
Әтнәнең иң биек ноктасы кайда?
Татар авыллары: Ары – Әтнәнең иң биек ноктасы
06 июня 2018

«КҮЛ БАР, ЭЧӘРГӘ СУ ЮК!»
Ары авылы җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев безне Әтнәгә керә торган юл чатында каршы алды.
– Арыга адашмыйча килгән кеше юк. Сез аны тиз генә таба алмаячаксыз, – дип, безгә үзенең машинасы артыннан барырга кушты.
Бактың исә, картада Ары исемле авыл юк. Шуңа күрә аны навигатор тапмый, ә юл күрсәткечләрендә Ислейтар дигән язулар тора. Ә бу Арының русча атамасы икән!
Авыл әллә ни зур түгел: 137 хуҗалык бар, 230 кеше яши. Ары – Әтнә районының иң биек ноктасында урнашкан. 224 метр биеклектә утыра ул. Арыга килеп кергәч тә, авыл уртасында җәйрәп яткан күлләргә игътибар итәсең. Без килгәндә аеруча гүзәл манзара иде: күл буенда ап‑ак шомыртлар чәчәк аткан, сиреньнәр ачылырга утыра...
– Авылда әллә ничә күл бар, ә кешегә эчәргә су юк, – диде Хәмит абый.
– Ник алай? – дим.
– Белмим. Инде башня ясау өчен 300 метр тирәнлектә җир казып карадык. Су чыкмый. Булса да, эчәргә яраклы түгел. Авылда 200әр метр тирәнлектә кое казучылар бар. Су һаман юк... Мәңгелек проблема кебек.
– Ә соң халык ничек яши? – дим.
– Кайбер кешеләргә бәхет елмая: алар нигезендә казыгач су чыга. Шуннан күршеләр дә ала инде.
Авылларга килгәч, беренче сорау: мәктәп эшлиме? Арыда да шул сорауны бирдек. Башлангыч мәктәп эшли икән: дүрт бала укый.
– Ике бала калса да, мәктәп эшләргә тиеш, – диде авыл җирлеге башлыгы. – Авылның мәктәбе булмаса, ул картая. Ата-аналар да бик риза, ябылмасын, дип кенә торалар.
Без, журналистлар, авылларда күп йөргәч, һәр районга үзебезчә бәя бирәбез. Бер якта халык кунакчыл, икенчесендә күп сөйләшмәс, өченчесендә караңгырак... Арыда исә халык гади тоелды. Капка төбендә утыручы апалар, фотоаппарат белән йөрүебезне күргәч, тиз генә кереп качмыйлар. (Андыйлар да еш очрый!) Елмаеп сөйләшәләр, фотога төшәләр. Бизәкле капкалы, матур йорт каршысына туктагач, бакча алдында эшләп йөрүче сөйкемле апа – Нурия Сибгатуллина белән таныштык. 82 яшендә икән. Улы Наил белән яши.
– Улым алтын куллы, нәрсәгә алынса, шуны булдыра. Агачтан, калайдан матур бизәкләр ясый. Мич тә чыгара. Әле дистә‑дистә каен себеркесе җыеп сата. Эшләмәгән эше юк, – диде Нурия апа.
Ул да түгел, капкадан Наил абый үзе дә күренде.
– Кул эшләренә каян өйрәндегез? – дигәч:
– Әтием оста куллы иде, аннан күреп эшләдем. Ә мич чыгарырга әбием Зәйнәп өйрәтте, – дип елмайды.
Ананың бүген бердәнбер теләге – калган балалары кебек үк, Наилен дә башлы‑күзле итү.

– Әтием оста куллы иде, аннан күреп өйрәндем, – дип елмайды Наил абый.

Останың йорт эче дә бизәкле.

Бизәкле капкалы, матур йорт каршысына туктагач, бакча алдында эшләп йөрүче сөйкемле апа – Нурия Сибгатуллина белән таныштык.

«СТАЛИН АЯГҮРӘ КУЛ ЧАПТЫ!»
Арыда яшәүче, чын мәгънәсендә легендар шәхес – Гарәфетдин Әхмәтҗанов турында күптәннән ишетеп белә идем. РСФСРның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек ул. Аксакалга март аенда 90 яшь тулган. Улы Илнур, килене Зөлфия тәрбиясендә яши икән. Авылның имамы булып тора.
Әхмәтҗановлар гаиләсенә барганда, авыл җирлеге башлыгы Хәмит абый Гәрәев:
– Авылда Гарәфетдин абый сүзеннән берәү дә чыкмый. Ул ничек әйтсә, шулай була, – дигән иде.
Аксакал безне егетләрчә каршы алды! Башында түбәтәе, кулында тәсбихе...
– Гарәфетдин абый, үзегез турында сөйләшкәнче, Арының элеккерәк чагын искә алыйк әле... Сездә шактый бай мәгълүмат бар дип ишеттем, – дим.
Шулай дигәч, аксакал калын бер дәфтәр чыгарды. Бактың исә, Гарәфетдин абый авылның башыннан, һәр йортны исәпкә алып, анда яшәүчеләрнең исем-фамилияләрен, шөгыльләрен теркәп бара икән. Элеккеге муллалар вазыйфасын үз өстенә алган.
– Минем дәфтәрдә 348 кеше язылган, – диде аксакал.
– Дәфтәрне кайчан алып бара башладыгыз? – дим.
– Сугыштан соң. Сугышка кадәр авылда 389 кеше булган. Ары тарихын язучы булса, шушы дәфтәрне бирер идем. Анда бөтен исемнәр дә төгәл язылган.
Гарәфетдин абый сугышта катнашмаган, шулай да ул елларның ачысын-төчесен татыган. Атаклы мари яклары – Суслонгерга окоп казырга да барган.
– Сугышка кадәр авыл бик көчле иде, – диде аксакал. – Алты бригада гына эшләде. Һәркайсында егермедән артык ат. Сугыш башлангач, иң яхшы атларны фронтка алдылар. Эшкә яраклы ирләр дә сугышка китте.
Мин 1943 елның октябрендә, колхозга бирелгән наряд нигезендә, Суслонгерга киттем. Аннан исән‑имин котылгач, Марий Элның Шелонгер станциясендә агач ташыдым. Биш кубометр чыгарасың икән, ашарга талон бирәләр: атка – солы, үзебезгә 500 грамм ипи. Әгәр көнлек нормаңны үти алмасаң, атың да, үзең дә ач каласың. Көндез агач чыгарабыз, ә төннәрен болында ат саклыйбыз. Учак ягып киемнәрне утта тотабыз, шул рәвешле бетләрне коябыз. Ач, ялангач... Хәтта аяк чолгавы да тузды. Бервакыт качып та карадык, куып тотып, кире алып кайттылар. Аннан каты итеп кыйнадылар. Безнең белән Чепья кызлары да бар иде, аларны хөкемгә тарттылар. Бәхеткә, безнең яшь тулмаган иде, исән калдык.
Гарәфетдин абыйның әтисе Сәләхетдин Арыда гына түгел, Әтнәнең дә атаклы җырчысы, биючесе булган. Алма алмагачыннан ерак китмәгән, Гарәфетдин абый да җырлый, оста итеп бии. Үзенең 90 яшьлек юбилеенда сәхнәдә ут уйнаткан.
– Хәтта сугыш елларында да җыр-биюдән туктамадым, – диде аксакал. – Еш кына районга концерт программалары белән бара идек. Ә сугыш туктагач, авылда ансамбль оештырдык. Ул вакытта дәүләт тарафыннан куелган таләп иде бу – халыкны сәнгатькә тартырга. 1947 елда, Әтнәнең үзендә смотр-концерт булды, анда районның һәр авылыннан килгәннәр иде. Һәм соңыннан, шушы авыллардан килгән җүңүчеләрне туплап, янә бер ансамбль оештырдылар. Шулар арасына мин дә кердем. Республиканың кайсы гына почмагында чыгыш ясамадык без. Казан сәхнәләрен дер селкеттек.
1948 елда Гарәфетдин абый сәхнәдәшләре белән Мәскәүгә бара. Ул көннәрне бүгенгедәй хәтерли ул:
– Россия күләмендә үзешчәннәрнең концерты иде ул. Башта бер ай Казанда репетиция ясап яттык. Безнең белән танылган композитор, режиссерлар эшләде. Атаклы балетмейстер Фәйзи Гаскәров биюгә өйрәтте.
Казаннан килгән үзешчәннәр беренче булып Мәскәүнең Зур театрында чыгыш ясый. Аннан Чайковский исемендәге концертлар залына баралар. Татар җыр-биюләрен халык аеруча яратып кабул итә.
– Инде кайтып китәргә җыенганда, Кремльдә чыгыш ясарга кирәк, диделәр, – дип сөйләде Гарәфетдин абый. – Ләкин анда кемнәр булачагын алдан кисәтмәделәр. Зур дулкынлану белән Кремль сәхнәсенә мендек. Гадәттәгечә җырлап-биедек. Халык дөррәү килеп кул чапты. Шул вакыт алгы рәттә утырган ил башлыгы – Сталинга күзем төште! Ул вакытта ниләр кичергәнне сөйләп аңлата торган түгел. Пәрдәне яптылар, алкышлар тынмый. Янә пәрдә ачылды, бөтен халык аягүрә баскан иде. Алар арасында Сталин да...
...Гарәфетдин абыйның Казан, Мәскәү сәхнәләрендә алган тәҗрибәсе юкка узмый – ул гомер буе Ары, Әтнә сәхнәсеннән төшми. Авыл клубында эшли. Бик күп балаларны сәнгатькә гашыйк итә.

Гарәфетдин Әхмәтҗанов онык һәм оныкчыклары белән.
«БЕР СЕЗОНГА 40 МЕҢ ЧЕБИ»
Арының янә бер тырыш гаиләсенә сугылдык – Илсур һәм Разия Әхмәтовлар. 2010 елда Казаннан туган авылларына кайтып төпләнгәннәр. Һәм... инкубатор сатып алып бәбкәләр, чебиләр үрчетә башлаганнар.
– 2009 елда Бәкер шифаханәсендә ял иттем, – дип сөйләде Илсур абый. – Шунда Башкортостаннан килгән бер эшкуар белән таныштым. Берничә инкубаторы бар иде аның. Эш тәртибе турында сөйләде. Миңа бу бик кызык тоелды. Безнең Әтнә якларында инкубатор тоткан кешеләр юк. Алынып карарга кирәк, дип уйладым. Бер ел эчендә интернет аша чеби, бәбкәләр чыгару буенча бик күп мәгълүмат таптым, кат‑кат укып өйрәндем. Бер тапкыр Башкортостанга Бәкердә танышкан теге дустым янына барып кайттым. Һәм 2010 елда эш башларга тәвәккәлләдем.


Март аеннан бирле Әхмәтовларның инкубаторында 40 мең тавык чебие, 15 мең каз, 10 мең күркә, 5 мең үрдәк бәбкәсе чыгарылган. Инкубатор июль аена кадәр эшли икән.
– Сорау зурмы? – дим Илсур абыйга.
– Әйе, сигезенче сезон эшлибез бит. Бер килгән кеше ел саен ала. Әтнәдән генә түгел, Арча, Биектау, Балтач районнарыннан да киләләр.
Инкубаторга йомыркаларны фәкать сатып алалар. Үзләре дә барып ала, заказ биреп, махсус машина белән дә кайтарталар. Мисал өчен, тавык чебиләренең йомыркасы Чехиядән үк килә. Аерым шуның белән шөгыльләнүчеләр бар икән. Интернет аша заказ гына бирәсең.

– Халык хәзер токымлы бәбкә, чебиләр сорый, – ди Илсур абый. – Шуңа ел саен 10 дистәләп төрле йомырка алам, үстереп карыйбыз. Кешеләргә дә тәкъдим итәм. Әйбәт үссә, киләсе елга күпләп алабыз. Мәсәлән, быел кара каз – Ланда токымына сорау зур. Узган ел сатып алучыларга берәр Ланда бәбкәсе биреп җибәргән идем, халык яраткан. Тиз үсә, итләч, зур була.
Әхмәтовлар, фермер булып теркәлеп, дәүләттән грант отканнар. Шул акчага зур бина салып куйганнар. Ул бөтен таләпләргә туры китереп эшләнгән. Бина әзер инде, кош-кортларны гына күчерәсе бар.
Разия апаны күзәтәм: без сөйләшеп торган арада да әллә ничә эш башкарды. Бакчасына чәчәк тә утырта, чебиләр янына да чыгып керде. Арча районының Печмәнтау авылыннан килгәннәр иде, тиз генә аларга 21 каз бәбкәсе алып чыгып бирде.
– Өлгереп булмый, сеңлем, эш күп, – диде Разия апа. – Әле бакча да каралмаган. Сатып алучылар да килеп кенә тора, сезон бит.
– Шәһәрдән авылга кайткач, шулай инде ул, – дигән булам.
– Ирдән калу юк, нишлисең. Зарлану түгел бу, Аллага шөкер. Ялларга хатыннары белән ике улыбыз да кайта. Бергәләшеп эшләп атабыз аны.
Илсур абый кыш көне дә тик утырмый – атна саен Агропромпаркта тавык, каз түшкәләре сата. Анда да эшне җайлаган.
– Инкубатордан чыккан бәбкә, чебиләрнең барысы да сатылып бетми, – ди Илсур абый. – Ә аларны кая куясың? Үзеңә үстерергә кала. Шулай эшлибез дә.


«ЧӘЧҮНЕ СИЗМИ ДӘ КАЛАБЫЗ»
Арының иген кырларында да булдык. Яз соң килү сәбәпле, быел чәчү соңгарак калды. Май башына эшне тәмамлаган еллар булса, быел әле ул чорга аерым районнар кырга чыкмаган да иде.
Ары җирендә чәчүгә 8 майда керешкәннәр. Без килгәндә инде эшнең 60–70 проценты тәмамланган да иде. Ике атна дигәндә эшне төгәлләргә ниятлиләр.
– Без үскәндә чәчү ай буе бара иде. Авылның бөтен ир‑аты кырда булыр... Хәзер чәчүне дә, урып‑җыюны да белеп булмый. Кай арада башлыйлар, кай арада төгәллиләр. Басуга чыккан ир‑атлар да күренми. Сездә дә шулаймы? – дим «Дусын» ҖЧҖ бригадиры Фәрит Сабировка.
– Чынлап та, хәзер кыр эшләре тиз уза, хәтта үзебез дә сизми калабыз, – дип елмайды Фәрит абый. – Төп сәбәп – техникада. Хәзер көненә 60–70 гектар чәчәбез. Элек 20дән артмый иде. Ул вакытта әле тәүлек буе эшләдек. Бүген трактористлар иртәнге алтыдан кичке унга кадәр кырда.
Ары басуында бүген 6 кеше эшли, шул бөтен чәчүне алып барырга җитә икән. Әлеге дә баягы, сәбәп – техникада. Элек гади тракторларның чәчкеченә бер әйләнгән саен иген салырга, арттан карап барырга кирәк булса, бүген андый мәшәкать юк. Чит ил техникасы, игенне бер тутыргач, дистә гектар җир чәчә (нинди культура булуына карап).

– Эш күпкә җиңел, – ди бригадир. – Ир-атлар, элеккеге кебек трактор артына басып, тузан иснәп йөрми, ашлама белән дә агуланасы юк. Дөрес, чит ил техникасы бик кыйммәт тора. Тик анысы – икенче проблема.
Проблема дигәннән, «Дусын» ҖЧҖ җәмгыятендә ягулык, чәчү орлыклары, ашлама – барысы да җитәрлек булган. Кредит алмаганнар.
– Аякта нык торабыз, хезмәт хакы түләргә, хуҗалыкны алып барырга да әлегә мөмкинлекләр бар, – диде бригадир.
Арыда безне авыл җирлеге башлыгы янә бер гаилә белән таныштырды – Гүзәлия һәм Рафыйк Фәйзрахмановлар. Гаилә башлыгы якындагы 7–8 авылдан сөт җыя икән. Берничә техникасы бар.
– Авыл юлларын карау гел Рафыйк өстендә, – диде Хәмит Гәрәев. – Әле дә ярый шундый кешеләр бар, нәрсә булса да, ярдәмгә киләләр. Берәр чараны уздырганда акчасын да, башкасын да бирә.
Фәйзрахмановлар гаиләсендә ике баһадир егет үскән, көрәшчеләр, районның атаклы җырчылары. Үзләре әйткәнче, «картаеп барганда» гына өченче бала – көтеп алынган кыз алып кайтканнар. Рәлинәгә өч яшь икән. Бала туганчы Гүзәлия Фәйзрахманова камыр ризыклары пешереп сату белән шөгыльләнгән. 2014 елда хәтта зур пекарня ачкан булганнар.
– Пекарняны Казанда яшәүче энем белән төзегән идек, ике миллион ярымга басты ул, – диде Гүзәлия. – Матур гына эшләп алдык. Камыр ризыклары алырга тирә‑як авыллардан да килделәр. Тик әлегә аны яптык, бала белән өйдә утыргач, өлгереп булмый. Киләчәктә нәрсә булса да уйларбыз.
...Кайбер авылларга аеруча сокланып, гашыйк булып кайтабыз. Әтнә районының Ары авылы да күңелдә бик җылы тәэсирләр калдырды. Татар халкына хас төп сыйфатлар – кунакчыллык, тырышлык, гадилек бар аларда. Авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев кат‑кат янә Арыга килергә чакырды. «Бездә җиләкнең нинди төре генә юк. Кая барсаң да җиләк аланлыгы», – диде. Шулай булгач җиләкләр өлгергәч очрашырбыз!


АРЫ ТАРИХЫНЫҢ ИКЕ ВАРИАНТЫ БАР.
Мөгаллимә Миләүшә Вәлиева, төрле чыганакларга таянып, түбәндәге мәгълүматлар туплаган:
«Марсель Әхмәтҗановның «Татар шәҗәрәләре» дигән китабында (Казан, 1995, 108 бит) Күлле Киме нәсел шәҗәрәсе бирелгән. Шәҗәрәдә, Бәерле авылыннан өч бертуган чыгып, шуларның Айтуганы – Каенсарга, Көнтуганы – Арыга, Иртуганы Күлле Киме авылына нигез салган, диелгән. Күчеп килгән туганнарының Айтуган исемлесе Каенсар авылы урынында торып калган. Көнтуган, арырак китеп, урман эчендәге күлләр тирәсенә төпләнеп, Ары авылын төзегән. Иртуган, Каенсардан азрак читкә китеп, Күлле Киме авылына нигез салган».
Авыл тарихының икенче вариантын Гарәфетдин Әхмәтҗанов сөйләде:
– Биредә ар кабиләсе яшәгән. Иван Грозный Казанны басып алганнан соң, халык бу якларга күченгән. Авылның исемен дә элеккеге хуҗалары хөрмәтенә Ары дип калдырганнар. Һәрхәлдә, безгә бабайлар шулай дип сөйли иде. Бу расланган тарих түгел, халык телендә йөргән риваятьләр генә...
Добавить комментарий