
Бакырчы. Һәркем шулай яшәсен!
Татар авыллары
30 октября 2017

ӘНИСЕ ХӨРМӘТЕНӘ...
– Мәчетне авылдашыбыз Рафыйк Бәхтияров әнисе хөрмәтенә төзетте, – дип аңлата авыл җирлеге башлыгы Сәлимҗан Шәмсиев. – 21 миллионга төште ул. Химаячебез!

– Авылда мондый зур мәчетне тутырып килердәй халык бармы соң? – дип кызыксынам башлыктан.

– Бакырчыда 370 кеше яши, – ди ул, мине тынычландырып. – Авылыбыз зур безнең. – Һәм берара Бакырчы йортларының капкаларын тырыша-тырыша төшереп йөргән фотографыбызга исе китеп карап тора. Җирлек башлыгы, әлбәттә, аның объектларны төшерүен тели – әнә, яңа күпер, ул салдырган юллар, спорт мәйданчыгы, яңа клуб, ФАП... Бүгенге цивилизациянең бар мөмкинлекләрен чагылдырган «нигъмәтләр» – президент һәм федераль программа җимешләре. Әмма фотографлар – иҗади халык шул... аларны программа белән генә кызыктырып булмый. Капкалар исә чыннан да хушны алырдай – аларда авылның җаны яши төсле...

БАКЫРЧЫ КАПКАЛАРЫ
Улына шулкадәр олы бина төзергә илһам биргән әнине үз күзләрем белән күрәсем килде. Бакырчы капкаларының бизәкләрен мәңгеләштерә-мәңгеләштерә, Үзәк урам буйлап Суфия Зәйнулловна яшәгән йортка таба атлаган арада Сәлимҗан абый аның язмышын сөйли: 38 яше дә тулмаган килеш тол калуы, алты баланы берүзе тәрбияләп үстерүе турында. Балчык йортта яшәгәннәр, Суфия апа сыер сауган, акча җитми интеккәннәр... Әмма Суфия апа балаларын барыбер кеше иткән, укыткан. Үз һөнәрләренең остасы булу белән беррәттән, менә дигән кешеләр булып та җитешкән алар. Әниләренә йорт төзеп куйганнар, туган авылларына ярдәм кулы сузып яшиләр. Иң өлкәне, әнә, мәчет торгызып куйган, күперне төзекләндерергә ярдәм иткән. Үзе – эшмәкәр, Сургутта яши...

«БАРЫБЕР КЕШЕ БУЛДЫЛАР!»
Суфия Бәхтиярова йортына җитәрәк Рәйхана Рәхимовна Зәйнуллинаны очраттык. Ул Суфия апаның барлык балаларына (әлбәттә, аныкыларга гына да түгел) мәктәптә математика укыткан.
– Алар әниләренә кечкенәдән булышып үстеләр, – дип сөйли Рәйхана Рәхимовна Бәхтияровлар гаиләсе турында. – Аның белән бергә фермада эшләделәр – кызлары да, уллары да сыер сауды. Мәктәпкә килә алмый калган чаклары да шактый була иде... Орыша идем, билгеле, Суфияны да булды әрләгәнем. Бигрәк тә игезәкләр урыннарын алмашкан чакларда. Әле берсе килә мәктәпкә, әле икенчесе... Ничек шундый шартларда белем алырга була, йә?! Әмма бервакыт Суфия апа миңа болай диде: «Ә нәрсә ашатыйм мин аларга, Рәйхана? Алардан башка мин бу йөкне үзем генә тарта алмыйм...» Һәм, күрәсезме, укып чыктылар да, барыбер кеше булдылар бит. Биш малае да, кызы да.

БАШЛЫКНЫҢ БАШ ЯРДӘМЧЕСЕ
Суфия апа йорты каршында туктыйбыз да, башларыбызны күтәреп, янә югарыга карыйбыз – монда да шул ук «шәһәрчә» биеклек. Йорт башкалардан өч катка диярлек биегрәк, һәм әле күккә омтылышын туктатырга җыенмый да шикелле. Өске катында төзелеш эшләре һаман дәвам итә.
– Алар һаман төзи дә төзи, – дип сөйләде безгә күршеләре Алсу Сәләховна Сафиуллина.
– Минем агитаторым һәм баш ярдәмчем ул, – дип таныштыра аның белән җирле үзидарә башлыгы. Һәм безгә Алсу әбинең ничек булышуы хакында сөйли башлый. Мисал өчен, халыкка үзара салым программасының өстенлекләрен аңлата. Нәкъ менә шул салым нәтиҗәсендә Бакырчыда юллар да салынган, спорт мәйданчыгы да эшләнгән, урамнарга вак таш та җәелгән, күлне дә чистартып куйганнар хәтта. Болардан тыш авыл халкы өчен тагын бик күп эшләр эшләнгән.
Алсу әби исә үзенең халык белән эш итүдә ирешкән уңышлары турында тыңлаганда, көлемсерәп тик тора.
ӘНИ, ӘБИ ҺӘМ КАРТ ӘБИ
Ә өйдә безнең барыбызны да Суфия Зәйнулловна каршы ала. Әйе, әйе, без югарыда искә алган алты бала әнисе, ә хәзер инде – 14 оныкның әбисе һәм 6 оныкчыкның карт әбисе дә. Озакламый җыйнаулашып гаилә башлыгының 90 яшьлек юбилеен билгеләп узарга җыеналар.

– Җәй буе монда ял иттеләр, – дип елмая юбиляр үзе, ишле гаиләнең һәр әгъзасын күңеленнән барлап. Өй зур, урын җитәрлек биредә.
Суфия Зәйнулловна балалары турындагы хатирәләргә бирелә, авыр елларда ничек итеп аларның ярдәменә таянганын искә ала, кайсының кайсы елда кайда укырга керүен шартлатып әйтеп бирә, кайсының – кайда эшләвен... Оныкларны искә төшергәндә, һәр өч әби дә, исәпне җуймас өчен, бармакларын бөгеп санап баралар. Суфия әбинең күзләреннән нур бөркелә, ул балаларын да, оныкларын да үтә бер җылылык белән исәпли.
Аның йөзендә уйнаган нур безнең күңелләрне дә эретә. «Татарстан» журналының традицион соравын бирми тыела алмыйбыз: ә бу зур гаиләдәге бәхетнең сере нәрсәдә?
– Эштә, хезмәттә, – дип гади генә җавап кайтара Суфия әби. – Алар барысы да бик булдыклылар, кечкенәдән эш күреп үстеләр, бер-берсенә ярдәмләштеләр. Хәзер дә шундый алар.
– Тәрбиядә, – дип, бәхетнең үз рецепты белән уртаклаша, укытучыларча бармагын югары күтәреп Рәйхана Рәхимовна. – Суфия аларны дөрес тәрбияләде – эшкә дә, кешеләргә карата да мәхәббәт һәм хөрмәт белән карарга өйрәтте.
– Сабырлыкта, – дип өсти Алсу әби. – Ул авыр заманнарда алты баланы аякка бастыру, кеше итү өчен никадәр сабырлык кирәк, күз алдыгызга гына китерегез! Тагын – бик олы йөрәк тә!
Без ишегалдына чыгабыз һәм истәлеккә фотога төшәбез. Ә әбиләр фотоны җирле үзидарә башлыгының электрон почтасына җибәрүебезне үтенеп калалар, һәм әле бик озак кул болгап озаталар безне.

«КЫЯФӘТЕБЕЗ ФОТОГА ТӨШӘРДӘЙ ТҮГЕЛ...»
Ә менә яшьрәк авыл ханымнары, безнең әбиләр белән фотога төшүебезне күзәтеп торучылар, үзләре фотога төшүдән баш тартты: «Юк, кыяфәтебез фотога төшәрдәй түгел!» – диештеләр.
– Галуштан килеш төшмибез инде... – дигән сүзләр дә ишетелде. Һәм як‑якка сибелделәр.
Ә капкаларын төшерергә рөхсәт бирделәр. Ярар, анысына да рәхмәт!

БЕР-БЕРСЕН ТУЛЫЛАНДЫРАЛАР
Җирле үзидарә башлыгы исә безне авылның скверына чакыра. Күз алдында паркларны, скверларны һәм яр буе зоналарын төзекләндерүгә юнәлтелгән президент программасының чын мәгънәсендә матур үтәлешен күрсәтеп торган манзара ачылып китә. Монда архитектура һәм ландшафт ягыннан пространствоны оештыруның төрле ысуллары тыгыз күршелектә яши: үрдәкләр йөзеп йөргән күл дә, Бөек Ватан сугышында ятып калган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәл дә, үзләренең оста куллары ясаган паровозлы кое да, чишмә дә бар... Россиянең төрле төбәкләреннән килүче кунакларга бик ошаган чәчәк түтәлләре арасында аеруча аерылып торганнары – пластик шешәләрдән ясалган чәчәк композицияләре икән. Берсе икенечесен тулыландыра һәм күркәмрәк итеп күрсәтә.

Ә НИШЛӘП ӘЛЕ...
– Бездә халык бик тату яши, – ди зур горурлык белән җирле үзидарә башлыгы. – Бакырчылылар – бу сүз үзе үк горур яңгырый! Үзара салым хисабына эшлибез барысын да. Ә районыбыз башлыгы барлык программаларда да катнашырга тырыша, шуңа да бездә гел нидер төзекләндерелеп, төзелеп тора.

Күптән түгел төзелеп беткән өр‑яңа авыл клубы халыкны да, безне – килгән кунакларны да – күпфункциялелеге белән сокландырып балкып утыра.
– Яшьләр өчен дискотекалар уздырабыз... Өлкәнрәкләр белән аларның кызыксынуларына йөз тотып эшлибез. Балалар белән походларга йөрибез, – дип, клубның эшләрен санап чыга клуб мөдире Миләүшә Сәлахиева.

Бакырчыга барганнан соң, Россиядәге ерак авылларның юкка чыгуы хакындагы сүзләрнең сафсата икәнлегенә инандык. Бөтен җирдә дә мондагыдай яшәсеннәр иде ул! Өй дә карап кайттык. Сатыла, диделәр. Ә нишләп әле барып яшәмәскә, ди?!

НИЧЕК БАРЫРГА:
Казаннан чыккач, М‑7 трассасы буенча барабыз. Кири авылы ягына – сулга борылабыз. Алга таба – Норлатка борылабыз, ә аннан инде Бакырчыга кул сузымы ара гына кала. Ул Акъегет авыл җирлегенә керә.

НӘРСӘГӘ ГАҖӘПЛӘНЕРГӘ:
Без китәр алдыннан гына... кабакларга гаҗәпләндек. Авыл башында алыптай зур җете сары йомрылар озатып калды. Боларга исе киткән бәндәләр без генә булмадык. Яшел Үзән районы башлыгы ярдәмчесе дә, соклануын яшермичә, машинадан сикереп төшеп, кабак плантациясе хуҗасына Шәһәр көнендәге күргәзмәдә катнашырга чакырды. Кабак хуҗасы исә: «Уйлармын», – диде.

КЕМ БЕЛӘН ЧАГЫШТЫРЫРГА:
Бакырчы мәчете һәм аның авторына сокланып, узган гасырдагы тагын бер күренекле эшмәкәрне искә аласы килә. Казан губернасы Цивильск өязе Акъегет волосте Бакырчы авылы кешесе Шакир Әхмәтов, Чиләбе каласына китеп, байлык туплый. Чиләбе сәүдәгәре Әхмәтовның еллык капитал әйләнеше искиткеч зур сумманы тәшкил итә – 600 тәңкәне. Бу 1912 ел өчен гаять зур акча санала. Чиләбедә Шакир Әхмәтов үзенең хәйриячелек эшләре белән дан казана – әллә ничә мәчетне тотарга ярдәм итә ул. Моннан тыш, Шәһәр думасының гласные, Чиләбе мөселман хәйриячелек оешмасының оештыручысы һәм Чиләбе мөселман халык китапханәсе әгъзасы да. Тарих кабатлауларны ярата.


Добавить комментарий