Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Журналистлар күргән һәм ачкан дөнья

Журналистлар күргән һәм ачкан дөнья

Бакаларның затлы тормышы, яки ни өчен алар баш күтәрергә ярата?

02 августа 2017

Журналистларның башка профессия вәкилләреннән аермасы нәрсәдә? Минем белән сәяхәтләрдә булган танышларым әйтүен­чә, детальләргә аеруча дикъкатьле булуда, һәр нәрсәгә ирония, скептицизм белән карауда, һәр мәгълүматны җентекләп тикшереп чыгуда һәм тәүлекнең 24 сәгате буена кабызып куелган диктофон ролен башкаруда. Кайчакта күз алдымда бармак шартлатып: «Бу сәяхәттән мәкалә әзерләү мәҗбүри түгел», – дип көләргә яраталар. Чынлап та шулай. Без, кайда гына булсак та, һәр нәрсәдән «материал» хәстәрләргә әзербез. Менә бу икәү шикелле…
БАКАЛАРНЫҢ ЗАТЛЫ ТОРМЫШЫ, ЯКИ НИ ӨЧЕН АЛАР БАШ КҮТӘРЕРГӘ ЯРАТА?
Жанна Агалакова. «Все, что я знаю о Париже»
«Все, что я знаю о Па­риже» китабында бу үзен­чәлек ярылып ята. Әйтергә кирәк, тележураналист бу­ларак миндә зур ихтирам уяткан Жанна Агалакова язу өслүбе, фикерләү рәвеше белән дә күңел­не кайтармады. Киресенчә, үзем өчен аның нечкә ирониясен, йом­шак-җиңел, әмма зирәк юморын ачтым, логикасына «афәрин» ди­дем, структуралаштыру, компози­ция төзү осталыгына сокландым. Дөрес, схемалылык баштарак күңелне кырды-кыруын, әмма тора‑бара ул да үзен аклады.
1-4
Китап нәкъ үз жанры таләпләренә туры кил­гәнчә башланып китә – Парижның Агалакова тормышына ничек ки­леп керүен сурәтләүдән. Автор башта безгә аның туристларга күренгән, алар өчен актуаль бул­ган тышкы антуражын күрсәтә. Ә аннары инде, әйтерсең, кулыбыздан җитәкләп ала да, бор­малырак урамнары буйлап атларга чакыра. Тирәнрәк катламнарны ача.
Бу бер тарихта бигрәк тә аер­мачык күренә. «Париж глазами иностранных журналистов» дигән тапшыруда катнашырга чакыра­лар Жанна Агалакованы. Франция башкаласында алар өчен нәрсә кадерле, нәрсә ачуларын чыгара, нәрсә гаҗәпләндерә, сокландыра, үзгәртәсе килү теләген уята… Ло­яльлеге белән таң калдыручы па­рижлылар, ни гаҗәп, Агалакованың манифестацияләр темасын сайла­вына һәм бу темага карата ирония белдерүенә һич кенә дә лояль кара­мыйлар. Чөнки бу алар өчен – изге нәрсә. Бу аларның иреге һәм үз-үзләренә карата булган ихтирам хисенең чагылышы. Шулай итеп, кечкенә генә бер тарих аша без менталитетның кисемтәсен, әле­ге халыкның «авырткан урынын» ваемлап алабыз. Безнең 90нчы ел­ларны уйлап куйдым ирексездән…
Менә тагын бер тарих. Бу темага да бик сак мөнәсәбәт белдерергә кирәк икәнлегенә басым ясый ав­тор. «Лягушки-царевны» дип атала китапның әлеге бүлеге.
«Лягушатниками» францу­зов стали называть англичане. До середины прошлого века ля­гушек во Франции ели тоннами. Так ели, что почти всех съели, и в 1980 году ловля земноводных, а также разведение их для после­дующего употребления в пищу были запрещены законом. Теперь со своими лягушками французы «на вы».
Каждый год по весне, едва при­греет солнышко, сотни доброволь­цев по всей стране начинают рыть вдоль автотрасс канавы и уста­навливать экраны из пленки. Дело в том, что лягушки по весне мигрируют: живут они в одном месте, а размножаются в другом. Порой им приходится пересекать приличные расстояния, и дале­ко не все добираются до завет­ного болота. Ночью квакушки, не в силах перепрыгнуть барьер из пленки, скапливаются в кана­вах. А на рассвете милые сердеч­ные люди, отпросившись предва­рительно с работы, собирают их, непутевых, и, рискуя собствен­ной жизнью, переносят на руках на другую сторону трассы.
Это благородная добровольная миссия очень поддерживается общественностью.
Я представляю диалог такого добровольца со своим работо­дателем:
– Месье Н., отпустите меня завтра.
– А что такое?
– У лягушек гон пошел. Без меня не справятся…
– Конечно, иди. Дело важное…
К этой акции привлекают так­же школьников. По-французски это называется буквально «раз­витие чувствительности у насе­ления». Чтобы оно, это молодое население, подходило к лягушкам с чувством, а не только с вилкой и ножом.
А едят французы (потому что они все‑таки их едят!) не сво­их лягушек, а привозных – из Гре­ции и Албании. Самых мясистых завозят из Индонезии».
Китапта Парижның көндәлек тормышы гына түгел, ә иҗти­магый һәм сәяси вакыйгалары да мулдан сурәтләнә. Болар ба­рысы да укучыга нәкъ парижча, җиңеллек һәм тирәнлекне бергә кушып, үзенә күрә бер тәм белән өретелеп тәкъдим ителә. Симона де Бовуарның «Прелестные кар­тинки», Франсуаза Саганның «Лю­бите ли вы Брамса?» повестьлары хәтердән йөгереп уза… Әмма бел­летристикадан аермалы буларак, Агалакова китабына тагын бер ва­зыйфа йөкләгән: аны рәхәтләнеп юл күрсәткече буларак та кулланы­рга мөмкин. Монда ул сурәтләгән музейлар, күргәзмәләр, сарайлар, парклар, китапханәләр, кибетләр, кафеларга… сылтамалар бирелгән. Ягъни, аерым бер сайтларга кереп, сез Луврны карап чыгар өчен билет­ка заказ бирә аласыз, кафеларның менюлары белән таныша…
Кайсы гына теманы кузгатмасын, Жанна Агалакова «Париж характе­ры» дигән феноменны ачыкларга омтылыш ясый. Детальләр, вакый­галар, асылда, барысы да нәкъ шуңа юнәлтелгән. Тагын бер ошаган үзен­чәлек: Агалакова, үзе инде ничә еллар дәвамында бу шәһәрдә яшәсә, Париж килене булса да, менторлы­кка күчеп, укучысына моңсу-эчпо­шыргыч сәфәрдән ялыгырга урын калдырмый. Ул һәр урын турын­да – үзе дә беренче тапкыр күргән­дәй, һәр тарихны әле менә хәзер, яңа гына кичергәндәй сөйли. Хәтта Парижның ялыктыргыч гадәтләре турында бәян иткәндә дә.
Китапта туристлар өчен файдалы булган гаять бай мәгълүмат туплан­ган. Монмартрда ничек йөрергә, Нотр-Дам-де-Парины кайсы ракур­стан төшерергә, кибетләргә кайсы сәгатьләрдә чыгарга, метрода би­летларны ничек кулланырга, кайсы кафеларда нәрсәгә заказ бирергә, ә нәрсәгә кирәкми... – кыскасы, файдалы да, акыллы да, тәмле дә...
Париж тычканнарының ни өчен сырдан гайрәтләре кайткан да, Па­риж дегустаторлары ни өчен кефир­ны гаять дефицит, затлы эчемлек дип саный... – боларын инде укып карагач кына беләчәксез. Әнә шун­дый тарихларны журналистларча осталык белән тәкъдим итә белә автор. Нәкъ менә алар аның, яз­учы буларак, беллетристик нигез тудыра алуына һәм язмаларының чын-чынлап кыйммәте барлыгына да ишарә итә.
Мин үзем өчен Париж турында бихисап күп мәгълүмат алдым, ә Жанна Агалакованы – яңадан ачтым.
«ЧЫН ИТАЛЬЯНЛЫ» КЕМ УЛ, ЯКИ БОЛОНЬЯ ПЛАЩЛАРЫ ТУРЫНДАГЫ СОВЕТ МИФЫ
Вадим Глускер. «Настоящий итальянец»
«Италия турында тагын нәрсә сөйләп була инде?» Әнә шундый кереш белән башланып китә Глускер­ның китабы. Без аны Ита­лияне бик ярата һәм бу хакта репортажларында, проектларында кат‑кат белдерә торган тележур­налист буларак беләбез. 2010 елда «В поисках Франции» исемле документаль фильм төшерү белән мәшгуль булса, 2011 елда Глу­скер Италиягә юнәлә. «Настоящий итальянец» дип аталган проектны һәм НТВ каналы күрсәткән доку­менталь фильмны, бәлки, кемнәр­дер хәтерлидер дә. Аны хәзер дә НТВ сайтына кереп карап була.
1-3
Мин бу проектны яхшы хәтерлим, ә менә китабы турында моңарчы белми идем. Чагыштырып карау – шәп тәҗрибә булды. Гадәттә, башта һәрчак китапка мөрәҗәгать итәргә әйдиләр укучыны. Әмма бу очрак – икенче. Мин башта фильмны карар­га тәкъдим итәр идем. Алар – икесе ике жанр һәм ике төрле чыганак.
Төшерү төркеме «чын Италияне» һәм «чын итальянлы»ларны эзләп, Сицилиядән – Миланга, Сардини­ядән – Туринга, Сан-Ремодан Римга кадәр юл үтә. Сәбәбе бик гади: һәрбер милләтнең үз эчендә төр­ле‑төрле төркемнәре булган кебек, италияләрнең дә – нәкъ шулай. Төньякта яшәүче итальян кеше­се белән көньяктагысы арасында, баксаң, аерма җир белән күк ара­сы икән. Вадим Глускер итальян мафиозилары темасын тирәнрәк ачу өчен атаклы мафиозиның агасы белән очраша, Ватиканда була, без­не Тото Кутуньо белән таныштыра. Сильвио Берлускониның моңарчы журналистлар аяк басмаган, кайда икәнлеге берәүгә дә күрсәтелмәгән вилласындагы сөйләшү дә проект­ны саллы итә, әлбәттә.
Әмма чын италиялеләр – урам­нарда, базарларда, мәйданнарда, гап‑гади йортларда, кварталларда, дигән тәэсир калды миндә фильм­ны караганда. Әнә шулар җитмәде. Ә менә китапка юлыккач аңладым: китап жанры аларга да урын би­рергә рөхсәт итә. Чөнки, камера кебек, каләм һәм кәгазь, иң бе­ренче чиратта, таныш йөзләргә, медиа шәхесләргә юнәлтелмәгән. Язучы буларак, Глускер да гадирәк аудиторияне ачып салуга йөз белән борыла, һәм проектның китап ва­рианты, перспективасы ягыннан күзгә күренеп тирәнәя. Колорит та үзгәрә. Укучы буларак, минем кызыксы­ну дәрәҗәм дә бермә‑бер арта. Чөнки, безгә әнә шул кирәк – тормышның үз эчендә кайнап-эре­телгән детальләр, язмы­шлар...
Әйтүенчә, иң башта Италияне ул балачак тә­эсирләре буенча хәтеренә кереп уелган кыйпылчы­клардан эзли башлый. Совет чоры кешеләре, аннан соңгы постсовет просторанствосы вәкилләре, ягъни безгә, комиссар Катаниның мафия белән озын‑озак 8 сезонга сузылган көрәше турындагы сериал, Сан‑Ре­мо фестиваленең начар сыйфатта яздырылган җырларыннан гый­барәт магнитофон кассеталарыннан яңгыраган аһәңнәре аша таныш Италия сурәте һәм чын Италия – икесе ике нәрсә, ди Глускер. Ан­нан соң инде тема артыннан темага күчә: мода, кино, аш-су, музыка, футбол, тарих, архитектура, мафия, дин, гаилә, клан, һәм, һичшиксез, сәясәт.
«Вспомнил о плащах из тка­ни «болонья» на наших мамах, о фестивале в Сан-Ремо, который единственный, из всех западных программ, показывался в прямом эфире на советском телевидении. Я вспоминал «Феличиту» и «О соле мио», ангельский голос Ро­бертино Лоретти и насыщенный, с хрипотцой, Тото Кутуньо. Я напе­вал песни Челентано, взрывавшие наши дискотеки, и быстро просма­тривал фрагменты бессмертных фильмов Феллини, как ни странно, демонстрировавшихся в наших кинотеатрах...
Я прекрасно понимал, что мне никак не обойтись без под­робного рассказа про «Фиат», ставший прототипом первого советского народного автомоби­ля. Поэтому, за несколько дней до вылета, я направил письмо в штаб-квартиру автомобиль­ного концерна с просьбой ра­зыскать для меня раритетный «124», который и был выбран в качестве прототипа «Копейки».     Перечисляя в голове ставшие уже такими родными все эти ита­льянские «образы и подобия», я вдруг отчетливо понял, что од­ними воспоминаниями мне от­делаться не удастся. Античность Рима и каналы Венеции, вулканы Сицилии и дворцы Флоренции, трущобы Неаполя и витрины Милана. Это, безусловно, наци­ональное достояние. Но есть же, черт возьми, и вечные ценности, без которых итальянская жизнь была бы скучна и однообразна. Пицца и паста, «Веспа» и «Фер­рари», Ватикан и мафия, наконец. Но главное ценность этой стра­ны – ее люди. И тут вдруг я за­дал себе, в общем-то, простой вопрос: «Так кто же они, насто­ящие итальянцы?» Наследники древних римлян, поющие песни в Сан-Ремо? Любители макарон, побеждающие на конкурсах кра­соты? Жившие тысячу лет под вла­стью римских пап и создавшие са­мую мощную Коммунистическую партию Запада? Совершившие настоящую революцию в кино и придумавшие новую моду XX века? Галилей и Гарибальди, Леонардо да Винчи и Софи Лорен, Феллини и Верди, Микеланджело и Челентано… Ведь все они роди­лись именно здесь».
Глускер мифларның чынбар­лыкта булганнарын да күрсәтә, ә менә кайсыберләренең бары тик миф кына булуын да яшерми. Мәсәлән, Турин базарында яшелчә, җиләк‑тимеш сайлаганда, анда­гы сатучыларның Чиполлино ту­рында беркайчан да ишеткәннәре булмавына исе китә. Бу сатучылар, ни кызганыч, Джанни Родари исем­ле язучылары барлыгы хакында да белмиләр булып чыга. Ә инде Ви­сконти фильмнарына әллә ни хушы китмәгән, «Рокко и его братья»ны карамаган итальянлылар, аннан да бигрәк, Доменико Дольче белән Стефано Габбана үзләре үк болонья плащлары дигән кием-салымның Италиядә беркайчан да булмавы хакында кат‑кат әйткәч, авторыбы­зның бөтенләй кәефе төшә. Димәк, совет чынбарлыгына Урта диңгез якларыннан искән шифалы, иркен сулышлы җилләрне алып килгән бу җиңел тукымалы плащлар – бер миф булган, ә аларны киеп ал­ган һәм шунда ук үзләрен Джина Лоллобриджида, Софи Лорен биек­легендә хис иткән совет ханымнары вә туташлары... нибары иллюзия белән яшәгән?! Шулай да Стефа­но Габбана ул кадәр бетеренмәскә киңәш итә Глускерга:
– Послушай, а может, эту ткань делали у вас в России? Ну, вот так, в СССР, скузи (итальян телендә – гафу итегез. – Авт.). И кто‑то просто назвал ее «болонской», чтобы вы­дать за «настоящую» итальянскую!
– Стефано, ты прав! Это гени­ально! Да, это такая реклама была просто. Все дело в маркетинге.
Шуннан соң, автор үзенең ка­питалистик рельсларга күчкәнче үк маркетинг ысулларының үтемле вариацияләрен куллана белүче ва­танына – совет мәмләкәтенә горур­лык хисләре белән күз сирпеп ала.
Китап үзенең төзелеше, мантый­гы буенча үтә гади һәм ир-егетләр­чә, дияр идем. Жанна Агалакова вариантындагы хатын‑кыз бор­малары юк биредә, бар да – маң­гайга терәп әйтелгән, бүлекләрнең исемнәрендә тема үзе үк төбәп әй­теп куела: 2 бүлек. Музыка; 3 бүлек. Мафия... һәм шулай дәвам итә. Бу ике авторны чагыштырып укы­ганда шунысы да кызыклы булачак: хатын-кызның дөньяга караш ра­курсы һәм ир-атныкы. Сурәтләүдә дә гаять төрле алар.
Глускерның ирониясе дә Ага­лакованыкыннан аерыла. Әмма, журналист буларак, икесе дә төртмә телле, һәм матур, соклангыч төртмә телле алар:
«Неужели настоящий италья­нец – это тот, кто в первую очередь должен поесть, ну а потом – будь что будет? «Признаюсь, это мои маленькие слабости. Когда я путе­шествую, у меня всегда большие сложности с едой. На гастроли я с собой часто беру свою повариху Джованну, и когда она мне гото­вит пасту: карбонару, аматричану, да какую угодно, в этот момент я самый счастливый человек на свете. Мне больше ничего не нужно на свете. Верите?» Ко­нечно, я верил. А паста «аль денте», про которую рассказывает Кутуньо в песне,  – это просто способ при­готовления. Спагетти не нужно до­варивать до конца. Например, если на упаковке написано, что «время приготовления 9 минут», значит, воду слить нужно через 8. А по­следние полминуты готовить на сковороде вместе с соусом, чтобы паста впитала его в себя. То есть на вкус они должны быть чуть‑чуть хрустящими, едва‑едва заметно. Вообще, паста а! dente – это как раз из тех маленьких де­талей, которые идеально описы­вают итальянцев. Разваренную пасту они терпеть не могут. И для них это просто огромная трагедия, настоящее испытание на грани с наказанием, когда они видят, как иностранцы готовят макароны.
Еда – действительно, одна из главных радостей итальянцев. А хорошая еда приносит двойное удовлетворение. Она – и культур­ное наследие, и повод для науч­ных дискуссий. Неудивительно, что некоторые песни почти це­ликом состоят из названий про­дуктов.
Высокие чувства, которые насто­ящий итальянец может испытать по отношению к вкусной и здо­ровой пище, проявляются даже в самых романтических ситуациях. Чтобы признаться девушке в люб­ви и, главное, иметь успех, надо просто назвать ее шоколадным мороженым. Вот он, мега-шлягер 1980-х, песня-победитель Сан‑Ре­мо Gellato al ciccolato».
Бу урында Элизабет Гилбертның заманында бестселлерга әверел­гән, соңыннан төп рольдә Джулия Робертс белән экраннарны да яула­ган «Есть, молиться, любить» әсәре искә килеп төшә. Андагы героиня да Һиндстандагы ашрамда – дога­ларга өйрәнде, Балида – гашыйк булды, ә Италиядә... туйганчы аша­ды, «сыйлану симфониясе» кичерде.
Әмма без «чын итальянлы» булу­ның сере шушы икән, дип уйларга урын калдырмыйк. Һич юк! Сернең нәрсәдә икәнлегенә төшенер өчен исә... отпускка, йә булмаса ялларга чыкканда, бу ике китапны эләкте­рергә киңәш итәм. Интеллектуаль багажыбызны баетыр өчен генә булса да!

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: