ХХ йөз башы: Китап һәм матбугат
2026 ел замандашларыбызның түгәрәк даталарына да, бөек классикларыбызның юбилейларына да, мәдәни вакыйгаларга да гаять бай. Шуларның кайберләренә тукталып узмыйча һич ярамый. Бу саннан башлап, журнал укучыларына «Мәдәни календарь» сәхифәсе тәкъдим итәбез. Гыйнвар ае календаренда түбәндәге кадерле даталар бар.

«КӨТЕПХАНӘИ ИСЛАМИЯ» АЧЫЛУГА 120 ЕЛ
Күренекле шәхес Әхмәтһади Максуди XX гасыр башында Казанда татар телендә китаплар тупланган китапханә ачу мәсьәләсен Казан шәһәре думасы алдына куя. Оештыру эше кузгала: 590 сум акча бүленә, «Болгар» кунакханәсенең өченче катыннан ике бүлмә бирелә. Фондка Максуди үзе – 100 китап, ә күренекле нәширләр – бертуган Кәримовлар 488 китап бүләк итәләр. «Сабах», «Мәгариф» матбагаларының, кайбер шәхси затларның бүләк итеп тапшырган китаплары да була. Китап йорты 1906 елның 2 гыйнварында эшли башлый. Аңа «Көтепханәи исламия» дип исем бирәләр. Берничә елдан ул Кәримовлар йортының беренче катына күченә. 10 ел эчендә фондта татарча, төрекчә, гарәпчә һәм фарсыча язылган 3 500дән артык китап җыела.
Китапханәгә «Мөхәммәдия», Күл буе, «Халидия» мәдрәсәләренең шәкертләре, гимназия укучылары йөри. 1913 елдан башлап атнага бер тапкыр (якшәмбе көнне, көндез 12:00 – 16:00 сәгатьләрдә) хатын-кызларга да уку залына керергә рөхсәт ителә. 1915 елда китапханәнең 22 737 кешегә хезмәт күрсәткәне билгеле. Китапларны өйгә алып булмаган, уку залына 150 кеше сыйган.
1919 елда Үзәк мөселман китапханә-музее дип үзгәртелә. 1922 елдан – «Мулланур Вахитов исемендәге Шәрекъ көтепханәсе». Китапханәче Мирхәйдәр Фәйзи тырышлыгы белән Тукай исемендәге балалар бүлеге ачыла. 1929 елда, Казанда китапханә системасы оештырылган чакта, фондлардагы хәзинәнең зур өлешен Казан университетының фәнни китапханәсенә тапшыралар. Бер өлеше Китап пулатына күчерелә. Калган фонд үзәк шәһәр китапханәсенә бирелә. ТР Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге Һади Максуди нигезләгән китапханәнең дәвамчысы дип исәпләнә.

«ЙОЛДЫЗ» ГАЗЕТАСЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ САНЫ ЧЫГУГА 120 ЕЛ
Нәшире һәм мөхәррире – Әхмәтһади Максуди. «Йолдыз» Казанда 1906 елның 15 гыйнварыннан 1918 елның 21 июненә кадәр нәшер ителә. Шәһәр өчен ул дөнья күргән икенче газета була, ә татар мәдәнияте өчен – иң озак вакыт чыгып килгән басмаларның берсе. Үз тарихы дәвамында 1900 сан чыгара.
Газета битләрендә Садри Максуди, Зәки Вәлиди, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов һәм башка бик күп авторларның исемнәрен очратырга мөмкин. Эчтәлеге бай һәм төрле була: анда эчке һәм тышкы сәясәт яңалыклары, фәнни-популяр мәкаләләр, китап анонслары, күзәтүләр, театр репертуарлары басыла.
Ләкин «Йолдыз» аеруча татар теле һәм орфографиясе проблемаларына багышланган фикер алышулар нәтиҗәсендә зур популярлык казана. Бу очраклы түгел: газетаның нәшире Әхмәтһади Максуди татар әлифбасын реформалаучы һәм мәшһүр «Беренче укытучы» әлифбасын төзүче шәхес санала.
«ӘЛ-ГАСРЕЛ-ҖӘДИД» («ЯҢА ГАСЫР») ЖУРНАЛЫНЫҢ ЧЫГА БАШЛАВЫНА 120 ЕЛ
Нәшире – Камил Мотыйгый. 1905 елдан әлеге басма баштарак Җаек (Уральск) шәһәрендә татар телендә кулъязма рәвешендә тарала башлый. 1906 елның 15 гыйнварыннан 1907 елның 20 маена кадәр шул ук шәһәрдә басма рәвештә нәшер ителә. Барлыгы 17 саны чыга.
Журналда Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Ризаэтдин Фәхретдин, Муса Бигиев, Гаяз Исхакый һәм башка әдипләр языша, әдәби‑нәфис әсәрләргә күп урын бирелә. Аның битләрендә Габдулла Тукайның беренче шигырьләре дөнья күрә, иҗат юлы шушы басмадан башлана.
Журналның матур әдәбият бүлегендә лирик, драма, проза (күбесенчә хикәяләр) әсәрләре басыла. Редакция иң яхшы сәхнә әсәрләренә конкурслар уздыра, авторларга махсус бүләкләр билгели. Шуңа да басманы киң катлам татар укучысы кызыксынып күзәтеп бара, биредә басылган әсәрләрне укып фикер алыша, бәхәсләшә.
Журнал Александр Пушкин, Николай Гоголь, Лев Толстой кебек рус классиклары әсәрләренең тәрҗемәләренә, иҗтимагый-сәяси һәм икътисади характердагы материалларга да урынны мулдан бирә.
1907 елның февралендә Камил Мотыйгый нәширлек һәм мөхәррирлек хокукыннан мәхрүм ителә, журнал чыгымын финанслау аның урынбасары Мортаза Гобәйдуллинга күчә, һәм тиздән ул басманы яба.

«ВАКЫТ» ГАЗЕТАСЫ ЧЫГА БАШЛАУГА 120 ЕЛ
Ул алтын приискалары хуҗалары бертуган Закир (Дәрдемәнд) һәм Шакир Рәмиевләр тарафыннан Оренбургта оештырыла һәм алар хисабына басыла. Газетаның баш мөхәррире – Фатих Кәрими.
Газетаның актив авторлары – Һади Атласи, Зариф Бәшири, Муса Бигиев, Зәки Вәлиди, Җамал Вәлиди, Шәриф Камал, Мәхмүт Галәү, Газиз Гобәйдуллин, Мәҗит Гафури, Галимҗан Ибраһимов, Сәгыйть Сүнчәләй, Ризаэтдин Фәхретдин, Зыя Ярмәки һ.б.
Газетаның һәр санында чит илләрдәге һәм Россия күләмендәге яңалыклар, җирле хәбәрләр басылып бара. Гаять зур урын сәяси, иҗтимагый вакыйгаларга бирелә: аеруча Дәүләт думасында мөселман фракциясе депутатлары эшчәнлеге актив яктыртыла. Сәүдә, җир эшкәртү, һөнәрчелек, икътисад, сәнгать, тел, уку‑укыту мәсьәләләре, дин, хатын-кызларның җәмгыятьтәге һәм гаиләдәге роле – боларның барысы турында да «Вакыт»та еллар дәвамында языла. Европа һәм Көнчыгыш илләрендәге алдынгы казанышларны карап-күзәтеп тә, барып үзләштереп тә кайткан бертуган Рәмиевләр милли кадрларны әзерләү, аларны үстерү мәсьәләсен күтәрә.
«Вакыт» газетасының 1906–1907 елларда «Әдәбият капчыгы» шигъри кушымтасы чыгып килә. 1908–1918 елларда редакция тагын бер мәртәбәле, атаклы басманы – «Шура» журналын нәшер итә.
Добавить комментарий