Гаделлек тантанасы
Каһарманнарыбыз
17 сентября 2019
БЕЗНЕҢ КАҺАРМАННАР
Заманында, Кукмара районында чыгучы «Хезмәт даны» газетасы редакциясендә эшләгән чагымда, миңа әлеге ветеран яшәгән Түбән Өскебаш авыл җирлегендә байтак булырга туры килде. Тукаебыз әйтмешли, «язарыма азык»ны еш таптым биредә. Шушы төбәктә туып- үскән иң яшь Советлар Союзы Герое, гвардия полковнигы, Мәскәүдә үткән Җиңү парадларында кат‑кат катнашкан Сабир Әхтәмов, атаклы шахтер – Социалистик Хезмәт Герое Әхмәтша Җиһаншин, моннан 75 ел элек, 1944 елның 27 июлендә, Карелия җирендә дошман амбразурасын күкрәге белән каплаган укчы взвод командиры, шагыйрь җанлы лейтенант Нух Идрисов, 1944 елның 25 августында Германиянең Плетцензее төрмәсендә фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән җәлилче-кормашчы Әхәт Атнашев, исән калган легионер-макизар, Франциядә фашистларга каршы көрәштә үзен нык танытып, әлеге илнең югары дәрәҗәле бүләкләренә лаек булган Рушад Хисаметдинов һәм башка күренекле шәхесләр байтак кына әдәби-документаль әсәрләремнең төп каһарманнарына әверелде.
Инде Зәки ага Җәләлиевка килсәк, элек дошман кулында тоткынлыкта булуы сәбәпле, һаман да «Ватан сугышы ветераны» таныклыгын һәм тиешле пенсиясен дә ала алмаган әлеге 70 яшьлек аксакалга гаделлекне торгызуда ярдәм итүне үзебезнең уртак төп бурычыбыз, намус эшебез, диеп санадык. Бу эшне без авыл эзтабарлары белән берлектә алып бардык.
АТЛАР КОТКАРА
Туган авылында игенче гаиләсендә туып-үсеп, Ворошилов исемендәге күмәк хуҗалыкта ат караучы булып эшләгән Зәки Җәләлиев 1939 елда Кызыл Армия сафларына алына һәм 136 нчы укчы дивизиянең 541 нче укчы полкында хезмәт итә башлый. Биредә дә полкның атларын карауны аңа ышанып тапшыралар. Бөек Ватан сугышының башлангыч чорында аларның полкы илбасарларга каршы батырларча көрәшә. Әмма көчләр тигез булмый. 1941 елның 2 октябрендә Днепропетровск өлкәсендәге Павлоград шәһәре янында рядовой Зәки Җәләлиев аңсыз хәлдә дошман тырнагына килеп эләгә. 1942 елның июнь азагына кадәр аның кебек хәрби әсирләрне Днепропетровск, Кривой Рог шәһәрләрендәге концлагерьларда тоталар. Аннары, 1942 елның июленнән, Югославиянең Сисак шәһәренә озаталар.
Тоткыннар шахталарда авыр эшләр башкара. Зәки Җәләлиевның элекке һөнәрен белгәч, немецлар бераздан аны биредә дә ат караучы итеп куялар. Ә бу исә әсиргә киләчәктә тоткынлыктан котылу юлын табарга нык ярдәм итә. Атлар белән эшләүдән оста файдалана Зәки. 1943 елның августында Татарстанның Дөбъяз районының (хәзерге – Биектау) Олы Кавал авылы егете Габделхак Галиуллин белән бер атка атланып лагерьдан качалар һәм Югославия партизаннарына килеп кушылалар. Шулай итеп ике якташабыз партизаннарның 33 нче дивизиясе карамагындагы 10 нчы корпусның 2 нче Масловицкая бригадасында рус ротасы сугышчылары булып китә. Әлеге бригада составында Югославиянең Чазма, Масловина, Беловар, Подравнина, Клугитор, Журжеватц, Белогора, Тополавац торак пунктларын фашистлардан азат иткәндә шәхси батырлык үрнәкләре күрсәтәләр Татарстан егетләре. 1944 елның 11 октябрендә Новый Град каласы янында барган хәлиткеч сугышларның берсендә Зәки Җәләлиев авыр яралана, дусты Габделхак Галиуллин исә шунда һәлак була.
ГАДЕЛЛЕК ТАНТАНА ИТСЕНГӘ...
Зәки Җәләлиевка 1944 елның октябреннән 1945 елның гыйнвары башына кадәр Югославия госпитальләренең берсендә дәваланырга туры килә. Шуннан соң НКВДның фильтрацион пункты аша да үтә, тиешле тикшерү эшләрен уздырганнан соң, аның тоткынлыкта фашистларга хезмәт итмәве, киресенчә, Югославия партизаннары белән бергәләп дошманга каршы батырларча көрәшүе ачыклана.
1945 елның 5 апрелендә медицина комиссиясе Зәки Җәләлиевның хәрби хезмәткә яраксыз дип таба һәм аны туган ягына кайтарып җибәрә...
Боларны без, әлеге төбәкнең сугыш һәм хезмәт ветераннары җитәкчесе, данлыклы хәрби офицер Зиннур ага Җәләлиев, бу төбәктәге Битләнгер, Югары һәм Түбән Өскебаш эзтабарлары белән бергә, СССР Оборона министрлыгының Подольск шәһәрендәге (Мәскәү өлкәсе) Үзәк архивына, илебезнең Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты (КГБ) органнарына, шулай ук Югославиянең Мәскәүдәге илчелегенә һәм Белградтагы Архив институтына хатлар язып, тиешенчә ачыкладык...
Иң гаҗәпләндергәне шул булды: Җиңү таңы атканнан соң 45 ел вакыт үтсә дә, мөхтәрәм ил агасы Зәки Җәләлиевка һаман да «Ватан сугышы ветераны» таныклыгы бирелмәгән икән.
Гаделлек ахыргача тантана итсен өчен, 1990 елның маенда Югославия партизаннарының Орёл һәм Брянск шәһәрләрендә үтүче Бөтенсоюз очрашуына Зәки ага Җәләлиевны махсус алып бардык. Ветеран партизанның аягы сынган чак дип тә тормадык. «Юлда чакта үзеңне күтәреп кенә йөртербез!» – дип,
Зәки аганың Казан каласында яшәүче улы Рәфкать Җәләлиевны, якын туганы – әлеге төбәкнең яшь эзтабарлар төркеме башлыгы, танылган мөгаллим Рифат Җәләлиевны үзебез белән алдык. Истәлекле очрашу мизгелләрен мәңгеләштерү өчен, республикабыз телестудиясеннән документаль фильмнар төшерү остасы Камил Арифуллов белән Түбән Өскебаш урта мәктәбенең «Батырлык» кинофотостудиясе җитәкчесе Гомәр Мөбәрәкшин да барды.
Әлеге сәфәр Зәки ага файдасына тәмамланды. Биредә ул үзенең партизан дусты – Брянск каласында яшәүче Борис Гусевны очратты һәм аны шул ук елның июнь аенда Аксыбы Сабан туена чакырды. Олы кунак, өскебашлыларның көчле алкышлары астында, Зәки Җәләлиевка «Югославия партизаны – СССР гражданины» медален тапшырды һәм сугышчан дустының партизанлык иткән чорда күрсәткән батырлыклары турында тәфсилләп сөйләде.
КУНАК АШЫ – КАРА‑КАРШЫ
Тагын бер елдан соң – 1991 елның августында – Түбән Өскебаш төбәгенә Югославия Федератив Республикасының Мәскәүдәге илчелегеннән рәсми вәкилләр килде. Илчелекнең матбугат һәм мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе, дипломат Радойка Фехимович-Джуракич белән Сербия Республикасының Халыкара мөнәсәбәтләр буенча җәмәгатьчелек советы секретаре, сәяси фәннәр кандидаты Зоран Фехимовичны район җитәкчеләре белән бергә өскебашлылар бик җылы каршыладылар. Кунаклар «Таң» колхозына керүче авыллар белән иркенләп танышканнан соң, Түбән Өскебаш мәктәбендә үткән «Батырлык дәресе»ндә катнаштылар һәм Югославиянең данлыклы партизаны дип саналучы Зәки Җәләлиевка Белградтагы Архив институтында сакланучы, аңа кагылышлы кадерле хәрби документларның мөһерле күчермәләрен тапшырдылар; үз хөкүмәтләреннән, илдәшләреннән кайнар рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, истәлекле бүләкләр бирделәр.
Кунак ашы – кара каршы дигәндәй, таңлылар да җавапсыз калмадылар – олы кунакларга «Победа» маркалы кул сәгатьләре тапшырдылар. Ике ил – Советлар Союзы һәм Югославия халыклары азатлыгы өчен фашизмга каршы көрәштә җиңү яулашкан мөхтәрәм ил агасы Зәки Җәләлиев та шундый ук бүләккә лаек булды.
Аннары очрашу Аксыбы авылында – ирле-хатынлы Зәки ага белән Марзия апа Җәләлиевларның иркен йортында таңга кадәр дәвам итте. Бирегә аларның Кукмарада, Казан каласында һәм күрше Киров өлкәсендә яшәүче балалары – Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Миннәхмәт, Россия күләмендә танылган урманчы Рәфкать (алар виртуоз баянчылар, күп кенә музыкаль бәйгеләрнең лауреатлары), бухгалтер булып эшләүче Сәвия, элемтә-почта бүлеге хезмәткәре Гөлсирә дә кайтканнар иде. Очрашу бик җылы килеп чыкты. Зәки аганың серб һәм хорват телләрендә бик иркен сөйләшүе, Югославия халыкларының җырларын һәм үзебезнең милли җырларыбызны да оста башкаруы рухи тугандашлык мәҗлесенә кабатланмас ямь‑тәм өстәде...
ХАЛЫК КҮҢЕЛЕНДӘ КАЛДЫ
Брянскидан һәм Югославия илчелегеннән килгән кунакларның йогынтысы зурдан булды. Зәки Җәләлиев тулысынча «акланды»: аңа, ниһаять, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены таныклыгы тапшырылды, пенсия акчасы да түләнә башлады. Моңа Өскебаш төбәге эзтабарлары белән бергә, барлык авыл халкы да нык сөенде. Чөнки Зәки Җәләлиев – хөрмәт лаек шәхес, авылның абруйлы мулласы да. Заманында ул, районның һәм республиканың иң алдынгы комбайнчыларының берсе буларак, СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең Алтын медаленә лаек булган мактаулы игенче дә әле.
Менә шуларның барысын чагылдырып, мәктәп музеенда Зәки Җәләлиевка багышланган яңа стенд-экспонатлар пәйда булды. Анда Орёл шәһәрендәге сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе урынбасары Иван Булгаков җибәргән «Югославия партизаннары» дигән китап та бар. Анда Зәки аганың «Сражался в русской роте» дип исемләнгән истәлек язмасы да урнаштырылган.
Камил Арифуллов белән Гомәр Мөбәрәкшин исә, данлыклы партизанның һәм хезмәт батырының фидакарьлеген документаль кинофильм тасмаларында чагылдырып, республикабыз телевидениесе аша тамашачыларга кат‑кат күрсәттеләр.
Гаделлекнең тантана иткәнлегенә ихластан сөенеп, Зәки Җәләлиев гомеренең соңгы көннәренә кадәр (ул 2000 елның 21 июлендә бакый дөньяга күчте) гел игелекле гамәлләр кылып кына яшәде, үзе турында халык күңелендә якты‑яхшы истәлекләр генә калдырды.
Данлыклы партизан Зәки Җәләлиев хәләл җефете Мәрзия ханым белән.
Брянскидан килгән Борис Гусев Аксыбы Сабан туенда
Добавить комментарий