Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Акбүре: яңа авылның якты юлы

Акбүре авылы нинди тарихка ия

Могҗизага тиң язмышлар була. Яңа Чишмә районының Акбүре авылына баргач, шундый тарихларны ишетеп, тетрәнү дә, соклану да кичердек...
 
ИКЕ АВЫЛ АРАСЫНДАГЫ НИЗАГ
Акбүрегә егерме алты яшь. Юк, авылны түгел, исемен әйтүем. 1994 елга кадәр ул «Татар Волчьясы» булып йөргән. Аннан аны татарчалаштырганнар. Тарихлы, атаклы авыл. Бүген биредә 162 хуҗалык бар, 442 кеше яши. Мәктәбе, балалар бакчасы, мәдәният йорты, ФАПы булган төзек авыл ул.
Авылның оешу тарихы үзенчәлекле. Бу хакта Акбүренең «Буыннар мирасы» музее җитәкчесе Вәсил Вәлиуллин сөйләде:
– Безнең бабайлар 1756 елда башта Рус Волчьясы авылына килеп урнашкан. Исеменнән үк күренгәнчә, анда руслар яшәгән. Беренче татар гаиләсенең Гомәр Кармышев дигән кешенеке икәне билгеле. 1764 елда тагын берничә татар гаиләсе килеп урнаша. Шуны әйтим: татар гаиләләренең барысы да солдатлар була. Архив документларында бу турыда язулар бар. XIX гасыр башында Рус Волчьясында 24 татар гаиләсе яши. Авыл зурая бара – рус, татар гаиләләренең саны арта. Шулай тыныч кына гомер иткәндә, бер рус егете татар кызына өйләнә. Яшьләр чиркәүгә баралар, кәләш христиан динен кабул итә. Бу хәлдән соң татарлар ярсый. Авылның аксакаллары җыелып сөйләшә. «Болай булса, руслар белән кушылып бетәбез», – диләр. Һәм уртак фикергә киләләр: татарлар үзенә бер авыл булып аерылып чыгарга тиеш. Шуны сорап, югарыга хатлар язалар. Нәтиҗәдә, теләкләренә ирешәләр – Волчанка елгасы буйлап, ике чакрым ераклыкка китеп утыралар. Кызганыч, аның төгәл датасын белмибез, XIX гасырның беренче чиреге була бу.
Яңа авылга Татар Волчьясы исеме бирәләр. Әйткәнемчә, шул исемдә авыл 1994 елга кадәр йөри. Кайчандыр авылга нигез салган солдатлар тиз арада авылның данын еракларга тараталар. Якын-тирәдә Татар Волчьясын белмәгән кеше булмый... Авылның «Буыннар мирасы» музеен карап чыкканнан соң, әнә шулар хакында белдек. Ул Яңа Чишмә районы Туган якны өйрәнү музееның филиалы булып дәүләт статусында эшли икән. Дүрт заллы, заманча мондый музейларны авылларда сирәк очратасың.
– Бик зурлап, музейны 2015 елда ачтык, – диде Вәсил Вәлиуллин. – Бу бинада элек райпо кибете урнашкан иде. Хөрмәтле авылдашыбыз – «Татмелиорация» Траст компаниясе» Ачык акционерлык җәмгыятен җитәкләгән Әнвәр Залаковның туган төбәгенә бүләге ул. Дөрес, Әнвәр Мәхмүтовичтан кала, тагын башка күп кенә кешеләрнең көче керде монда. Әмма эшнең башында ул торды.
Музей авылның йөзек кашы, дисәм, арттыру булмастыр. Килгән кунакларны да иң беренче бирегә алып киләләр. Мәктәп балаларының да яраткан урыны икән бу. Һичшиксез, Акбүредә авыл тарихына зур игътибар бирәләр, җирле халык үзенең нәселен, ата-бабаларының кәсебен белә.
 
КАЙТУ...
Сүз башында язмышлар дигән идем. Акбүренең «Буыннар мирасы» музеенда Бөек Ватан сугышында катнашкан барлык авылдашларының исем-фамилияләре, фотосурәтләре дә бар. Шулар арасында бер солдатның язмышы аеруча йөрәккә үтеп керде.
...1920 нче еллар. Идел буе төбәгендә – коточкыч ачлык. Ибәтуллин Харис белән Хәдичә уллары – ун яшьлек Минвәли белән яшүсмер Вәгыйзьне хәер сорашырга чыгарып җибәрә, чөнки алар ачлыктан шешенә башлый. Ничек кенә авыр булмасын, ата‑ана гаҗизлектән:
– Чистайга барыгыз, хәллерәк кешеләр очраса, исән калырсыз, – диләр.
 
фото 1
– Бик зурлап, музейны 2015 елда ачтык, – диде Вәсил Вәлиуллин.
фото 6
фото 3
 
 
фото 9
Минвәли абыйның бердәнбер кызы Мәгъбүлә апа бүген исән-сау. Гомер иткән карты белән улы, килене тәрбиясендә яши.
фото 7
Эзтабарлар Ибәтуллин Минвәли Харис улының солдат медальонын тапканнар.
 
 
Абыйлы-энеле ике туган туган йортларыннан чыгып китә. Йөри торгач, вокзалга барып чыгалар. Вәгыйзь белән Минвәли шунда кыргызлар белән таныша. Алар хәлле була, малайларны ашаталар. Кыргызлар Минвәлине аеруча ярата. Абыйсына: «Син безгә бу малайны бир, без сиңа акча түлибез», – диләр. Вәгыйзь ризалаша. Моны энесен ачлыктан коткаруның иң дөрес юлы дип саный. Шулай итеп, ун яшьлек Минвәлине Кыргызстанга алып китәләр. Абый кеше кире Акбүрегә әйләнеп кайта. «Энем үлде, шунда җирләп калдырдык», – ди өйдәгеләргә.
Ә Минвәли кыргыз далаларында, ат иярләп, таза егет булып үсеп җитә. Яңа ата‑анасы аңа әйбәт мөнәсәбәт күрсәтсә дә, үсмер малай үз әти-әнисен сагына. Тиздән аны килеп алырлар дип көтә. Тик җәйләр уза, көзләр җитә... Минвәли артыннан килүче булмый. Минвәли барыбер кәефсезләнми – үскәч, мин аларны эзләп табам, дип уйлый. Яңа гаиләгә килүгә, ак биткә «Яңа Чишмә. Татар Волчьясы» дип язып куя, чөнки үзенең шуннан икәнен белә. Бу язуны ул гел яңартып, икенче биткә күчереп тора. Унсигез яше тулгач, Минвәли солдатка китәргә тиеш була. Кыргыз әтисе, берничә атын сатып, улының итек олтанына акча сала:
– Кирәге чыгар, балам...
Минвәли военкоматка бара, документларны тутыра. Һәм, һава суларга чыккач, ишек ачык икәнен күрә... Ике дә уйлап тормыйча, вокзалга чыгып йөгерә. Вокзалда булган кешеләргә ничә еллар түш кесәсендә йөрткән кәгазьне күрсәтә. «Яңа Чишмә. Татар Волчьясы, кайда бу җир?!» Бәхетенә, шунда балалы бер хатын Татар Волчьясының кайда икәнлеген белә булып чыга.
– Татарстанда ул, мин дә шуннан. Туган ягыма кайтырга дип чыктым, тик кесәмдә бер тиен акчам юк, – ди.
Минвәли менә шулай, теге хатынга ияреп, могҗиза белән туган авылына кайтып ирешә. Сигез ел элек әти‑әнисе белән печән чапкан болыннарны исенә төшерә. Шунда тәгәри-тәгәри ауный... Аннан туган йортын эзләп таба. Көпә-көндез була бу хәл. Әнисе өйдә ялгызы гына бәрәңге әрчеп утыра.
– Инәй, - дип, килеп кереп, әнисен кочып ала Минвәли.
Тик ана кеше улын танымый:
– Бик таза, матур егетсең. Тик минем улым үлде шул, йөрәк ярамны кузгалтма, – ди.
Өйдәге тавышка Минвәлинең апасы килеп керә. Ул энесен танып ала... Киң кыргыз далаларында уйнап үсеп, ничә еллар сагыну әчесен йөрәгендә йөрткән егет бу вакыт сулкылдап елый...
Минвәли төп нигездә озак яшәми – армиягә алалар. Аннан кайткач, егет өйләнә. Аңа колхоз атларын тапшыралар. Авылда аннан да оста ат өйрәтүче булмый. Гүя ул атлар телен белә.
Ләкин матур гына яшәп ятканда Бөек Ватан сугышы башлана – Минвәлине сугышка алалар.
Бергә яшәүче әнисен, хатынын, өч яшьлек кызын калдырып, утыз яшьлек ир сугышка китә. Өч айдан соң, үлгән хәбәре килә...
...Тик язмыш язган хикәя шуның белән генә бетми. 2008 елда Акбүре авыл җирлегенә хәбәр килә. Эзтабарлар Ибәтуллин Минвәли Харис улының солдат медальонын тапканнар. Мәрхүм солдат үз кулы белән туган җирен, әнисенең һәм хатынының исемен язып куйган...
Шулай итеп, Минвәлинең сөякләрен туган ягына алып кайтып җирлиләр. Исән чагында кендек каны тамган җиргә йөрәге, күңеле белән тартылса, мәрхүм булгач та, рухы, җаны, күрәсең, тагын туган ягына тарта. Гаҗәп язмыш...
Минвәли абыйның бердәнбер кызы Мәгъбүлә апа бүген исән-сау. Гомер иткән карты белән улы, килене тәрбиясендә яши. Аның да янында булып, аралашып чыктык.
– Әни, әбием (әтинең әнисе) белән үстем мин, – диде ул. – Әтине әби сөйләгәннәрдән генә беләм. Әти бик җор телле кеше булган.
– Улы бер «үлеп терелгәннән соң», яңадан кайтыр, дип көттеме әбиегез? – дим.
– Көтте. Әби дә, әни дә. Сугыштан фәлән кеше кайтты дигән саен, күңел җилкенеп куя иде. Тик барыбер кайтты бит. Әтинең сөякләрен әби, бабай, әни янына җирләдек. Бик зурлап, хәрбиләрне күмгәнчә, залплар биреп җирләдек үзен. Шул чак башта яңгыр яуды, аннан кояш чыкты. Алланың бер хикмәте бу...
 
КРЕДИТСЫЗ ТОРМЫШ
Һәр авылда диярлек фермерлар бар хәзер. Әйе, тәвәккәлрәк, тырышрак кешеләр үзләренә эш ачарга тырыша. Акбүредә дә ике эре фермер бар. Шуларның берсе – Нуруллиннар. Хатыйп абый белән Рузалия апа бер ул тәрбияләп үстергән. Ильяс механик һөнәрен үзләштерә икән, Казанда укый.
– Өченче курста инде. Кулына диплом алгач, авылга кайта, – диде әти кеше.
Хатыйп абый белән Рузалия апа үзләрен бәхетле кеше дип атады, чөнки кредитлары юк. Башта бу сүзгә бик игътибар бирмәдем. Нуруллиннар бер ел эчендә ферма салып, утызлап бозау, яңа трактор алган. Һәм дәүләттән грант та, банктан кредит та алмаганнар (!). Иң гаҗәбе – ир белән хатынның төп эш урыны юк, дөресрәге үзләренең хуҗалыкларыннан тыш, бүтән җиргә барып хезмәт куймыйлар.
– Барысына да акча каян алдыгыз? – дип кызыксынам, гадәттә зур  эшләр башлаганда эшмәкәрләргә акчалар җитеп бетми бит.
– Мин үземне белгәннән бирле маллар янында, – диде Хатыйп Нуруллин. – Совхозда атлар җиктем, хатыным да фермада эшләде. Совхоз таралгач, фермалар да бетте. Ә яшәргә кирәк бит, эш юк дип торып булмый. Шулай итеп дистә елдан бирле мал асрыйбыз. Элегрәк савым сыерлары тоттык. Сөттән акча керә, бозавын үстереп тапшырасың. Шулай акрынлап мая тупладык. Берне сатасың, икене аласың. Әле менә заманчарак кыланып карарга уйладык.
CcrYbTQrJsM
a8j4WXEprsU
YIqjjL3gmrE
Хатыйп абый белән Рузалия апа үзләрен бәхетле кеше дип атады, чөнки кредитлары юк.
 
Әйе, Хатыйп абый заманадан калышмый: узган көз Оренбург өлкәсеннән Герефорд токымлы ундүрт баш тана алып кайткан. Алар февральдә бозаулый икән. Герефорд – итле токым. Сыерларны саварга кирәк түгел, чөнки сөтне бозаулар имә. Максат – сөт алу түгел, ә тизрәк бозау үстерү.
– Мондый сыерлар бик  кызык: бозаулагач та унсигез көннән яңадан буазлана, – диде хуҗа кеше. – Дүрт‑биш айлап бозавын имезгәч, ял итеп тора – җиленен үстерә. Аннан янә бозау китерә.
Хуҗа язын Герефорд токымлы үгезләр дә алып кайткан. Шулай итеп хәзер Нуруллиннар ихатасында гел кызыл төстәге үгез, таналар гына.
Хатыйп абый атлар ярата икән. Дүрт аты бар, шуның берсе нәселле чабышкы аты. Аның белән төрле ярышларга да йөри.
– Чабышкы ат, ярый, анысы аңлашыла, әмма гади атларыгыз да өчәү икән. Алар бит ашарга сорый, җигү өчен өч ат нәрсәгә сезгә? – дим.
– Шәкүр карак әйткән ди: «Эх, егетләр, белмисез сез ат урлауның тәмен». Ә мин: «Ат асрауның тәмен», – дияр идем. Атлар бик акыллы җан ияләре. Һәм алар безгә техника урынына да хезмәт итә. Җәй буе болында печән чабабыз. Безнең җирләр юк. Хайваннарга еллык азыкны үзебез әзерлибез. Минем әле ат җигү кирәк-яраклары, арба, чанам да ике комплект. Хатын да, малай да ат йөртә...
Ир белән хатын икесе дә аралашу өчен ачык кешеләр. Никадәр хезмәт, югыйсә, бер зарланып карасыннар. Киресенчә, маллары турында балалары кебек яратып сөйләделәр. Бердәнбер проблема – яңа салынган фермада су юк. Авыл башында урнашканлыктан, су торбалары фермага кадәр килмәгән. Ә кое казыту шактый зур суммага чыга икән. Әлегә гаиләнең андый мөмкинлеге юк.
 
R2BFDUrEaCQ
pG_OQccKb5s
 
Минхәеров Шәйхетдин абый белән Минҗиһан апа икесе дә Акбүредә туыпүскән, шунда гомер иткән кешеләр
 
 
«ТАЯККА ЭШЛӘМӘДЕК»
Акбүре халкы үзен бәхетле дип саный, чөнки совет чорында мул тормышта яшәгәннәр. Башка авыллардан аермалы буларак, аларда совхоз булган. Чираттагы геройларым әнә шулай дип саный. Минхәеров Шәйхетдин абый белән Минҗиһан апа икесе дә Акбүредә туып-үскән, шунда гомер иткән кешеләр. Әбигә – җитмеш алты, бабайга сиксән бер яшь. – Унсигез яшемнән кияүгә чыктым. Бабайны башка кызлар эләктермәсен, дидем. Бик чибәр иде ул, тырыш та, – дип көлеп сүз башлады Минҗиһан апа. – Илле җиде ел бергә яшибез. Аллага шөкер, тормышыбыз матур. Өч бала – ике малай, бер кыз үстердек. Малайлар Яр Чаллы шәһәрендә яши, кызыбыз – Казанда, табиб. Өчесе дә гаиләле, мул тормышта яшиләр.
Минҗиһан апаны авылның яше‑карты белә, чөнки тынгысыз кеше ул. Авылда узган төрле чараларга чигүле яулыкларын бәйләп килеп, үзе иҗат иткән шигырьләрен укый икән. Моның өстенә чигә, бәйли, юрганнар, тагын әллә ниләр ясый...
– Ун яшемнән казан янына басып, аш пешерә, унбер яшемнән бәйли, чигә башладым, – диде Минҗиһан апа. – Без тугыз бала үстек. Шәл дә бәйләп саттык, совхозда да  эшләдек. Ничек тә яшәргә тырыштык. Аллага шөкер, Шәйхетдин дә тырыш булды. Колхозга кергән авыллар таякка эшләсә, без акчага эшләдек. Шуңа да Акбүредән халык китмәде, ябышып яттылар. Менә совхоз беткәч кенә, авылдан яшьләр китә башлады.
Минҗиһан апа ит бәлеше пешергән иде. Түгәрәк өстәл артында бергәләп сыйландык. Шунда җирле шагыйрә үзенең шигырьләрен укыды. Гомер иткән иренә багышлап та шигырьләр иҗат иткән. Аларны укыганда Шәйхетдин абый күз яшьләрен сөрткәләп утырды... Ярты гасырдан артык бергә яшәгән ир белән хатынның бер-берсенә булган мөнәсәбәтен күреп, шуңа инанасың: һичшиксез, бу яшьтә дә мәхәббәтнең нурын, җылысын саклап була.
... Авыллардан һәрвакыт диярлек күтәренке кәеф белән кайтыла. Җирле халыкның тырышлыгын, мул тормышта яшәүләрен күреп сөенәсең. Шундый тормышны ташлап чыгып киткән яшьләргә гаҗәпләнәсең... Акбүредән кузгалганда да башка шундыйрак уйлар килде.
 
ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН
Вәсил Вәлиуллин, Акбүренең «Буыннар мирасы» музее җитәкчесе: – Безнең төбәк тарихы искиткеч бай. Кызганыч ки, әле яхшылап өйрәнелмәгән. Шулай да бу өлкәдә шактый эшләр бара. Авыл җирлегендә еш кына сугыш кораллары, көнкүреш кирәк-яраклары табыла. Мин аларны Казанга археологларга җибәрәм. Җир астыннан XIII гасырга караган предмет калдыклары да чыкты. Димәк, шул чорда ук биредә халык яшәгән дип фаразлап була. Безнең бабайлар 1756 елда башта Рус Волчьясы авылына килеп урнаша. XIX гасырның икенче яртысында Татар Волчьясы булып аерылып чыгалар. Авылның исеменә килгәндә, аның берничә варианты бар. Беренчедән, бу урында куе урманнар үскән. Шулай булгач, бүреләр дә яшәргә бик мөмкин. Икенчедән, Рус Волчьясына нигез салган русларның күбесе «волчий билет»* белән килеп утырган. Бу турыда документлар бар. Өченчедән, XVII гасырда Рус Волчьясы «кайнар нокта» булып саналган. Кораллы солдатларны махсус бер җиргә җыйганнар. Аларга, күпме теләсә, шуның кадәр җир биргәннәр. Тирә‑як авылларда яшәүчеләр Рус Волчьясын «бүре өне» буларак кабул иткән.
* «Волчий билет» – тарихи атама. Аны сөрелгән җинаятьчеләргә яки хәрбиләргә бирә торган булалар. Гадәттә берәр ярамаган эштә тотылган офицерларга. Мондый затлар башка дәүләт хезмәтенә алынмаган, аларга аерым бер шәһәрләрдә (әйтик, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта) яшәргә рөхсәт ителмәгән. Нинди дә булса оешма яки клуб әгъзасы булып, бурычка батучыларга да бирелергә мөмкин булган «волчий билет».
 
Руфия Фазылова
Фото: Александр Ефремов

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: