Эдуард Эверсман исемендәге зоология музее
Николай II бүләге. Император Казан университетына нинди бүләк тапшырган
УНИВЕРСИТЕТТАН ӨЛКӘНРӘК
Гаҗәп хәл: Россиядәге иң зур зоология музейларыннан берсенең коллекциясе үзе урнашкан уку йортыннан алданрак пәйда булган. Эш исә менә нәрсәдә. XVIII гасыр азагында кенәз Григорий Потемкин-Таврический Екатерина II фәрманы белән Екатеринослав шәһәрендә яңа университет ачарга әзерләнә. Ул сирәк очрый торган имезүчеләр, җир‑су хайваннары, рептилияләр, балык һәм кошларның сөкәтләрен чит илләрдән сатып ала. Әмма 1798 елда тәхеткә Павел I утыра һәм барлык 133 экспонатны да Казандагы үзенә бик ошаган император гимназиясенә күчерергә боера. Ә 1804 елда Александр I Казан Император университетын булдыру турында карар кабул итә, тупланган экспонатлар шунда кала.
НИГЕЗ САЛУЧЫЛАР
– Казанда зоологиягә өч немец нигез салган, – дип тарих белән таныштыра безне экскурсия җитәкчебез, музей инженеры Валериан Гаранин.
Зоологик тупланма өчен җаваплыларның беренчесе медицина һәм табигать фәннәре докторы Карл Фукс була. Аның тырышлыгы белән музейда 500 дән артык кабырчык туплана. Университетта чагыштырма анатомия кабинетына нигез салучы Александр Эйхвальд экспозицияне Кавказда яшәүче кошлар һәм сөйрәлүчеләр белән баета. Эдуард Эверсман исә музейны үстерүгә аеруча зур өлеш кертә. 1828 елдан ул Казан университетында зоология һәм ботаника профессоры була. Үзенең студентлары белән экспедицияләргә чыккан саен галим яңа экспонатлар алып кайта һәм музейдагы коллекциянең тәфсилле исемлеген төзи.
– Әмма менә бәла, унтугызынчы гасыр азагында музей хезмәткәрләреннән берсе этикеткаларны яңартырга уйлый. Һәм алардагы иң мөһим язуны – экспонатның кайчан, кайда, кем тарафыннан табылуын һәм тапшырылуын төшереп калдыра. Шунлыктан тупланмадагы кайсы сөкәт һәм препаратларның иң борынгы булуын әйтүе кыен, әмма алардан кайберләрен безнең беренче зоологларыбыз хезмәтләре белән тәңгәлләштерә алганнар.
ЭВОЛЮЦИЯ ТӘРТИБЕНДӘ
Бүген музей университетның төп бинасының көнчыгыш канатындагы икенче катта урнашкан сигез залдан гыйбарәт. Аның фондларында 3,5 мең умырткалы, 4 мең умырткасыз хайван һәм 30 меңнән артыграк бөҗәк исәпләнә. Мең ярымлап экспонатны белгечләр аеруча әһәмиятле дип саный.
Экспозициядән иң гади төзелешлеләрдән башлап приматларга кадәр булган тереклек үсешен күзалларга мөмкин. Шунлыктан экскурсия бар нигезнең нигезе булган умырткасызлар патшалыгыннан башлана. Экземплярлар арасында голотиплар – хайванның әлеге төре беренче тапкыр шуның буенча сурәтләнгән тарихи препаратлар да бар. Яссы суалчан-турбеллярийның егерме төре шундый голотип булуы белән мактана ала.
Аннары иң матур зал: Александр Бутлеров коллекциясендәге йөзләрчә күбәләк тере кебек тоела. Бу танылган химикның җитди мавыгуы булган, аның хәтта дипломы да Идел‑Урал төбәгендә яшәүче күбәләкләргә багышланган.
Бинаның калган урыннары – умырткалы хайваннар биләмәсе. Кош һәм имезүчеләр үзләренең табигый позаларында катып калган, кайбер сөкәтләр исә ауның ничек баруын күрсәткән тәфсилле сурәт хасил итеп урнаштырылган – таксидермистлар шул рәвешле үзләренең осталыгын һәм хайваннар табигатен яхшы белүләрен күрсәтмәкче булган.
Князь Григорий Потёмкин-Таврический
Яков Коксин
Эдуард Эверсман
Арткы планда Николай II шәхсән үзе аткан зубр сөкәте
Агулы умырткасызлар препаратлары экспозициясе
Химик Александр Бутлеров тоткан күбәләкләр коллекциясе
ЭКСПОЗИЦИЯНЕҢ ГОРУРЛЫГЫ
Хайваннарның бөтен дөньядан җыелган сирәк һәм сәер төрләреннән тыш, музейда җирле фауна да җентекләп чагылдырылган. Күп экземплярлар Казан губернасында җыелган, экологиягә һәм ландшафтка бәйле үзгәрешләр аркасында хәзер инде аларның бер өлеше Татарстан территориясендә очрамый да.
Эре кырпы балыгы сөкәте экспозициянең мактанычы булып тора, аннан да зуррак экспонат республика Милли музеенда гына бар.
– Миңа узган гасырда кырпы балыгын да, мәрсинне дә авыз итү насыйп булды. Искиткеч тәмле, – дип искә ала эксурсия үткәрүчебез. – Хәзер исә плотина аркасында бездә әлеге балыклар бик сирәк очрый, мондый эреләре исә бөтенләй юк та. Узган гасыр урталарына кадәр республика территориясендәге археологик казу эшләре вакытында табылган бо
рынгы хайван скелетлары да биредә саклана иде. Хәзер бу экспонатлар университет карамагындагы Геология музее залларына күчте, биредә реликвия сыйфатында мамонтның баш сөяге генә калды.
МОҢСУ ХӘЛЛӘР ҺӘМ КЫЙММӘТЛЕ ЭКСПОНАТЛАР
Биредәге хайваннарның кайберләре, сирәк сөкәтләр булдыру өчен, музейга махсус тапшырылган. Мәсәлән, зур зубрны ау вакытында патша Николай II аткан һәм музейга бүләк иткән. Император үзе Казанда булмаган, әмма академик шөһрәткә ия калага хөрмәт белән караган.
Коллекциядәге кайбер экспонатларның пәйда булуы моңсу хәлләр белән бәйле, аларның кайберләрен Валериан Иванович безгә дә сөйләде:
– Бу Карлсон кушаматлы су үгезенең (бегемотның) баш сөяге, ул 1985 елда Казан зооботаника бакчасында һәлак булган. Зоопаркка килүченең вольерга ыргыткан теннис тубын йоткан ул...
Арыслан гаиләсенең пәйда булуы XIX гасыр азагында булган очрак белән бәйле. Ул чакта Казанга күчмә цирк килгән, арысланнар гаиләсендә бәләкәч туган гына булган. Әмма кемдер бөтен гаиләне агулаган һәм, зоология өчен сирәк ихтималны кулдан ычкындырмас өчен, 1 нче гильдия сәүдәгәр Павел Щетинкин үләксәләрне 250 сумга сатып алган. Меценат аларны сөкәтләрен ясау өчен университет музеена тапшырган.
1883 елда үлеп беткән квагга зебрасы исә музейның иң кыйммәтле экспонаты санала. 1843 елда профессор Эверсман үлгән хайванның тиресен Берлиннан алып кайта. Казанда 120 ел сакланганнан соң, музей директоры Александр Попов аны, сөкәтен ясатыр өчен, Ленинград зоология институтына җибәрә.
Бөтен дөньяда шундый нибары 23 экспонат бар, Казан зебрасы таеның сөкәте исә хәзер Германиядә, Майнц шәһәре музеенда тора. Эксклюзивны үзләренә калдырырга теләп, ленинградлылар казанлыларга квагганы алты зур хайван сөкәтенә (шулар арасында жираф белән мөгезборын да була) алыштырырга тәкъдим итә. Әмма галимнәр ризалашмый, уникаль зебра кире Казанга кайта.
DISCOVERY КАНАЛЫННАН КЫЗЫКЛЫРАК
Бирегә экскурсиягә килеп эләгүчеләр бәхеткә тиенәчәк – алар безнең әңгәмәдәшебезнең бай зоологик тәҗрибәсе белән танышачак.
– Биредә Татарстандагы еланнарның бөтен төре бар. Минем кара еланнан авыз иткәнем бар, аннары ай буе шешкән кулымны бәйләп йөрдем, – дип көлемсери Валериан Иванович.
Ул шулай ук тәвә кошын тынычландырырга, көртлек һәм боҗыр тотарга рәхәтләнеп өйрәтәчәк, мәче башлы ябалакның ни өчен кешегә һөҗүм иткәләвен аңлатачак, бүреләрне алдар өчен боланнарның нәрсәгә сәләтле булуы турында сөйләячәк... Чал сакаллы 92 яшьлек Валериан Гаранинның экспонатлар янәшәсендә сөйләгән шундый кызыклы хикәятләре Discovery каналыннан күпкә кызыклырак.
– Мин ярты ставкага эшлим һәм атнасына өч көн экскурсияләр үткәрәм. Әле студент чагымда ук мин коллекцияне яңа экспонатлар белән тулыландыручы профессорлар белән таныш идем. Хәзер бу сирәк очрый. Берничә ел элек Татарстаннан тимсах (крокодил) сөкәтләре алып китәргә җыенган контрабандачыны тоткарлагач, шуларны безгә бирделәр.
Чыннан да, контрабанда тимсахы сөкәтләр компаниясендә үзенең табигый булмаган позасы белән аерылып тора. Гомумән, музейдагы һәр экспонат уникаль, күпчелеге биредә 200 әр ел «яши», аларны карап тотарга һәм кайвакыт ремонтларга гына кирәк.
ПОШИМЫ, БҮРЕЛӘРМЕ?
Эдуард Эверсман исемендәге зоология музее – университетта популяр урын. Биредә дәресләр, экскурсияләр, тематик кичәләр һәм квестлар даими үткәрелә. Бер урында тупланган шулкадәр күп хайван белән тагын кайда шулай танышып, аларның табигатен, холкын өйрәнеп була соң?!
Без бүреләрнең пошины аулавын сурәтләгән күренеш янында тукталдык.
– Бу һөҗүм урмандагы кар өсте каткан мизгелдә булган. Поши авыр, ул карга бата, бүреләр исә – юк, шуңа аның бугазына ябышу җиңелрәк. Көрәшнең ничек бетәсен без белмибез. Бәлки, пошины яраларлар гына, һәм ул китеп котылыр. Яисә бүреләр аны җиңәчәк, тик ул чакта кимендә ике ерткыч имгәнәчәк яки үләчәк, чөнки поши һәрвакыт җаны чыкканчы каршы тора, – дип тәмамлый экскурсияне Валериан Иванович.
Язгы ау инсценировкасы. Кем җиңәр?
ЗООЛОГИЯ МУЗЕЕН НИЧЕК ТАБАРГА
Казан федераль университетының төп бинасы. Музейлар кассасы кергәч тә сул якта.
Музейда ялгыз да, төркем составында да йөреп була. Билет бәясе – 150 сум, мәктәп балалары, студентлар һәм пенсионерлар өчен –100 сум.
Добавить комментарий