“Плюшкин” арабызда яши!
“Мертвые души” поэмасының авторы Николай Гоголь Казанның Северный бистәсендә яшәүче Вадим Матвеевны күрсә, өнсез калыр иде, мөгаен. (Аның герое Плюшкинны барыбыз да беләдер). Һәрхәлдә, без башта үз күзләребезгә үзебез ышанмыйча тордык.
04 декабря 2025
Вадим Алексеевичның кечкенә агач йорты чүп астында калган(!) Нәтиҗәдә, бүген ул капка төбендә торган бер иске “тугызлы” машинасында яши. (Аның җиде җиңел машинасы бар һәм аларның берсе дә йөри торган түгел). Яши дип, шунда кереп төн куна. Үзе әйтүенчә, утырып йоклый. Җитмеш бер яшендәге бабай әлеге нигездә 1977 елдан бирле гомер итә. Кайчандыр хатыны, балалары булган. Тик аларның монда соңгы биш-ун ел эчендә аяк та басканнары юк икән.
Үзен бер кызгансак, күршеләр тагын да кызгандык. Күселәр чабыша, ә зәһәр искә чыдый торган түгел...
Тулы язма журналыбызның сентябрь санында булачак.
Добавить комментарий