Закир Гали: Язмыш төеннәре
Исеме җуелган, ә бәлки җуйдырылган байтак шәхесләребезнең берсе – журналист, әдәби тәнкыйтьче Закир Гали. Аның энциклопедияләр, сүзлекләргә кергән кадәр тәрҗемәи хәле бик буталчык. Еш кына туган елы да, атасының исеме дә дөрес бирелми, кайда, нинди эшләр башкарганы да чыганакларның күбесендә теркәлми калган. Шуңа да күбрәк «З. Гали» дип кенә билгеле булган кеше турында табылган кадәр мәгълүматны укучыга тизрәк җиткерергә омтылдык.
КЕМ СИН, З. ГАЛИ?
Закир Гали турында ачык чыганаклардагы мәгълүмат бик буталчык, дидек. Совет чоры документларында ук күрсәтелгән, аннан хәзерге китапларга кереп киткән туу вакыты – 1902 ел, әмма бу дөрес мәгълүмат түгел. Татар энциклопедиясенә, ә аңа карап башка җыентыкларга, фәнни мәкаләләргә кереп киткән атасының исеме – Халит. Әмма бу да дөрес түгел.
Дөреслек – метрика язмасында. Татарстан Дәүләт архивында сакланган Ямбакты авылының метрика кенәгәләренә таянсак, менә нинди мәгълүмат ачыла.
Закир Хатыйп улы Галиев 1901 елның 10 гыйнварында Казан губернасы Спас өязенең Пичкас волостена кергән Ямбакты авылында туган.
Аның тууы хакында язмадан баланың тулы исеме Мөхәммәтзакир икәнен, әтисенең дә борынгы гадәткә ярашлы рәвештә, тулы исеме Мөхәммәтхатыйп Мөхәммәтгали улы булганлыгын беләбез. Бәхеткә, метрикада бабасының да тулы исеме кереп калган: Мөхәммәтгали Шәмсетдин углы. Анасы исә – Хәтирә Низаметдин кызы. Шәмсетдин бабай нәселе дәүләт крестьяннары катламына караган.
Ямбакты – Болгар чорларында ук кешеләр күпләп яшәгән урында урнашкан, исеме 1690 нчы еллардан башлап рәсми кәгазьләрдә теркәлә башлаган авыл ул. Инкыйлабка кадәр өч мәхәлләсе була, 1908 елда авылда 2617 кеше яши. Мәдрәсәсе тирә‑юньдә данлыклы, анда булачак язучы Абдулла Алиш та балачак елларының бер өлешен үткәрә.
Әлегәчә өйрәнелгән документларда бу хакта әйтелмәсә дә, Закир Галинең педагогика техникумында (Казан татар укытучылар мәктәбендә) укыган булуы мөмкин. Мондый фаразларга төп нигез – атаклы химик, профессор Гыйлем Камайның студент чагында бер төркем татар яшьләре белән төшкән фотосурәте. Анда 1916–1920 елларга хас киемнәрдәге кызлар-егетләрне күрәбез. Түбәтәйле бердәнбер егет – Закир Галиев үзе! Камайның 1916–1918 еллар тирәсендә укытучылар мәктәбендә укуын исәпкә алсак, аның яшьтәше Закирның да шул ук урында белем алуы ихтимал.
Документаль расланган тагын бер биографик чыганак – партия архивыннан 1961 елда бирелгән белешмә. Аның күчермәсе Татарстан Милли музее фондына тапшырылган. Шуңа нигезләнеп, Закир Гали биографиясенең төп нокталарын тергезә алабыз.
20 яшьлек чагында, ягъни 1921 елда, Закир Спас өязе РКП(б) комитетында оештыручы (организатор) вазыйфасын башкара. Бик тиздән ул Казанга күчеп китә булса кирәк, чөнки комсомолның губерна (бу вакытта инде – республика) бюросына керә, Татарстан комсомол оешмасы каршындагы 16 нчы хәрби курсларда укыта.
Галиевнең бер ел гомере хәтәр исемле оешмада – ОГПУда үтә. Биредә ул уполномоченный вазыйфасын башкара. Берләштерелгән дәүләт сәяси идарәсе – ОГПУ – СССРда 1923–1934 елларда дәүләт куркынычсызлыгын тәэмин итә торган төп оешма була. Ул, бер яктан, бандитизм, шпионаж кебек күренешләргә каршы көрәшсә һәм совет милициясен контрольдә тотса, икенче яктан, сәяси репрессияләр үткәрү, контрреволюциягә каршы тору да аның вазыйфасына керә. ОГПУның республика һәм өлкәләрдә, өяз һәм кантоннарда вәкаләтле вәкилләре була. Әлеге вәкилләр урыннарда куркынычсызлыгы оешмасының эшен тәэмин итә. Бер ел тирәсе Закир Гали шушы эш белән мәшгуль була. Мондый хезмәткә билгеләнер өчен сәяси яктан ышанычлы дип табылу таләп ителә. Ә Закир үзенең кемлеген партиягә кереп раслый: 1920 елда партия әгъзасына кандидатлыкка кабул ителсә, 1923 елдан ул – чын коммунист.
Ул еллардагы татар язучы-журналистлары арасында хәрбиләр аз түгел. Әмма ОГПУда эш тәҗрибәсе булган әдипләр – сирәк күренеш. Закир Галиев шундый сирәкләрнең берсе. Бу аңа киләчәктә нинди йогынты ясаган икән? Әйтүе кыен. Әмма аның исеменә тап төшермәгән дип әйтеп булмый. «З. Гали»нең бүгенгә кадәр «онытылуы» да шуның белән бәйле түгелме икән?

Казан студентлары. Утырганнар: Закир Гали (уңнан беренче), Гыйлем Камай (сулдан өченче).
МАТБУГАТКА КИЛГӘН ЯШЬ КӨЧ
1920 нче еллар уртасына җитәрәк, Закир Гали Казандагы әдәби даирәгә якыная башлый. Татар педагогика техникумында оешкан әдәбият түгәрәгендә катнаша, шунда «Яшь көч» дигән кулъязма журнал оештырган яшьләрнең берсе була. Сүз уңаеннан, кулъязма журналның бер саны 1970 нче еллар ахырында партия архивында табыла. «Яшь көч»нең зур форматлы 28 биттән торган әлеге санында унбишләп шигырь, өч очерк, бер хикәя, бер нәсер, ике парча урнаштырылган. Алар арасына рабфак студенты Муса Җәлилнең дә шигыре кергән.
ОГПУдагы вазыйфасыннан котылган Закир Гали 1923 елда «Кызыл Татарстан» газетасына эшкә урнаша. Биредә ул озак еллар хезмәт куя, хәзерге «Ватаным Татарстан»ның тарихына үз өлешен кертә. 1925 елның көзенә кадәр ул газетада партия бүлеген җитәкли. Шунысы кызык: Закир Галидән соң бу урынга Казанга яңа гына күченеп килгән Шәриф Камал билгеләнә.
Ә Закирның алдында исә яңа зур бурыч тора: белемен күтәрергә! Шуңа күрә дә ул Мәскәүдәге Дәүләт журналистика институтына укырга керә. Әлеге уку йорты Советлар Союзында махсус рәвештә коммунист журналистларны әзерли торган беренче институт буларак 1919 елда ук оештырыла. Закир монда белем алган елларда институтта чагыштырмача көчле кадрлар эшли, алар гуманитар юнәлештә шактый әзерлекли белгечләр укытырга сәләтли була. Биредә Закир Гали 1925–1928 елларда укып чыга.
Яңа белем туплап, Казанга әйләнеп кайткач, Закир янәдән «Кызыл Татарстан»га урнаша, әмма бу юлы җаваплы сәркатип вазыйфасына куела. Бу чорда татар матбугатында Закир Галинең әдәбият тормышына кагылышлы тәнкыйть мәкаләләре күренә. Теоретик белеме ныгыгач, тагын да кыюрак яза башлый.
1929 елда татар язучылары илнең көньяк төбәкләренә оештырган зур сәяхәттә Закир Гали дә катнаша. Юлдашы, «Беренче зур сәяхәт» исемли истәлек китабы авторы Газиз Иделле аңа менә мондый характеристика биргән:
«Урта буйлы, ябыграк гәүдәли журналист Закир Гали генә ничектер уйланыбрак утыра, гомуми әңгәмә – бәхәскә, шаяруларга катнашмый. Ул салон уртасындагы зур өстәл кырыенарак утырган да, түшәмгә табарак карап, нәрсә турындадыр һаман уйлана, маңгаен җыерган, күз кабаклары салынган, чырае ачулы сыман, әйтерсиң лә ул менә пароход салонында түгел, ә «Кызыл Татарстан» редакциясендәге үзенең кабинетында, кытай хунхузларын тиргәп, зәһәрли бер мәкалә язып утыра. Шулай булуы да мөмкин».
Әйе, Закир Галинең язмалары «Кызыл Татарстан»да да, әдәби журналларда да чыгып килә. Өстәвенә, ул язучыларның «Атака» журналында – редколлегия әгъзасы, 1932 елда аның җаваплы сәркатибе дә була әле. «Атака» – Татар пролетар язучылары ассоциациясе (ТАПП) тарафыннан гамәлгә куелган басма. Кави Нәҗми, Гомәр Толымбайлар коллективы оештырган бу журнал, соңрак «Яңалиф», «Колхоз яшьләре» журналлары белән берләшеп, «Совет әдәбияты», ягъни хәзерге «Казан утлары»на нигез булып китә. Әмма 1930–1932 елларда ул, әдәби әсәрләр, тәнкыйть мәкаләләре, күзәтүләрне бастырудан тыш, ТАПП оешмасының мәсләгенә туры килгәнчә, «эчке эмигрант»ларны, «кулак җырын җырлаучы»ларны һәм пролетар яки крестьян булмаган әдәбиятны фаш итү белән дә шөгыльләнә.
Мәгълүм ки, ТАПП үзе 1932 елда таратыла. Кыска вакытлы тарихында аның белән бәйли берничә зур низаг та чыга, шуларның иң атаклысы – «җидегәнчеләр» тарихы. ТАПП органы «Атака»ның идарәсендә дә, оешма җитәкчилегендә дә Закир Гали күренекли урынны били. Ә ТАССР Язучылар берлеген төзү эше башлангач, аны оештыру комитетына Закир Гали рәис урынбасары итеп билгеләнә.

Закир Гали хатыны Зөһрә белән.
ТЕАТРДА ҺӘМ ХӘРБИ МАТБУГАТТА
Биографиясенең партия белешмәлегенә кертелмәгән бер ноктасы – татар театрын җитәкләве. Архивлардагы кайбер документларда «театр директоры З. Гали» сүзтезмәсе очрый, әмма анысын безнең Закир Галинең тулы адашы гынадыр дип, уйлый идем. Ул еллардагы татар дөньясында «Галиевләр», «Галиләр» бихисап бит! Гариф Галиев, Закир Галиев, Гали Галиев, Мөхәммәт Гали һәм башка бик күпләр бар.
1931 елда «Атака» журналының 1 нче санында Риза Ишморатның «Татар театры турында» дип аталган мәкаләсе басыла. Ул фотографияләр белән баетыла, театр коллективында җитәкче вазыйфаларны биләгәннәрнең сурәтләре бирелә. Тәүге битендә үк астына «Татар академия театры, З. Гали» дип язылган портрет – журналист Закир Галинең фотосурәте урнаштырыла. Димәк, күпмедер вакыт дәвамында ул чынлап та татар дәүләт академия театрын җитәкләгән икән.
Ә инде партия белешмәлегендә сызылган юл буенча барсак, Закир Галинең 1932–1934 елларда «Кызыл Татарстан» газетасында мөхәррир ярдәмчесе булып эшләвен, ә аннары «Кызылармеец» газетасына җаваплы сәркатип итеп билгеләнүен беләбез. Идел буе хәрби округының сәяси идарәсе тарафыннан башта Самарада, аннары Казанда татар телендә чыгарылган бу газета 1924–1938 елларда гамәлдә була. Барлыгы 1404 саны чыга. Яшь татар язучылары һәм журналистларыннан күпләр бу басмада эшләргә өлгерә: Кави Нәҗми, Нур Баян, Мөхәммәт Парсин, Фатих Кәрим, Закир Сәмитов, Закир Гали исемнәрен аерым атарга мөмкин. Рәссам Байназар Әлминов газета Самарада чыккан чакта аның бизәлеше өчен җавап биргән. Газетада мәкаләләре басылган хәрбиләр арасында атаклы генерал Якуб Чанышев та бар. Хәрби газета булгач, мөхәрриренең азмы‑күпме шушы даирә белән бәйләнеше соралган, әлбәттә. Мөгаен, шуңадыр Закир Галиев соңгы елларында политрук дәрәҗәсенә ия булган. Исеме аклангач, 1958 елның 29 октябрендә, хатыны Зөһрәгә реабилитацияләнгән ире өчен Татарстан хәрби комиссариатының финанс-пенсия бүлеге 462 сум күләмендә пособие түли.
Театр, матбугат, хәрби хезмәт… Болардан тыш, Закир Галине тасвирлый торган тагын ике зур эш бар: тәрҗемә һәм әдәби тәнкыйть. Тәрҗемәче буларак, аның татар теленә Иосиф Сталин мәкаләләрен тәрҗемә итүдә катнашканны билгеле. Кузьма Горбуновның «Ледолом» романын та татарчага Закир Гали тәрҗемә итә. Ә тәнкыйтьче буларак, әлбәттә, Закир Гали дөньяга ТАПП идеологиясе күзлегеннән карый. Шагыйрь Сирин, язучы Газиз Гобәйдуллин җыентыкларына язган мәкаләләрендә ул аларның иҗатларына «вульгар социологизм» карашыннан чыгып бәя бирә.
Әдәбият галиме Фоат Галимуллин язганча, «Закир Галине без шулай ук социологизм тарафдарларының аеруча фанатиклары төркеменә кертә алабыз. Ник дигәндә, әдәбиятның сыйнфый булырга тиешлеген аңардан да кистереп әйтүчене табуы кыен». Чынлап та, мәкаләләреннән күренгәнчә, Закир Гали һәрвакыт әдәби иҗатны сыйнфый каршылык күзлеге аша бәяли. Менә үзенең сүзләре:
«Һәр шигырь сыйнфый, һәр шигырь шулкадәр үк сәнгатьчә булырга тиеш. Моны үтәү өчен һәр шагыйрьге үзен сыйнфый көрәшнең кызылармеецы, социализм төзелешенең активы итеп әверелдерү беренче шарт булып тора».
Закир Галинең имажинистлар, футуристлар һәм башка төр «экспериментчыларны» тәнкыйтьләп язган мәкаләләре дә сакланган. Ул аларны, «матур әдәбиятта сәясәттән читтә торучылыкка, шуның аркылы матур әдәбиятның сыйнфый көрәш өчен корал булу көчен югалтуга барып чыгалар», дип гаепли.
Яңа заманның яңа әдәбиятын сыйнфый көрәш кагыйдәләренә буйсындырырга теләгән Закир Галинең үзен дә «көрәштәшләре» сындыра шул.

Закир Гали гаиләсе белән. Сулдан уңга: туганы (исеме теркәлмәгән), улы Марат, улы Ренат, хатыны Зөһрә.
ОНЫТЫЛУ
1936 елның көзендә Татарстан язучылар берлеген «чистарту» башлана. Кави Нәҗми иптәшләрен сакларга теләсә дә, ничәдер кешене барыбер берлектән чыгарырга туры килә. Беренче корбаннар сафына Закир Гали дә эләгә.
Аның ТАССР Язучылар берлегеннән чыгарылуын «котлап», Евгения Гинзбург мәкалә дә яза. «Изгнан также из рядов союза писателей двурушник Закир Галеев. Этот «писатель» был в свое время правой рукой националиста и троцкиста Сагидуллина, способствуя опуб-ликованию в татарской прессе сагидуллин-ских контрреволюционных статей. Тот факт, что Фатых Сайфи и Закир Галеев могли до последнего времени подвизаться на лите-ратурном фронте Татарии, свидетельствует о гнилом либерализме, проявленном и союзом советских писателей, и редакцией журнала «Совет эдэбиатэ», печатавшей Фатыха Сайфи». Мондый куркыныч сүзләрне язганда, Гинзбург, әлбәттә, үзенең дә ярты елдан кулга алынасын, мәхшәр аша үтәсен белми әле…
Закир Гали 1937 елның 8 гыйнварында кулга алына. НКВД аны, «Троцкий тарафдары, терро-ристик оешма әгъзасы», дип игълан итә. СССР Югары судының Хәрби коллегиясе бу сүзләр белән килешә һәм шул ук елның 3 августында Закирны гаепле дип таба. Ул, адашы Гомәр Гали кебек үк, 10 елга ирегеннән мәхрүм ителә.
Нахакка хөкем ителгән Закирны Южлагка – Бурятия башкаласы Улан‑Удэ шәһәре тирәсендә урнашкан хезмәт лагерена җибәрәләр. Ул Улан‑Удэ – Наушки тимер юл линиясен төзүдә катнаша. Болай да өзлеккән сәламәтлеге авыр хезмәт шартларында тәмам какшый. 1941 елның 18 декабрендә Закир Гали Южлагта вафат була.
Бу вакытта аның хатыны Зөһрә дә төрмәдә була. Зөһрә ханым кулга алынганчы укытучы булып эшли. Аны 1937 елның 21 августында, ягъни ире хөкем ителгәч, хыянәтче гаиләсе әгъзасы буларак кулга алалар. 4 октябрьдә НКВД Махсус киңәшмәсе карары белән 8 елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Аны Сиблаг карамагына тапшыралар һәм Томскидагы лагерьга җибәрәләр. Балаларын – 11 яшьлек Марат белән 7 яшьлек Ренатны махсус приемникка урнаштыралар. Уллары Маратның кызы Луиза ханым Фомичева гаиләсендә Зөһрә һәм Закир Галиевләрнең документлары һәм фотосурәтләре сакланып калган. 2007 елда ул, аларны Татарстан Милли музеена тапшырып, якыннарының истәлеген галимнәргә ачты.
1958 елда Закир Галинең дә, хатыны Зөһрәнең дә эшләре яңадан карала, гаепләре өсләреннән төшерелә. Әмма исеме акланса да, Закир Гали озак елларга онытылып кала. Хәзер аның турында да мәгълүматыбызны тирәнәйтергә, шул чор матбугат тормышын җентекләбрәк өйрәнергә вакыт җиткәндер.
Айдар Шәйхин
Добавить комментарий