Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Зур шәһәрләрнең диварлары

Зур шәһәрләрнең диварлары

Татарстан калаларын кемнәр бизи

06 октября 2017

Диварлар һәм коймаларны «Здесь был Вася», «Гуля – дура» яки «Маша+Миша=любовь» кебек темалардагы кыек-мыек хәрефләр һәм шуларга охшаш, кайчакта бик үк әдәпле дә булмаган рәсемнәр бизәп торган заманнар узып китте, дисәк, дөреслеккә бик үк туры килмәс. Зур үзгәреш кичерде, дию хаграк булыр. Хәзер мондый төрдәге хисләр ташкыны сәнгатьчә, хәтта талантлы да итеп сурәтләнә. Һәм алар граффити дип атала.
1-16
Казанның граффити-урыннары буйлап фотоаппарат белән сәяхәт иткәндә, “Татарстан” эстетик канәгатьлек алып кына калмыйча, әлеге жанр авторларыннан һәм әйдәп баручы белгечләреннән Казанның граффитичылары өчен ни дәрәҗәдә ачык булуы һәм якын арада шәһәр диварлары тагын нинди “әсәрләр” белән бизәләчәге турында белеште.
Матрицаны бозу
- Граффити жанрга әверелде инде, - ди безнең экскурсовод Артём Сильвестров, ә аны җирле һәм тирә-юньдәге граффитичылар урам сәнгате буенча экспертка саный. Ә ул үзен “арт-группа-кеше” дип атый. “Татарстан” игътибар белән тыңлый, ә Артём сүзен дәвам итә:
– Заман сәнгатенең һәр жанрындагы кебек үк, монда да аерым стильләр һәм юнәлешләр барлыкка килде: концептуализм, мюрализм, графика, сынлы сәнгать, перформанс һәм башкалар. Аларның бөтенесен легаль түгел юнәлешләргә мәхәббәт – игътибарны җәлеп итүнең әнә шундый төп ысулы берләштерә. Бу жанр “тусовка” да булып тора әле – граффитиның гомуми бэкграунды белән бөтен дөньядагы урам рәссамнары җәмәгатьчелегенә берләшү. - Артём Казанда бөтен дөньяда танылган граффитистлар барлыгына ышандыра. Тик безнең шәһәрдә аларның эшләре генә азрак.
- Гомумән, урам рәссамы өчен мәйданны дәүләт чикләренә карап бүлү юк. Шуңа да кайчакта шәһәрдә гомерләре буена бер ноктадан икенчесенә сәяхәт итүче мигрант-рәссамнар да яши.
Менә Дамир Бозик – искиткеч позитив кеше. Аңа язу өчен тулы фасадлар бирергә кирәк, хәер, ул аларны болай да эшли бугай инде.
Кайвакытларда, узып барышлый, Казанда Brad Downey, Abel һ.б. була… Үткән елдан бер ел элегрәк бездә ике атналык күргәзмә – “Смена”да воркшоп узды, “Цех” дип аталган бу чарага ачык мәйданда заманча концептуализм контекстында эшли торган әйдәп баручы Россия һәм Украина урам рәссамнары килде.
Әле тагын Aeropop командасының иске граффити мәктәбе һәм Малк, Стобит һәм “күзгә күренмәс фронтның” башка яшь, ялкынлы көрәшчеләре кергән яңа бомбинг мәктәбе дә бар.
Тагын үз эченә рок мәктәбен дә сыйдырган граффити-шоп fameflow бар.
Мин үзем 2016 елда KMmSA проектын (Kazan meta-museum of street art) башладым. Урам сәнгатенең Мета-музеен сәнгать әсәре дип санарга мөмкин, анда иң мөһиме – матрицаның бозылуын булдыру.
1-8
Казан позитив иҗатка тыныч карый
Дамир Бозикны «Татарстан» Кремль яны яр буендагы ресторанда менә шундый фантастик шедеврны иҗат итү вакытында очратты.
- Мин гомерем буе рәсем ясыйм, шул исәптән, граффитины да. Башта урамнарда, рэп-команда клипларында рәсемнәр күрдем... Аннары үземнең дә ясап карыйсым, баллоннар белән рәсем ясау техникасын үзләштерәсем килде. Мөгаен, бу ничек граффитичы булырга дигән темага классик схемадыр.
1-7
- Дамир, син безгә ниди дә булса яшерен граффити-урыннар турында сөйләп бирә алмассыңмы? Бик сирәк кешеләр генә күргән урыннарны?
- Новаторлар станциясе районында, урманда бер урын бар. Анда Казансу яры буйлап барсаң, төрле-төрле арт-рәсемнәр белән капланган кызыклы объектка килеп чыгасың.
1-6
- Казан граффитичылары үзләре теләгән һәр урында рәсем ясый аламы? Әллә нинди дә булса чикләүләр бармы? 
- Тыныч кына рәсем ясарга мөмкин булган диварлар һәрвакыт бар иде һәм хәзер дә бар. Гомумән, позитив иҗатка, ачык төсләрдәге кызыклы рәсемнәргә барысы да тыныч карый, классик граффити, шрифтлар турында болай әйтеп булмаса да...

- Моңа кадәр ясалганнарга караганда, тагын да глобальрәк ни дә булса иҗат итәсегез киләме?
- Йорт фасадларына нинди дә булса зур күләмле  рәсемнәр төшерер идем. Бу проектларны якын арада тормышка ашырырга телим.
Вандлизм беркайда да хупланмый
1-9
Sly Dog дигән галәм псевдонимын йөрткән Казан стрит-арт-рәссамы
киң җәмәгатьчелеккә “Химград” технополисы бинасы фасадындагы утыз метрлы “агачларга лейкадан су сибүче кыз бала” сурәте белән билгеле.
- Граффити турында мин беренче тапкыр  2000 елда, Мәскәүдә яшәгән чагымда белдем, - дип сөйли Sly Dog. – Әмма үземнең бу стильдәге беренче рәсемемне 2010 елда гына, Казанда ясадым. Гади тэглардан башлап, иң катлаулы персонажларга кадәр, төрле стильләрне кулланып эшлим.
- Синеңчә, граффити туу өчен Казанда иң популяр урыннар кайда?
-  Миллениум күпере астында.
- Граффитистлар өчен Казан ни дәрәҗәдә ачык?
- Легаль граффити турында әйтсәң, Казан моңа бик яхшы карый һәм әлеге юнәлеш өчен ачык. Ә инде вандализм рәвешендәге граффитига килгәндә, минемчә, ул дөньяда бер җирдә дә хупланмый.
1-3
- Рәссамнарга һәм аларның эшләренә карата нинди дә булса техник таләпләр куеламы?
- Юк, ниндидер аерым күнекмәләр кирәкми. Баллон белән рәсем ясау осталыгына өйрәнеп була. Ә гомумән рәсем ясый белү – монысы башка мәсьәлә. Моңа, әлбәттә, өйрәнергә мөмкин, әгәр инде синең талантың бар икән – бусы зур плюс булачак.
-  Якын арада шәһәрне синең нинди рәсемең бизәячәк?
- Башыма да китерә алмыйм. Әмма ни дә булса барлыкка киләчәк, анысын төгәл беләм. Идеяләр һәм планнар күп, әлбәттә. Тормышка ашыру белән – сөйләрмен.
Әлмәттәге алтын-кара төсләр чагылышы
Казан граффитичылары – кем ничек булдыра ала – буш мәйданнарга рәсем төшергән арада, Әлмәт исә Санкт-Петербургның Стрит-артны өйрәнү институты белгечләре көче белән сәнәгать объектларын оешкан төстә сәнгать әсәрләренә әверелдерә.
2 сентябрьдә Әлмәтнең прогрессив халкы үз территориясендә “Алтын алмалар турында әкиятләр” дигән эре арт-проектны тормышка ашырды.
1-2
Аның нигезенә җиде алма турындагы борынгы татар әкияте салынган. Теләсә нинди матди кыйммәтләргә караганда, кеше тормышындагы иң мөһим шатлык – балаларның булуы турындагы әкият ул.
Дөньяның төрле илләреннән җыелган урам рәссамнары Ленин урамындагы зур бинаны, Нефтьчеләр һәм Гафиятуллин урамнарындагы АПТС җылылык үзәге резервуарларын, Яр Чаллы ягыннан кергәндә шәһәрнең үзенчәлекле капкасы булып торган Бигәш урамындагы 123 нче йортны бизәгәннәр. Хәзер бу “капка”ны шәһәрнең төп символы – кара алтынга тәңгәл рәвештә кара-алтын төсмерләрдә сурәтләнгән тарих бизи. Кураторлар советы барлык объектлар өчен бердәм итеп урбанистик кара-алтын концепцияне эшләгән. Белгечләр Харис Якуповның шушы җирләр һәм татар нефть сәнәгате тарихы юнәлешендәге “Татарстан алтыны” картинасына башка күзлектән караганнар. Рәссамнар Әлмәт шәһәре картасын, архив фотографияләрен һәм башка материалларны файдаланган, һәм шулар нигезендә Әлмәтнең 2000 метрга якын буш урынында – парковка бинасының ике диварында яңа әсәр пәйда булган.
Зур масштаблы урам полотнолары – нефтьчеләр башкаласына оригиналь уйланылган мәдәни йөкләнешнең бер өлеше генә әле. Ноябрь аенда Әлмәтнең үткәненнән бүгенге көненә, кәрзиненә Шүрәлене утыртып, велосипедта Тукай килеп керәчәк. Әмма монысы – башка тарих.  Сынлы сәнгатькә кагылышлы.
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: