![Ак әбиләр авылы](https://protatarstan.ru/old/news/2018/09/1-1-18.jpg)
Ак әбиләр авылы
Татар авыллары
26 сентября 2018
![1-4](/images/uploads/wp-content/uploads/2018/09/1-4-11-960x640.jpg)
БЕРҮЗЕНӘ – ӨЧ ИСЕМ
Бу имән нәкъ авыл уртасында – мәктәп бинасы ишегалдында күкрәп утыра. Белем учагы гомергә шушы нигездә булганын исәпкә алып, мөгаен, аны берәр шәкерт яки мөгаллим утырткандыр, дип уйлап куйдым.
Иске Имән авыл җирлеге башлыгы Раушания Исламова исә:
– Авылның элеккеге исеме Катысаз (Иман) булган, Октябрь революциясе елларында ул Иске Имән исемен алган. Бәлки, бабайларыбыз аны шул хөрмәткә утырткандыр. Авылыбыздагы бердәнбер имән агачы ул, – диде.
– Чынлап та, бик мөмкин бит, дип куйдым мин дә. Мәгърур имәннең юан‑юан кәүсәләре, киң ябалдашы шомлы, серле тарихны саклый кебек тоелды. Моңсу да кебек ул: чөнки гомере буена мәктәп балаларын каршы алган, бүген исә инде андый бәхеттән мәхрүм калган. Иске Имәндә мәктәп ябылганга өч ел икән. Сәбәбе – әлегә дә баягы оптимизация. 28 укучы калгач, бала саны аз, дип, укучыларны Нөркәй урта мәктәбенә күчергәннәр. Әле ярый балалар бакчасы эшләп калган.
Иске Имәндә бүген 260 кеше яши, мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны – 12. 110 хуҗалык бар. Авыл төзек, күп йортлар яңа капка, койма белән әйләндереп алынган. Халык аралашучан, гади биредә. Каршыңа очраган һәркем елмаеп сәламли.
Без исә кешеләрнең бәрәңге бакчаларын күреп таң калдык: туфрак кап-кара! Мин аны хәтта учка алып, тотып та, иснәп тә карадым: «ярмаланып» тора. Җирнең йомшаклыгы... «Бер су сипмичә дә монда яшелчә үсәдер», –дип үзара сөйләштек.
– Чынлап та, уңдырышлы туфрак бездә, – ди Раушания Исламова. – Ирем Рөстәм КФХ булып теркәлде. Мөгезле эре терлек үрчетәбез, җирләребез дә бар. Быел иген уңышы да әйбәт, бәрәңге дә...
Иске Имән электән үк уңдырышлы җирләре белән дан казанган. Революциягә кадәр Казан байларының монда килеп, иген игүләре билгеле. Авылда яшәүче әби-бабайлар сөйләвенә караганда, үз вакытында биредә шәһәр төзелә икән дигән сүзләр дә йөргән.
Гел күзәтәм: авылда йортлар төзек икән, димәк, тырыш халык яши. Иске Имән кешеләре үз көчләре белән көн итә: мал-туар, кош‑корт асрый. Җирлектә ике эре фермер теркәлгән, йөзәр баш умартасы булган умартачылар бар. Фермер булып теркәлмичә, дәүләттән ярдәм алмыйча, унар баш мөгезле эре терлек асраучылар байтак.
АЛЛАҺ БИРГӘН ГОМЕР
Иске Имәнне чын мәгънәсендә «Ак әбиләр авылы» дип атарга була. Биредә туксан дистәне тутырган берничә әби бар. Аларның һәркайсы турында аерым язма әзерләрлек. Әлбәттә, барысы белән дә таныша алмадык.
Иң беренче булып авылның иң өлкән кешесе – агымдагы елның июль аенда йөз яшен тутырган Шакирова Мияссәрә әби янына бардык. Без килгәндә ул газета укып утыра иде.
– Әби, ә син анда нәрсә язылганны аңлыйсыңмы? – дигән соравыма:
– Ничек инде аңламыйм?! Аңламаган урыннарын өчәр кат укыйм, – дип куйды.
Бу сораудан үземә үк уңайсыз булып китте. Кем уйлаган йөз яшьлек кешенең шулай егәрен, акыл-зиһенен саклаган дип!
Бүген әби улы Фәннур, килене Ләйлә тәрбиясендә яши икән. Туксан сигез яшенә кадәр исә үз йортында, ялгызы яшәгән һәм мөстәкыйль тормыш алып барган. Бәрәңгесен утырткан, үстергән, аны казыган, ашарына әзерләгән һәм башка шуның кебек көндәлек мәшәкатьләрне башкарган.
– Бик киләсе килмәсә дә, әнине үзебезгә алып килдек, – диде Фәннур абый. – Аягында йөрсә дә, йөз яшь үзенекен итә: картайды әни. Ут-күздән дә куркыныч.
Әбинең язмышы шактый катлаулы: егерме җиде яшендә
өч улы белән тол кала ул. Иң кече баласына бер яшь кенә тулган була. Гомер буе колхоз эшендә эшләп, йорт салып, үрнәк, тәртипле гомер юлы уза.
– Әни кырыс та, акыллы да булды, – дип сөйли Фәннур абый. – Безгә бик яхшы тәрбия бирде. Әтисез үссәк тә, беребез дә кеше теленә кермәдек, барыбызның да тормышлары матур, көйле.
– Улларым яхшы булды, – диде Мияссәрә әби. – Мин аларга бик рәхмәтле. Киленем Ләйләдән дә уңдым. Нәрсә ашыйсым килсә, шуны пешерә. Бөтен җирдә чисталык, пөхтәлек. Миңа утырып, ятып кына торырга кушалар. Тик ятасы килми шул. Менә иң авыры шул...
– Егылып берәр җирен имгәтмәсен, дип куркабыз, – дип сүзгә кушыла Ләйлә апа. – Башлары әйләнеп китә. Әни гомере буена аралашучан булды. Урамга бер чыгып китсә, тиз генә кайтып кермәде. Менә шул чакларын сагына ул. «Хәзер син аралашкан кешеләрнең берсе дә юк, чыгып йөрмә», – дип тә карыйм. Үпкәли.
Әбидән озак яшәүнең серен сорадым.
– Аллаһ биргән гомер, – диде ул гади генә.
Нәселләрендә йөзгә җиткән кеше юк икән. Хәер, Иске Имән тарихында да ун дистәне тутырган кешеләр әле булмаган. Мияссәрә әбинең аягы җиңел булсын!
![1-9](/images/uploads/wp-content/uploads/2018/09/1-9-6-960x640.jpg)
Бүген Миясәрә әби улы Фәннур, килене Ләйлә тәрбиясендә яши икән.
![1-1](/images/uploads/wp-content/uploads/2018/09/1-1-18-960x640.jpg)
Өч сәгать тә гармунда уйный алам, – диде Фатыйма апа Гайнанова.
![1-12](/images/uploads/wp-content/uploads/2018/09/1-12-3-480x720.jpg)
Гармунчы әбинең үзенчәлекле тәрәзә төбе.
ГАРМУНЧЫ ФАТЫЙМА
Иске Имәннең тагын бер үзенчәлекле, соклангыч кешесе – Фатыйма апа Гайнанова. Тиздән, октябрь аенда, туксан биш яшьне тутыра. Өздереп гармун уйнавы, тәмле теле, кунакчыллыгы сокландырды да, гаҗәпләндерде дә.
![1-16](/images/uploads/wp-content/uploads/2018/09/1-16-2-960x640.jpg)
– Алты бала үстек, үземнең дә балаларым алтау иде, – диде Фатыйма апа. – Туганнар инде үлеп бетте, мин генә калдым. Бер улым белән бер кызымны да югалттым. Бик тату гомер иткән иремне дә җирләдем. Тик барыбер кайгыларга бирешмәдем, Аллаһы Тәгалә ярдәм итә, күрәсең. Якыннарымны бик сагынган вакытларда гармун алам да яртышар сәгать уйныйм. Бөтен гомер күз алдыннан уза...
Фатыйма апа кулына гармунын ала. Җырлый да, уйный да. Татар халык җырлары, бию көйләре – берсе дә калмады.
– Арыгансыңдыр инде, – дибез.
– Өч сәгать тә уйный алам, – диде әбиебез.
Фатыйма апа төрле җирләрдә эшли. Ун класс белем алганнан соң колхозга учетчик булып урнаша. Тракторларның күпме ашлык алып кайтканын, алып киткәнен санап тора. Нәкъ шул вакытта булачак ире белән дә таныша.
– Бикмөхәммәт йөзгә әллә ни матур түгел иде, – ди әби, яшьлек елларын искә алып. – Башта күзем төшмәде. Берсендә карыйм: амбарда җырлап йөри, тавышы матур. «Ай-яй, бу егет бигрәк моңлы җырлый. Күңеле әйбәт булырга охшаган», – дип уйлап куйдым. Күпмедер вакыттан соң тракторына утырып, эш буенча күрше авылга барырга туры килде. Шунда сөйләшеп киттек. Аннан аерылышмадык та. Килен булып шушы нигезгә килдем. Бик тату яшәдек. Районда узган төрле кичә, конкурсларга чыгыш ясарга йөрдек. Матур пар идек, бик матур. Иртә китеп барды шул, утыз елдан артты инде. Алдынгы комбайнер, сугыш ветераны иде.
![1-13](/images/uploads/wp-content/uploads/2018/09/1-13-3-960x640.jpg)
Фатыйма апа умартачы да. Әле кортларны бетергәнгә ике генә ел икән.
– Корт оясын кырга эшкә баргач табып алып кайткан идем, гомер буе асрадык, – диде. – Нинди авыр вакытларда да өстәлдән сөт, каймак, бал өзелмәде.
Фатыйма апа гел шулай үткен булган. Шуңа күрә аңа Иске Имәндә балалар бакчасы ачуны да, колхоз ашханәсен оештыруны да йөкләгәннәр.
– Авылга җитәкчеләр, артистлар килсә дә, безгә кертәләр иде, – ди гармунчы әби. – Аларны сыйлап, мунчалар кертеп чыгара идем. Кешеләр белән аралашырга хәзер дә яратам.
Сыйлау дигәннән, Фатыйма апа бүген дә үзе генә чәйләргә яратмый икән.
– Берәр тәмле ризык пешерсәм, капка төбенә чыгып китәм, – ди. – Урамнан кеше узганны көтеп торам. Мәҗбүриләп булса да өйгә алып керәм, чәй эчәргә. Каршы килмиләр үзе, рәхмәт яугыры...
Фатыйма апа безне дә кыстый-кыстый чәй белән сыйлады. Колмактан ипи пешергән. (Чүпрә урынына колмак үләне суын сала икән). Миче бар. Күз алдына китерегез: әбинең өстәле буйлап тезелешеп утырдык. Фатыйма апа исә гел йөреп тора: әле кайнатмасын алга төртә, әле маен. Ә үзенең йөзе кояш кебек балкый, сабый бала кебек сөенә. Шулвакыт күңел сандыгыннан бер вакыйганы тартып чыгардым: кечкенә чакта күршедә Ганҗамал әбием бар иде. Кайчан гына күрсә дә, өенә чәй эчәргә алып керә. Ипигә бал, май ягып бирә, чәчәкле чынаякка чәй ясый. Һәм каршыңа килеп утырып, шулай ризыкны алга төртә‑төртә чын күңелдән сыйлый. Фатыйма апа да шулай... Бүген, мул заманда, кеше килә башласа, кунакларны шаккатырырга тырышып, яки гаеп итеп китмәсеннәр, дип, ят ризыклар әзерлибез. Ә табынның җылысы юк... Бу әбинең өстәлендә әллә нинди нигъмәтләр дә тормый, ә гаҗәеп затлы ризык ашагандай булдык. Менә шушыдыр инде күңел җылысын бирү. Ни кызганыч, бүген ул кыйммәтләр югалып бара.
Форсаттан файдаланып, Иске Имәннең гармунчы ак әбиен 95 яшьлеге белән котлыйсы килә. Фатыйма апа, тагын дистә еллар авылга моң, яктылык чыганагы булып торыгыз. Сезнең кебек кешеләр, безгә, яшьләргә, үрнәк тә, шатлык өләшүче дә.
![1-14](/images/uploads/wp-content/uploads/2018/09/1-14-2-960x640.jpg)
![1-3](/images/uploads/wp-content/uploads/2018/09/1-3-14-960x640.jpg)
«ҮГЕЗ ҮСТЕРҮ ФАЙДАЛЫ»
Авылның иң эре фермер гаиләсендә дә булдык. Газизовлар хуҗалыгында 100 башка якын үгез, дүрт савым сыеры, 150 баш каз, тавык‑чеби бар. Йөз гектардан артык чәчү җирләре дә алар карамагында. 2016 елда 2 миллионлык грант отып, йөз башка исәпләнгән ферма салганнар.
– Грант акчасы гына җитмәде, үзебезнең 1 600 мең сум акчаны да салдык, – диде Рушания Газизова.
– Ничек соң, файдасын күрә башладыгызмы әле? – дим.
– Зур файдалар турында әйтергә иртәрәктер. Үзебезнең көндәлек чыгымнарны капларга җитә инде.
– Малларны кем карый?
– Нигездә ирем белән улым. Мин балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшлим, вакыт та калмый...
Газизовлар гаиләсендә эш бүленгән: ир‑атлар үгезләрне караса, Рушания ханым өстендә савым сыерлары, кош-кортлар икән.
Ир-атлар үгезләр караудан тыш, җир эшкәртү, иген, печән үстерү белән дә шөгыльләнә. Бу эш белән 2004 елдан бирле шөгыльләнәләр, әйтүләре буенча.
– Пай җирләре, нигездә, туганнарныкы, ике генә чит кеше, – диде хуҗабикә. – Җир өчен печән, иген бирәбез. Бездә бер пай җиренә 7,2 сутый туры килә. Район башлыгы тарафыннан шулай куелды: печән, иген алмаган кешеләргә өч мең сум акча бирәбез.
![1-6](/images/uploads/wp-content/uploads/2018/09/1-6-9-960x640.jpg)
![1-8](/images/uploads/wp-content/uploads/2018/09/1-8-8-960x640.jpg)
![1-5](/images/uploads/wp-content/uploads/2018/09/1-5-9-960x640.jpg)
Газизовларның өч балалары бар. Олы кызлары Казан дәүләт медицина университетында белем ала, уллары Сарман авыл хуҗалыгы көллияте студенты, ә бәләкәй кызлары бакчага йөри. Зур, төзек ихаталары, чәчәккә күмелгән бакчалары, биредә нинди тырыш кешеләр яшәгәнлеген әйтеп тора.
Рушания ханым белән сөйләшеп торган арада уллары Райнур килеп чыкты. Чын хуҗаларча үгезләр яшәгән ферманың ишекләрен ачты ул. Шуннан бәйнә‑бәйнә сөйләргә кереште.
– Кечкенә үгезләрне бәйләмичә тотабыз, үсә төшкәч, аерып куябыз. Бер үгезне якынча ел ярым асрыйбыз. Суйгач, 3 центнер ите чыга...
– Райнур, авылда калырга җыенасыңмы? – дим.
– Авылда калдырасым килми шул, – дип, ана кеше улы өчен җавап бирде.
– Ә моның кадәр хуҗалыкны кемгә калдырасыз? – дим.
– Үзебез бар бит, әле без карт түгел. Авылда яшь гаиләләр өчен мөмкинлекләр юк. Мәктәп ябылды, бакча да соңгы елларын эшлидер, яңа туган сабыйлар юк дияргә була. Күп балалы гаилә буларак Сарманнан җир биргәннәр иде. Өйләнсә, шунда йорт салсак, дип тә уйлыйбыз. Теләге булса, монда килеп эшләп йөрер. Район үзәге безгә ерак түгел, әле кечкенә кызыбызны биюгә дә Сарманга йөртәбез.
Сүзебез янә ферма, маллар тирәсенә кайтты. Иткә сорау бар икән, айга кимендә ике‑өч үгез суялар. Күпләп сатканда килосы 250 сумнан, берәр бот булса, 270–280 сумнан бирәләр. Үзләренең даими сатып алучылары бар, итне килеп алалар, үгезләрне дә китереп бирәләр.
– Сыерларга караганда үгез асрау файдалырак, – ди хуҗабикә. – Бер сыер ашаган ризыкка ике үгез асрап була. Аннан мәшәкате дә азрак, савасы юк, сөтен урнаштырасы, дигәндәй. Иртән алларына печән салып калдырсаң, көн буе үз эшләрең белән йөреп кайтырга була. Ә сыерларны алай калдырып чыгып китә алмыйсың. Сыерның сөте бик арзан: 10 гына сум бит. Кимендә 20 сум булса уйлап карарга булыр иде.
Рушания ханым белгечлеге буенча хисапчы булмаса да, гел саннар телендә сөйләшә. Янә бер кызык та, кызганыч та мисал китерде ул:
– Бүген солярканың бәясе 38–40 сум, ашлыкныкы – 6–7 сум. 2004 елда, җирләрне арендага алган вакытта, ягулыкның бәясе 3 сум, ашлыкныкы да 3 сум иде. Ягъни бер литр ягулыкка бер кило ашлык туры килә. Гап‑гади арифметика, исәпләп баш катырасы түгел. Менә шуннан бүген җир кешесенең бөтен бәясе күренә. Әле моңа салымнарны да өстәсәң...
...Иске Имән авылы турындагы язмага шушы урында нокта куябыз. Сарман районы башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева: «Иске Имән җирлегендә гаҗәеп кешеләр яши. Җәен авыл көнен үткәрделәр. Зурлап чишмә ачтылар. Тырыш, эчке дөньялары бай халык анда», – дигән иде. Гүзәл ханымның сүзләренә җавап итеп: «Әйе, күрдек. Нәкъ шулай икән», – диясе генә килә.
![1-11](/images/uploads/wp-content/uploads/2018/09/1-11-4-960x640.jpg)
ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН
Иске Имән – Сарман районындагы иң борынгы авылларның берсе. Ул 1917 елга кадәр ике исем белән аталган: Катысаз һәм Иман. Соңгысы XVIII‑XIX гасыр рәсми кәгазьләрендә җәя эчендә күрсәтелгән. 1917 елдан соң Иске Имән атамасын ала.
Авылның иң беренче исеме – Катысыз, янәшәдә аккан шул исемдәге елга белән бәйле. Башкортостан үзәк дәүләт архивында авылга кагылышлы бер документ саклана. Шуннан күренгәнчә, 1798 елның 13 июлендә Катысыз (Иман) авылында яшәүче Тимеркәй Йосыпов губерна җитәкчесенә гариза белән мөрәҗәгать итә. Ул нәсел җепләренең башкорт сословиясенә караганлыгын раслый. Нәсел җебе – Бәйрәмхуҗадан башлана. Тимеркәй ерак бабасына 1596–1597 елда бирелгән грамоталарны әле дә саклавын яза. Исем шәҗәрәнең җиде буыннан торган ботагында Бәйрәмхуҗаның оныгы Иман да бар. Авылга Иман исеме кушылу да шуннан башланган дигән фараз йөри.
Аңлашылганча, Катысаз (Иман) да, татарлардан тыш, башкортлар да яшәгән. Бишенче ревизия (1795 ел) материалларыннан күренгәнчә, авылда 31 хуҗалыкта 104 ир‑ат һәм 99 хатын‑кыз исәпләнә. Ир-атларның 66 сын ясаклы татарлар, 36 сын башкортлар, 2 сен типтәрләр тәшкил иткән. (Россия борынгы актлар дәүләт архивы, 1355 нче фонд, 1нче тасв., 128 нче б.)
XIX гасыр азагыннан алып XX гасыр башына чаклы авылда яшәүчеләр саны акрынлап кими. 1897 елда анда даими рәвештә 480 ир‑ат һәм 434 хатын‑кыз яшәсә, 1906 елда исә 360 һәм 340 кала.
1906 елда, 1870 ел белән чагыштырганда, халык саны кимрәк булса да, йортлар саны 15 кә арткан. Ул вакытта авылда өч бакалея лавкасы, тимерчелек, икмәк запасы саклана торган кибет эшләгән.
1913 нче елгы җанисәп вакытында авылда 208 хуҗалык, 572 ир‑ат һәм 586 хатын‑кыз исәпкә алына. Авылда бер мәчет, бер мәктәп бар дип тә теркәлеп куелган.
![1-10](/images/uploads/wp-content/uploads/2018/09/1-10-6-960x640.jpg)
Добавить комментарий