Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Адав-толымбай: Иң бәхетле кеше туган җирендә яши!

Адав-толымбай: Иң бәхетле кеше туган җирендә яши!

Авыллар язмышы да кешеләрнеке кебек: гасырлар дәвамында ниләр генә күрмәгән. Арада аеруча гыйбрәтле тарихлылары очрый. Буа районының Адав-Толымбай авылын әнә шундыйлар рәтенә кертергә мөмкин. Биредә гасырлар буе татарлар белән чувашлар күрше булып яшәгән. Алай гына да түгел, 1790 нчы елларда бер төркем чувашлар, ислам диненә күчеп, татар булып язылган. Ул нәсел дәвамчылары бүген дә авылда яши, алар инде үзләрен чын татар дип саный.

13 сентябрь 2026

Адав-Толымбайда рус, казах гаиләләре дә бар. Милләткә бүлеш юк, монда барысы да үзен «толымбайлы» дип атый.

ЮГАЛМАС ИСЕМНӘР…

Адав-Толымбай район үзәге Буага терәлеп тора – асфальт юл аша нибары биш чакрым ара. Шуның өчен дә җирле халыкның күбесе шәһәргә йөреп эшли. Гадәттә, район, шәһәрләргә якын авылларда тормыш кайный, Толымбай да искәрмә түгел. Бистә сыман ул, яшәү өчен бөтен шартлар да бар: урта мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, ФАП, хәтта банкетлар уздыру өчен кафе да ачылган. Ләкин болардан кала игътибарны икенче әйбер җәлеп итте – авыл үзәгендә, мәдәният йорты янәшәсендә, зур гына парк-аллея булдырылган. Аны «этник комплекс» дип атаганнар. Адав-Толымбайның атаклы шәхесләренә багышланган урын бу, ә андый исемнәр биредә берничә. Шуларның берсе – Әхмәр бине Юныс әл-Толымбай (1763-1819). Заманында Идел буеның данлыклы ишаны буларак таныла. Бохарада белем алып, берничә көнчыгыш тел өйрәнеп, Буага кайтып, туган авылында мәчет белән мәдрәсә салдыра. Нәтиҗәдә, мәдрәсәгә тирә-яклардан килеп белем алалар. Шушы олы шәхеснең исемен мәңгеләштерү йөзеннән, 2021 елда авылда федераль грант акчасына Әхмәр бине Юныс әл-Толымбайга бюст куелган. Аның ачылышына Мәскәүдән, Казаннан бик зур кунаклар килгән. Авылда Әхмәр хәзрәт исеме бик зур хөрмәткә ия – бер генә Коръән ашында да аны телгә алмый калмыйлар.

Шулай ук Толымбайда язучы, әдәбият галиме Гомәр Толымбайга да бюст куелган. Аны исә соңрак, 2024 елда эшләгәннәр.

– 2009 елда якташыбыз, язучы, әдәбият галиме Гомәр Толымбай (Шаһиәхмәтов Габделхак Җәләлетдин улы) турында диссертация якладым, – диде тарих фәннәре кандидаты, хәзер гаиләсе белән биредә яшәүче Энҗе Җәббарова. – Гомәр аганың йөзләгән, меңләгән зыялыларыбыз шикелле үк гомере фаҗигале тәмамлана. Казан дәүләт педагогика институтының абруйлы мөгаллимен 1939 елда кулга алалар, халык дошманы дигән яла ягалар. Аның хәтта кабере дә юк. Шөкер, кайчандыр Татарстан дәүләт нәшриятының матур әдәбият секторын җитәкләгән, бик күп саллы әсәрләр иҗат иткән язучыбызның исеме яңадан торгызылды. Шул исәптән, Толымбайда, туганнары әйтмешли, хәзер инде килеп дога укырга истәлек тактасы булса да бар.

Авыл үзәгендә, мәдәният йорты янәшәсендә зур гына парк-аллея булдырылган.

Авылда язучы, әдәбият галиме Гомәр Толымбайга да бюст куелган.

– Толымбайга вакытлыча гына кайткан идек, иремә дә ошап китте, монда калырга булдык, – диде Энҗе Җәббарова.

СПОРТЧЫЛАР АВЫЛЫ

Адав-Толымбай мәгърифәтчеләре белән генә түгел, спортчылары белән дә данлыклы төбәк. Биредә 16 (!) СССР спорт мастеры бар. Башта бик аптыраган идем: гап-гади авыл бит! Ләкин мондагы спорт мәйданчыкларын күргәч, аңладым: спорт – бу авылның канында.

Толымбайда спортка мөкиббән гаиләләр күп. Шуларның берсе – Вәлиуллиннар. Гаилә башлыгы Марат бүген авылның волейбол командасы тренеры. Волейбол, футбол, йөзү буенча беренче разрядлы спортчы. Җәмәгате Альбина исә Буаның «Батыр» спорт мәктәбендә эшли, самбо буенча тренер. Икесе дә Адав-Толымбайда үскәннәр, бер сыйныфта укыганнар. Гаилә корганнарына утыз биш ел булган.

– 1987 елны урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогика институтына укырга кердек, – дип сөйләде Марат Вәлиуллин. – Мин – спорт бүлеген, Альбина тарих-филология факультетын сайлады. Соңгы курста укыганда өйләнештек. Әле башта Альбинаның әниләре гаилә коруыбызга каршы килде.

– Ни өчен каршы килде? – дим.

– Кызларын татарга кияүгә бирәселәре килмәде.

– Безнең әти-әниләр дини иде, – дип сүзгә кушылды Альбина Вәлиуллина. – Маратның әти-әнисе татар, иң мөһиме – дин башка. Шул чакта ук алар балаларыгыз нинди диндә булыр, дип борчылды.

– Һәм нинди диндә булдылар?

– Улыбыз ислам динен алды, кызыбыз – христиан динендә. Алар үзләре шулай сайлады, без басым ясамадык.

Спортка мөкиббән гаилә дидем бит. Вәлиуллиннар дистә еллап Ульяновск өлкәсендә яши. Дөньялар үзгәрә башлагач, 2003 елда ир белән хатын туган якларына кайтырга карар кыла, нәтиҗәдә Толымбайда яңа тормыш башлыйлар.

– Туган авылыбыздагы мәктәпкә эшкә урнаштык, – дип дәвам итте Марат абый. – Йорт салып чыктык. Балалар да Толымбай урта мәктәбен тәмамлады. Безнең авылда укучыларның берсе дә тырай тибеп йөрми – спорт белән шөгыльләнә. Мактану булмасын, тик волейбол белән көрәш буенча районда безгә тиңнәр юк! Улыбыз Казан дәүләт энергетика университетында укыды, берничә тапкыр Казанда узган көрәш турнирларында җиңүче булды. Көрәш буенча спорт мастерлыгына кандидат.

Әти кеше боларны шундый бер горурлык белән сөйли ки, бу гаиләдә спортка битараф калып булмыйдыр. Бүген уллары Буада яши, өйләнгән, ике баласы бар. Ләкин спортны ташламаган, волейбол белән шөгыльләнә.

– Кызыбыз да самбо буенча спорт мастерлыгына кандидат, бүген Казахстанда яши, – дип сүзгә кушылды Альбина ханым. – Кечкенәдән Буаның боз сараена да йөрде, самбо белән дә шөгыльләнде. Нәтиҗәдә, шул юнәлештә югары белем алды. Кыскасы, безнең гаиләдә спорт гомергә беренче урында булды, балаларның да шул юлдан китүе гаҗәп түгел.

Вәлиуллиннарның йорты музейны хәтерләтә: монда бөтен җирдә – медальләр, кубоклар. Аларны санап бетереп булмый. Ил күләмендә узган ярышларда да җиңүләр яулаганнар.

– Волейбол командабыз көчле, – диде Марат абый. – Әллә нинди шәһәр командаларын җиңеп кайттык. Ярышларга баргач, көндәшләр: «Толымбайлар буламы?» – дип сорый икән.

Толымбайда спортка мөкиббән гаиләләр күп. Әнә шуларның берсе – Вәлиуллиннар.

Аларның йорты музейны хәтерләтә: монда бөтен җирдә – медальләр, кубоклар.

«ӨЙНЕ УТЫН БЕЛӘН ҖЫЛЫТАМ!»

Адав-Толымбай зур авыл – 800 дән артык кеше гомер итә, 398 хуҗалыгы бар. Мул тормыш белән яшиләр биредә: йорт-җирләр яхшы, юллар каралган. Менә шул затлы өйләр янәшәсендә бәләкәй генә берсе күзгә ташланды, авыл читендә ул. Баксаң, анда Зәйтүнә апа Хәйретдинова яши икән. Туксан яшен тутырган әбекәй өен бүген дә утын ягып җылыта!

– Идиятулла бабам шушы нигезгә 1921 елда килеп төпләнгән, – диде ул. – Үзенең йортын келәткә алыштырган, аның өчен бабайга өстәп иген биргәннәр. Шулай итеп, күрше урамдагы йортын калдырып, бирегә күчеп утырган. Монда ул вакытта йортлар булмаган. Бабай шул келәткә ике тәрәзә тишеп, гомер буе шунда яшәгән. Ә бу йортны без 1975 елны салдык. Аңа кадәр әти белән әни дуеннан эшләнгән йортта яшәде. Мин дә шул өйдә үстем.

Зәйтүнә апа – гаҗәп кеше, теле телгә йокмый! Театр уйный диярсең, шуның кадәр рольгә кереп сөйләшә...

– Кайда эшләдегез? – дип сорагач:

– И, кызым, кайда булсын, стройка-а-а инде, – дип сузды. – 1959 елда Буаның шикәр заводының нигезен көрәк белән иң беренче мин казыдым. Саз ерып җәяү йөрдек. Ул вакытларны сөйләп аңлата торган гына түгел...

Зәйтүнә апаның өе бәләкәй дисәм, бик үк аңлашылмас. Анда бер мич, бер карават, бер өстәл һәм нәни бер шкаф сыйган. Шуның белән бетте. Ләкин иң гаҗәбе һәм иң кызыгы – шушы уч кадәрле өй һәр кич кеше белән тула икән!

– Кемнәр керә? – дим, аптырабрак. – Хәзер бит кич утырырга кешенең вакыты да юк.

– Күршеләр керә, икенче урамнардан да киләләр. Алай гына да түгел, башка авыллардан да киләләр. Чәйне әзерләп куям. Бергәләп шау-гөр килеп утырабыз.

Зәйтүнә апаның өендә газы бар, тик ул плитә өчен генә. Әйткәнемчә, өйне ул утын белән ягып җылыта. Дөрес, әбекәй газ кертергә теләгән, әмма барып чыкмаган.

– Апа, өең кечкенә, безнең таләпләргә туры килми, дип аңлаттылар, – диде Зәйтүнә апа. – Ярар, бер дә исем китми. Менә әле егерме дүрт меңгә утын сатып алдым. Ул икенче кышка кадәр җитә. Газ бәясе дә артып тора, ике исәп, бер хисап.

– Утынны ягарга кирәк инде, салкын кышларда җайсызрактыр, – дим.

– Юк, иртәнге биштә торам, мичкә төртеп җибәрәм. Кичен тагын бер яндырам. Утынны чоланга кадәр кертеп калдыралар. Әйтәм бит, күршеләр дә ярдәм итә, башка авылдан да киләләр. Ялгыз булсам да, бер көн кешесез торганым юк, шөкер. Үзең яхшы булсаң, кешеләр дә сиңа карата әйбәт ул.

Зәйтүнә апа яңадан ихластан көлеп җибәрде. Әле җырлап та бирде. Намазын да калдырмый икән. Чынлап та, шушы ун квадратлы өендә бөтен кешегә җылы урын табыла, чөнки күңеле киң…

Зәйтүнә апа Хәйретдинова өен утын ягып җылыта.

– Менә әле егерме дүрт меңгә утын сатып алдым, – ди Зәйтүнә апа.

«БАБАЙЛАР КҮП СҮЗ ИШЕТКӘН»

Адав-Толымбай рәсми рәвештә бер авыл, әмма җирле халык аны үзара «Чуваш башы»на, «Татар башы»на бүлеп йөртә. Аңлашылганча, беренчесендә – чувашлар, икенчесендә татарлар яши. Тагын бер төрле термин бар – «яңа мөселманнар». Болары инде ХХ гасыр башында ислам динен кабул иткән чувашлар.

– Яңа мөселманнар барлыкка килү чорын ике этапка бүлеп карарга мөмкин, бер төркем халык – 1906 елда, икенчеләре 1908 елда ислам динен кабул итә, – диде безне авыл белән таныштырып йөрүче Энҗе Җәббарова. – Мәсәлән, безнең гаиләнең дә тамырлары чувашларга барып тоташа.

– Ә ни өчен чувашлар татарларга әйләнгән, үзләре теләпме? – дим.

– Әйе, үзләре теләп. Беренчедән, бу отышлы булган, аларга җир биргәннәр. Икенчедән, татар булу дәрәҗәлерәк саналган. Ә дингә килгәндә, алар ул чорда күбесе мәҗүси булган, шуның өчен дә җиңел генә ислам динен кабул иткәннәр.

Энҗе Җәббарова Казан дәүләт аграр университетында укыткан, ике монографиясе, дистәләгән фәнни мәкаләсе бар. Гаилә коргач, туган ягында төпләнгән.

– Толымбайга вакытлыча гына кайткан идек, иремә дә ошап китте, монда калырга булдык, – диде ул.

Энҗе ханым туган авылының тарихын, шул исәптән бер төркем чувашларның татарлашып китү чорын да өйрәнгән. Шактый гына материал туплап, китап та бастырган.

– Кайбер авылдашларыма минем ул китабым ошамады, хәтта суд юлын таптарга туры килде. Югыйсә бүгенге көндә үзләрен татар дип йөрүче гаиләләрнең тамырлары чуваш икәнен генә күрсәттем, – диде.

– Ә алар моны яшерә идеме? – дим.

– Күрәсең, яшерәселәре килгән. Ә мин үземнең чыгышымнан оялмыйм.

Энҗе ханым кебек нәсел тамырларын яшермәүче гаиләләр дә күп авылда. Шуларның берсе – Фәһимә Таҗетдинова. Әтисе белән әнисен 1906 елда үзләрен татар дип яздырганнар.

– Әти ягыннан да, әни ягыннан да бабайлар ислам динен кабул иткән, – диде Фәһимә апа. – Хәер, алар кыяфәтләре белән дә татарга охшаган, христиан динен дә тотмаганнар. Гомумән, безнең авылда чувашлар гомергә татарча сөйләшкән, хәтта ураза тоткан. Шуның өчен дә алар бик җиңел татарлашып киткән.

– Шулай да авылның бөтен чувашлары татарга әйләнмәгән бит, – дим.

– Әйе, сүз дә юк. Әле безнең бабайларны татарлашкан өчен җирле чувашлар бик кимсеткән, янәсе, сатлыкҗаннар. Ә инде безгә карата андый мөнәсәбәт булмады. Без үзебезне чын татар дип хис итеп үстек.

Фәһимә апа авылның иң матур җирендә – күл буенда яши. Килен булып килгән нигезе икән. Егерме биш ел каенана белән яшәгән. Хәзер инде ялгыз калган, гомер иткән җәмәгате күптән вафат булган.

– Рәхмәт, кызлар чиратлашып кайтып йөри, әни дип кенә торалар, – диде әбекәй. – Бүген тормыш бик матур, әмма әллә ни кызыгы калмады. Туксан яшь күп икән ул, туганнар, дуслар да бакыйлыкка күчте. Ачлыгын да, авырлыгын да күрдек, хәзер җәннәттә яшибез. Тик барыбер үткәннәр сагындыра…

Нәсел тамырларын яшермәүче гаиләләр дә күп авылда. Шуларның берсе – Фәһимә Таҗетдинова.

Нәзирә һәм Әнвәр Кукушкиннарның гаилә корып яши башлауларына 70 ел була.

Раил Садриев башлангычы белән Толымбайда бик күп эшләр тормышка ашырылган.

Раил Садриев бик оста бакчачы да.

ТУГАН ҖИРДӘ ТАПТЫМ БӘХЕТНЕ…

Адав-Толымбайда халык бик ачык, урамда очраган кеше дә, туктап, рәхәтләнеп сөйләшә. Һәркайсының язмышы – үзе бер тарих. Ләкин арада аеруча истә калганнары бар, шуларның берсе – Кукушкиннар. Әнвәр абый белән Нәзирә апаның гаилә корып яши башлауларына 70 ел була икән! Ике ул үстергәннәр, бик матур картлык кичерәләр. Балалары читтә булса да, атна саен кайтып йөриләр.

Әнвәр абыйга 95 яшь тулган. Картлыкка бирешмәгән әле ул. Ниндидер бер зыялылык бар аңарда. Югыйсә гомер буе колхозда комбайнчы, механизатор булып эшләгән. Үзе турында менә нәрсәләр сөйләде:

– Армиядә дүрт ел хезмәт иттем: 1952–1956 елларда Мәскәү – Пекин юлын салырга булыштык. Монголиядән ефрейтор булып кайттым. Армиядән авылга ике тапкыр акча салдым. «Улым, рәхмәт, иң авыр вакытларда ярдәм иттең», – дия иде әни. Әти мин армиягә киткән елны бавыр чиреннән үлде. Җиде класс бетергәч, иң олы малай буларак, әти мине үзе янына эшкә алды. Шуннан бетте – уку эләкмәде. Ә менә туганнарым барысы да укыды: ике табиб, өч укытучы, бер язучы безнең гаиләдә.

– Димәк, аларның укып кеше булуларында сезнең дә өлеш бар, – дим.

– Әлбәттә. Юк, мин авылда калганыма сөенәм генә: кешедән бер дә ким яшәмәдем. Хезмәт стажым 48 ел, шуның утыз ике елы – комбайнда. Хезмәт ветераны мин. Сугышка бармасак та, тылда каты эшләдек. Инде армиядән кайткач, комбайнда беренчелекне бирмәдем. 1973 елда Мәскәүдә ВДНХда «Москвич» машинасы бүләк иттеләр. Татарстаннан өчәү генә идек. Тагын әле өч мотоцикл да бирделәр.

– Бабай гомергә җитез булды, акчасыз яшәмәдек, эчеп тилмертмәде, – дип сүзгә кушылды Нәзирә апа. – Армиядән кайткач, сөйләшеп кенә киткән идек... Бик матур яшәдек, мең шөкер.

Нәзирә апа – авылның акъәбисе. Күп еллар абыстай булып йөргән. Ул укыган Коръән, мөнәҗәтләрне халык әле дә искә алып сөйли.

Адав-Толымбайга баргач, Татарстанның халык артисты Раил Садриев янына керми кала алмадык. Күпләр беләдер – туган авылының чын фанаты ул. Толымбайда бик күп эшләр нәкъ менә аның башлангычы, аның ярдәме белән тормышка ашырылган. Раил абый бик оста бакчачы да: ниләр генә үстерми, иртә яздан кыяр-помидор ашый башлыйлар.

– Минем өчен туган авылым – көч, энергия чыганагы, – диде ул. – Ата-бабалардан калган нигездә яшәү бөтен кешегә дә тәтеми. Ә миңа тәтеде! Алай гына да түгел, әтидән калган өйнең диварларын сүтмичә, матурлап йортны яңарттым. Мондагы һәр бүрәнә, һәр уч җир миңа кадерле. Һәм бу буш сүзләр генә түгел. Иң бәхетле кешеләр – туган җирендә, туган нигезендә гомер итүчеләр. Кызганыч, күпләр шуны аңламый, бәхетне читтән эзли...

Раил Садриев сүзләреннән соң нәрсәдер язып тору артык булыр. Һәм сүз монда Адав-Толымбай турында гына бармый…

ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН
Авылга 1655 елда нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Сиушево исеме белән дә билгеле.
1797 елга кадәр халкы – сарай, 1860 нчы елларга кадәр удел крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.
1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда 2 мәчет була, 1884 елда мәктәп ачыла. ХХ йөз башында 2 мәчет, мәдрәсә, чиркәү эшли.

 

 

Руфия Фазылова

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера