Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Иске Ибрай: зур авылның олы даны сакланырмы?

Иске Ибрай: зур авылның олы даны сакланырмы?

Бөтен республикага атаклы зур авыллар бар. Аксубай районының Иске Ибрай авылы әнә шундыйлардан. Быелгысы уку елында урта мәктәптә 157 укучы белем алган, бу бер Иске Ибрай авылы балалары гына. Ләкин җирле халык өчен әлеге сан зур түгел: 1970 нче елларда белем йортында 1 мең 200 бала укыган. Данлыклы авылның бүгенгесе ничек? Нинди проблемалар белән яши? Иске Ибрайга баргач, әнә шуларны ачыкларга тырыштык.

15 июля 2022

БАЛАЛАР САНЫ КИМИ...
Авыл зур дидем. 1935 елгы халык санын алу буенча Иске Ибрайда 3 мең 500 тирәсе кеше яшәгән. Әле 2005 елларда да 2 меңнән артык кеше исәпләнгән. Бүген исә 1700 кеше гомер итә. Барлыгы 634 йорт бар, шуның 575 есендә даими рәвештә яшиләр, калганнарына кайтып-китеп кенә йөриләр. Нигездә алар – әби-бабайлар мәрхүм булгач ябылган йортлар.
Шулай да Иске Ибрайда без ишелгән йортлар күрмәдек дияргә була. Монда бердәнбер проблема – юллар начар. Авылның барлык урамнарын кушсаң, 20 чакрымга җыела икән. Аларның барысына да таш түшәлгән. Ләкин мондый зур авылда матур, тигез асфальт булмавы азрак гаҗәпләндерде. Берничә еллар элек үзәк урамнарга таш плитәләр түшәлгән булган. Нәтиҗәдә машинада да үзеңне ат арбасында барган кебек хис итәсең...
Юлны санамаганда, авылда яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Дүрт мәчеттән көн саен азан тавышы яңгырый, алты кибет, амбулатория үзәге, ветеринария пункты, мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, балалар өчен ике зур уен мәйданчыгы... Мондый социаль объектлар белән бик сирәк авыллар мактана ала.
фото 000
Авылда балалар өчен ике зур уен мәйданчыгы бар.
фото55 1
Амбулатория үзәгендә, ике югары белемле табибны кертеп, ун кеше эшли.
фото 42
Авылның хәзерге белем үзәге 1984 елда ишекләрен ача.
Мәктәп дигән идем. Авылның хәзерге белем үзәге 1984 елда ишекләрен ача. Ике катлы, бик зур бина ул. Берничә ел элек аңа капиталь төзекләндерү булган.
– Белем йорты ачылган елны дүрт йөзгә якын бала иде, – диде Иске Ибрай мәктәбенең уку, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Руфия Ярмөхәммәтова. – Кызганыч, балалар саны кимүгә бара. Быел унберенчене тугыз бала тәмамлады. Тугызынчы сыйныфлар ундүрт укучы. Гадәттәгечә, кайберләре китәчәк инде.
фото 33
– БДИ нәтиҗәләре ничек? – дим.
– Төрле елны төрлечә. Химия, биология фәннәрен югары балларга биреп, бүгенге көндә КДМУның бюджет төркемендә белем алучы укучыларыбыз да бар. Быел да төрле нәтиҗәләр булды. Тугыз баланың барысы да аттестат ала, БДИны бирә алмаучылар юк.
Мәктәпнең гектарга якын җире бар. Анда ни генә үсми. Рәт‑рәт тезелгән кәбестә, кишер, суган түтәлләрендә ник бер чүп булсын. Бакчаны укучылар үзләре карый икән – җәйге практикаларын монда уздыралар. Аның каравы, мәктәп ашханәсендә ел буе үзләре үстергән яшелчә, җиләк‑җимеш ашыйлар.
Иске Ибрайда мәктәпкәчә яшьтәге йөздән артык бала бар. Ләкин авылда теркәлеп тә, шәһәрдә яшәүче яшь гаиләләр шактый икән. Шулай да мәктәптә якын киләчәктә бала саны йөздән кимемәскә тиеш. Һәрхәлдә, укытучылар шулай дип өметләнә.
– Димәк, сездә дә яшьләр читкә китү ягын карый? – дим Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Миңнегуловка.
– Әйе, шул бер дәүләттә яшибез бит. Аның сәбәпләре мәгълүм инде: яшьләрне шәһәр кызыктыра. Безнең җирләр «Аксу Агро»га карый. Анда эшләүчеләр дә шактый. Тик бүген җир эшенең кадере юк бит...
Авыл җирлеге башлыгы белән амбулатория үзәген карап килдек. Монда лабораториядән башлап теш табибына кадәр бар. Ике югары белемле табибны кертеп, ун кеше эшли икән.
– Амбулатория үзәгеннән бик канәгатьбез. Табиб, шәфкать туташлары бик яхшы бездә. Район хастаханәсенә барганда әзер анализлар белән барабыз, – диде авыл апалары.
Авылның бүгенгесе әнә шундый. Элек ул тагын да гөрләп торган. 1970 елда биредә электр энергиясе белән эшли торган ак он тегермәне төзелгән. Бер сәгатькә 8 центнер он тарттырганнар. 1985 елда икмәк пешерү заводы салынган. Тәүлегенә 5000 буханка икмәк пешереп, Иске Ибрай халкын гына түгел, тирә‑юнь авылларны да ипи белән тәэмин иткәннәр. Алдынгы «Татарстан» колхозы исә йөзләрчә кешене эшле иткән.
ФЕРМЕР БУЛУ АВЫРМЫ?
Авылларда еш йөргәч күреп торабыз: мал асрамый халык. Районы-районы белән бигрәк тә. Көтү чыкмаган салалар фәлән кадәр бит. Иске Ибрайда исә хәл бүтәнчә: өч көтү чыга. Шәхси хуҗалыкларда дүрт йөзгә якын сыер бар. Авылда мал асраучылар күп булса да, Сафиннар кебекләр берәү генә. Ирле-хатынлы Марат белән Лилия район буенча иң күп сөт савучы фермерларның берсе. 2011 елдан бирле күпләп мөгезле эре терлек асрыйлар.
фото6 4
Сафиннар авыл башына ике ферма бинасы төзегән. Иген саклау өчен амбар, сенаж сала торган ике баз, хайваннар өчен киртә белән тотып алынган утарлар корып куйганнар. Кыскасы, тулы комплекс монда.
Ферма янында безне хуҗабикә Лилия каршы алды. Ире Марат башка эшчеләр белән бергә кырда – печәндә иде.
IMG_7634
– Без гел эзләнүдә булдык, – дип сүзен башлады Лилия. – Башта пилорама да тоттык, электр чыбыклары өчен шүреләр дә ясап саттык. Тире дә җыйдык инде. Кыскасы, эшләмәгән эш калмады. 2011 елда «Башлангыч фермер» программасына кереп, миллион ярым сум акча алдык. Ферма бинасын үз көчебез белән салдык, ә дәүләт биргән грант акчасына нәселле таналар алып кайттык.
Беренче коймак төерле була шул. Сафиннар башта буазланмаган таналар алып кайта. Нәтиҗәдә, алар бозаулап сөт биргәнче ике ел көтәләр. Ә бу фермер өчен дә бер дә отышлы түгел – алтмыш башны ашатып торырга кирәк бит!
– Бүген без сөт белән генә шөгыльләнәбез, – диде Лилия. – Тугач та бозауларны сатып җибәрәбез. Аның бәясе кыйммәт түгел инде – унике-ундүрт мең сум тирәсе. Санап карадык та, үстереп сату кыйммәткә чыга. Монда әле сыерларга да азык җиткереп булмый – үзебез үстергән икмәк язга кадәр генә җитә, аннары сатып алабыз. Хәер, аның кадәр мал асрарга фермада урын да юк. Шуның өчен бозауларны сатабыз.
Сөт саву механизмы көйләнгән. Савылган сөт торбалар буенча цистернага килә. Анда сөт суытылып тора. Кыскасы, элеккеге кебек чиләккә савып, аннан бидонга салып утырмыйлар. Чисталык ягыннан да болай әйбәтрәк.
Сыерлардан тыш, Сафиннар атлар да үрчетә. Алтмышлап бахбайлары бар. Монысы инде табыш алу өчен түгел, ә күбрәк җан кушканга. Гаилә башлыгы Марат атларга мөкиббән икән. Фермерлык эшенә алынгач, ул берьюлы өч ат алып кайта. Шуннан китә инде.
– Атларның колыннарын сатабыз, – диде Лилия. – Күбрәк бияләр генә асрыйбыз. Ат асрауның шунысы яхшы – сыерлардан калган бөтен коелган печән-саламны ашап баралар. Шуңа күрә минуска чыкмыйбыз. Тик яшермим – ат тоту әллә ни табыш китерми.
Һөнәре буенча Лилия югары белемле укытучы. Университетны кызыл дипломга тәмамлаган. Берничә ел мәктәптә тә эшләгән. Соңгы унбиш елда гел ире белән эшли. Бүген ул үзләрендә эшләүче сыер савучыларны да ял иттерә, малларга уколлар да кадый һ.б.
Бу һөнәрләргә җәйгә тагын берсе өстәлә – пешекче. Кыр эшләре вакытында, Лилия үзләрендә эшләүче биш ир‑атны кырга барып ашата.
– Ике тапкыр кайнар ризык илтәм, – диде Лилия. – Марат та шунда тракторда эшли бит.
Колхозлар заманында да кырда эшләүчеләрне ашатканнар. Бу аларга кадер-хөрмәт күрсәтү дә.
фото 56
Хуҗабикәгә ияреп, без дә эшчеләрне ашатырга кырга бардык. Техника йөртүче ир‑атлар барысы да Иске Ибрай авылы кешеләре икән. Сенаж салабыз, диделәр.
Марат Аксубай һөнәр училищесын тәмамлаган. Зур крестьян-фермер хуҗалыгы ачкан, махсус белеме булмаса да, алдынгылыкны бирми.
– Эш рәтен белсәң, югары белем кирәк түгел, – дип елмайды Марат. – Барысына да өйрәндем. Теләсә кайсы техникага утырып эшлим.
– Марат үткен, шуның белән бергә кешелекле, – дип сүзгә кушылды Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Миңнегулов. – Лилия белән бик матур яшиләр. Без аларны үрнәк итеп куябыз.
Бергә дигәннән, Сафиннар чынлап та бөтен эшне бергә башкара. Кыш көне төне буе бозаулый торган сыерларны саклыйлар. Аларны кул белән саву, бозауларны аякка бастыру... Читтән караганда гына җиңел кебек күренә.
ӘБИ-БАБАЙЛЫ НИГЕЗ...
Иске Ибрайда гомергә берничә буын бергә яшәгән. Өлкәнрәк кешеләр әле дә: «Безне әби‑ бабай үстерде», – дип сөйләшә. Кызганыч ки, авылда бүген шул традиция бетеп бара. Яшьләр аерым тору ягын карый. Шулай да бер түбә астында берничә буын яшәүче матур гаиләләр дә бар әле. Шуларның берсе – Мостафиннар. Йортта иң өлкән кеше – Зәйнәп апа, туксан ике яшен тутырган ул. Гаиләнең урта буын вәкилләре – Әхәт абый белән аның җәмәгате Мингайшә апа да лаеклы ялда инде. Һәм яшь гаилә – Марат белән Рузилә, аларның мәктәп яшендәге улы Самат белән кызлары Алинә.
Мостафиннар чын җир кешеләре, күп итеп мал‑туар асрыйлар. Марат әйткәнчә, мөгезле эре терлек 16–18 баштан да ким булмый. Малларга ашату өчен азыкны үзләре әзерли – алты‑җиде гектар пай җирләренә печән, иген чәчәләр. Тракторлары да бар, аңа чәчкеч, печәнне рулонга төрә торган барлык кирәкяракны да сатып алганнар. Печән алып кайту, бакча сукалау кебек эшләрдә авылдашларына да булышалар.
Мостафиннар хуҗалыгында тагын зур булмаган пилорама да бар. Ун ел элек – йорт җиткергән чакта сатып алганнар. Кирәк-яракларына кулланалар. Аллаһ ризалыгы өчен дип, мәчеткә дә такта ярдырып биргәннәр. Зиратка, ләхет такталары ясатырга да сорап килә икән халык.
фото8 7
Хуҗабикә Рузилә безне бәлешләр белән каршы алды. Әлеге нигезгә килгәненә унсигез ел була икән. Үзе дә Иске Ибрайдан, ире Марат белән бер сыйныфта укыганнар. Булган килен: аш‑суга да оста, йорттагы ике каенанасына да кадер-хөрмәт күрсәтә. Мингайшә апага инсульт булган, шуңа күрә аны бик караган.
– Әни өчен барыбыз да бик борчылдык, инде болай йөргәнгә Аллаһка шөкер итәбез. Йортыбызга янә ямь керде, – диде.
Рузилә табын янына йортның иң өлкән кешесе – Зәйнәп апаны да алып чыкты. Аяклары авырта икән, авырлык белән йөри.
– Мин күбрәк үз бүлмәмдә дога укып утырам, авылдашлар да сәдака биреп китә, аларның якыннары рухына да дога кылам, – диде әбекәй. – Хәзер миннән эш юк инде. Рәхмәт балаларга. Бүлмәдә кыштырдый башласам да, йөгерешеп киләләр. Бик итагатьле балалар, күз генә тия күрмәсен.
Зәйнәп апа турында «өйнең хуҗасы» диделәр. Һәм аның шулай икәнлеге күренә дә. Аннан узып берәү дә сөйләми.
– Әни ризалыгыннан башка эшләмибез дә, – диде Әхәт абый. – Аның хәер-фатихасын алмыйча, күрше авылга да чыгып китмибез.
Китү дигәннән, берәрсе юлда булса, Зәйнәп апа намазлыгыннан төшми – балаларына Аллаһтан хәерле юл сорап, дога кылып утыра икән.
Сөйләшә торгач, бер хәл ачыкланды: берничә ел элек Мостафиннар күрше әбиләре – Нурия апаны да үзләренә алганнар. Сиксән яшендәге әлеге ялгыз әби элек-электән Мостафиннарның гаилә дусты саналган.
– Нурия әбиебез Зәйнәп дәү әни белән бик дус булган, – дип сөйләде Рузилә. – Якын күршеләр, бер-берсенә ярдәм итеп яшәгәннәр. Аяклары авыр йөри башлагач, без аны үзебезгә яшәргә чакырдык. Йорты иске, идәннәре салкын иде, бәдрәф тә урамда гына. Карт кешегә мондый шартларда яшәү бик авыр бит. Шуңа да безгә күченергә каршы килмәде ул.
Үткен Рузилә «Ветераннарга торак» программасы буенча Нурия әбигә үз нигезендә өй салдыруга ирешә. Әнә шул бөтен уңайлыклары булган яңа йортта ялгыз әби биш ел яшәп калган.
– Нурия әбиебез вафат инде, сиксән сигез яшенә кадәр яшәде, – диде Рузилә. – Соңгы көненә кадәр аягында йөрде. Көн саен кайнар ризык алып керә идем. Үлгәндә дә янында булдык, бәхиллеген алып калдык. Урыны оҗмахта булсын...
Ул да түгел Марат та табынга кереп утырды: печән өсте. Авыл кешесенең бер минут тик утырмый торган чагы. Тик ул зарлану түгел, кыенсынып та бер сүз әйтмәде. Авыл тормышын үзе сайлаган бит. Һәм шуннан тәм табып яши дә.
– Без гаиләдә ике малай үстек, – диде Марат. – Абый да авылда калды. Гаиләсе белән икенче урамда яши. Иске Ибрайдан башка тормышны күз алдыма да китерә алмыйм. Җир кешеләре инде без. Әби‑бабай белән үстек. Менә хәзер үз балаларыбыз да шулай өлкәннәр тәрбиясендә үсә. Моңа сөенеп бетә алмыйм. Безгә дә шулай картлык көндә оныклар белән бергә яшәргә язсын...
...Иске Ибрайдан ике төрле уй белән кайттык. Әлбәттә, авылда урта мәктәп булу сөендерә. Социаль объектлар да гөрләп эшләп тора. Әмма соңгы ун ел эчендә ике йөздән артык кеше кимегән. Тагын ун, егерме елдан ни булыр? Атаклы, зур авылларыбыз да шулай кечерәя баргач, башкаларыннан ни көтәсең...
ТАРИХ СӘХИФӘЛӘРЕННӘН
Рамил Сөләймановның «Туган авылым – Иске Ибрай» китабыннан: – Иске Ибрай авылының башлангычы Болгар дәүләте чорына килеп тоташа. Моңа дәлил булып халык телендә йөргән легенда, иске авыл, шәһәрлек урыннары, авыл янәшәсендәге болгар чоры кабер ташлары сөйли. Шуңа күрә авыл тарихын икегә бүлеп карау дөресрәк булыр: иске авыл чоры (Каенсар борынында урнашкан җир) һәм яңасы (бүген Иске Ибрай урнашкан җир).
Авылның исемен беренче килеп утыручы хөрмәтенә Ибрай дип атаганнар, дигән фикер яши: берәүләр шәһре Болгардан Ибря-Ибраһим килеп утырган, икенчеләр Иске авылдан хәзерге урынга Ибраһим атлы кеше күчеп килгән, ди.
Руфия Фазылова
Фото: Александр Ефремов

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: