Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Балтач, Юлсубино – бер авылның ике исеме

Балтач, Юлсубино – бер авылның ике исеме

Яңа елда да татар авыллары буенча сәяхәтләребезне дәвам итәбез. Бу юлы без Балтачны сайладык. Юк, Балтач районын түгел, ә Балык Бистәсе районында шундый исемле авыл бар. Дөрес, аны Юлсубино дип тә атыйлар. Ник алай бер авылга ике исем бирелгән? Биредә халык ничек яши?

26 января 2023

РАВИЛ АБЫЙ – БЕЗНЕКЕ!
Без барган көнне Балтачта зур бәйрәм иде – Халык шагыйре Равил Фәйзуллин хөрмәтенә музей‑салон ачылды. Бер төркем татар язучылары, югары даирәдәге җитәкчеләр, татар зыялылары – авылга берьюлы моның кадәр атаклы кешеләрнең килгәне юк иде, диде җирле халык.
фото0965 1
Музей-салон Балтач төп белем бирү мәктәбендә урнашкан. Белем йорты Равил Фәйзуллин исемен йөртә. Балтач мәктәбендә бүген 25 укучы белем ала, бу бер Балтач авылы балалары гына. Дөресен әйтим, беренче, икенче, өченче сыйныфларда берәр генә бала булуы күңелгә шом салды. Ләкин мәктәп директоры Нияз Гарипов оптимистик карашта – белем йорты тагын күп еллар авылның күрке булыр, дип уйлый.
фото7843 2
Мәктәптә Равил Фәйзуллинның музей-салоны булу, әлбәттә, әлеге теләкне куәтли. Шуның өчен дә Нияз Гарипов мәктәп укытучылары белән шагыйрьгә мөрәҗәгать иткән.
– Бер очрашуда сезнең иҗатка багышланган музей булдырасыбыз килә дигәч, хөрмәтле авылдашыбыз безнең ниятне хуплады, – диде Балтач мәктәбе директоры. – Ул сөйләшүдән соң ике еллап вакыт узды. Нәтиҗәдә, элеккеге технология кабинетын үзгәртеп, менә шундый заманча музей‑салон оештырдык. Равил абыйны республикада нык хөрмәт итәләр, моңа янә бер кат инандык. Музей‑салон тулысынча республика бюджеты акчасына, төгәлрәге, ТР Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов ярдәме белән эшләнде.
фото095678 3
Музейда Равил Фәйзуллинның шәхси әйберләре, китаплары, фотосурәтләре, төрле документлар тәкъдим ителгән. Түрдә – язучының эш өстәле һәм урындыгы, өстәлдә – басма машинасы. Киштәләрдә – шәхси китаплары.
Тагын тәрәзәдәге язулы жалюзилар игътибарны җәлеп итте. Анда шагыйрьнең унбиш яшендә язылган «Вакыт» шигыре басылган. Үсмер малайның әлеге шигырен укыганнан соң, барысы да аңлашылды – ул чакта ук Равил Фәйзуллинның чын шагыйрь булачагы күренгән!
Халык шагыйренең ул көнне дулкынлануы, чиксез сөенүе дә күренде. Казаннан, районнан килгән зур кунаклар, авылдашлары каршында ул болай дип сөйләде:
– Мин бүген бик бәхетле. Өченче класста укыганда язылган беренче кулъязма китабым монда тора. Мин анда үз биографиямне яздым. «Мин шагыйрь булырга телим», – дип язганмын. Шул вакытта ук хыялый булганмын. «Үзең язган китабыңны тотып, кайтсаң иде туган ягыңа», – дип тә куйганмын. Аллага шөкер, язмышыма рәхмәт – сабый вакытымдагы хыялым тормышка ашты. Киләчәк тормышыңны никадәр иртәрәк ачыклыйсың, үзеңне рухи яктан шулкадәр бәхетлерәк хис итәсең һәм җәмгыятькә дә файдалырак буласың икән. Музейга килгәндә исә, без аны «музей-салон» дип атадык. Бу кечкенә генә булса да зал. Ул үле булмасын иде. Җанлы булсын иде! Бирегә фикердәшләр җыелып, рухи байлыгыбыз, киләчәгебез, әдәбиятыбыз турында сөйләшүләр үтсен иде. Шулай булыр, дип ышанам. Бәлки, туристларны да кертеп чыгарырга мөмкин булыр. Башка районнарда да музейлар бар: Аксубай районында – Хәсән Туфан музее, Арчада Мөхәммәт Мәһдиев музее эшли. Мәктәптә туган телнең авыр хәлдә икәнлеген беләбез. Авыр вакытларда кечкенә генә мәктәп музее да безне саклауның бер урыны, мәгърифәт учагы булсын иде. Мин шуны телим. Үз җиреңдә танылу алу һәм зур шәхесләрнең сиңа бәя бирүе, әлбәттә, уен эш түгел. Без бу дөньяга килгәч, эз калдырырга тиеш. Бәхетемнең шаһитлары булганыгыз өчен сезгә рәхмәт! Бу дөньяда кешенең беренче иң кадерле әйбере – саулыгы, икенчесе – вакыты.
КҮП БАЛАЛЫ УҢГАН ГАИЛӘ
Балтач кечкенә авыл түгел: биредә 399 кеше яши, 165 хуҗалык бар. Дөрес, әле бер 20–30 ел элек кенә биредә 250 хуҗалык булган. Әмма яшьләр калмау, өлкәннәр вафат булу сәбәпле, дистәләгән йортның ишегенә йозак эленгән.
Мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, кибет – тормыш өчен барысы да бар. Ә менә балалар бакчасы юк һәм булмаган да! Кемнән генә сорасаң да: «Өйдә тәрбияләндек», – диләр.
Рәйзәлә һәм Илназ Гариповлар да дүрт баласын әнә шулай өйдә үстерә. Дөрес, ике кызлары хәзер Балтач мәктәбендә укый, Зәринә дүртенчедә, Инзилә беренче сыйныфта. Ә биш яшьлек Айназ белән әле яшь тә тулмаган Илгиз әниләре белән өйдә.
– Бакча булмагач, кыен түгелме? – дидем күп балалы әнигә.
– Юк, кыен түгел. Безнең бит дүрт ел саен гаиләдә яшь бала туып тора, эшкә чыгып тормыйм, - дип елмая ул.
Гариповларның эшләре өйдә – күп итеп малтуар асрыйлар. Өч сыер янына узган ел тагын берне алып кайтканнар. «Бала саен бер сыер кирәк инде», – диде ата кеше. Үгезләр, бозаулар, кош-корт, җәен утыз биш сутый бакча – күп балалы гаиләне туендырыр өчен җитә.
– Җәен гел төзелеш эшендә йөрим, – диде Илназ. – Шул акчага әнә йортны яңарттык. Бу – әби-бабайдан калган нигез. Рәйзәлә белән өйләнешкәч тә, йортка янкорма салдык, тышладык, түбәсен алмаштырдык. Ә узган ел яңа каралты эшләдек.
Төзелеш дигәннән, ир белән хатын каралтыларын икәү генә салган! Әйе, әйе, Рәйзәлә дә түбә башына менеп калай япкан. Югыйсә ханымның ул көнгә кадәр чүкеч тотып кадак какканы булмаган.
фото 87544
Рәйзәлә һәм Илназ Гариповлар гаиләсендә дүрт ел саен бала туа.
– Илназ башта ярдәм итеп кенә торырсың дигән иде. Аннары түбәгә үк менәргә туры килде. «Астан калайны бир», – дия-дия, тәки миннән төзүче ясады. Курыкмаска гына кирәк, бөтен эшкә дә өйрәнеп була икән.
Балалар белән танышам: берсеннән-берсе үткеннәр. Олы кызлары Зәринә – әти-әнисенең уң кулы. Сеңел, энеләренә күз‑колак та ул. Җәй буе төпчек энесен ул караган. Әти белән әни, һич икеләнмичә, бер айлык баланы калдырып, бакча эшләренә чыгып киткән. Энесен ашату, йоклату тулысынча аның өстендә булган. Зәринәдән бигрәк, биш яшьлек Айназ шаккатырды: узган ел ул бер бакча (!) кабакны пычак белән малларга турап ашаткан. Башта бу хәлгә бик ышанмыйчарак торган идем, ләкин соңрак Балтач мәктәбе укытучылары да раслады. Малайның кабак турап утырганнарын әллә ничә тапкыр күргәннәр.
– Айназ салат ясаганда дә булыша, ул тураган бәрәңге, кишерләр бик матур була, – диде әни кеше. – Әле кайчакта миңа да кисәтү ясый: «Әни, син эре турыйсың», – ди.
– Ә ничек шундый кечкенә балага пычак бирергә курыкмадыгыз? – дим.
фото 09455
– Ул инде өч яшьтән пычак тотарга өйрәнде. Әйтмәгәнем булсын, бик сак эш итә. Гомумән, Айназыбыз эшкә бик батыр. Кырдан печән дә җыя, җәй буе әтисенә ярдәм итте. Хәзер исә маллар карашырга чыга. Сыерларга печәнен, онын бирә, асларын җыя.
Бу гаиләдә тәпи киткәч тә, балалар эшкә өйрәнә. Гариповлар белән аралашкач, әнә шундый фикер туды. Хәер, алма алмагачыннан ерак төшми шул – әти белән әни үзләре дә бер хезмәттән дә курыкмый. Рәйзәлә Питрәч районы кызы. Илназ белән танышканда әти‑әнисе белән яшәгән.
– Булачак ирем безнең авылга эшкә килгән иде, шунда аралашып киттек, – диде. – Илназ телгә бик оста, әнә шуңа бер-беребезгә тиз ияләндек. Танышкач та, уйларының җитди булуын, гаилә кору теләген әйтте. Аңа утыз яшь тулып киткән, мин исә әле күпкә яшьрәк идем. Шулай да әти‑әнием каршы килмәде. Бүтән район дип тә тормадылар, кияүгә биреп җибәрделәр. Аллага шөкер, матур яшибез.
Балалы гаиләдә фәрештәләр яши, ди халык. Һичшиксез, Гариповлар йортында рәхәт бер җылылык бар. Сөйкемле, акыллы (Зәринә мәктәптә биш билгеләренә генә укый) балалар әти-әниләренә охшап телгә дә үткен. Безнең алда кыенсынып утырмадылар. Шуның өчен дә балаларга сокланып кайттык.
УМАРТАЧЫДАН – ТЕРЛЕКЧЕГӘ...
Балтачта халык күпләп мал асрый. Авылда ике йөздән артык сыер гына бар. Көтү дә ел саен чыга. Үзе өчен – ике, өч баш сыер асраучылар байтак. Ә менә Рөстәм Мостафин 2019 елда крестьян-фермер хуҗалыгы ачып җибәргән. Бүген аның карамагында 60 баш Герефорд токымлы сыер исәпләнә. Моннан тыш, тагын ун баш савым сыеры бар. Һәм тагын 100 баш умарта тота!
фото09765 6
фото4532 7
– Гомер буе диярлек мал асрадык, – диде Рөстәм абый. – Ә менә умартачылык белән очраклы гына шөгыльләнә башладым. Колхоз умарталарын караучы апа олыгайгач, мине чакырдылар. Шул ападан эш тәртибен өйрәндем. Аннан махсус курсларда укып кайттым. Шулай итеп бал кортлары белән аралашырга өйрәндем. Ләкин аннан колхоз таралды, умарталыкны бетерәсем килмичә, барыбер эшне дәвам иттем. Өч елдан соң аны үз исемемә рәсмиләштердем. Нәтиҗәдә, умартачы булуыма өч дистә елдан артык вакыт узган инде.
– Яңадан фермерлык эшенә ничек кереп киттегез?
– Грант алырга шактый озак кызыгып йөрдем, ләкин җай чыкмады. 2019 елда исә документларны җыеп тапшырып, терлек үрчетү өчен 3 миллион сум грант оттым. Ул акчага терлек, тегермән, чапкыч, тыгызлау (пресслау) җайланмасы сатып алдым. Ә ферма биналарын үз акчама кордым.
Рөстәм абый карамагында 200гектар җир исәпләнә. Нигездә бу – авылдашларының пай җирләре. Хуҗа җир эшкәртү өчен бөтен техникасын булдырган: өч МТЗ, бер ДТ‑75 тракторы, бер комбайн сатып алган. (Аларны инде берничә ел дәвамында булдырган.) Сезон вакытында эшкә бер кеше ала. Ә ел дәвамында эшләүче бер ир‑ат бар. Ул малларны да карый, каравылчы ролен дә үти. Рөстәм абый эшче өчен ферма янында гына зур булмаган өй салган. Каравылчы шунда эшләп, шунда яши икән.
– Герефорд токымлы сыерларны савасы юк, – диде хуҗа кеше. – Бозаулары сигез айга кадәр имә. Аннары сыер янә буазлана. Гади сыерлардан аермалы буларак, алар мөгезсез, сабыр, салкынга чыдам. Шуның өчен дә кыш буе урамда яшиләр. Йокларга гына эчкә керәләр. Ә менә өйдәге гади сыерларны хәләл җефетем сава. Көндәлек чыгымнарны каплар өчен, сөт акчасын тотабыз.
Фермер Герефорд токымлы сыерларның бозауларын яшь ярымлык итеп үстерә, аннан иткә озата. Ихтыяҗ һәрвакыт бар икән.
Хуҗа кеше бу сыерлар турында кызык кына факт әйтте: баксаң, алар башка бозауларны да имезә икән.
– Рөстәм абый, умартачы җәй буе бал кортлары янында була, – дим. – Ә сезнең нәкъ шул вакытта печән өсте, кыр эшләре. Ничек өлгерәсез?
– Аның сере бар: балны мин күп аермыйм. Йөз оядан бер тонна бал алам да – җитте, калганы – бал кортларына. Шуңа күрә кортлар кышка ач керми. Язын өстәмә ашатасы да булмый. Кар эрегәч, ояларны тышка чыгарып куям да – бетте, тыныч кына кырга, чәчү чәчәргә китәм. Балның артыгын барыбер алучы булмый, шуның өчен кортлар ашасын дим. Заманында биш тонна бал алганым да булды. Аны урнаштыру – газап. Ә болай бер тонна тиз арада китеп бетә. Миңа да тыныч, кортлар да бәхетле.
Фермерның кортлары гына түгел, маллары да бәхетле – иген, печәнен дә сатмый ул. Рөстәм абый әйтмешли, ел әйләнәсе алларында ризык тора. «Зур үгезләргә көн саен бер чиләк он бирәм, нәтиҗәдә тиз өлгерәләр», – диде фермер.
Рөстәм абыйның гаиләсе ишле: тормыш иптәше белән ике кыз, бер малай үстергән. Кызлар инде үз тормышлары белән яшиләр. Ә төпчек уллары үз яннарында әле – Балтач мәктәбендә укый.
– Малай фермерлык эше белән бик кызыксынмый, – диде әти кеше. – Мин мәҗбүриләмим дә. Теләге булса эшләр, юк икән, читкә китә инде. Авылда көчләп калдырырга җыенмыйм. Әле безгә илле биш яшь тә юк, хәлдән килгәнчә тартырбыз.
100 ЕЛЛЫК МӘЧЕТ
Балтач – бик борынгы авыл. 1875 елда авылда мәчет булуы мәгълүм. Ә 1916 елда биредә яңа таш мәчет салына. Иң мөһиме – ул бүген дә сакланып калган. Һәм көн саен аннан азан тавышы яңгырый.
85478
– Әлеге иман йортыбызны Арча авылының Урта Аты авылы кешесе – Әхмәтҗан бай эшләткән, – диде Балтач мәчетенең бүгенге имамы Фирдинанд Хәкимов. – Ләкин ул аннан соң дистәләгән еллар үз ролен үтәмәгән. 1927 елда аны мәктәп итәләр. Ә 1936 елда мәчетнең манарасын кисәләр. Авыл картлары ул дәһшәтле көннәрне елап искә ала иде. Балтач динле авыл. Шулай булмаса, әле дин иреге кайта башлауга ук, таш мәчеткә манара ясап, ай куйдырмаслар иде. 1990 елның 13 апреле авыл тарихына зур хәрефләр белән язылган – айлы мәчет манарасыннан яңадан азан тавышы яңгырый. Җомга көн була ул. Халыкның күзендә – яшь... Ничә еллар кадерсезләнеп торган мәчет янәдән эшли башлый! Могҗиза...
фото 7659
Балтач авылы мәчетенең бүгенге имамы Фирдинанд Хәкимов.
Искиткеч, борынгы мәчет бик яхшы сакланган, кызыл кирпечләре яңа салынган кебек. 2018 елда иман йортын авыл халкы белән бергәләп төзекләндергәннәр. Капка, коймалар да яңартылган. Ике яклы мәчетнең түрендә намаз укысалар, икенче бүлмәсендә дин сабаклары өйрәнәләр. Укырга балалар, өлкәннәр дә йөри икән.
Балтачта эчкерсез, гади һәм бик тырыш халык яши. Әлеге сәфәрдән шуңа инанып кайттык. Бер генә теләк – авыл яшәсен. Яңа ачылган музейда балалар әдәбиятны яратырга өйрәнсен, ә мәктәбенең ишегенә беркайчан йозак эленмәсен.
ТАРИХ СӘХИФӘЛӘРЕННӘН
Нурулла Гариф, тарихчы:
– Авылның элеккеге атамасы – Юлсубино. Археологик карталарда 1183 елда бу җирләрдә саба кабиләләре яшәве билгеләнгән. Авылның атамасы әнә шушы кабилә исеменә бәйле булырга тиеш. Авылның эчендә бик борынгы болгар кабиләләренә караган авыл урнашкан булган. Анда чишмә, авыл урыны бар. Димәк, бу урында XII гасырда ук кеше яшәгән дия алабыз. Ә Балтач атамасы каян килеп чыккан соң? 1641 елда авылның старостасы Балтач исемле булган. Һәм шул рәвешле авылга исем тагылган. (Бу якларда күп авылларга староста исемнәре кушылган.)
Руфия Фазылова
Фото: Александр Ефремов

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: