Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Яшик бу илләрдә сайрап кына...»*

Совет идеологиясе илдә күпмиллионлык кардәшлек булдырды, һәркем әлеге туганлыкны тоеп горурлана иде.

 
– Кызыл галстук бәйләгәч, пионер икәнне күрсеннәр өчен пәлтәне төймәләмичә йөри идек бит! Билгеле, кемдер яхшы пионер була, кемдер бик үк яхшы да түгел, әмма барыбер бу берләштерә иде. Бу бик куәтле идеологик вазгыять. Минемчә, киләчәктә моңа охшаш нәрсә кабат пәйда булачак әле, – дип сөйли Казандагы Социалистик көнкүреш музеен оештыручы Рөстәм Вәлиәхмәтов.
– Мин «Аҗаган» хәрби‑спорт уенында катнаштым. Безнең хәрби-патриотик сыйныф башкаларга караганда спорт белән күбрәк шөгыльләнә иде. Без бассейнга йөрдек, хәрби фәннәр, мылтыктан атарга өйрәндек, пионер галстугы тагып йөрдек һәм моның белән горурландык. Үзебезнең ярышларга баруыбызны, аларның бик яхшы оештырылган булуын мин һаман бер җылылык хисе белән искә алам. Бу – илгә кирәк, безгә исә кызык иде.
Мин мәктәптән соң университетка укырга кердем, КДУның юридик факультетын тәмамладым. Минем өчен мөмкин булмаган нәрсәләр очрамады. Иң мөһиме, минем джинс чалбарым, катушкалы магнитофоным, анда яздырылган үзем яраткан җырлар һәм миннән куркып читкә тайпылмый торган ике‑өч таныш кызым бар иде. Тагын нәрсә кирәк инде? Рәхәтләнеп яшә генә!
Сәясәттә бернәрсә дә аңламаганга, тыкшынмадым, ә болай миңа ирек, бәйсезлек җитәрлек иде. Матди нәрсәләр, тормышны җетерәк итә торган ялтыравык җитмәсә генә инде. Әгәр коммунистлар безгә джинс кием, рок-н-ролл, банкалы сыра да бирсә, СССРны саклап калып булыр иде кебек тоела хәтта.
Аның каравы бездә күмәклек, бердәмлек рухы бар иде, ул нык булышты. Макулатура җыю, өмәләр, көзен бәрәңгегә бару – болар барысы да файдалы һәм кирәкле. Бәйрәмнәр чын бәйрәм булды. Беренче май демонстрациясенә рухланып, язгы табигатькә, чәчәкләргә сөенеп, үзеңнең хезмәттәшләрең һәм иптәшләрең арасында булуыңа куанып чыга идек. Иманым камил, күпләр хәзер дә бу демонстрацияләрне, күмәк чараларны юксынадыр.
Вак-төяккә дә шатлана белгәнгә, халык бәхетле иде шул. Аларның ничек кредит түлисе дип баш ватасы юк. Ул заман фотосурәтләрендәге кешеләрнең йөзләренә карагыз әле сез – һич кайгы-хәсрәт чалымнарын күрмәссез. Халык ышана: яхшы эшләсәң – джинс кием аласың, тагын да тырышыбрак хезмәт куйсаң – башта «Жигули» машинасы, аннары дача сатып аласың, аннары балалар институтка укырга керәчәк. Фатирны 20 ел эшләгәннән соң эштә бирәчәкләр. Менә шулай әкренләп тормыш гел алга барды. Яшисе килгән кеше яшәде. Мин ачларны хәтерләмим.
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: