
Арташ: кечкенә авылның үз рәхәте
Татар авыллары
27 сентября 2019

«АЗАН ТАВЫШЫ ЯҢГЫРАСЫН»
Арташ зур түгел: биредә 100 кеше яши, 55 хуҗалык бар. Башлангыч мәктәпне биш ел элек ябып куйганнар, чөнки бала саны аз. Мәктәп яшендәге биш бала бар икән. Алар укырга күрше авылга йөри. Арташның клубы бик үзенчәлекле. 1932 елда төзелгән бина ул. Карап торышка өлкән кешене хәтерләтә: бер яккарак янтайган. Балчыктан эшләнгән бу бинаны аз‑маз ремонтлаганнар үзе, тик капиталь ремонт бер дә кермәгән.
– Клубка ремонт кайчан буласы билгеле түгел әле, – диде Урта Кирмән авыл җирлеге башлыгы Булат Хәсәнов. – Тыштан шактый таушалган күренсә дә, эче әйбәт аның.
Чынлап та, клубның эчке ягы начар түгел. 100 кеше сыйдырышлы залы, махсус сәхнәсе бар. Декорацияләр дә эшләп куйганнар. Клубның җитәкчесе Марсель Шәйдуллин белән дә таныштык. Җыр‑моңга һәвәс кеше икән.

Клуб җитәкчесе Марсель Шәйдуллин белән элеккеге колхоз рәисе Хәлим Сәләхов.
– Районда бездән дә карт авыл клубы юк, – диде Марсель абый. – Ләкин аңа карап моңаеп утырмыйбыз. Бөтен бәйрәмнәргә концертлар оештырабыз. Халык өчен очрашу, күңел ачу урыны да бу. Яңа мәдәният йорты булган авыллардан бер дә ким яшәмибез. – Арташта халык саны гел шулай аз булганмы? – дим клуб мөдиренә.
– Арташ элек тә әллә ни зур булмаган. Тарихи документларда: «1859 елда 217 кеше яшәгән», – дип язылган. Аннан халык саны арткан. Революциягә кадәр авылда җан исәбе 800 тирәсе булган. 1914 елда Арташта көчле янгын чыгып, алтмышлап хуҗалыкны юк иткән. Менә шуннан авыл кечерәя башлаган. Колхозлар җимерелгәч, бу кимү тагын да көчәйде. Яшьләр шәһәргә китү ягын карый бит.
Арташта бер манзараны күреп гаҗәпкә каласың: сиксән биш ел элек төзелгән клуб бинасы каршында заманча төзелгән мәчет тора. Бу ике гасырның бергә кисешү ноктасы кебек тоелды. Мәчет быел гына ишекләрен ачкан. Иман йортына 2014 елда нигез салынган булган. Аның төзүчесе – Казан егете, эшкуар Илнур Усманов.

– Арташ – әниемнең туган авылы, – диде эшкуар. – Һәр каникул саен монда кайттым. Авылның һәр урамы, һәр тыкрыгы минем өчен якын, кадерле. Әби-бабайлар еш сөйли иде: революциягә кадәр авылда мәчет булган. Дингә каршы сәясәт алып барыла башлагач, мәчетнең манарасын кисеп, мәктәп ясаганнар. Күңелдә бер теләк бар иде: яңадан шушы урында иман йортын торгызырга... Бала саны аз булу сәбәпле, иске биналы мәктәп ябылды һәм аның урынына менә шушы иман йортын салып куйдык.
Илнур тыйнак егет. Мәчет төзүне ул ниндидер бер батырлыкка да, гаҗәеп эшкә дә санамый.
– Дөресен генә әйткәндә, бу турыда бик сөйлисем дә килми, – диде. – Мактану кебек килеп чыга. Дәү әнием, дәү әтием рухы шат булсын, авылыбызда һәр көн азан яңгырасын дип эшләдем. Рәхмәт яусын авыл кешеләренә, гел ярдәмгә килделәр. Нәрсә әйтсәм дә каршы килүче булмады...
Арташның яңа мәчете янында искесе дә тора. Иске, дип, ул 1992 елда төзелгән. Әйе, яңасы кебек ике катлы, зур түгел, шулай да авыл кешеләренә гыйбадәт кылу өчен урын булган. Ә яңа мәчет ачылу җирле халык өчен тарихны торгызу да, иманга килү өчен тагын бер форсат та.
Яңа мәчетнең әле сайлап куелган мулласы юк. Бу эшләрне Фоат абый Сафин башкара икән.

– Минем бабай 1992 елда ачылган мәчетнең мулласы иде, – дип сөйләде хәзрәт. – Хәтерлим, мәчетнең нигезенә такта җәел-гәч, авыл картлары шунда намаз укый башлады. 27 ел буена мәчет бер көн дә ябылмады. Инде яңа мәчетебез дә көн саен авыл халкын намазга дәшәр, күңелләренә иман салучы бер изге урын булыр дип ышанам.

«ЧӘЧӘК ЯРАТМАГАН КЕШЕ ЧИГӘ АЛМЫЙ»
Арташта Мамадышка гына түгел, бөтен республикага атаклы чигү остасы яши, шунда юнәлдек. Ерактан ук балкып торган капка төбенә килеп туктадык. Бөтен җирдә аллы‑гөлле чәчәкләр үсә. Ишегалдына кергәч, матурлыкка янә бер сокландык. Каршыбызга чигүле алъяпкыч бәйләгән бик сөйкемле апа чыкты, хуҗабикә Зәкия Әхмәтгәрәева икән. Якын туганнарын каршы алгандай, кочаклап ук алды.

– Мондый зур чәчәк бакчасын берүзегез карыйсызмы? – дидем.
– Үзем, – ди Зәкия апа. – Чәчәкләрне бик яратам. Иртә яздан шулар белән мәш килә башлыйм. Күңелгә рәхәтлек бирә ул. Әле өйдә гөлләрем дә күп. Шуны әйтим: чәчәк яратмаган кеше чигү чигә алмый.

Өйгә уздык. Зәкия апаның йорты бер күргәзмәне хәтерләтә: ишек чаршавыннан башлап тәрәзә пәрдәсенә кадәр чигүле аның. Мендәр тышлары, урындык япкычлары турында әйтеп тә тормыйм.
– Боларның барысын да үзегез чиктегезме? – дим.
– Әйе, үзем. Хәзер дә чигәм. Чаршауларны яңартып торырга тырышам. Төрле чәчәкләрдән эшлисе килә бит.

Зәкия апага 75 яшь икән. Ун яшеннән бирле бәйли‑чигә ул. Тамбур энәсе белән әнисеннән күкрәкчә бәйләргә өйрәнгәнен әле дә хәтерли.
– Әнием атаклы кул эшләре остасы иде. Җепне аның кебек әйбәт эрләүчеләр сирәк очрый. Чигүне дә бик матур, тиз эшли иде. Без, өч кыз туган, әнинең дәвамчылары. Барыбыз да оста чигә, бәйли.
Зәкия апа ике ул, бер кыз үстергән. Балалары гаиләләре белән Алабуга шәһәрендә яши икән. Алты оныгы бар. Без килгән көнне оныгының баласы туган иде. «Карт дәү әни булдым», – дип зур сөенече белән уртаклашты.
Зәкия апа тормышны сөя торган затлардан. Һәр нәрсәгә шөкер итеп, елмаеп, балкып сөйләшә ул. Бакчада ялгызы бәрәңге алуны да, төнгә кадәр бәйләү, чигүне дә авыр эшкә санамый.
– Эшсез тора алмыйм, – диде Арташның ак әбие. – Балалар үскәндә дә көндәлек эшләр бетүгә, челтәр, шәл бәйләдем. Хәзер күбрәк йон оекбашлар, башмак, бияләйләр бәйлим. Оныклар, балалар яратып кия. Әйбер юк заманнарда, кешеләр сорагач, кофта‑штан кебек кием-салымнар да бәйләп бирдем.
– Алайса бу сезнең өчен мавыгу гына түгел, аз булса да акча эшләү мөмкинлеге дә булгандыр, – дим.
– Юк, кул эшләремне сатмадым, сатмыйм да. Кешедән акча ала белмим мин. Күчтәнәч бирәләр иде үзе, тик сорап алмадым. Әле менә хәзер Коръән тутырам. Шулай ук акча алмыйм. Иң кыйммәтлесе – кешегә яхшылык эшлим, дус булып калам. Мин мохтаҗлыкта үскән бала түгел, ирем белән дә тилмереп яшәмәдек. Шуның өчен акча дип җан атмыйм. Булганына канәгать. Аллаһы Тәгалә биреп тора бит әле. Менә бу йортны да ирем үлгәннән соң эшләп чыктык. Балалар ярдәм итте.
Зәкия апа – «урман баласы». Әтиләре урманчы булган. 10 бала шунда үскәннәр. Урман һавасы сулап үскәнгәдер, нык, көчле булганнар.
Зәкия апа актив тормыш рәвеше алып бара. Районда узган төрле конкурсларда катнаша, заманча әйтсәк, мастер-класслар үткәрә. Аның кул эшләрен Казанга күргәзмәләргә дә алып китәләр, хәтта Прагадан сораганнар.
– Төнге бергә кадәр кул эшләре белән утырам, – ди оста. – Бакчада арып кергәннән соң шулай ял итәм. Кулга энә тотмыйча бер көн калганым юк.
Саубуллашканда Зәкия апа безгә дә үзе бизәкләп бәйләгән бияләйләр бүләк итте. «Кирәкми», – дип карышып торсак та:
– Минем төсем итеп киярсез. Йөрәк җылым кергән аңа, – диде. Рәхмәт, Зәкия апа, Арташта булган ул эссе көнне салкын кышларда гел искә алырбыз.
– Чәчәк яратмаган кеше чигү чигә алмый, – диде Зәкия Әхмәтгәрәева.
ИКЕ ГАИЛӘНЕҢ БЕРСЕ – УМАРТАЧЫ
Мамадыш төбәге республикада иң күп умарта тотучылар районы булып дан казанган. Арташта да һәр ике йортның берсендә умарта тоталар. Бу аларга ата-бабаларыннан күчеп калган шөгыль.
Без авылның иң тәҗрибәле умартачысында – Рәкыйп Гатин хуҗалыгында булдык. Аның фермер хуҗалыгында якынча 150 баштан артык умарта бар. Баш саны күп булгач, аны төгәл генә әйтү дә авыррак икән.
– Берничә ел элек баш саны 200дән артык иде, – диде Рәкыйп абый. – Хәзер азрак кимеде. Кортлар алар тиктормас, әле очып чыгып китәләр, әле өер булып очып керәләр. Шуңа күрә санап җитешеп тә булмый. Көзгә төгәл әйтеп була инде.
Рәкыйп абый умартачылар нәселеннән. Бабасы тирә‑юньдә дан тоткан умартачы булган. Ә менә әтисе, икенче группа сугыш инвалиды булганлыктан, күпләп корт асрый алмаган. Шулай да Гатиннар беркайчан кортсыз яшәмәгән.
Рәкыйп абый 1986 елда колхоз умарталыгында эшли башлаган. Күмәк хуҗалык таралгач, бу эшне үз кулына алган.
– 140 оя кортны, ел саен бер тонна бал бирү шарты белән, күмәк хуҗалыктан арендага алдым, – ди Рәкыйп абый. – Берничә елдан бөтенләй сатып алдым. Ул вакытларда баш саны 250 дән артып китте.
Шунысын да әйтергә кирәк: Гатиннар кортларны үзләре генә карый. Рәкыйп абыйның тормыш иптәше Рузилә апа да умартачылар нәселеннән икән. Кортлар белән эш итү тәртибен белә ул. Балалары да булыша, ди.
– Әле минем арендага алган җирләрем бар, техника да сатып алдым, – ди фермер. – Кырда эшләргә кеше чакырам, ә менә кортларны кешегә ышанмыйм. Гаилә белән эшлибез. Хатынымның энекәше дә умартачы, ул да булыша.
Фермер кортларын аланда тота. Арендага җир алуның сәбәбе дә кортлар белән бәйле. Аларга бал җыярга урын булсын өчен төрле үләннәр – фацелия чәчәге, әңгерәк уты, тукранбаш, тәкәмөгез (донник) чәчкән. Кышын кортларны саклау өчен таштан сарай эшләгән. Аны балчык белән күмеп калдыра икән.
– Тагын 8 келәтем дә бар, – диде фермер. – Бер елны, төзелеш эшләре белән йөреп, кортларга игътибар җитмәде. Шул елны кортлар, бетләп, күбесе үлде. Кырык баш кына калды. Хәзер ел да ояны махсус препарат белән эшкәртәм. Башка химик матдәләр кулланмыйм.
Гатиннар хуҗалыгында быел бал уңышы уртача булган. Алдагы еллар белән чагыштырганда кимрәк, әлбәттә. Шулай да зарланырлык түгел. Хуҗалар балны урнаштырып бетергән инде. Ел саен ала торган клиентлары бар икән.
Рәкыйп абый кортлардан бер дә курыкмый. Кызык итеп менә ничек сөйләде:
– Корт чакса сизмим дә. Эш беткәч, тәнгә кадалган корт укларын чүпләп алам яки сыпырып кына төшерәм.
Бу гаиләнең үзләрен дә бал кортларына охшаттым: бер дә тик тормыйлар. Юмор белән сөйләшәләр, мәзәкчәннәр, тормышка авыр итеп карамыйлар. Менә шуңа да эшләре уң барадыр кебек тоелды
...Арташка баргач, бик күп кешеләр белән очраштык, барысы турында бер язмага кертеп кенә бетереп булмый. Дөресен генә әйткәндә, бөтен авылларда да тарих, авылның үткәне, киләчәге дип җан атып тормыйлар. Ә Арташта бөтенләй икенче хәл. Хәтта элеккеге колхоз җитәкчесе Хәлим Сәләхов та килгән иде. Район үзәгендә яшәсә дә, Арташны онытмый икән.
– 1990 елга кадәр безнең колхоз республикада өченче урында иде, – диде ул. – Колхозга кергән өч авыл арасыннан Арташ иң кечкенәсе булса да, иң бердәме, иң тырышы булды. Колхоз таралгач, Арташны аерып алып, бер хуҗалык итеп ясамакчы идем, барып кына чыкмады. Арташлылар белән утны да, суны да кичәргә була. Монысын курыкмыйча әйтәм.
Шулай икәненә ышанам да. Гомумән, Мамадышта бик тырыш кешеләр яшәвенә шигем юк. Республика буенча умарта асраучыларның иң күбе биредә икәнен исәпкә алсак та, моңа инанырбыз. Умартачылык белән уңган кешеләр генә шөгыльләнә. Арташ исә районның кечкенә, бик тырыш бер авылы. Биредә кешеләр ерактан ук сине елмаеп сәламли, өенә чакыра. Каралты-куралар матурлап эшләнгән, бакчалар чәчәккә күмелгән... Татар авылларына хас бер җыйнаклык, пөхтәлек бар. Шуңамы икән, Арташтан бер дә китәсе килмәде.

Рәкыйп Гатин хуҗалыгында 150 баштан артык умарта бар.

ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН
– Архив документларыннан күренгәнчә, Арташ авылына 1710 елда нигез салынган. Атамасына килгәндә, төрле фикерләр бар. Монда башта удмуртлар яшәгән дип фаразлыйлар. «Ар» исеме шуннан калган булырга мөмкин. Арташта удмуртлардан кала мари, татар, башкорт халыклары яшәгән. Монысы бәхәссез. «Таш» исеме дә юктан гына килеп чыкмаган. Безнең авыл ак ташка бик бай. Җир казысаң да, болынга чыксаң да, гел ташка юлыгасың.
Гомумән алганда, Арташның тарихын яңадан өйрәнәсе бар. Андый теләк белән күптәннән янам.
Шаһинур Мостафин, эзтабар язучы.
Добавить комментарий