Йосыф Акчура: Тормыш сәхифәләре
Тарихи сәхифәләр
25 марта 2021
Күренекле татар интеллектуалы, сәяси төркичелек теориясенә нигез салучы, Төркия президенты Мостафа Кемальнең мәдәният һәм сәясәт буенча киңәшчесе сыйфатында яшь республиканың дөньяви үсеш идеологы булган шәхес ул.
БЕЛЕМ ТУПЛАУ ЕЛЛАРЫ
Йосыф Акчура – мәшһүр фабрикантлар нәселеннән. Беренче булып йон тукыма фабрикасын көйләп җибәргән Сөләйман Акчураның улы Хәсән күренекле Казан бае Габдерәшит Юнысовның Бибикамәрбану исемле кызын икенче хатын итеп ала. Шушы никахтан берничә бала туа, тик 1876 елның 2 ноябрендә Сембер каласында дөньяга килгән Мөхәммәт-Йосыф кына исән кала.
Гаиләгә бер‑бер артлы кайгы килә. Хәсән 1879 елның 10 декабрендә кинәт вафат була. 1882 елда, Сембер–Казан юлында аты дулап чанасы каплангач, Бибикамәрбану нерв авыруы ала һәм, табиблар киңәшен тотып, дәваланырга җылы климатлы Ставропольгә бара. Шуннан 1883 елда улы белән Истамбулга күченә. Галимнәр фикеренчә, Бибикамәрбану Төркиягә ире Хәсәннең бурычларына бәйле суд эзәрлекләвеннән качып китә.
Истамбулда 7 яшьлек Йосыф Акчура өчен яңа тормыш башлана. Әнисе Дагыстаннан күченеп килгән Йосыф исемле кумыкка тормышка чыга. Үги әтисе улына дини һәм мәктәп тәрбиясе бирергә тырыша. Малай башлангыч мәктәптә, тугыз яшеннән гаскәри урта мәктәптә укый.
1889–1890 елларда 14 яшьлек Йосыф бер елга якын туган илендә яшәп ала. Ул әнисе белән Зөябашта, Сембердә, Уфада, кымыз белән дәвалау үзәге буларак дан алган Дәүләкән авылында, Касыймда, шулай ук Мәкәрҗә ярминкәсе көннәрендә Түбән Новгородта була. Бу сәяхәттән яшүсмер беренче булыр өчен нык эшләү кирәклеген аңлап кайта һәм, бик тырышып, күңел биреп укый башлый.
1892–1896 елларда хәрби училищеда укыган вакытта ул тагын берничә тапкыр туган ягына кайта, Бахчасарайда туктап, туганы Зөһрә апасының гаиләсендә кадерле кунак була, аның ире «Тәрҗеман» газетасы редакторы, Россиядәге төрки халыкларның яңарышы идеологы Исмәгыйль Гаспринский белән якыннан аралаша, соңрак җизнәсен Остазым дип атый.
Нәкъ менә хәрби училищеда укыганда, «Яшь төрекләр» оешмасы белән аралашуда гаепләп, 45 көнгә кулга алалар да аны. Чынлыкта ул бу оешма белән бәйләнмәгән, әмма дәүләтнең әүвәлге шанлы заманнарын кайтару юллары турында уйлаучы фикерле егет була.
1895 елда әнисе вафатыннан соң Йосыф өчен мөстәкыйль тормыш башлана. 1895 елда уку йортын тәмамлагач, өлкән лейтенант дәрәҗәсе алган яшь белгеч штаб хезмәтенә билгеләнә. Ләкин 1897 елда, хөкүмәткә каршы эш алып баруда гаепләнеп, кулга алына һәм Ливиядәге Триполи шәһәре төрмәсенә җибәрелә. Хәрби дәрәҗәсе кире кайтарылып, шәһәрдә йөрү мөмкинлеге тугач, Йосыф ике дусты белән көймәдә Туниска кача, аннан Франциягә килә. 1899‑1903 елларда Парижның Сәяси белемнәр ирекле мәктәбендә укый: танылган галимнәрнең лекцияләрен тыңлый, сәясәттән тыш, фәлсәфә, тарих, социология, филология фәннәре белән дә якыннан кызыксына һәм Сорбонна университетының төштән соңгы дәресләренә дә йөри. Студент Йосыф, Госманлы солтаны эзәрлекләвеннән качып, Парижка килеп сыенган «Яшь төрекләр» оешмасы вәкилләре белән дә аралаша.
1902 елда Казаннан Сорбонна университетының хокук факультетына укырга дип Садри Максуди килә. Бу ике татар студенты «Тәрҗеман» газетасының 20 еллык юбилее уңаеннан 27 битлек текст
язып, аны 100 данә күбәйтеп, күренекле шәхесләргә җибәрәләр һәм Бакчасарайда төрки‑татар җәмәгать эшлеклеләренең беренче зур мәҗлесен оештыралар. Бәйрәм чарасы кысаларында төрки халыкларның бүгенге халәте һәм киләчәге, модернизация шартларында милли мәдәниятне һәм телне саклау һәм үстерү турында җитди сөйләшү була. Садри Максуди соңрак 1903 елгы әлеге мәҗлесне Россиядә төрки халыкларның азатлыгы өчен көрәшнең башлангыч ноктасы дип бәяли.
«ӨЧ ТАРЗЫ СӘЯСӘТ» ХЕЗМӘТЕ
Сәяси белемнәр ирекле мәктәбендә Акчура яклаган диплом эше «Госманлы империясенә нигез салучылар тарихы» дип атала. Фәнни хезмәттә дәүләт оешмаларының эшчәнлеген яхшырту тәкъдимнәре берничә принциптан чыгып билгеләнә, шул рәвешле Йосыфның милләт мәсьәләсенә карашы формалаша башлый.
Егет, укуын тәмамлап, 1904 елның мартында Зөябәш авылына кайткач, тирән кризис халәтендә булган Госманлы мәмләкәтенең киләчәге турында «ерактан карап» уйлап, «Өч тарзы сәясәт» («Өч төрле сәясәт») исемле мәшһүр мәкаләсен яза.
Акчура Төркиянең киләчәгендә өч мөмкин булган юлны билгели. Беренчесе – илдә яшәгән башка халыкларны ассимиляцияләп госманлы милләтен төзү. Икенчесе – солтанның дини башлык, хәлиф булуыннан файдаланып, дөнья мөселманнарын бер дәүләткә туплау. Өченчесе – этник факторга корылган төрки сәяси милләте булдыру.
Киләчәктә Шәрыкка багышланган хезмәтләрдә «госманчылык», «исламчылык» һәм «төркичелек» фикер хәрәкәте һәм сәясәте турында сүз чыкканда, яшь татар галиме тәкъдим иткән атамалар кулланыла, ягъни Акчураның бу теоретик хезмәте сәясәт фәне өчен методологик әһәмияткә ия була.
Чынбарлык «төркичелек» («пантюркизм») концепциясенең ХХ гасыр башында популяр булган «панисламизм», «исламчылык», «бөтендөнья пролетар революциясе», «коммунизм җәмгыяте төзү» һ.б. күпсанлы теорияләр кебек үк, утопия икәнлеге расланды. Биредә галимның әле традицион җәмгыять кысаларында яшәп яткан төрки халыкларның киләчәктә алгарыш идеологиясе милләтчелеккә корылачак, дигән фикере фәнни әһәмияткә ия.
1904 елда Акчура Казанга күченеп килә һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә тарих, география һәм Госманлы әдәбияты фәннәрен укыта башлый. 1906 елда «Гыйлемнәр һәм тарих» исемле Европа тарих фәне методикасына багышланган хезмәтен бастыра.
Акчураның Россиягә кайтуы рус‑япон сугышының кызган, халыкның канәгатьсезлеге нык көчәйгән заманга туры килә. Җәмгыятьне тынычландыру максатында император Николай II 1904 елның 12 декабрендәге указында киң масштабта реформалар уздырылачагы, дини кимсетүгә корылган кануннар юкка чыгарылачагы хакында белдерә.
Яңа иҗтимагый шартларда хокукый яктан төгәл демократик таләпләр куела, башкала түрәләре белән бәхәсләшер дәрәҗәдә белемле шәхесләрләргә иҗтыяҗ туа. Шул сәбәпле күбрәк дини хокуклар турында гына сөйләүче татар байлары үз сафларына заманча белемле милләттәшләрен җәлеп итә. Яңа буын әйдәманнары арасында, 1906 елда Садри Максуди Париждан укуын тәмамлап кайтканчы, бердәнбер Европа белемле шәхес Йосыф Акчура була. Ул алдынгы фикерләре һәм көндәлек хезмәте белән татар элитасы арасында тиз арада олы хөрмәт казана.
1905 елда Россия мөселманнарының петиция бирү хәрәкәте нәкъ менә Казанда Габдерәшит Ибраһимов һәм Йосыф Акчура катнашында башлана. Акчура Галимҗан Баруди һәм Әхмәт Хөсәенов белән киңәшкәннән соң, 50–60 кеше чакырылган мәҗлес петиция төзү өчен өч кешедән (Акчура, юрист Сәетгәрәй Алкин һәм мулла Габдулла Апанаев) торган төркем сайлый. 28 гыйнварда шул ук көн тәртибе буенча Әхмәтҗан бай Сәйдәшев өендә 200 кеше катнашында уздырылган мәҗлестән соң, аларга йорт хуҗасы да өстәлә.
Казан депутациясе, Россия мөселманнары арасында беренче булып, Министрлар комитеты рәисе С.Ю. Витте белән очраша. Мөселманнар тарафыннан сайланган мөфти җитәкчелегендә дини-мәдәни автомияне киңәйтү, газета-журналлар бастыру, татар китабын иркенләп сату, шәхси мәктәпләрне һәм мәктәп мәдрәсәләрне һәр җирдә ачу, Төркестанда татарларга күчемсез милеккә ия булу хокукы бирү һ.б. турында гариза бирә. Петиция тексты «Тәрҗеман» (Бакчасарай) һәм «Каспий» (Баку) газетларында басыла һәм киң җәмәгатьчелеккә барып ирешә. Казан депутациясе тагын ике мәртәбә Витте белән очраша. Сәяси памфлет сыман яңгыраган петиция тексты башкаланың «Русь» исемле газетасында дөнья күрә.
С.Ю. Витте руханилар катнашында мәҗлес ясап, көнүзәк мәсьәләләрне тикшереп, «бер нәрсә» әзерләп, хөкүмәткә җиткерү зарурлыгын күрсәтә.
Йосыф Акчура Исмәгыйль Гаспринский белән Гарзуфта. 1908 ел.
«Йосыф Акчура мирасы һәм заман» Халыкара фәнни коференциясенең шәрәфле кунаклары: Йосыф Акчураның оныгы Хәсән Акчура һәм Исмәгыйль Гаспринский белән Зөһрә Акчурина оныкчыгы Гөлнара Сәитвәниева. Ульяновск.
Бу мәҗлес Мәхкамәи шәргыядә 39 рухани катнашында 1905 елның 10‑15 апрелендә уза. Шушы уңайдан Уфа каласында төрле төбәкләрдән 60–70ләп сәүдәгәр, дворян вәкилләре, студентлары җыела. Алар рәсми җыелышларга кертелмиләр, ләкин кичке якта корылтайда катнашучылар белән фикерләшәләр. Зыялыларның һәм байларның бер төркеме – Йосыф Акчура, Абусогуд Әхтәмев, Ибраһим Акчура, Сәетгәрәй Алкин, Мәхмүт Хөсәенев, Мөхәммәтзакир Рәмиев, Мөхәммәтйосыф Дибердиев корылтайга 46 маддәдән торган тәкъдимнәрен җиткерә.
Проектның төп яңалыгы – Мәхкамәи шәргыя каршында 20–30 галимнән һәм җәмәгать эшлеклеләреннән торган һәм елга бер‑ике тапкыр җыелачак «Голәмәләр шурасы» оештырудан гыйбарәт була. «Голәмәләр шурасы»ның төп бурычы заман билгеләгән һәм тормыш күрсәткән мөһим мәсьәләләрне шәригатькә нигезләп хәл итү була. Аның карарлары халыкка җиткерелергә һәм руханилар тарафыннан исәпкә алынырга тиешлеге белдерелә. «Голәмәләр шурасы» мәктәп-мәдрәсәләргә реформа уздыру, аларның программаларын, бер яктан, халыкның дини һәм көндәлек тормыш ихтыяҗларын, икенче яктан, рус уку йортлары һәм академияләре дәрәҗәсе җиткерүне күздә тотып эшләү бурычы куела. Шулай ук аңа булачак руханиларга имтихан программалары төзеп, аларны укытуда исәпкә алсыннар дип, мәдрәсәләргә җиткерү һәм мулла-мөәзиннәрнең халык арасында дәрәҗәләрен һәм абруйларын күтәрү өчен тырышу йөкләнә. Бу эшләрнең барысында да Йосыф Акчура актив катнаша.
Йосыф Акчураның Истанбул зиратындагы кабере.
СӘЯСӘТЧЕ ӘЙДӘМАН
Казанда 1905 елның 28 гыйнварында петиция бирүгә багышланган мәҗлеснең икенче көнендә бер төркем җәмәгать эшлеклесе, Россия мөселманнарының берләшү съездын оештыру өчен, Кырым, Кавказ, Казах, Төркестан әйдәманнарына мәрәҗәгать итәргә карар кыла. Казанда узган шушы мәҗлестән ил мөселманнары арасында үзара элемтə урнаштыру, «Иттифак әл-Мөслимин» партиясен төзү эше башланып китә.
Билгеләнгән вакытка Кырым һәм Баку вәкилләре Санкт-Петербургка килеп җитә алмау сәбәпле, съездны уздыру 1906 елның августына Түбән Новгородтагы Мәкәрҗә ярминкәсе ачылган вакытка билгеләнә.
Либерал рухлы «Иттифак» партиясенең максаты итеп сəяси, икътисади, дини, иҗтимагый өлкәләрдә ил мөселманнарын гамəли эштə берлəштерү билгеләнә.
Йосыф Акчура, сәясәтче буларак, Дәүләт думасына сайлану һәм анда максатка ирешү өчен фикердәшләр кирәклеген яхшы аңлый һәм конституцион демократлар партиясенең җитәкчелеге белән якынаю юнәлешендә адымнар ясый. Ул кадетлар партиясенең Казандагы комитет əгъзасы буларак, бу партиянең 1906 елның 5–11 гыйнвар көннəрендə Петербургта узган II съездында катнаша һәм аның Үзәк Комитеты əгъзасы итеп тә сайлана. «Иттифак»ның кадетлар белән берләшү шарты дип түбәндәге таләпләрне куя: мөфти җитəкчелегендə мөселман руханиларына тулы үзидарə урнаштыру; туган телдə белем алу; ил күлəмендə сайлау хокукы барлык хатын-кызларга бирелгəн очракта, аны мөселман хатын-кызларына да тарату һəм шəригать буенча сайлый алсыннар өчен, хосусый кагыйдəлəр булдыру.
I Дəүлəт думасына сайлаулар игълан ителгәч, хакимият, Акчураны депутатлыкка сайланудан читләштерү өчен, 5 март төнендə нахакка гаепләп кулга ала һәм шәһәрдә вәкилләр сайлау тәмамланганчы 43 көн төрмәгә ябып тота. Йосыф Акчура урынына депутат итеп Сәетгәрәй Алкин сайлана.
Кадетлар һəм иттифакчылар I һəм II Дəүлəт думасына сайлаулар чорында бергә хәрәкәт итәләр, бу тактика ике як өчен файдалы хезмәттәшлек итү чарасы була.
Татар либераллары 1905 елның 29 октябрендә Сәетгәрәй Алкин редакторлыгында иҗтимагый-сәяси һәм әдәби «Казан мөхбире» газетасын гамәлгә куя. Чынлыкта аны чыгаручы Йосыф Акчура була, тирән эчтәлекле мәкаләләре белән сәясәтче журналист булып таныла.
1907–1908 елларда Акчура Россиянең төрле төбәкләренә, Көнбатыш Европага һәм Мисырга сәяхәт итә. Аның «Үкенечле 3 июнь вакыйгалары» исемле Россия хакимияте сәясәтен тәнкыйтьләгән хезмәтен (1907) цензор В.Д. Смирнов, «матбугат канунын бозу» дип бәяләп, прокуратурага тапшыргач, автор Кырымда җизнәсенең «Тәрҗеман» газетасы редакциясенә эшкә урнаша. Биредә газетаның 25 еллык бәйрәмендә чыгыш ясый. Госманлы мәмләкәтендә революция турында хәбәр алгач, вак‑төяк эшләрен ашык‑пошык тәмамлап, 1908 елның октябрендә Истанбулга китә.
Төркиядә вакытта Акчура Россиядәге милләттәшләре белән элемтәләрне саклый. «Вакыт» газетасының чит илдәге хәбәрчесе сыйфатында күпсанлы мәкаләләр бастыра. 1909 елда берничә айга Петербугка килә, биредә көткән сәяси үсеш күрмәгәч, кире кайтып китә.
1908-1913 елларда Төркиядә төреклеклеккә һәм төркичелеккә корылган «Төрек җәмгыяте түгәрәге» (1908), «Төрек йорты җәмгыяте» (1911), «Төрек учагы җәмгыяте» (1912) һәм «Төрек белем җәмгыяте» (1913) кебек иҗтимагый фәнни-мәдәни оешмаларны нигезләүдә Йосыф Акчура турыдан-туры катнаша, аларның гыйльми эшчәнлеген җәелдерүдә үзәк фигура буларак олы хезмәт куя. «Төрек йорты җәмгыяте»нең матбугат басмасы «Төрек йорты» журналының 1911–1917 елларда алыштыргысыз мөхәррире була.
Акчура Россиядә Гражданнар сугышы барганда, Госманлы дәүләтенең «Кызыл Ай» җәмгыяте вәкиле буларак, 1918 елның 13 гыйнварыннан 1919 елның 10 февраленә кадәр Россиядә яши. Башта Петроград һəм Мəскəүдə, аннары Идел буенда калган төрек əсирлəрен тиз арада Ватаннарына кайтуларын оештыру, акчалата һәм азык‑төлек белән ярдәм итү өчен, Түбән Новгородта, Казанда, Сембердә, Самарада, Уфада була.
1923 елда оешкан Төркия Республикасында Йосыф Акчураның тормыш юлы махсус өйрәнүне сорый.
Фотолар автордан алынды
Илдус Заһидуллин
Добавить комментарий