
Хезмәт коточкыч авыр – траншеяларны кулдан казыйлар
1942 елның 11 февралендә 331 км озынлыктагы «Казан каймасы» оборона ныгытмалары төзелеше тәмамлана.
09 июня 2025
Илебезнең йөз зур шәһәре тирәсендә оборона ныгытмалары төзү турындагы карар 1941 елның октябрендә кабул ителә, бу фронттагы вазгыять белән аңлатыла, чөнки немецлар ил эченә ыргыла. Татарстан халкын Казан каймасы төзелешенә мобилизацияләү 1941 елның 22 октябрендә ВКП (б) өлкә комитеты эшләрне оештыру турында карар кабул иткәннән соң ук башлана. Оборона корылмалары төзелешенә разнарядка буенча Казан – 83,5 меңнән артык, Нурлат районы – 7,8 мең, Биектау районы ике мең кеше җибәрергә тиеш була…
Нәтиҗәдә 1941 елның 14 декабренә окоп казуда 108 мең кеше мәшгуль була. Хатын-кызлар һәм балалар, картлар, ач, начар киенгән булуларына карамастан, каты салкыннарда лом, кәйлә, көрәкләр белән туң җирне казыйлар.
Бу коточкыч авыр хезмәт була. Өч метр тирәнлектәге траншеяларны кулдан казыйлар, халык ачтан, йончыгу-авырулардан кырыла. Төзелеш барган өч айда күпме кешенең вафат булуын әлегә кадәр беркем дә белми. Ләкин бурыч үтәлә: 1942 елның 11 февралендә Казан каймасын Дәүләт комиссиясе кабул итә.
Николай Курков истәлекләреннән: «Окоп казулар көздән башланды. Аягында басып тора алган бар халыкны окоп казырга җибәрделәр, кечкенә баласы булган хатын-кызлар гына калды. Безнең белән бер батальон солдат эшләде, алар шартлату эшләрен башкарды. Болай туфракны ату җиңелрәк иде, ләкин иртәнге якка җир яңадан ката. Солдатлар шулай ук дотлар (өч катлы бүрәнә өстеннән туфрак салынган землянкалар) төзеделәр. Мин окоп казырга әни урынына бардым. Ашау начар, учак ягып, шунда бәрәңге тәгәрәтә идек. Бик каты салкыннар торды. Өс‑баш сәләмә, аякта чабата. Туң җирне Буадан алып килгән кәйләләр белән чокыйбыз. Мин авыруларны, авырлы хатыннарны ат белән күп тапкырлар Буага илттем. Баржаларда китерелгән халык бик юка киенгән иде. Җылы кием юк, алар авырый башлады, кайберләре салкыннан һәм ачтан үлде».
Добавить комментарий