Яшел Үзән сугышчан һәм хезмәт даны музее
Кайчандыр, бик ерак 1895 елда, биредә чиркәү була, ә 1917 елдан алып 1970 елга кадәр бина завод идарәсе вазыйфасын үти. 1976 елда тарихи бинада предприятиенең Сугышчан һәм хезмәт даны музее урнаша.
«АЛТЫН» «МЕТЕОР»НЫҢ ЛЕГЕНДАР КАПИТАНЫ
Музейдагы иң кыйммәтле экспонатларның берсе – су асты канатлы «Метеор» елга пассажир теплоходының алтын макеты (Яшел Үзән заводы әлеге судноларны күп еллар дәвамында серияләп җитештерә). Танылган очучы, Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев 50 нче елларда капитан булган теплоходның кечерәйтелгән күчермәсе ул. Судно җитештерүчеләр бу каһарманны һәм аның үлемсез батырлыгын һич онытмыйча, аның турында кунакларга бик горурланып сөйлиләр.
ЕЛЛАР, ИНКЫЙЛАБЛАР ҺӘМ СУГЫШЛАР АША...
Гомумән алганда, завод тарихы 1895 елдан башлана, ул чакта бу төбәктә техник һәм пассажир флоты судноларын ремонтлау ихтыяҗы арта. Нәкъ менә шул вакытта, Элемтә юллары министрлыгының Казан төбәге җитәкчелеге карары белән, Паратск затонында Паратск судно ремонтлау остаханәләре булдырыла.
1918 елда алар Диңгез комиссариатының Идел суднолар төзү һәм механика автоном заводы итеп үзгәртелә. 1922 елда предприятиегә «Кызыл металлист» дигән исем бирелә.
1926 елда, тентлы беренче баржаны уңышлы төзеп бетергәч кенә, заводка төп юнәлеш – судно төзелеше тармагы билгеләнә. 1932 елда предприятиегә атаклы язучы, җәмәгать эшлеклесе, ирек өчен революцион рухта көрәшкән Алексей Максимович Горький исеме бирелә. Завод хөкүмәт тарафыннан куелган җитештерү программасын актив рәвештә һәм сыйфатлы итеп үтәп кенә калмыйча, үз белгечләренең квалификациясен күтәрү мәсьәләсен дә системалы хәл итү юнәлешендә эш алып бара.
Бөек Ватан сугышы елларында предприятие хезмәткәрләре тырышлыгы белән 70 тән артык бронекатер (барлыгы 154 берәмлек), су асты көймәләренә каршы сугыша торган дистәләрчә кораб, торпедалы катерлар, трал баржалары һәм Хәрби-диңгез флоты өчен буксирлар төзелә. Заводтан фронтка 4 миллионнан артык артиллерия снаряды, меңләгән зенит җайланмасы һәм пулемет, авиация бомбалары корпуслары, сапер көрәкләре, аэрочана өчен детальләр һәм башка бик күп продукция җибәрелә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: заводтан фронтка 2800 кеше киткән, ә сугыштан 830 кеше генә әйләнеп кайткан.
Предприятиенең Сугышчан һәм хезмәт даны музее ишек төбендә «Калюжный» исемле легендар бронекатер куелган постамент очраклы гына урын алмаган. Ул шушы заводта төзелә һәм 1942 ел ахырында суга төшерелә. Әлеге катер 1943 елда Каспий хәрби флотилиясе составына кертелә, ә 1944 елда Дунай хәрби флотилиясенә бирелә. Хәрби кораб командасы Бөек Ватан сугышы барышында үз бурычларын лаеклы рәвештә үти. 1967 елда бронекатер Измаил шәһәреннән үзенең туган ягына – Яшел Үзәнгә кайтарыла һәм заводның үзәк мәйданында мондагы эшчеләрнең иң канкойгыч сугыш елларындагы хезмәт батырлыгына, сугышчан каһарманлыгына һәйкәл итеп куела.
Судно төзүчеләр хаклы рәвештә үз музейларын тәрбия, патриотик һәм туган якны өйрәнү эшчәнлегенең бер үзәге, заводның гына түгел, бөтен Яшел Үзән каласының бәһасез тарихи сәхифәләренең «йөзен билгеләүче» һәм «сакчысы» дип саныйлар. Биредә Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, Россия Федерациясе һәм чит илләрнең (Германия, Канада, Төркия, Иран, Вьетнам, Кытай һ.б.) иҗтимагый оешмалары, уку йортлары, предприятиеләр вәкилләре катнашында төрле чаралар, экскурсияләр даими үткәрелә, предприятиенең ветераннар советы активистлары һәм өлкән яшьтәге хезмәткәрләре хөрмәтләнә, заводның «Вдохновение» хоры иҗади эшчәнлеген дәвам итә.
Ел саен музейга 1500 дән артык кеше килә, шул исәптән – завод хезмәткәрләре үзләре дә.
«А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖнең Сугышчан һәм хезмәт даны музее эшчәнлеге ел саен югары бүләкләр белән билгеләп үтелә, алар арасында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы, «Советлар Союзы флоты адмиралы Н. Г. Кузнецов» юбилей медале, «Корпоратив музей-2019» Бөтенроссия конкурсының III дәрәҗә дипломы бар.
ТИҢДӘШСЕЗ МУЗЕЙ
2015 елда, предприятиенең 120 еллыгы уңаеннан, музей бинасы төзекләндерелә. 347 квадрат метр мәйданлы яңартылган музей комплексында завод тарихындагы чорларга бәйле рәвештә биш зал урын ала. Музей комплексының гомуми мәйданы 649 квадрат метрны тәшкил итә.
Бүген музей фондларында 17 меңнән артык саклау берәмлеге исәпләнә. Болар – предприятие тарихы буенча документлар, төрле чорларга караган фотоматериаллар, уникаль тарихи предметлар, архив документлары; Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренең орденнары, медальләре, бүләкләре һәм бүләкләү документлары, очерклары һәм истәлекләре; машина төзелеше тармагы эшләнмәләре, кораблар һәм судно макетлары, корабларның язулы нигез такталары, техник җайланмалар, предприятие эшчәнлегенең хәзерге юнәлешләре буенча материаллар, заводның «Горьковец» газетасы төпләнмәләре һәм башкалар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: экспозиция музей экспонатлары һәм фотодокументлар белән тулылануын дәвам итә, аларны завод эшчеләре һәм аларның туганнары бик теләп тапшыра.
Фотолар «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖнең Сугышчан һәм хезмәт даны музееннан алынды
Реклама
Добавить комментарий