Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Хөсәен Әмирхан ядкәре

Хөсәен Әмирхан ядкәре

XIX гасырда милләтнең интеллектуаль катламын тәшкил иткән дин әһелләре беренче төбәкчеләр буларак каләм тибрәтә. Кайбер хәзрәтләр үзләре имамлык кылган авыл, мәдрәсә тарихын язарга алына, күпләре төбәк һәм ил тарихындагы мөһим вакыйгаларны дәфтәрләренә теркәп бара. XIX йөзнең икенче яртысында алар Көнчыгыш чыганакларына һәм әдәбиятына нигезләнгән милли тарих китаплары авторлары булып таныла. Татар тарихы буенча беренче хезмәтне Хөсәен хәзрәт Әмирхан яза.

18 августа 2022

НӘСЕЛЕ
Күренекле татар тарихчысы Равил Әмирхан үзенең нәсел башын Шиһабетдин Мәрҗани, Риза Фәхретдин хезмәтләре, Мөхәммәдзариф хәзрәт төзегән шәҗәрә буенча Гәрәй мирзадан башлый. Аның нәсел дәвамчысы Җәлмәт (Җөлмәт) Сембер ягыннан Чистай төбәге Чирүле Шонталы авылына килеп урнаша. Аның нәселен Әхмәд, Кадермәт, Морад мулла дәвам итә. Морадның улы Исмәгыйль хәзерге Чистай районына керә торган Татар Талкышы авылында яши. Исмәгыйльнең Габделмән улыннан туган Әмирхан (1771–1828) берничә ел Бохарада укый, Казан төбәгенең Югары Курса, Тимершык, Төрек авылларында имамлык кыла. Тиздән аны Казанның Яңа татар бистәсендәге «Иске Таш» мәчетенә мәхәллә мәктәбен эшләтеп җибәрү шарты белән имам итеп чакыралар. «Әмирхания» мәдрәсәсе шулай барлыкка килә.
Хөсәен бине Әмирхан бине Габделмәннән әт-Талкыши 1816 елның сентябрендә шушы мулла гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Әтисе вафат булган 1828 елда Хөсәенгә 12 яшь тула.
Белемгә омтылучы яшүсмер, матди кыенлыкларга карамыйча, муллалык юлын сайлый: Чистай каласында, Казанда Исхак бине Сәгыйть мулладан һәм Мәчкәрә мәдрәсәсендә Габдулла бине Яхъя Чиртушидән дәресләр ала, аннары берничә ел Бохарага барып белемен тирәнәйтә. Ислам гыйлемен туплап, 1846 елда Казанга кайта. Озак та үтми, «Иске Таш» мәчете мулласы Байморад хәзрәт кызы Бәдриҗамалга өйләнә. Шушы мәчеттә Байморад хәзрәт янында икенче мулла булып эшкә керешә. Ул вафат булгач, беренче мулла булып кала.
Мәхәлләдә дини-административ эшне алып барудан тыш, укымышлы мөдәррис башлангыч мәктәптә һәм рөшди (урта) мәдрәсәдә белем бирә.
Хөсәен Әмирхан – Казан каласында яшәгән замандаш руханилары арасында, Мәрҗанидән кала, иң актив иҗат итүче муллаларның берсе. Хөсәен хәзрәтнең 14 исемдәге хезмәте (тәрҗемә, аңлатма, төрле күләмдәге рисалә, шигырьләр) барлыгы билгеле. Календарьлар бастыручы Шиһабетдин Рәхмәтулла аның турында «һәр фәндә мөтәхәббәр», ягъни диңгез кебек тирән гыйлемле шәхес, дип яза.
1884 елда Хөсәеннең Санкт-Петербургта «Нөҗүмел-тәварих» («Тарихчылар йолдызлыгы») исемле китабы басыла. Хезмәт пәйгамбәрләр турындагы риваятьләр белән башланып, сәхабә, хәлифә, ислам дөньясындагы патша, солтаннар турында мәгълүмат бирә, шулай ук Чыңгыз хан, Аксак Тимер, Наполеон кебек шәхесләрне, Кырымның Россия тарафыннан басып алынуын, ваһһабчылар хәрәкәтен һ.б. кайбер вакыйгаларны тасвирлый.
Шул ук елны аның Казанда «Шәҗәрәи галия фи бәян әл-әнсаб» («Нәсел-нәсәпләрне бәян иткән бөек шәҗәрә китабы») исемле китабы дөнья күрә. Бу әсәр Адәм галәйһиссәламнән башлап төрек солтаны Габделхәмидкә кадәр булган патша, дәүләт эшлеклеләре, мөселман галимнәренең тормыш юлын, шулай ук кыскача аерым төрки һәм ислам дәүләтләре тарихларын бәян итә.
Хөсәен хәзрәтнең гарәп теленнән тәрҗемә ителгән «Изге Мәккә тарихы, аны яулап алучыга (Мөхәммәдкә) иң күркәм мактаулар һәм хуш исле сәламнәр» исемле хезмәте дә китап булып дөнья күрә. Бу басма тарихи, географик һәм дини-рухани мәгълүматның гомумиләштереп бирелүе ягыннан кызыклы.
1890 нчы еллар башында Хөсәен Әмирханның «Әл-Фәваид» («Файдалар») исемендә татарча «Коръән тәфсире» дөнья күрә, шул рәвешле мулла дин кардәшләрен Изге китапның эчтәлеге белән таныштыруга үз өлешен кертә.
Хөсәен хәзрәт беренче хатыны вафатыннан соң биш бала белән тол кала һәм кабат өйләнә. Аның гаиләсендә бер‑бер артлы алты бала дөньяга килә. Әтисенең китапларын бастыруда олы улы Мөхәммәдзариф зур ярдәм күрсәтә.
Хәзрәт 1893 елның 17 гыйнварында вафат була, Яңа бистә зиратында җирләнә.
«ТӘВАРИХЫ БОЛГАРИЯ» КИТАБЫ
«Тәварихы Болгария» китабы 1883 елда Хөсәен хәзрәтнең улы Мөхәммәдзариф мулла (татар язучысы Фатих Әмирханның әтисе) матди ярдәме белән басылып чыга. Китапның кулъязма тексты сакланмаган.
Укучыга мөрәҗәгать итеп, автор рухани кеше өчен чит булган милли тарих темасына алыну сәбәпләрен җиткерә: «[…] мин, зәгыйфь бәндә, ничә елдан бирле бик тырышып, һәр күргән тарих китапларыннан, борынгы вакытларда яшәгән карт галимнәрнең китап битләре кырыенда язылган һәм дөреслеккә охшаган сүзләрен күп заманнан бирле җыеп килгән идем. Шулай ук төрки халыклар тарихларындагы кыйссаларны чүпләп һәм могтәбәр китаплардан күчереп, ул китапларның күбесенең исемнәрен искә алып, тәртипкә китереп яздым. Барысы бергә ниндидер фикергә килергә файдалы булыр». Димәк, бу хезмәт кимендә өч дистә ел дәвамында җыелган материаллар нигезендә язылган. Шуңа да андагы вакыйгалар борынгыдан башлап бүгенге кадәр көнгә кадәр дәвам ителә, бөтен Евразияне колачлый.
Хөсәен Әмирхан – татарлар арасында милли тарих үзәккә куеп язылган беренче тарихи хезмәт авторы. Аның «Тәварихы Болгария»се Шибаһетдин Мәрҗанинең мәшһүр «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» («Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр», 1885, 1900 еллар) исемле китабыннан ике ел алдан басыла.
Хөсәен Әмирхан китабының кереш өлешендә Җир планетасының мәйданын, аның түгәрәк формада булуын әйтеп, континентларны һәм Көнчыгыштагы илләрне санап чыккач, «Болгар йортының» урнашкан урынын үзе бүлгән җиде климат өлкәсенең соңгысына (Әстерхан диңгезеннән Кытай диңгезенә кадәр сузылган мәйдан) кертә.
«Тәварихы Болгария» китабының төп өлеше 7 бүлек һәм йомгактан тора. Автор, тарих язу тәртибен кабул итеп, текстта үз дәлилләрен китергәндә, аларның чыганакларын атап бара.
Мөселман кешесе күзлегеннән караганда кешелек тарихы ике зур, бер-берсеннән тирән упкын белән аерылып торган өлешләргә бүленә: исламгача һәм ислам тәгълиматында яшәгән чорлар. Китапның беренче ике бүлеген исламгача чор тарихы тәшкил итә. Автор аларны, чын мөселман буларак, бик кыска – тарихи фактларны бер‑бер артлы тезеп, үзеннән бер сүз‑фикер дә өстәмичә, бик кыска итеп язып чыга.
Өченче бүлек мөселман Туран дәүләте әмире Аксак Тимернең хәрби батырлыкларын бәян итә.
Китапның беренче өч бүлеге нигездә Алтын Урда ханнары нәселеннән булган Әбелгазый Баһадир бине Гарәб Мөхәммәд хан әл-Чыңгызый әл-Хәрәзминең (1603–1663) «Шәҗәрәи төрек» исемле тарихи китабын файдаланып язылган.
IMG_1279
БОЛГАРЧЫЛЫК КОНЦЕПЦИЯСЕ
Хөсәен хәзрәт китабының дүртенче, бишенче һәм алтынчы бүлекләрендә язылган текст Шиһабетдин Мәрҗани фикерләренә күп яктан каршы килә. Бу каршылык, нигездә, XIX гасыр башында язылган аноним автор Шәрәфетдин Мөслиминең «Тәварихы Болгария»не бәяләвенә нигезләнгән дисәк, зур хата булмас. Шиһабетдин Мәрҗани, тарихчы күзлегеннән, бу әсәрне фактик ялгышларын калку күрсәтеп, кискен тәнкыйтьли, аны тулысы белән ялганга чыгара.
Кулъязма формасындагы һәм китап буларак басылган (Казанда, 1870, 1887, 1892 һәм 1902 елларда) Шәрәфетдин Мөслими әсәрендә, кайбер башка вакыйгалардан тыш, Болгар халкының исламны Мөхаммәд пәйгамбәр җибәргән өч сәхабәдән кабул итүе сурәтләнә.
Хөсәен Әмирхан исә Шәрәфетдин Мөслими китабындагы ялгышларны һәм төгәлсезекләрне күрсәтә, автор белән бәхәсләшә, чынлыкта аның фикерен нигез итеп ала, яңа фактлар белән баетып ныгыта һәм тирәнәйтә.
Автор дүртенче һәм бишенче бүлекләрдә үзе кулланган тарихи чыганаклар нигезендә Мөслиминең Аксак Тимернең Истанбулны яулап алуга бәйле җөмләләрен, рус шәһәре Владимирга һөҗүме фактын инкарь итә. Шулай ук Мөхәммәд пәйгамбәр тарафыннан җибәрелгән сәхабәләрнең Болгарга килеп җирле халыкны вәгазьләүләре дөреслеккә туры килми, дип ассызыклый. Дүртенче бүлектә мөселманнарның Россия составында яшәгән вакытларына мөрәҗәгать итеп, кайбер вакыйгаларны санап үтә. Вакыйгалар тезмәсе хронологик планда бирелеп, Александр III нең тәхеткә утыруы белән тәмамлана. Алтынчы бүлектә болгарларның ислам динен кабул итү вакыты Габбасилар хәлифәте заманында дип раслый. Аныңча, болгарлар ислам динен һиҗрәттән соң, ягъни Мөхәммәд пәйгамбәр (милади буенча 662 ел булып чыга) Мәккәдән Мәдинә каласына күченгәннән соң 210 ел узгач кабул иткән.
Шул рәвешле автор Болгар җирендә табигыйннар турында кыйссаларны да «буш сүз»гә чыгара. Ялган табигыйннарның каберлекләре урынына автор олы хөрмәт белән Идел‑Урал төбәгендә XVIII–XIX гасырларда яшәгән һәм яңа буын дин әһелләре әзерләгән, халыкка дини һәм әхлакый тәрбия биргән берничә дистә күренекле ислам голәмәсе исемен атый һәм кайбер хезмәтләргә тасвирлама бирә. Аларга шигырь юллары – мәрсияләр багышлый.
Җиденче бүлек – хезмәтнең иң мөһим өлеше. Автор Болгар белән Казан ханлыгы бәйләнешен һәм бу ике дәүләтнең үткәнен бердәм тарих рәвешендә сурәтли. Хөсәен Әмирхан, Аксак Тимер Болгарны басып алып Габдулла ханны әсир иткәч, ханның хәләл җефете, Алтынбәк һәм Галимбәк исемле улларын алып, Бү (и) ләргә качкан, дип яза. Аның гозерен үтәп, Аксак Тимер, күп мал биреп, Иске Казан урынында йорт төзергә боера. Алтынбәк һәм Галимбәк, Иске Казанны төзеп, биредә 104 ел хакимлек итә.
Башта Габдулла ханның улы Алтынбәк 52 ел идарә итә, 76 яшендә хаҗ сәфәренә китеп, кире кайтмый. Аннан соң 31 ел Галимбәк хан була, ул Болгарга кайтып, җимерелгән мәчет һәм манараларны төзекләндерә, 73 яшендә вафат булып шунда җирләнә.
Галимбәк Болгарга киткәндә үз урынына Әлмөхәммәд исемле улын калдыра. Улы, 11 ел идарә иткәч, 1418 елда Казансу тамагында Яңа Казанга нигез сала, биредә тагын 9 ел ханлык кыла.
Бу бүлектә Идел‑Урал төбәгенең Болгар җире икәне болгар ханнары һәм халкының «Болгар (Бүләр) – Иске Казан – Яңа Казан (хәзерге Казан)» төбәкләре буенча күченеп йөрүе белән дәлилләнә. Галимбәк ханның Болгар хәрабәләренә кайтып, мәчет-манараларны торгызуы, шунда вафат булуы һәм җирләнүе символик мәгънәгә ия. Дәүләтнең үзәге Иске Казанга, икенче төбәккә күчерелгәч тә, Болгар кабат дини‑рухи архитектура символына әверелә.
«Казанда ханлык кылган ханнар» исемле бүлектә дәүләтнең сәяси тарихы Болгардан килгән нәсел варислары булган ханнар исемнәре аша яктыртыла... Әлмөхәммәд хан Алабугага киткәндә үз урынына Галимбәкнең улы Мәмәтгәрәй бәкне калдыра. Ул кәеф‑сафа корып яшәү сәбәпле, җирле элита вәкилләре тәхеткә Алтынбәкнең улы Хәлилне утырта. Шул рәвешле Хөсәен Әмирхан Казан төбәгендә болгар ханнары оештырган яңа дәүләтнең сәяси тарихын сөйли. Биредә автор бүгенге Идел‑Урал төбәге мөселманнары – Болгар иле кешеләре дигән фикерне уздыра.
«Кабан күле кыйссасы» һәм «Бистә кыйссасы» исемле бүлекчәләрдә Казан ханнары һәм Сөембикә турында кыйссалар бәян ителә. Кызганыч, бу бүлектә дә авторның рус чыганакларын һәм рус телендәге тарихи әдәбиятны белмәве үзен нык сиздерә. Кайбер ханнарның исемнәре чынбарлыкка туры килсә дә, аларның шәҗәрәләре фантастик кыяфәт ала...
Төбәк тарихына караган «Черек күл кыйссасы» һәм «Яңа бистә» өлешләре бу ике урынның барлыкка килүе турында хикәятләрдән тора. Төбәк тарихына шулай ук турыдан-туры караган йомгак өлешендә Казан каласы мәхәлләләренең руханилары турында мәгълүмат бирелә.
Муллалар турында язган бүлекләрдә 70тән артык дин әһеле исеме атала. Алар арасында Шиһабетдин Мәрҗани һәм Ризаэтдин Фәхретдин әсәрләренә кермәгән шәхесләр дә юк түгел. Китапның бу өлешләре – бүгенгәчә яңалыгын саклаган һәм яңа шәхесләрне ачарга һәм танырга мөмкинлек бирә торган, фәнни яктан зур кыйммәткә ия урыннар.
Мөслими китабындагы ялгышларны тәнкыйтьләп һәм бер үк вакытта аның концепциясен милли тарих форматында үстереп, Хөсәен Әмирхан Идел‑Урал мөселманнарының дини бердәмлеге болгарларның исламны кабул итүеннән башлана, шуңа күрә Болгар һәм Идел‑Урал төбәге мөселман җәмгыятенең үткәне – олы бер тарихның өлеше, дигән фикерне алга сөрә. Автор Чыңгыз хан һәм «Болгар илен» басып алган Җучи уллары турында яза, ягъни чыңгызыйлар Болгар иле тарихы белән җимерүче сыйфатында гына кисешә. Автор аларга Идел-Чулман төбәгендә хан һәм бәкләр булу, шулай ук төркиләшү һәм мөселман булу мөмкинлеген калдырмый. Хөсәен Әмирхан, Алтын Урда чорын «сикереп үтеп», Казан җирләрендә дә болгарлар белән Габдулла хан нәселе дәвамчылары идарә иткән, дигән фикерне үстерә.
Шиһабетдин Мәрҗани дә Идел‑Урал төбәгендә көн күргән татарларның килеп чыгышында төп өлешне болгарлар һәм өлешчә алар тарафыннан исламлаштырылган күрше мәҗүси халыклар тәшкил итә, дип саный. Ләкин ул Алтын Урда чорын туган халкы тарихының аерылгысыз бер өлеше булуын таный, кавемдәшләрен «татар» исемен кабул итәргә өнди.
Фотолар автордан алынды 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: