияләү бара.
Алексей Алексеевка 3 нче йөзлекне җитәкләргә туры килә, анда колонна башлыгы Федор Федорович Матюшкин була. Колона нигездә хатын-кызлардан тора, һәм алар үзләренең көрәк, балта, ломнарын күтәреп килә. Түрлемә станциясе тарафына кузгалалар. Юлда активистлар – Хөсәенова, Ракеева, Хуҗиәхмәтова, Трубникова «Ватан өчен!» дип аталган беренче стенгазетаны да чыгара.
Мамадыш‑Әкил авылыннан соң җәяү барырга туры килә – юллар сазга әйләнеп беткән... Колонна ике километрга сузыла.
Җирле идарә белән сөйләшеп килешәләр – аларга ярдәмгә колхозның берничә җигүле атын җибәрәләр. Кирәк-яракларны, коралларны шуларга төйиләр, хәлсезләнгән хатыннарны утырталар.
Җирле колхозчылар хатын-кызларны бик яхшы каршы алалар, яшәп торыр өчен иң җылы бүлмәләрен аларга бирәләр.
Халык эшкә керешә. Ул вакытта бер генә хезмәтне дә ярышсыз күз алдына китереп бул‑ мый. «Бер көрәк тә эшсез тормасын!», «Эш – караңгыга кадәр!», «Артыбызда – Ватан!» кебек шигарләр белән хәтта монда – окопларда да ярышлар оештырып җибәрәләр.
7 ноябрьдә салкын төньяк җиле исә башлый, кар төшә. Җирне туң тота. Балта һәм ломнарны эшкә җигәргә туры килә. Учаклар кабызмыйча булмый. Җирле халык эчәр өчен чиста су китерә, эшләргә ярдәм итә. Әнә шундый шартларда окоп казу эшен алып баралар.
Менә ул чорның стена газеталарындагы башисемнәр:
«15 кешедән гыйбарәт Волкова бригадасы 13 кубометрлык планны үтәде!»
«25 кешелек өлкән яшьтәге хатын-кызлар бригадасы 12 кубометрлык планны үтәде!»
Әлбәттә, мондый салкын вакытта авырып китүчеләр дә була. Күз яшьләре күренгәләсә дә, зарланмыйлар: бердәмлек һәм җаваплылык тойгысы тотып тора.
Йөзлек башлыкларын һәм бригадирларны Матюшкин штабка чакырткан көн килеп җитә. «Хезмәтегез өчен рәхмәт, иптәшләр. Моны үзегезнекеләргә тапшырыгыз. Казанга кайтабыз. Авырга туры килде. Ләкин берни дә эшләп булмый – сугыш...», – дип аңлата ул.
ФРОНТ ТА, ТЫЛ ДА
Ә шәһәрдә инде мобилизацияләнгәннәр һәм иреклеләр фронтка китә. Хәзер казанлыларның бөтен уе шулар турында була, монда, тылда, фронтка ничек ярдәм итәргә дип, баш вата шәһәрдә калганнар.
Хәрби частьләрдән солдат әйберләре кайтарыла башлый. Кулланышта булган кием‑салым белән складлар бик тиз тула, кер юу, киптерү урыннары җитми.
Шәһәр һәм район партия комитетлары җәмәгатьчелеккә, шәһәр предприятиеләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Юасы керне бүлү буенча разнарядкалар төзелә.
...Кабан күлендә, Казансуда хатын-кызлар эшли – кер юалар, киптерәләр, үтүклиләр. Киемнәрне кочакларына кысып торган мәлләр дә була, чөнки аларда якыннарының каны булырга да мөмкин бит.
Надежда Михайловна Фелончева искә ала:
«3 нче тегү фабрикасында тегүчеләр солдат шинельләрендәге каткан канны һәм пычракны юалар, пар белән эшкәртәләр иде. Аннары без, башка өлгеләр кисеп, яңа кием тектек. Боларны күреп тору да җанны өтә иде...»
ФРОНТ ӨЧЕН ӘЙБЕРЛӘР ҖЫЮ
Кыш якынлашуга, көн тәртибенә яңа мөһим мәсьәлә куела – хәрәкәттәге армия өчен ирекле рәвештә җылы әйберләр җыю. Шәһәр халкыннан мизгел эчендә җавап килә. Фронтка киез итекләр, сырма, бияләй, колакчынлы бүрекләр җибәрелә...
Әбиләрнең барысы да диярлек оекбаш, бияләй, свитер бәйли, аларга изге теләкләр теләп язу да кыстыралар. Заводлардан, артельләрдән әйберләрне зур‑зур партияләр белән алып киләләр.
Фронттан рәхмәт хатлары алгач, әйтеп бетергесез шатлык хисләре кичерәләр!
Югары уку йортларыннан студент кызлар солдатларга җылы хатлар яза. Дусларча язышу башланып китә, тылда геройларның сугыштан кайтканын көтәргә вәгъдә бирәләр...
ЭВАКУАЦИЯНЕ КАРШЫ АЛУ
Якшәмбе көнне Ленин (Ульяновлар) урамындагы 27 нче йорт ишегалдындагы торак идарәсе янына бөтен якын-тирәдә яшәүчеләр җыела. Бу беренче зур җыелыш була. Башка шәһәрләрдән эвакуацияләнүчеләр килергә тиеш, дип игълан ителә.
«Мондый вакытта чит шәһәргә килеп сыену җиңелләрдән түгел, – дип мөрәҗәгать итә җыелган халыкка шәһәр советы депутаты, 43 нче йортта яшәүче Баранов. – Шуңа күрә без бу кешеләрне иң якын туганнарыбыздай каршы алырга һәм үзебездә сыендырырга тиешбез. Тылда без барыбыз бергә Җиңүне якынайтачакбыз!»
Барановның тәкъдимен башкалар да хуплый. Алар арасында – мехкомбинат эшчесе Широков, слесарь Качалкин, Финанслар министрлыгы хезмәткәре Петров, партия өлкә комитеты хезмәткәрләре Солмин, Ведерников... Алар эвакуацияләнгәннәрне үзләрендә нормада каралганнан да күбрәк урнаштырырга карар кыла. Шунда ук Баранов булган акчаларны Татарстаннан китәчәк эскадрилья төзелешенә тапшырырга тәкъдим итә һәм, беренче булып, үзенең бөтен җыелган акчасын бирә.
Эвакуацияләнгән предприятиеләрнең йөкләре тимер юл белән һәм елга вокзалына килә тора, аларны озата килүчеләр үзләреннән бигрәк әлеге йөк өчен борчыла. Аларны да каршы алырга һәм урнаштырырга кирәк була.
Казанга Ленинград, Киев, Гомель, Ногинск шәһәрләреннән 70 тән артык завод, фабрика, фәнни-тикшеренү институты күченә.
...Эвакуацияләнгән предприятиеләрне кабул итүдә өч көн йокы күрми эшләгәннән соң, Алексеев өенә кайта һәм үз фатирын танымый: эвакуацияләнгән 23 кешелек 8 гаилә яңа ясалган сәкеләргә урнашкан!
Хатыны Алексеев белән таныштыра: «Бу минем ирем. Хәзер гаиләбез зур. Югалмабыз, Җиңүне бергә каршы алырбыз!» – ди.
СУГЫШНЫҢ КУРКЫНЫЧ ЙӨЗЕ
Сугышның чын йөзе шәһәргә яралылар кайтарыла башлагач ачыла. Ашыгыч рәвештә эвакогоспитальләр өчен биналар эзләү, аларны тиешле хуҗалык кирәк-яраклары, медицина җиһазлары, медицина кадрлары белән тәэмин итү ихтыяҗы туа. Бу бурычларның барысы да хәрбиләрчә оператив рәвештә хәл ителә.
Шәһәр халкы тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, һава торышының нинди булуына карап тормыйча, фронттан эшелоннарны каршы алырга йөгерә. Алар носилкаларны күтәрешергә булыша, яралыларны тынычландыра:
«Агайнеләр, нык булыгыз, табибларыбыз яхшы, һичшиксез ярдәм итәчәк!»
«Рәхмәт сезгә, якыннарыбыз, без сезгә килеп йөрербез, һәрнәрсәдә ярдәм итәрбез!»
Комсомол кызлар, вахталы эшкә керешеп, яралыны кая алып барырга, караватка ничек саграк итеп күчерергә икәнен күрсәтеп тора.
4494 нче эвакогоспиталь. Провизор Зоя Баранова һәм рецептлар ясаучы Екатерина Котихина.
Госпитальләргә иң яхшы медицина җиһазлары, медикаментлар китерелә. Хастаханәләр эшен җайга салуда сәламәтлек саклау тармагы оештыручысы, 1331 нче госпиталь башлыгы, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган табибы Шәфигулла Вәлиулла улы Бикчурин бәяләп бетергесез фидакарьлек күрсәтә.
Иң шәп табиблар – Шелутко, Комаров, Мурзин, Алексеев, Домрачев, Катеров һәм башкалар госпитальләрдә тәүлек буе эшли.
Суворов училищесы бинасында 1668 нче госпиталь урнаша. Бу – баш сөяге, баш мие авыр яраланган сугышчылар өчен иң зур госпиталь була.
«Миңа еш кына госпитальләрдә булырга, һәр палатада ранбольнойлар (ул вакытта фронтта яраланганнарны шулай дип атыйлар – автор иск.) белән сөйләшергә, аларның үтенеч һәм кисәтүләрен игътибар белән тыңларга туры килә иде, – дип сөйли Алексей Васильевич Алексеев. – Барысы да шома гына бармады, әлбәттә, чөнки эшне шунда ук җайга салу җиңел түгел. Ләкин җитешсезлекләр кичекмәстән хәл ителә барды. Бик күп сынаулар кичкән каһарман фронтовикларыбыз өчен иң яхшы шартлар тудырылырга тиеш. Табиблар һәм бөтен персонал кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышты».
Туганнан туганнар – Зоя Баранова һәм Капитолина Алексеева 4494 нче госпитальдә хезмәт куя. Фармацевт-провизор Зоя кирәкле даруларны әзерли. Педагог Капитолина хезмәт терапиясе бүлеген җитәкли, өметләре өзелгән яралыларда кабат яшәү теләге уятырга тырыша.
ТЫЛ БАЛАЛАРЫ
Балалар өлкәннәрдән калышмый. Алты яшьлек Юра Алексеев әнисе белән госпитальгә йөри, яралыларның кәефен күтәрергә тырыша, шигырьләр сөйли, үзешчән сәнгать түгәрәгендә өйрәнгән лезгинканы бии.
Госпитальдә Юра яралы Коля Гусев белән дуслаша, аңа протез киеп йөрергә өйрәнергә булыша. Фашистлар Коляның йортын бомбага тоткан, аның бөтен гаиләсе һәлак булган, малай берүзе калган һәм шуңа бик нык борчыла. Юра аны үз гаиләсенә чакырырга була. Әти‑әнисе дә бу тәкъдимне хуплый.
11 яшьлек мәктәп укучысы Мила Бергер, укудан соң, дуслары белән бергә госпитальгә йөгерә – бинтларны юарга, үтүкләргә ярдәм итә, ә аннары чисталарын һәм кипкәннәрен төрә.
20 нче мәктәпнең беренче сыйныф укучылары (Тамара Щербакова сулда басып тора) тәмәке янчыклары тегә, кулъяулыклар чигә... 1944 елның август ае.
6 яшьлек Юра Алексеев госпитальдә яралылар каршында чыгыш ясый.
Беренче сыйныф укучысы Тамара Щербакова Мәктәп тыкрыгында урнашкан 20 нче мәктәптә укытучылар җитәкчелегендә сыйныфташлары белән тәмәке янчыклары тегә, кулъяулыклар чигә... Тамара әтисенең үлгәнен белә, ләкин өлкәннәр кызга әтисенең герой булуы, аның белән горурланырга кирәклеге турында аңлата. Хәзер исә алар, җиңү өчен, аның фронттагы дусларына ярдәм итәргә тиеш.
Тамаралар сыйныфына мәктәп подвалына күченергә туры килә. Алар шул шартларда бишлегә генә укырга тырышалар, фронтка хатлар язарга өйрәнәләр.
МЕҢЧЕЛӘР ҺӘМ КҮП СТАНОКТА ЭШЛӘҮЧЕЛӘР
Стратегик әһәмияттәге предприятиеләр кадрларга аеруча кискен кытлык кичерә. Өлкәннәр белән беррәттән, станокка яшүсмерләр баса, алар барлык эшчеләрнең өчтән берен тәшкил итә. Ветераннар эшнең нечкәлекләренә төшендерә, моны алар намус белән башкара.
22 нче авиация заводында эшчеләр – слесарь Бирюков, фрезерлаучы Журавлев һәм башкалар планны 1000 процентка (!) үти башлый. Бу инде меңчеләр хәрәкәтенә кушылу дигән сүз. Мамакин, Сафронов кебекләр берьюлы берничә станокта эшли, алар иптәшләрен нормаларны фронтка киткәннәр өчен дә үтәүгә рухландыра.
Җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Капа Чукачёва елга техникумына укырга керә һәм беренче уку елында ук навигациягә чыга. Аларны, матрос итеп, Идел, Чулман, Агыйдел елгалары буйлап баржаларда сугыш кирәкяракларын, азык-төлек, медикаментларны тиешле пунктларга ташырга җибәрәләр. Кызлар-егетләр Җиңүне якынайтуга булыша алулары белән ихлас горурлана!
Татарстанның бөтен авылларында да халык, шәһәрдән калышмыйча, бар көчен биреп эшли.
«Өлкәннәр, картлар, яшүсмерләр һәм балалар кырда эшләде, ат белән җир сөрделәр, – дип искә ала Вера Кузьминична Красильникова. – Кул белән чәчтеләр, бәрәңге утырттылар, аны чистартып, турап, фронтовиклар өчен мичләрдә киптерделәр. Мөслим районыннан станциягә малайлар белән капчык-капчык ашлык, киптерелгән яшелчә ташыдык... Боларның барысы да, фронт өчен дип, Казанга озатыла иде».
«Безнең «Рассвет» авылында хәтта иң кечкенә балалар да, икәүләп, өчәүләп булса да, киндер йолкыдылар, – монысы Галина Николаевна Митина истәлекләреннән. – Аннары хатын-кызлар аны суга салып изеп киптергәч, Казандагы җитен комбинатына җибәрәләр иде, анда фронт өчен арканнар ясадылар. Кызлар, сугышчыга атарга җайлырак булсын өчен, имән бармакны аерып, бияләйләр бәйләде. Малайлар кичләрен дә, төннәрен дә чыра яктысында киез итек басты – бүтән ут юк иде...»
ФРОНТОВИКЛАР ГАИЛӘЛӘРЕНӘ ЯРДӘМ
Барлык хәрбиләрнең гаиләләре исемлеккә теркәлә. Аларга азык-төлек, көндәлек ихтыяҗ әйберләре, утын бирәләр, ремонт ясыйлар…
Фронтовиклар гаиләләренә ничек тә булса ярдәм итәр өчен, шәһәр халкы шимбә һәм якшәмбе көннәрендә эшкә чыга.
Күп балалы хәрбиләрнең гаиләләре аерым исемлектә була. Яу кырында һәлак булган геройларның гаиләләрен аеруча кайгырталар һәм игътибар күрсәтәләр.
Партиянең шәһәр һәм район комитетларында ярдәм күрсәтү өчен махсус акча фондлары булдырыла. Предприятие коллективлары бер эш көне өчен акчаны фондка күчерергә карар кыла. Татар академия театры массакүләм кичәләр һәм концертлар оештыра, алардан җыелган акча да фондка килә.
Лядской бакчасында фронтовиклар гаиләләренә хезмәт күрсәтү мәсьәләләренә бәйле бушлай консультацияләр үткәрелә, булган җитешсезлекләр бетерелә.
ФРОНТТАН ХАТЛАР
«Өйдән хат алуга бик сөендем, хәрби бүлекнең адресын да шуннан белдем. Гаиләмә ярдәм иткәнегез өчен, йөз тапкыр рәхмәт әйтүне үз бурычым дип саныйм. Моның белән сез фронттагы тормышымны җиңеләйтәсез һәм минекен генә дә түгел. Без тылыбызның ышанычлы икәнен беләбез. Зур хөрмәт белән, Гарәф Юныс улы Юнысов, 24544 «А» кыр почтасы».
***
«Фронттан ихлас сәлам! Гаиләмә он һәм башка ризыклар бирелгәнен белдем. Мин сезгә бик рәхмәтле. Ватан өчен барган сугышларда мин яраландым һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләндем. Сау булыгыз! Сержант Ф.М.Беляев, 05350 «К» кыр почтасы».
***
«Мин сезнең сабырлыгыгызга, хәрби хезмәткәрләр гаиләләренә карата игътибарлы һәм сизгер мөнәсәбәтегезгә таң калдым. Сезгә фронттагы иремнән сәлам һәм миңа, Киевтан эвакуацияләнгән кешегә, ярдәмегез өчен рәхмәт. Веклярская (Маяковский ур., 27 нче йорт).
***
«Минем ирем фронтта һәлак булды. Ярдәмегез, кайгыртучанлыгыгыз өчен бик рәхмәтлемен. Латышева, Театр ур., 1/29 йорт, 14 нче фатир».
Һәм мондый хатлар күп була – алар монда, тылда, эшне туктатмаска көч бирә.
Хәрби бүлеккә сугышчыларның башка шәһәрләрдәге туганнарыннан да төрле үтенечләр язылган хатлар килә.
Алма-Атадан фронтовик Петр Иванович Архиповның хатыныннан борчулы хат килеп төшә. Сугышчы авыр яралана һәм башта кыр госпиталенә, аннары башка госпитальләргә җибәрелә. Хатыны үлем турында хәбәр ала, ләкин соңыннан иренең Казанга җибәрелү мөмкинлеге турында ишетә, аның кайда җирләнгәнен белеп булмасмы, дип сорый.
Барлык госпиталь һәм зиратлардан эзлиләр, кайсына язалар, кайсына барып белешәләр, мәгълүматларга төгәллек кертәләр, туры килми торган фактлар ачыклана... Фронтовикның хатынын төрлечә юатырга, тынычландырырга тырышалар, чөнки ул биш бала анасы була.
Кинәт Архипованың үзеннән хат килеп ирешә. Ул иренең исән‑сау кайтып керүе турында хәбәр итә! Рәхмәт әйтеп, мәшәкатьләгәне өчен гафу үтенә, иң кадерле туганнар итеп, кунакка чакыра.
СУГЫШ ТӘМАМ. ҖИҢҮ!
«1945 елның 9 маенда мин партия өлкә комитеты һәм ТАССР Министрлар Советы кушуы буенча Балык Бистәсе районында чәчү эшләрендә йөри идем. Иртән иртүк район үзәгендә беренче секретарь Ландиков җыелган халыкка игълан ясады:
«Иптәшләр! Сугыш бетте! Без җиңдек!» Шатлыкның иге-чиге юк иде!» – Алексей Васильевич Алексеев Җиңү көне турында әнә шулай искә ала. ...
Казанда сугыш геройларын каршы алырга әзерләнәләр. Фронт һәм Җиңү өчен бөтен көчен түккән һәркем зур горурлык хисе кичерә. Хәзер инде җимерелгән халык хуҗалыгын торгызу таләп ителә.
ТЫЛ КЕШЕЛӘРЕ
Алексей Васильевич Алексеев, меңләгән Ворошилов укчысын, йөзләгән снайпер әзерләп, фронт сызыгына кадәр берничә эшелон солдатны озата бара. Алар белән бергә Ладога күлен кичә, бомбага тотыла. Ржев янында авыр яраланганнан соң, госпитальдә дәвалангач, инвалидлыгын яшереп, кушылган заданиеләрне үтәп баруны дәвам итә. Зур көч белән, дәртләнеп, эшче яшьләр мәктәпләрен ачу эшенә керешә, шуларның берсендә беренче директор була, тарих дәресләрен укыта. Тылда һәм фронтта Җиңүгә керткән өлеше өчен исемле корал, медальләр һәм хөкүмәт грамоталары белән бүләкләнә. Яуда алган яралар аркасында 59 яшендә вафат була.
Мила Бергер КДУны тәмамлый, химия фәннәре кандидаты була, КХТИның махсус факультетына эшкә урнаша.
Надежда Михайловна Фелончева гомере буе тегү фабрикасында тегүче‑пар белән эшкәртүче булып эшли, үз һөнәренә хыянәт итми.
Валентина Николаевна Февралёва да үзенең КМҖБ заводына тугры кала, анда лаборатория башлыгы булып эшли, гомере буе Постау бистәсеннән Караваевога йөреп эшли. Зоя Баранова тимер юл хастаханәсе төзелешендә катнаша һәм хезмәт юлын балалар бүлеге бинасында провизор‑фармацевт буларак дәвам итә, даруханә мөдире булып эшли.
Капитолина Алексеевна, педагог буларак, 110 нчы мәктәптә укыта. Ул вакытта әлеге мәктәп Константиновкада була, анда хәрби очучыларның балалары укый.
Алексеевларның улы Юра – госпитальдә яраланган Коля Гусевка протез белән йөрергә өйрәнергә ярдәм иткән малай – очучы һөнәрен сайлый һәм соңыннан, тыныч чорда, һәлак була.
...Вакыт тәгәрмәче тиз тәгәри. Халкыбызга Бөек Ватан сугышында Җиңүнең нинди кыйммәткә төшүен, тыл хезмәтчәннәренең бу Җиңүгә керткән өлеше никадәр зур булуын беркайчан да онытырга ярамый.
Балык Бистәсе районында Җиңү көне. Трибунада – Алексей Алексеев .
Вероника Домрачева
Фотолар Вероника Домрачева архивыннан, tatmitropolia.ru
Текстта архив документлары, Молотов райкомының, соңрак шәһәр партия комитетының хәрби бүлеге мөдире булган Алексей Алексеевның өлкә комитет партархивы үтенече белән язылган истәлекләре, шулай ук хезмәт фронтында катнашучыларның, ул көннәрне үз күзләре белән күрүчеләрнең истәлекләре кулланылды.
Добавить комментарий