Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Затлы мирас кайда саклана

Затлы мирас кайда саклана

Тукайның билгесез хаты?

14 мая 2019

Серле җир бу. Әгәр биредәге кәгазь, җиһазлар телгә килсә, сөйләгәннәрен йотылып тыңлар идек. Алар соңгы VII–IX гасыр эчендә хал­кыбыз тарихында ниләр булганын яхшы белә, чөнки алар – чорның тере шаһитлары. Сүзем Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының (ТӘһСИ) Язма һәм музыкаль мирас үзәге турында. Күпләр аны «Мирасханә» дип белә.
1-2
ИШЕКЛӘР АЧЫК!
«Мирасханә» архив оешмала­рыннан аерыла. Әйе, тегесендә дә, монысында да тарихи, борынгы ядкарьләр, документлар саклана. Тик «Мирасханә» хезмәткәрләре шуларны саклау белән бергә, фәнни-тикшеренү эшләре дә алып ба­ралар.
Сүзне әлеге үзәкнең оешу та­рихыннан башларга кирәктер. XIX гасырда, мәгърифәтчелек дул­кынында, татар тарихын, мәдә­ниятен һәм яшәешен өйрәнү өчен галимнәрдән торган төркемнәр төзелә. 1921 елда Мәгариф халык комиссариаты каршында Акаде­мик үзәк оештырыла. Газиз Гобәй­дуллин, Мөхетдин Корбангалиев, Гали Рәхим, Сәид Вахиди, Хуҗа Бәдигый кебек татар галимнәре, язучылары мирасыбызны барлау һәм өйрәнү эшендә зур көч куя – экспедицияләргә чыгып, халыкта сакланып калган кулъязмаларны җыялар, туплыйлар.
1937 елның 16 апрелендә ТАССР ның ҮБК Президиумы Татар теле һәм әдәбияты фәнни-тикшеренү институты булдыру турында карар кабул итә. Институт үзенең эшчән­леген 1939 елда башлап җибәрә, шушы еллардан башлап сакланып калган материаллар акрынлап әле­ге институтка күчерелә. Шул чорда аерым бер фондлар формалаша. 1940 елда Г.Тукай иҗаты, аннан Фатих Әмирхан буенча аерым ма­териаллар, кулъязмалар галимнәр кулына килеп керә. Алар туплана-туплана, акрынлап фондлар, кол­лекцияләр барлыкка килә.
1967 елда институтка Галимҗан Ибраһимов исеме бирелә. Инсти­тутның фәнни-тикшеренү эшчән­леге киңәя барган саен, аның үз ар­хивын булдыру ихтыяҗы барлыкка килә. Моны истә тотып, институт җитәкчелеге 1970 елның 21 гыйн­варында «СССР Фәннәр академия­сенең документаль материаллар­ны җыю, саклау һәм файдалану советына» әлеге мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итә. Һәм 1971 елның 4 маенда институтта архив бул­дырырга дигән карар кабул ителә. Әлеге карар нигезендә 1972 елның мартында институтның үз архи­вы оештырыла. Бүгенге көндә ул – Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге.
1-1
«Мирасханә»дә сакланган иң бо­рынгы документларның берсе XIII гасырга карый – «Сахих әл-Боха­рый» кулъязмасы. Ул институт фондына Әхмәдһади Максуди материаллары белән килеп кергән.
– Хәзерге вакытта «Мирас­ханә»дә 200 дән артык фонд бар, – дип сөйләде институтның Язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәк­чесе Илһам Гомәров. – Бу илле меңнән артык саклау берәмлеге дигән сүз. Әлеге документлар, китаплар, кулъязмалар гарәп, фарсы, иске госманлы һәм башка телләрдә язылган. Безнең төп бу­рычыбыз – шушы мирасны сис­темага салу, фәнни яктан өйрәнү, аны халыкка җиткерү, җентекләп төзелгән тасвирламасын булдыру. Ягъни документның тарихы, техник билгеләре ягыннан – кәгазь төре, язу карасы, күчерү урыны турында нинди мәгълүматлар бар, боларның барысын да өйрәнеп, исәпкә алып, кулъязмаларны барлау, теркәү. Бар­лык материалларны тәрҗемә итеп, электрон форматка күчерү буры­чын да куйдык алдыбызга.
– Ә бирегә килеп, ул документ­лар белән танышырга ярыймы? – дим җитәкчегә.
– Әлбәттә. Һәм киләләр дә. Та­рих, тел белгечләре, укытучылар, студентлар, гади кешеләр – барысы өчен дә ишекләр ачык. Соңгы ва­кытта эшләр тагын да җайланды – аерым чорга караган документлар­ны, язучыларның кулъязмаларын татарчага тәрҗемә итәбез. Булган хәтле материаллар белән сайтта да танышып була.
Бүген барлык язмаларның 15‑20 проценты сканерланган инде. Фондлар якынча шул ук күләмдә даими тулыландырылып тор­ганга, бу сан һаман бер чамада тибрәнә икән. Хәер, сканерлап алдың да эш бетте түгел: ун ел саен ул дискларны яңартып то­рырга туры киләчәк.
– Сканерны 2016 елда дәүләт программасы ярдәмендә алдык, – диде җитәкче. – Бик яхшы җиһаз ул, китапларга, документларга зыян китермичә генә эшли ала, «контактсыз планетар сканер» дип атала. Шулай ук кулъязмалар­ны тузаннан арындыра, чистарта торган җайланмабыз да бар. Ска­нер аша уздырганчы, материаллар иң элек шул җайланма аша үтә.
 
1-3
 – Тарих, тел бел­гечләре, укытучылар, студентлар, гади ке­шеләр – барысы өчен дә ишекләр ачык, – ди Галимҗан Ибраһи­мов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе Илһам Гомәров.
 
1-9
«Мирасханә»дә сак­ланган иң борынгы документларның берсе XIII гасырга карый – «Сахих әл-Бохарый» кулъ­язмасы. Ул институт фондына Әхмәдһади Максуди материал­лары белән килеп кергән.
 
ТУКАЙНЫҢ БИЛГЕСЕЗ ХАТЫ?
«Мирасханә»дә бүген дистәдән артык кеше хезмәт куя. Эш өстәлләренә күз төшереп алдым: һәр кешенең каршында компьютер тора, иске китаплар, кулъязмалар ята. Егет-кызлар (коллектив чагыштырмача яшь) шуларны тәрҗемә итеп, кулъяз­маларның күчермәләрен алып утыралар. Башкарылган эшләр­не, ягъни без бүген аңлый торган телдә «яңарып» өлгергән кулъяз­маларны китап итеп чыгаралар, шулар нигезендә конференцияләр оештыралар икән.
Югарыда әйтелгәнчә, «Мирас­ханә»нең рәсми сайты бар. Борын­гы кулъязмалар, татар әдәбияты,
тарихы белән кызыксынган ке­шеләр сайтка кереп, документлар белән таныша ала. Тик әлеге сайт рус телендә генә алып барыла. Дөресен генә әйткәндә, мин моңа гаҗәпсендем.
– Сайт татарча да булачак, – дип аңлатты Илһам Гомәров. – Без сайтыбызны әле узган елның азагында гына эшләтеп җибәрдек. Ул ике телдә дә алып барылачак. Хәер, анда хәзер үк татарча текст­лар шактый. Әдипләребезнең яз­маларын нинди телдә язылган, шул телдә сайтка урнаштырабыз. Рус телендәге документларны русча бирәбез, татарчаларын – татарча.
Галимҗан Ибраһимов исе­мендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музы­каль мирас үзәге соңгы 3–4 елда гына да, фондларында булган материалларына таянып, бер­ничә татар әдибенең иҗатына багышлап китап чыгарган. Анда халыкка әле билгеле булмаган кулъязмалар, фотосурәтләр дә бар.
– «Тукай энциклопедиясе»н чыгаруны зур казанышыбыз дип саныйм, – диде Илһам Гомә­ров. – Мәшһүр шагыйребезнең 130 еллыгына багышлап, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы белән бергәләп, «Тукайга сәяхәт» күргәзмәсен оештырдык. Соңрак, шу­ның дәвамы итеп, дүрт йөз сигез битле күргәзмә каталогы нәшер ителде. Хәзерге көндә институт хезмәткәрләре Тукайның тормы­шын һәм эшчәнлеген колачлаган өч томлык хезмәт язу белән мәш­гульләр. Беренче кисәк әдипнең Җаек чорын колачласа, икенче, өченче кисәкләрдә Җаектан Ка­занга күчкәннән соңгы тормышы бәян ителәчәк.
Тукай иҗаты турында сүз чык­кач, тагын бер мөһим вакыйганы әйтми калу ярамас. «Мирасханә»гә милләтебезнең йөзе булган ша­гыйрьнең әле халыкка чыкмаган хаты «кайткан» икән. Әдәбиятчы­лар 1907 елда Тукайның Уральс­кидан Казанга – Гыйльметдин Шәрәфетдин улы Шәрәфкә* язган хаты барлыгын ачыклый. Эзләнә торгач, ул хатны журналист, Ту­кайның дусты Кәрим Сәгыйдиның оныгы Эльмира Тисенко кулында икәнлеген белеп алалар. Зыялы нәселнең дәвамчысы, бер дә кар­шы килмичә, хатны «Мирасханә»гә тапшыра.
– Хат шактый таушалган иде, – диде Илһам Гомәров. – Казан Кремле, хакимиятләребез ярдә­мендә шуларны тергезә алдык. Алар күргәзмәгә дә куелды.
«ҮЗЕБЕЗНЕҢ ЙӨЗ...»
Әлбәттә, борынгы кулъязмалар бер Казанда – «Мирасханә»дә генә түгел. Чит илләрдә, шул ук элеккеге союздаш республикаларда да ан­дый үзәкләр бар. Тик бездәгесе аларныкыннан шактый аерыла. Кай ягы белән соң?
– Дөресен генә әйткәндә, безнең кулъязмаларга бераз сокланып, гаҗәпсенеп тә карыйлар, – диде Илһам Гомәров. – Чөнки аларда­гы мирасның 90 проценты гарәп телендә язылган: дини трактатлар, рисаләләр, ислам дине мәсьәләлә­ренә кагылышлы кулъязмалар. Ә бездә исә андыйлар белән беррәттән, иске татар телендә язылган материаллар да күп. Әй­тик, сәяхәтнамәләр, көндәлекләр, шәкерт дәфтәрләре бар. Тарихтан беләбез: китап күчерү белән бергә, шәкертләр, мәдрәсә тормышында­гы кайбер кызыклы вакыйгаларны да язып барганнар. Дөнья хәллә­рен дә бәян иткәннәр. Гади халык арасында таралган шигырьләрне дә теркәп куйганнар. Һәм шул ук вакытта дини мәсьәләләргә кагылышлы әйберләрне татарча язганнар. Бу безнең өчен зур мирас та, күрсәткеч тә! Күп кенә язма­ларыбыз мөселман дөньясында кулланылышта йөргән. Без алар­ны белеп кенә бетермибез, чөнки ул хакта сөйләмиләр, алар оны­тылган. Болгар чорында да язма мирасыбыз булган. Тик тарихи бә­релешләр, зур фаҗигаләр аркасын­да аларның бик күбесе югалган.
 
1-4
Институт хезмәт­кәрләре, Татарстан районнарыннан тыш, Россиянең милләттәшләребез яшәгән башка төбәкләренә, чит илләргә дә гыйльми экс­педицияләргә чыгалар.
 
«Мирасханә»дәге күпчелек кулъ­язмалар XIX гасырга карый икән.
– Мәрҗани иҗат иткән вакыт та­тар әдәбиятында аерым бер күтә­релеш чоры була, – дип сөйли Ил­һам Гомәров. – Шуңа да ул чор әдә­биятын даими өйрәнәбез. Мисал өчен, «Мирасханә» хезмәткәрләре Мәрҗанинең әлегә кадәр гарәп телендә генә булган ике әсәрен тәрҗемә итте. Эшне алга таба да дәвам итәчәкбез.
Институт хезмәткәрләре, Татарстан районнарыннан тыш, Рос­сиянең милләттәшләребез яшәгән башка төбәкләренә, чит илләргә дә гыйльми экспедицияләргә чы­галар. Аннан шактый бай мәгълү­мат алып кайталар. Алар сөйлә­венчә, тарихи документлар, бо­рынгы китапларның кадерен белмичә, чүплеккә чыгарып ату оч­раклары да еш очрый икән.
...Архивтагы материаллар белән танышканнан соң, шундый нә­тиҗәгә киләсең: борынгы бабала­рыбыз мөселман дин тәгълиматы­на үзләреннән зур өлеш керткән. Монысы бер. Икенчесе – гасырлар чылбыры өзелмәгән. Алтын Урда чорыннан башлап, бүгенге көнгәчә әдәби әсәрләребезне барларга, шул рәвешле, ул чор кешеләренең уй-фикерләрен тоемларга, аңлар­га, әдәби телнең нинди эволюция кичерүен күздән кичерергә була. Күңелне борчыган ягы да бар: «Мирасханә» кебек файдалы, зат­лы урын барын республикабыз­да күпләр белми. Монысы әлеге дә баягы безнең тыйнаклыгыбыз­дан киләдер. Югыйсә дөньяга чы­гарырлык, күрсәтерлек мирасыбыз зур, бай да бит. Юк шул, гадәттә­гечә, эндәшмибез.
*Гыйльметдин Шәрәф (1885–1943) – күренекле татар мәдәният һәм җәмәгать эшлеклесе, нәшир, матбагачы. Ул Казанда оешкан беренче татар «Матбагаи Шәриф» типографиясе, аннан «Мәгариф» дип аталган басмаханә һәм нәшрият җитәкчесе була. Тукай әсәрләренең зур өлеше (14 китабы) шушы нәшриятта басылган.
 
1-5 1-6
1907 елда Тукайның Уральскидан Казанга – Гыйльметдин Шәрәфетдин улы Шәрәфкә язган хаты.
 
 
«ХӨРМӘТЛЕ ГЫЙЛЬМЕТДИН ШӘРӘФ ӘФӘНДЕ!
Тарафыңызга, заказной бандероль уларак, «Әшгаре мәҗмуга»мне йибәрдем. Шигырьләр мөкаддим-мөаххир басылуын рәкымләр илә яздым. Үзеңез аерырсыз. Зинһар, яхшылап тәсхих идеп басыңыз. Азсынсаңыз, ушбу арада тагы бәгъзе тәхрират йибәрермен. Үзеңез дикъкатьләп карап чыгыңыз да, нәшер итәргә разый булсаңыз, миңа тизлек берлә 50 тәнкә акча йибәреңез. Ихтимал, андыйн соң Казанга үзем барып, китабымны лично тәсхих идеп бастырырмын. Әгәр разый булмасаңыз, китабны кире үземә кайтарыңыз. Инде мин Сезгә бөтен­ләй тапшырдым. Ничә мәртәбә бастырсаңыз да рөхсәт.
Җаваб көтәм. 7нче июньдә мәктүбеңезне алдым. Шартыңызны кабул итәмен, димешсез.
Бәндәгез Г. Тукаев»
 
1-7
ШӘКЕРТ ДӘФТӘРЛӘРЕ
Кулъязма. Шәкерт дәфтәре. ХХ гасыр башы. Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге. Фонд № 39, сак. бер. № 446.
Габдерәхим Утыз Имәнинең өченче буын оныгы Мөхәммәтҗан бине Мөхәммәтгалимнең шәкерт дәфтәре. 1973 елның 28 июнендә Сарабиккол авылында табылган.
Дәфтәрдә төрле әсәрләрдән («Гыйльме хәл», «Пәйгамбәрләр тарихы» һ.б.) өзекләр, Коръән сүрәләре һәм догалар, шигъри текстлар тупланган.
 
 
Фотографиядәге биттә түбәндәге язма:
Имтихан мәҗлесендә укылыр
Имтихан мәҗлесендә менә шушыны әйтәләр:
Динем Ислам динендә, нәбием Мостафадыр
Нәселем Адәм нәселедер, белмәк кирәк кардәш.
Җәнабе Хак хәзрәте әгәр кылса кодрәте
Юкдан без (н) е яратты, белмәк кирәк кардәш...
Рәсүлуллаһ юлында аерылмаек кардәшләр,
Укыб гамәл кылаек, тырышаек кардәшләр.
Мәҗлесемез башланыр, белүчеләр шатланыр,
Афәрин, тәхсин алыр, дога кылың кардәшләр.
 
1-8
Кулъязма. Шәкерт дәфтәре. ХХ гасыр башы. Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сән­гать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге. Фонд № 39, сак. бер. № 782
Куакбаш авылы мәдрәсәсендә укыган Габдрахман Вил­дан углының шәкерт дәфтәре. Катыргы тышлы. Китап тулы, барлык кәгазьләре дә сакланган – 117 бит. Китап 1911нче елда Куакбаш авылының I нче мәхәлләсе мәчете каршында Мөхәммәдфазыл мелла Гыймадетдин углы мәдрәсәсендә язылган. 1976 елда Гомәр Сәлманов тапшырган.
 
 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: