Хөрмәтле ханымнар вә туташлар...
Марат Бәшәров – мәхәббәт, гаилә, балачагы, тормышындагы кадерле хатын-кызлар һәм милли традицияләребез турында.
18 марта 2016
Телем татарча ачылды. Балачакта гаиләдә татар телендә сөйләшә идек. Шуңа миннән: «Татар телен беләсеңме?» - дип сорасалар, ихлас җавап бирәм: «Беләм». Ә менә мәктәпкә укырга керер вакыт җиткәч, бер кызык хәл булды. Җәен мине бер мәктәпкә яздырдылар да, укытучы апа математика белән рус телен ничек белүемне тикшереп карарга булды. Рус телендә сорый миннән: «Марат, скажи, пожалуйста, сколько на столе яблочек?», - ди. Мин: «Ике», - дип җавап бирдем. Шулчак әнием, терсәге белән төртеп: «Русча сөйлә!» - диде. Аннан инде мин рус телендә сөйләшә башладым.
Әни мине бик кырыс тәрбияләде. Тиктормас идем, шуңа еш кына әр дә, битәр дә, хәтта каеш та эләккәләде. Көндәлектәге «ике»ле, «бер»ле куелган битләрне ертып ташларга да күп сорамый идем. Әни шунда ук сизеп ала, билгеле. Мин аңа биргән тәрбиясе өчен бик рәхмәтле.
Башта борчылды, аннан горурланды. Һәр әни кебек, улым акыллы, белемле, бәхетле булсын, дип теләгәндер. Шуңа актёр булырга карар кылуымны белгәч, башта борчылды. Актёр һөнәре – нәрсә инде ул, бездә бит шулай уйлыйлар. Аннары мин аны «Современник» театрындагы «Кентервильское привидение» спектакленә чакырдым, ул минем премьерам иде. Әни килде, карады, шуннан бирле минем бу һөнәр иясе булуым белән горурлана.
Актёрлык карьерасы хакына МГУны ташлаганга үкенмәдем. Бу төптән уйланылган карар иде. Бер бик шәп итальян актёры интервьюсында шулай ди: «Менә сез минем белән әңгәмә корып утырасыз. Кайда килсәм дә, мине зур хөрмәт белән каршылыйлар. Иртән эшемә машина килеп ала, кичен кайтарып куя. Кинода төшәм, уеным өчен зур гонорарлар түлиләр, мине бар дөньяда беләләр, яраталар. Һәм менә шуннан соң уйлап карагыз инде – ошыймы миңа сайлаган һөнәрем, юкмы...» Мин бу актёр белән тулысынча килешәм.
Карьерамны «Сибирский цирюльник»тагы граф Полиевский роле хәл итте. Иң яраткан рольләремнең берсе дә ул. Никита Михалковның бу картинасы минем өчен кино сәнгатенә юлны ачты.
Кабахәтләрне без гадәти тормышта болай да гел очратабыз. Шуңа аларны уйнау кызык түгел. Ә менә «герой-любовник»лар – сирәгрәк. Аларны уйнаудан әле ялыкканым юк.
Бер күрүдә гашыйк булуга ышанам. Белмим, магия дияргәме моны, химия дияргәме, әмма ниндидер сере һичшиксез бар. Минем белән берничә мәртәбә булды андый хәл – әйтерсең, башыңа таяк белән китереп сугалар да аңгырайталар. Теләсәң нишлә аннары! Мәхәббәтсез була алмый дөнья, мин хәзер дә шул халәттә – яратам һәм мине яратуларын беләм. Тәкъдирме? «Рок», бәлки? Музыка турында әйтүем...
Мәхәббәтнең яше һәм саны юк, ул бездән соң да яшәячәк. Кемдәдер ул бер көн яшәргә мөмкин, кемдәдер – йөз ел. Кешенең үзеннән тора. Күпме көч бар синдә аны яшәтерлек – бер көнлекме, өч еллыкмы, йөзме...
Гаилә ул – бер йодрык. Без – бармаклар, һәр бармак үз эшен эшли, әмма бергә эшли. Бөтенесе бергә эшләмәсә, берни дә барып чыкмаячак. Ашаганда да бергә ашыйлар. Кем дә булса селтәнсә, бер йомарламга җыелып, һөҗүм итәргә дә әзерләр. Менә шушы бердәмлек – гаиләне тотучы төп көч.
Янәшәңдәге хатын-кыз бәхетле булганда гына үзеңне чын ир-ат итеп тоясың. Аның тамагы тук, өсте бөтен, үзе сау-сәламәт, матур булганда. Ул бәхетле елмайганда. Синең сөеклең үткән чакта башка ирләр каерылып карап калганда, дус кызлары аннан көнләшкәндә. Янәшәмдәге хатын-кыз шундый икән, димәк, мин дә үзем белән горурлана алам.
Булганның кадерен белү – менә шул сыйфат җитми бүген хатын-кызларга да, ирләргә дә. Без бик җиңел генә баш тартабыз, онытабыз. Бу – иң җиңел юл. Мин сезне башкага өндәр идем. Әйдәгез, кадерен белергә өйрәник: үз традицияләребезнең, әти-әниләребезнең, балаларыбызның, эшебезнең, янәшәдәге кешеләребезнең, аларның һөнәрен, уңышларын. Әйдәгез, бер-беребезгә карата игътибарлырак булырга өйрәник, хөрмәтле ханымнар вә туташлар. Шул чагында янәшәгездәге җегетләр дә – менә дигән булыр!
Мин күпхатынлылык тарафдары түгел. Хатын ул бер генә булырга тиеш. Коръән дүрт хатын алырга рөхсәт итсә дә, безнең илдә вазгыять башка икәнен онытмаска кирәк. Бәлки кайчан да булса, бездәге ир-атлар чын-чынлап бай яши башлап, дүрт хатынын да тиешенчә тәэмин итә алыр, менә ул чакта әле уйлап карарга мөмкин. Әлегә сайлаган бердәнберең белән ахыргача бергә гомер кичерергә генә җитә көчебез.
Иң зур авторитет - кызым. Аның фикеренә, бәясенә һәрчак колак салам. Киңәшләшәм. Ул – минем төп тәнкыйтьчем дә, тамашачым да. Ул ничек әйтсә, шулай эшлим.
Кызымның әниемә охшавын теләр идем. Бар яклап та. Ул инде аңарга бераз гына охшаган да.
Өйдә туган телдә сөйләшергә тырышабыз. Әнием оныгы белән гел татарча сөйләште, гарәп телен дә өйрәтте аңа. Мин үзем гарәп телендә укый белмим, гарәп мотивларын гына беләм. Ураза тотабыз. Өстәлдә беркайчан да дуңгыз ите булмады. Әлегә намазга һәм Хаҗ сәфәренә әзер түгелмен. Әмма барысы да алда әле, иншалла. Кызымның да иманын онытмавын, өлкәннәргә карата ихтирамлы булуын телим.
Төркиядә үземне патшадай хис иттем. Чөнки татар теле төрек теленә бик якын, азмы-күпме аңлашыла. Анда ял итәргә баргач, телне белүең һәм мөселман булуың бик зур өстенлекләр бирә. Татар теленең миңа ярдәм иткән чаклары булды...
Россиядә актёр буларак алган дәрәҗәле исемнәрем юк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Татарстанның атказанган артисты исемен бирүе өчен бик рәхмәтлемен, чөнки Россиядә 100ләп, ә бәлки, 150ләп тә картинада, күпсанлы спектакльләрдә уйнап та, «атказанган» исемен алганым юк иде әле. Дөрес, Россия Президенты Владимир Путин «Граница. Таёжный роман» сериалындагы ролем өчен миңа Россия Федерациясенең Дәүләт премиясен бирде. Ул – зур бүләк. Әмма нәкъ менә Татарстанның мине шулай билгеләп үтүе халкымның олылавы буларак кабул ителде, мин бит үзем дә – татар.
Бер йодрык булып яшәргә тырышабыз. Җырчы Наилә Фатыйхова, мәсәлән, бергәләп татар телендә җыр яздырырга тәкъдим итте дә, мин ризалаштым. Клип та яздырдык. Мин аңа бик рәхмәтле. Чулпан Хамматова белән аралашып торабыз. Безгә бергә булырга, бердәм булырга кирәк!
Добавить комментарий