Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Арча авыллары әнкәсе

Арча авыллары әнкәсе

Татар авыллары

28 апреля 2017

Без, журналистлар, – «мөгезле» кешеләр, кызыклы хәлләр турында язарга яратабыз. Арча районының Иске Му авылына барыр алдыннан шундый үзенчәлекләрне сораштык. «Әйе, безнең авылда гаҗәп бер кеше бар», – диделәр. Күрәзәче-фәлән түгелме дип уйлаган идем, юк, бөтенләй мин уйламаган, гайре табигый бер көч турында сүз барган икән.

АСФАЛЬТ БУЛГАНДА, БЕТМИБЕЗ!


Иске Му  (төрле чыганакларда төрлечәязыла: «Муй» да «Му» да ・ авт) бик борынгы авыл. Әле Казан ханлыгы төзелгәнче, биредәудмуртлар яшәгән. Бу турыда рәсми документлар сакланып калган. Казан ханлыгы оешканнан соң удмуртлар, татарлар йогынтысына бирелеп, ислам диненә күчкән. Кесмәс елгасы янынарак урнашыр өчен, якын-тирәдән татарлар бу тирәгә күченеп килгән. Авыл татарлашса да, аныңисеме элеккечә калган: «Му» ・ удмуртча «су», «муй» «җир» дигәнне аңлата, ягъни Иске Су, яки Иске Җир. 1600 нче елларда Иске Му авылы бик зур булган. Крестьяннарга җир җитми башлагач, кешеләр арырак китеп урнашкан. Күрше Чөмә Елга, Гөберчәк, Мөрәле, Сеҗе, Курсабаш һәм башка авылларныңәнкәсе булып нәкъ менәИске Му тора, диләр. Бу турыда тарихи документлар да сөйли. Авылның урнашу урыны да кызыклы: Иске Му уртада утыра, тирәякта, Мудан ике-өч чакрым ераклыкта, башка авыллар тезелеп киткән.


Инде авылның бүгенгесенә килсәк, Иске Му зур түгел: 47 йорты бар, йөздән артык кеше яши. Биредә мәктәп, балалар бакчасы, мәчет, кибет, ФАП та юк, соңгысы гомумән беркайчан булмаган да икән. Ә менә башлангыч мәктәп агымдагы уку елында гына ябылган.


・ Безнең балалар үскән 1990 нчы елларда, башлангыч мәктәп гөрләп эшләде, ・ дип сөйләде миңа Иске Муга утыз дүрт ел элек килен булып төшкән Галия апа Хисаметдинова. ・ Һәр гаиләдә диярлек өчәр бала үсте. Алар барысы да үзебезнең мәктәптә укыды. Бишенчегә исә Курсабаш урта мәктәбенә йөрделәр, өч кенә чакрым ул безгә Тик ул буын үсеп беткәч, авылда балалар азайды. Бүген бездән Курсабашка тугыз бала укырга йөри. Башлангыч мәктәпнең бер ягында балалар бакчасы иде, аны да яптылар. Бүген яшьләрнең һәркайсында машина бар, балаларын үзләре белән күрше авылларга йөртәләр. Район өчен дәшулай яхшырак: экономия бит.


Галия апа безгә Иске Муны күрсәтеп чыкты: ике ел элек авылныңөч урамына да асфальт юл кергән. Моңа кадәр юлсызлыктан интеккән халык рәхәткә чыккан.


・ Асфальт юл булды, болай булгач, безнең авыл бетмәячәк! ・ дигән сүзне Иске Муда бик күп кешедән ишетергә туры килде.


Минем исәтизрәк «гайре табигый көчкәия» кеше белән танышасым килде. Кем ул? Нәрсә эшләргә сәләтле?

«ӘРВАХЛАР КАЙТКАН!»


Ул да түгел каршыбызга буш чиләкләрен тотып бер ир-ат килеп чыкты: нишләптер авыз үзеннән-үзе ерылды. Бу абзыйны берәр режиссер күреп алып, аныңбелән фильм төшерсә һичшиксез, дан казаныр иде. Койган да куйган Леонид Гайдай геройларыныңберсе. Баш киемен кыңгыр салган, беркатлы итеп, елмаеп торып кычкыра-кычкыра сөйләшә.. Алай гына да түгел, урам уртасына басып, туган авылы турында үзе язган шигырьләрен укып китте. Гаҗәп кеше! Чынлап, якын итеп әйтүем... Таныштык: Хәкимов Бакый абый икән, гомере буе Иске Муда яши.


14


・ Су юкмы әлләсездә・ дим, абзыйныңбуш чиләкләренәымлап.


・ Су кертеп булмый әле. Хөкүмәттән ярдәм көтәм. Зыян юк үзе, физзарядка гына ул. Шәһәр кешеләре акча түләп спортзалларда шөгыльләнә минем бушка ул. ・ Һәм рәхәт итеп көлеп җибәрә


Бакый абый, үзе әйтмешли, туган авылының«смотрящие». Атна саен яшьләр белән хоккей уйный, төрле чаралар оештыралар. Илле ике яшенә җитүенә карамастан өйләнмәгән, әнисе белән яши икән.


・ Болай урамда тормыйлар, өйгә кереп сөйләшик, ・ дип, ул безне йортына чакырды. Туксан яшен тутырган Җөфәрбикә апа Хәкимова да улы кебек җор телле булып чыкты:


・ Әллә кәләш алып кайттымы, дип торам. Әйдә узыгыз, уз, ・ дип түргәчакырды. ・ Мин, балалар, авылның иң өлкән әбие булам инде. Тагын миннән ике яшькә зуррак бер апа бар, тик ул килен генә Иске Муда туып-үстем, яшәдем. Без үскәндә башлангыч мәктәптә 80 бала укыдык. Бер безнең класста гына да 24 укучы иде. Сугыштан соң кеше кимеде. Бөек Ватан сугышына безнең авылдан 85 кеше китте, шуның40 гы гына әйләнеп кайтты. Барысы да узды баштан, черек бәрәңгесен дәашадык... 1943 елдан 1952 елга кадәр колхозда бригадир булып эшләдем. Никадәр җирне корчаңгылы атлар белән эшкәртеп чыгып, чәчүчәчтек. Трактор дүрт-биш авылга бер генәиде. Уракка карт әбиләр дәчыкты. Түзде халык, түзде, тату яшәдек. Хәзер тормышлар матур, Аллага шөкер...


16


Җөфәрбикә апа тормыш иптәше Гыйлемхан абый белән 7 бала: биш ул белән ике кыз үстергән, бер улы вафат булган. Тормыш иптәше дәмәрхүм инде. Балалары читтә бер Бакый абый гына туган нигезендәкалган.


・ Өйләнмәде бит, бер тапкыр да, ・ диде әби, көрсенеп. ・ Яшьләр белән йөреп кенә булмый, картлык көнеңдә ялгыз каласың・ дим дәбит.


・ Өйләнәм әле, әни, борчылма. Пенсиягә тагын сигез елым бар бит, ・ дип кеткелдәп куйды Бакый абый.


・ Башта йорт салгач, дидең хәзер пенсия, ди. Үзе генәкала инде, ・ дип борчылып куйды карт ана.


Туксан яшен тутырса да, Җөфәрбикә апаның хәтере бик яхшы. Әллә кайчан булган вакыйгаларны да төгәл итеп сөйли. Бүген авылда ничә  кеше яшәгәнен дәсанаган, әнә


・ 87 кеше яши, 33 йортта көн саен ут яна, сеңлем. Җәй көне тагын бер ун йортка кайтып яшиләр. Андыйларны ирем: «Әнә әрвахлар кайткан», ・ дип әйтәиде. Хәзер мин дә шулай дим. Әрвахлар түгел инде, үзебезнең авыл кешеләре ул, төп нигез, дип, ата-ана йортларын бетермиләр. Яңарталар да кайтып яшиләр.


・ Безнең авыл бик тату, ・ дип сүзгә кушылды Бакый абый. ・ Эшләгән кешегәэш тәбар. Мин үзем фермада нәселле таналар карыйм. Өйдә хәзер мал тотмыйбыз инде, әни дә картайды. Читкә китәргә әллә ничә тапкыр әйткәннәр иде, юк, Иске Муымны ташлый алмыйм. Бик күңелле яшибез. Үзебезнең хоккей командабыз бар, район турларында җиңүләр яулыйбыз. Авыл уртасында боз ясадык. Егетләр хәтта уенчыларның фамилияләре язылган формаларга кадәр алып кайтты. Җәен волейбол уйныйбыз.


Шуннан Бакый абый янәтуган авылына багышлап язылган шигырьләрен укырга кереште.

«НУР ИҢДЕ...»


Авылның үзенчәлекле кешесе әллә шушы абзыймы икән дисәм, юк икән, Галия апа Хисаметдинова безне икенче йортка – Гарифуллиннарга алып китте. «Серле» гаиләнең башлыгы Раниф абый гомере буе колхозда эшләгән, механизатор булган. Ә Фәридә апа – башлангыч мәктәпнең атаклы укытучысы. Заманында Иске Муда мәктәп төзүне башлап йөргән кеше ул. Бүген икесе дә лаеклы ялда инде.


11


– Бу авылга килен булып төшкәч, берничә ел Курсабашта рус теле укыттым, – дип сөйләде Фәридә апа. – Ул чакта балалар җәяү йөри, шул исәптән башлангыч сыйныфлар да. Язын, көзен юл юк, бик авыр иде. Район мәгариф бүлегенә баргач, башлангыч мәктәп булса да ачуларын сорадым. Шуннан ата-аналардан имзалар җыеп, район администрациясенә илттем. 1984 елда башлангыч сыйныфларны Иске Муда укытырга рөхсәт бирделәр. Шулай итеп, иске бер өйдә нәниләр белән дәрес өйрәнә башладык. 1987 елда яңа мәктәп бинасы төзелде. Авыл өчен бик зур вакыйга булды, чөнки ул елларда йорт саен диярлек өчәр бала иде. Чын мәгънәсендә авылның чәчәк аткан чоры дип әйтә алам.


Фәридә апаның мөгаллимлек стажы 37 ел. Лаеклы ялга чыккач, үзе өчен икенче дөнья ачкан ул – ислам динен өйрәнгән. Биш ел мәдрәсәдә укыган, гарәп телен үзләштергән. Бүген биш вакыт намазын калдырмый. «Гайре бер көч» дигәне менә нәрсә икән:


– Бу хәл мин пенсиягә чыккач булды, – дип сөйләде Фәридә апа. – Йоклап ятам, күзне нур чагылдыра. Кояш нурларына карагач, күз йомыла бит, нәкъ шулай. Уянып киттем, өндәге кебек: хәтта күзләр камашкан иде. «Нәрсә булды икән бу?» – дип озак уйладым. Авылыбызның өлкән яшьтәге абыстаена бу хакта сөйләдем: «Сиңа дин юлына басарга кирәк, нур иңгән бит сиңа. Бу хакта кешегә сөйләмә», – диде. Шуннан догалар өйрәнә башладым, мәдрәсәгә укырга кердем. Гаҗәп: әмма гарәп телен шулкадәр тиз өйрәндем ки, укытучыларым да аптырады. Миннән алдарак өйрәнә башлаган кешеләр гарәпчә Коръәнне укый белми, ә мин беләм. Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә кушканча яши башладым.


Фәридә апа Гарифуллина Иске Муның иң хөрмәтле кешеләреннән берсе: мәетләрне юа, ашларда Коръән укый. Тавышы моңлы, әһәңле аның.


– Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы булгандыр дим, – ди Фәридә апа. – Бу эшләрне башкарырмын дип кем уйлаган?! Авылның өлкән яшьтәге остабикәсе үлеп киткәч, аның эшен бер апа алып барды. Ике ел элек яшьтәшем вафат булды, авылда мәет юарга кеше юк. Теге апа чирләп киткән. «Әйдә, син эшлә, булдырасың», – диделәр. Уйлап торырга вакыт юк иде, алындым. Шуннан бирле бу эшләр минем өстә инде...


Фәридә апа белән күбрәк аралашкан саен гаҗәпләнүем арта гына барды. 65 яшен тутырып килүче бу мөләем ханым авылның атаклы умартачысы да икән: 45 оя корты бар. Дөрес, аңа бу эштә Раниф абый да булыша, бал аерткан чорда балалар да кайта икән.


– Умартачылык эшенә каенатам өйрәтеп калдырды, – ди Фәридә апа. – «Килен, өйрән, тормышыгыз баллы булыр», – дия иде. Җәйләрен Раниф гел эштә булгач, каенатама корт карашырга үзем булыша идем. Гомер буе бергә яшәдек без.


– Әти үлгәч, кортлар да үлеп бетте, – дип сүзгә кушылды Раниф абый. – Бер өйрәнгәч, корт асрауның әллә ни авырлыгы юк, шул бал аертканда гына йөгереп йөрергә кирәк. Аннан малай күрше авылдан ике оя корт алып кайтты, менә шулар үрчеп китте. Әле менә март башында кортларны кышлаудан чыгардык. Арт бакчада яшиләр хәзер. Кояш җылысына чыга да башладылар инде.


Фәридә апа кортлар янына алып чыкты. Чынлап та, оялары тирәсендә кортлар тыз-быз очып йөри, май уртасы диярсең! Хәтта якын барырга да курыктык. Ә Фәридә апабыз уйлап та бирми, сөйләшә-сөйләшә, оялар янына китте.


– Сез безнең авылга җәй килегез, бик матур монда. Бакча артында инеш ага, таулар, ике чакрым ераклыкта урман башлана. Урам тулы каз-бәбкә, чеби була. Без үзебез дә утызлап каз алабыз. Инде менә беренче партия чебиләр алып кайтырга заказ бирдем. Килегез, күрерсез.


МӘЧЕТ ЮК, МУЛЛА БАР


Иске Муның киләчәге белән кызыксынабыз: «Авылда яшьләр каламы?»


– Бар, минем улым да безнең белән яши, югары белем алгач, «Ак барс» агрохолдингында бухгалтер булып эшли башлады, – ди Галия апа. –
Тагын берничәяшь кеше бар. Миңа калса, авыл бетмәячәк әле. Арчага егерме чакрым, йөреп эшләргәдәбула. Асфальт юл бар, тыныч, рәхәт монда.

Клубтан кала, бер социаль объект та юк дип, авыл халкы зарланыр дигән идем, бер зар да ишетмәдем. Хәтта мулла, авылныңмәчете булмауны да проблемага санамый.


15


・ Гаетләрне мәктәп бинасында уздырабыз, ・ диде Илгизәр абый Сәмигуллин. ・ Әҗомга намазына җыелмыйбыз. Бездәэлек мәчет булган, совет власте чорында бетерелгән. Дөресен генәәйткәндә аныңбит мәчеткәйөрердәй кешеләре дәюк: картлар бик аз, авырыйлар, яшьләрнеңвакыты юк. Алар күбрәк спортка бирелгән. Минем үземнеңдәике улым бар. Гаиләләре бар инде. Авылга кайтсалар, хоккей, волейболга дип чыгып китәләр. Ярар, анысы да начар түгел, иңмөһиме: тәртипсез юлда йөрмәсеннәр. Килерләр әле дингәдә


Илгизәр абыйга 62 яшь, тормыш иптәше Ольга апа белән ике ул, бер кыз үстергән. (Иске Муда бөтен гаиләдәөч бала бит, Сәмигуллиннар да традицияне бозмаган ・ авт.) Ир белән хатын лаеклы ялда булсалар да, өч сыер, үгез-бозаулар асрыйлар, атлары да бар.


・ Саву аппараты бар безнең・ ди Ольга апа Сәмигуллина. ・ Башта үзебез дәалган идек, аннан өч сыер асраучыларга район да аппарат бүләк итте, бик җайлы. Без эшләргәөйрәнгән инде. Хәзер ялкау булмаган кешегәпечән җыярга була, сатып та алабыз. Сөтне әлегәкадәр литрына 22 сумнан алдылар. Сыер малы үз-үзен аклый. Элек үгезләр күпләп тота идек, хәзер итнеңбәясе төште, файдалы түгел. Әболай авыл җирендәяшәргәбула, сәламәтлегеңбулып, иренмичәэшләргәгенәкирәк.


・ Иске Муныңсыерлары ничек мөгери? Авыл исемендәгечәме? ・ дим.


・ Әйе, «му» диләр инде. Халыкта авыл тарихы белән бәйле бер мәзәк тәйөри: имеш, борынгы бабаларыбыз, нинди исем кушарга аптырашып торганда, каралтыдан бер сыер башын тыгып «му» дигән. Авыл агайлары: «Ярар, сыердан узып булмый, аныңча булсын», ・ дигәннәр. Шуннан Му исеме калган, имеш.


Ольга апа Сәмигуллина керәшен татары икән. Кияүгәчыкканнан соң ислам диненәкүчкән. Үзләре әйткәнчә «дингәкереп барулары».


・ Күңелдәиман гомергәбулды, ・ дип сөйләде Илгизәр абый. ・ Читтән торып Арча мәчетенеңмәдрәсәсендәукыдым, гарәпчәөйрәндем. Мәчет булмагач, минем төп эш ・ зиратны карап тору, җеназа укып, мәетләрне җирләү ашлар уздыру. Аллаһы Тәгаләисәнлекне биреп, тагын да күбрәк гыйлем тупларга язсын...


Иске Му үзенәбер утрау кебек тоелды миңа. Бердәм булып, зарланмыйча, үзләренчә һәр туган көнгәсөенеп яшиләр.
12
 

Добавить комментарий

Тема номера