
Бакча-Сарай: Кырым – үзебездә
Татар авыллары.
10 января 2018

УРМАН КИСҮДӘН БАШЛАНГАН ЭШ
Бакча-Сарай күркәм үткәне, танылган кешеләре белән башка авылларны уздыра алмый. Аның каравы, географиясе, табигате – искиткеч! Ул Идел елгасының нәкъ уң як ярында утыра. Әйе, бәхетле кешеләр яши биредә: кул сузымында гына Идел җәйрәп ята. Офыкта урман-таулар сызылып китә... Шушы гүзәллеккә таң калып, тын да алмыйча карап тордык.
– Ә сез бирегә җәен килегез, оҗмах почмагы бу, – ди авыл кешеләре.
Бакча-Сарай тау өстендә урнашкан, республиканың иң биек икенче ноктасы санала. Моннан ярты Татарстан күренә диярлек.
Гадәттә, авыллар тарихы халык сөйләгән, телдән-телгә күчкән истәлек-чыганакларга нигезләнеп төзелә. Бакча-Сарайда исә барысын да төгәл фактлар белән ныгыталар, чөнки аңа нибары 90 яшь кенә әле! Авылның беренче кешесе – Ярулла Кәримов. Ул гаиләсе белән бирегә 1927 елда килеп төпләнә. Авылда туган беренче бала да нәкъ менә Кәримовлар гаиләсеннән була. Гайшә апа бүген дә исән икән, 87 яшьне тутырган. Казанда балалары тәрбиясендә яши.
– Бакча‑Сарай исемен әнием Миңнехәят тәкъдим иткән, – дип сөйләде Ярулла абыйның оныгы Алсу апа Хәлиуллина. – Булат Солтанбәковның «История в лицах» китабында татарларга 1920нче елларда рәсми рәвештә яр буенда яшәргә рөхсәт ителә дип языла. (Тарихтан беләбез: Иван Грозный Казан ханлыгын басып алганнан соң су буенда урнашкан авыллардан татарлар куыла. Татарларга су буйларында яшәргә рөхсәт ителми. – Авт.) Ул вакытта безнең әби белән бабай Кама Тамагында Бәби авылында яши. 1925 елда бабайның өлкән улы, Казанда дәрәҗәле җирдә эшли. Авылга кайтып, әти-әнисен Идел елгасы буена күченеп утырырга өнди. Ярулла бабай, улының сүзен тыңлап, Матюшино авылы янәшәсендәге җирне барып карый. Ул вакытта анда куе урман үсә шаулап утыра. Бабай яр буен нык бик ошата, җитмәсә Казанга да якын. Икенче юлы ул Бәби авылының тагын сигез ир‑атын да ияртеп алып килә. Агачларны кисәләр, землянка казыйлар. 1927 елда Бакча-Сарайга яшәргә гаиләләре белән күченеп киләләр.
Алсу апа Хәлиуллинаның әнисе хатын-кызлардан әлеге җирләргә беренче булып аяк баса. Ярулла абый унбиш яшьлек кызын урман кискән ир-атларга ашарга пешерергә алып килә. Буй җиткән кыз, биредәге матурлыкны күреп: «Бу бит Бакча-Сарай!», – дия. Шуннан төзелеп килүче авылга шул исем ияреп тә кала.
– Татарларның елга буена килеп урнашуын күршедә генә яшәүче Матюшино руслары яратмый, –дип сүзен дәвам итте Алсу апа. – Кайдан килдегез, шунда китегез, дия торган булалар. Әле ут төртәбез дип тә куркыталар. Ләкин Ярулла бабай бик үҗәт, кыю кеше була. «У нас тоже есть спички», – дип кенә җибәрә. Санаулы еллар эчендә Бакча-Сарайдагы йортлар саны унсигезгә җитә. Халык, урынга кызыгып, тирә‑як авыллардан да килеп урнаша. Татарларның дус-тату, тырыш булуларын күреп, Матюшинада яшәүче рус кешеләре дә Бакча‑Сарай халкына хөрмәт белән карый башлый. Ике арада дуслык күпере салына. Бер-берсенең телләрен өйрәнәләр, йомышка йөрешәләр.

Кәримовлар гаиләсендә 13 бала үсә, соңгылары Бакча-Сарайга күчеп килгәч туа. Ярулла абый зама нына күрә зыялы кеше була. Балаларына белем бирә. Үзе дә төшеп калмый – Бакча-Сарайда колхоз оешкач, аның рәисе итеп билгеләнә. Тик, кызганыч, авылда Кәримовларның йорты сакланып калмаган, янгын чыгып харап иткән.
– Мөслим районында яшәсәк тә, барлык җәйге каникулларыбыз Бакча-Сарайда узды, – дип хатирәләре белән бүлеште Алсу апа. – Май азагында кайтып, Мөслимгә яңадан сентябрь башында гына килә идек. Шуңа күрә Бакча‑Сарай миңа туган авылым кебек якын. Бабайның йорты ике тапкыр янды. Өченче тапкыр яңа йорт салып тормады, иске бер өйне нигезенә күчереп кенә куйдыртты. Бик зур хыял-өметем бар – Ярулла бабайның нигезенә мемориал такта эшләсеннәр иде. Авылга нигез салучыларның берсе бит ул.
Бакча-Сарай заманында совет зыялыларының ял итү урыны саналган. Мәскәүдән һәм башка шәһәрләрдән килеп, җәй буе биредә яшәгәннәр. «Киләсе җәйгә дә киләбез, йортыгызны кешегә бирмәгез», – дип, авыл кешеләренә көздән үк акча биреп калдырганнар. Шуның өчен күпләр, җәен килгән кешеләр өчен, йортларына икенче кат та өстәп ясарга тырышкан. Бакча-Сарайда кемнәр генә ял итмәгән: академик Петр Анохин, профессор Әбүбәкер Терегулов, шул чорның дәүләт җитәкчеләре һ.б.
– Ярулла бабайның йортында берничә җәй СССРның халык артисты, композитор Рөстәм Яхин яшәде, – дип сөйләде Алсу апа Хәлиуллина. – Аның белән бәйле якты истәлекләр күп миндә. Кызганыч, шуларны язып бармаганмын...

Бер төркем авыл кешеләре белән Бакча-Сарайның яңа гына федераль программа буенча салынган клубында очраштык.
ОҖМАХТАН – ШӘҺӘРГӘ...
Бакча-Сарай әллә ни зур түгел. Бүген биредә 208 кеше яши, 60лап хуҗалык бар. Ләкин җәен авылда халык саны бермә‑бер арта икән, чөнки бакчачылар килә. Урта мәктәп, клуб, мәчет, кибет, кыскасы, тормыш өчен кирәк булган барлык социаль объектлар да бар. Дөрес, иске, диеп, балалар бакчасын ябып куйганнар. Әмма тиздән бу проблема чишелергә тиеш икән.
Бер төркем авыл кешеләре белән Бакча-Сарайның яңа гына федераль программа буенча салынган клубында очраштык.
– Бу авыл кешеләре өчен бик зур бүләк булды, – дип шатлыклары белән бүлеште җирле халык.
Бакча-Сарайның тарихын икегә бүлеп карап була: беренчесе – аның оешу, икенчесе чәчәк ату, киңәю чоры. Соңгысы 1960–1970нче елларга карый. Биредә известь чыгара башлыйлар. Нәкъ шуның нәтиҗәсендә Бакча-Сарайга юл салына, эш бар дип, күрше авыллардан гаиләләре белән кешеләр күченеп килә.
– Авылда Рәшит Кадыйров исемле бик тәҗрибәле агроном бар иде, – дип сөйләде Шәүкәт абый Җәләлетдинов. – Авыл башындагы үзәнлектә җәелеп яткан ак известьне Казанга тикшертергә алып бара ул. Агроном шулчакта ук аның туфрак өчен бик файдалы икәнен сынап караган була. Чынлап та, махсус тикшерү күрсәтә: 96 процентлы чиста известь бу! Шулай итеп 1967 елда карьер оештырдык. Мине аның җитәкчесе итеп билгеләделәр. Тирә‑як авыллардан да известька килделәр. Җирне аның белән эшкәрткәч, уңыш бермә‑бер арта иде.
1980 елда Матюшино карьерын (Бакча-Сарай белән ике арада ул) рәсми рәвештә ачалар. Татарстанның төрле районнарына су юлы аша тонна‑тонна известь төяп җибәрәләр. Ул чорда карьерда 300ләп кеше эшли. Эшчеләргә дип махсус йортлар салалар.
– Бакча-Сарайда бушка торак бирәләр дигәч, 1983 елда ирем белән монда күченеп килдек, – дип сөйләде китапханәче Гүзәлия апа Нигъмәтуллина. – Йортлар ике гаилә өчен дип салынган иде. Соңрак без аларны хосусыйлаштырдык.
Бакча-Сарайның клуб мөдире Асия апа Фәйзуллова авылга 1989 елда килгән.
– Бездән соң әзер йортлар бик бирелмәде инде, – дип сөйләде ул. – Теләгән кеше басу ягыннан җир алып йортлар салды. Ул чорда авыл гөрләп торды. Хәзер генә бетеп бара ул. Яшьләр калмый...
– Ни өчен? – дим. – Бакча‑Сарай Казанга 50–60 чакрымда гына, эш бар. Мондый җирдән дә матуррак урын таба алмыйлардыр бит?
– Әйе, табигать искиткеч бездә. Тик, дөресен әйткәндә, җәй көне бер тапкыр елга буена төшеп су коенган да юк безнең. Кешеләр Казаннан, әллә кайлардан килә. Елга буенда энә төшәрлек урын да булмый. Ә без... Әллә күз күреп ияләнгән, әллә вакыт таба алмыйбыз шунда... Табигать белән генә булмый, яшьләргә акчалы эш кирәк. Рәхәт тормыш эзлиләр. Авылда әллә ни эше дә юк. Карьерда элеккеге кебек күп кеше эшләми, известька сорау һәм ихтыяҗ кимеде. Менә шулай картая авыл.
Әлбәттә, Бакча‑Сарай йөзләгән башка авыллар кебек юкка чыкмас. Мондый гүзәл авыл урамнарын чүп үләне басмас, дип уйлыйм. Тик ул дача урынына гына калмасын иде. Хәер, өмет бар әле.
ҖЫРЧЫ ФЕРМЕР?!
Өмет дигәнем Гөлнара Насибуллова кебек яшьләр. Бу сөйкемле кыз ялгызы 20 баш мөгезле эре терлек асрый. Тугыз савым сыеры гына бар! Шуның өстенә, атна саен шимбә көнне Казанга ярминкәгә килеп, сөт ризыклары сата. Гөлнарага 26 яшь. Гади, шул ук вакытта үткен әлеге кыз яхшы мәгънәсендә гашыйк итте үзенә.
– Яшьләр авылда калмый, дип зарланабыз. Син бу стереотипны җимереп ташлагансың, – дим Гөлнарага.

– Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, Казанда эшкә урнашкан идем. 2015 елда кинәт кенә әтием вафат булды. 62 яшь кенә иде. Әнигә ялгызына бик авыр дип авылга кайттым. Сыер, бозауларны да карарга кеше кирәк бит.
– Әтисе исән вакытта фермерлык эшенә бергә алынганнар иде, – дип сүзгә кушылды Гөлнараның әнисе Зөлфия апа. – Фәһим белән өч кыз үстердек. Гөлнара – иң кечесе. Кечкенәдән үткен, эшкә батыр булуы белән аерылып торды. Хайваннарны бик яратты. Бернәрсәдән курыкмады.
Баксаң, Гөлнара 23 яшендә үк фермер булырга хыялланган. Казанда эшкә урнашып, алты ай хезмәт хакы ала алмагач, әти-әнисенә кайтып: «Әйдә, күп итеп маллар асрыйк, үзем карыйм», – дигән. Фәһим абый кызының фикерен хуплаган. Сыер, үгезләр алганнар. Тик, ни кызганыч, ата кешенең якты хыялы тормышка ашып килүен күрергә гомере җитми калган шул.
– Әтинең рухы шат булсын дип тә тырышам, эшне дәвам итәм, – дип җөпләде сүзен Гөлнара. – Авыл хуҗалыгы өлкәсендә югары белемем булу ярдәм итә. Югары Осланның район җитәкчелеге дә миңа карата бик хәерхаһлы. Башта бу эшне башкарып чыга алуыма бик ышанмадылар, ахры. Эшләп күрсәткәч, бөтен яклап ярдәм итә башладылар. Авыл хуҗалыгы тармагына караган нинди дәүләт программалары бар – аңлаталар. Документлар тутырырга ярдәм итәләр.
Гөлнара Насибуллова мини-фермалар төзү өчен бирелә торган программа нигезендә дәүләттән кайтарылмый торган 200 мең сум акча алган. Шуңа быел 8 сыерга исәпләнгән абзар салдырган. Савым сыерлары өчен елга бер тапкыр бирелә торган 3 мең сум акчага иген кайтарткан.
– Сыер асрауның файдасы бар, – ди Гөлнара. – Әлбәттә, азык та күп кирәк. Үзебезнең җир, техника булмагач, бөтен әйберне сатып алырга туры килә. Тик барыбер чыгымнарга караганда керем күбрәк. Район авыл хуҗалыгы бушка печән, салам да кайтартты. Кыш чыгарга азык бар.
Гаилә быел йортларын да зурайткан. Ә киләсе елга Гөлнараның планнары тагын да зурдан икән – крестьян-фермер хуҗалыгы булып теркәлеп, илле баш сыерга исәпләнгән ферма төзетү. Урындагы җитәкчеләр моның өчен махсус җир бүлеп биргән инде.

– Бу кулларны сыер сава дип әйтеп булмый, – дим, Гөлнараның маникюрына карап.
– Үзем савам, кулга перчатка киям, – дип елмайды яшь фермер. – Ни өчендер сыер савучы пычрак, иске халаттан йөрергә тиеш, дип уйлыйлар. Мин бит бу куллар белән сөт, каймак, эремчек, корт та сатам.
– Аларны да үзең ясыйсыңмы?
– Сөт ризыклары ясау күбрәк әни өстендә. Пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә сепарат аертып корт, эремчек ясый. Ярминкәгә апа белән бергә барабыз. Базарга җомга төнлә үк барып куябыз, югыйсә урын калмый. Ике ел шулай сату итәбез, үз сатып алучыларыбыз бар. Көтеп торалар.
Ана белән кыз тагын 300 баш каз, 300 баш үрдәк, 250 баш тавык үстергән! Тавык-казларны суеп урнаштырып бетергәннәр, үрдәкләрнең йөздән артыгы бар икән әле.
Гөлнара аш‑суга да бик уңган. Ат ите белән сыйлады ул безне. Хыялында ат асрау да бар икән.
– Синең кебек уңган кызга егет табуы да авырдыр, – дим.
– Булачак ирем миннән дә ким эшләргә тиеш түгел, – дип елмайды Гөлнара. – Әлегә кияүгә чыгарга планым юк. Әлбәттә, гаиләдә ир‑ат булу кирәк. Әтине еш искә алам, бик җитми ул безгә. Рәхмәт, әле әнинең абыйлары бар, ярдәм итәләр. Ни дисәң дә, хатын‑кыз бит хатын‑кыз ул, никадәр генә булдырса да, ир‑ат кулы кирәк.
Гөлнара янә укырга кергән – КФУның музыка факультетында белем ала. Кечкенәдән сәхнәдән төшмәгән кызның икенче бер хыялын да тормышка ашырасы килә – югары белемле җырчы булу.
– Бездә җырчыларның исәбе-хисабы юк, синең җырчы фермер буласың киләме? – дим, уенын‑чынын бергә кушып.
– Күз күрер инде, белемнең артыгы булмас...


90 ЯШЬЛЕК АВЫЛНЫҢ 130 ЕЛЛЫК МӘКТӘБЕ
Бакча-Сарайда тагын бер үзенчәлекле нәрсә – урта мәктәп. Нәкъ авылның уртасында балкып утыра ул. 37 бала белем ала биредә. Бакча‑Сарай авылындагы белем бирү йорты Матюшино урта мәктәбе исемен йөртә. Бактың исә, Бакча‑Сарай авылы төзекләнә, үсә башлагач (1980нче еллар), бирегә яңа мәктәп бинасы салганнар. Һәм күрше Матюшино авылы укучыларын, яңа мәктәптә укысыннар, дип, Бакча-Сарайга китергәннәр. Ә исеме «Матюшино урта мәктәбе» дип калган.
Белем бирү йортына да сугылдык. Районда гына түгел, республика буенча да алдынгылар рәтендә икән ул. Быел «Республика авыллары арасында иң яхшы 100 мәктәп» исемлегенә кертелгән. Ике тапкыр миллион сум грант отканнар. Җитәкчесе Илдус Әнвәр улы Шәрәфиев «2017 елның иң яхшы мәктәп директоры» исеменә лаек булган.
Матюшино урта мәктәбенең төп үзенчәлеге – биредә трактор сыйныфлары бар. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаган егетләр, Югары Осланның төрле авылларыннан килеп укыйлар. Трактор йөртү таныклыгы алып чыгалар.
– 2017 ел башында, трактор курсларын видеога төшереп, укыту планнарын күрсәтеп, Мәскәүгә – конкурска җибәргән идек, – дип сөйләде Илдус Шәрәфиев. – Күрәсең, Россия буенча мондый тәҗрибә бик юк, безнең мәктәп белән Мәскәүдә дә кызыксындылар. Нәтиҗәдә, миллион сум грант оттык. Ул акчага махсус тренажер кайтарттык.

Тренажер дигәннәре, нәкъ трактор кабинасы кебек: руль артына утырасың да, сцеплениене кушасың. Зур экран аша кая барганыңны күзәтәсең.
– Укучылар бу тренажерга утырырга атлыгып тора, – диде Илдус Шәрәфиев. – Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен бер стимул булды, шунсыз рульне бирмибез.
Мәктәптә Бакча‑Сарай авылы музее эшли. Анда авылның беренче кешеләре турында мәгълүмат, тарихи истәлекләр, тагын әллә ниләр бар.
Мәктәптән соң Роза апа Арсланова йортына киттек. Монда үзеңне галереяда йөргән кебек хис итәсең. Чигелгән, кулдан эшләнгән картиналар белән стеналар тулган. Тагын салкын фарфор, балчыктан эшләнгән савыт-саба, чәчәкләр, лента белән чигүле мендәр тышлары, дисеңме... Боларның барысына да Роза апа пенсиягә чыккач өйрәнгән. Җиде ел эчендә өен әнә шундый «авыл галереясына» әйләндергән!
– Кул эшләренә җәй көне алынмыйм, – диде Роза апа. – Вакыт юк, бакчада эш күп. Көздән язга кадәр картиналар чигәм, чәчәкләр ясыйм. Җанга рәхәтлек бирә. Бүләккә дә әйбәт. Хәзер кул эшләре модада бит!
...Менә шундый авыл ул Бакча-Сарай. Кешеләре дә, нәкъ табигате шикелле, күркәм. Эссе җәйдә, һичшиксез, барып күрәсе килә бу әкияти почмакны. Юкка гына җирле халык аны «Татарстанның Кырымы», дип атамый, ышаныгыз.

Күпләр, җәен килгән кешеләр өчен, йортларына икенче кат та өстәп ясарга тырышкан.

Мәктәптә Бакча‑Сарай авылы музее эшли.

«Кул эшләре бүләккә дә әйбәт, алар хәзер модада бит!» – ди Роза апа Арсланова.
Добавить комментарий